«Бармыйм мин анда! Чыгыгыз, әнә!»
Һаман шул транспорт темасы – бу юлы автобусларны йөртүче «хам»нар турында. Дөресрәге «газелька» йөртүчеләр турында.
Берсендә шулай Мәскәү проспектындагы «Янгын сүндерү депосы» тукталышыннан 9нчы маршрут автобусына балам белән утырып киттем. Безгә «Крылатый» торак комплексы каршында урнашкан «Королев урамы» тукталышы кирәк иде. Час пик вакыты, кичке 5ләр тирәсе. Кеше күп, көчкә басып барабыз. Син бала белән дип, урын бирүче дә юк! Ярар, анысын көтмәдем дә инде, монысы икенче тема.
«58нче комплекс» тукталышын узып киткәннән соң, «Королев урамы» тукталышында төшәбез дип акчамны суздым. Машина йөртүче борылды да: «Мин аннан китмим! Анда авария», – дип әйтте. Мин исә: «Бәлки инде таралышканнардыр, барып карагыз әле», – дип сорадым. Минем сүзгә тагын берничә хатын-кыз кушылды.
Йөртүче безнең үтенечне ишетергә дә теләмәде. Юл кисешендәге светофорда туктады да: «Чыгыгыз, әнә!» – дип җикеренде. Үз күзләребез белән күрдек: безгә кирәкле тукталышта бернинди дә авария юк, чөнки анда барып җитәргә аз гына ара калган иде инде. Икенчедән, йөртүче пассажирларны перекрестокта төшерергә тиеш түгел. Ә пассажирлар белән ямьсез, тупас, сүгенеп сөйләшергә аңа кем хокук биргән?
Ярар диештек тә, машина ишеге ачылгач, перекрестокта төшеп калдык инде. Нишлисең... Әйтәсебезне без дә әйттек, билгеле. Кемдер: «Кеше белән сөйләшергә өйрән!» – дип тә кычкырды. Кемнәрдер ишек ачылуга автобустан тизрәк чыгып китү ягын карады, бу адәмгә ышансаң, кузгалып та китүе бар бит! Үзеңне үзең сакламасаң, ул сине сакламас. Син автобустан чыгып барганда, берәр машина килеп бәрелсә... Кешеләрне күрмәсә…
Гөлшат, Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев