«Башымны бәрә-бәрә еладым… Раббым беркемгә дә күрсәтмәсен!» [булган хәл]
Үсмер кызларны күргәч яшьлегем искә төшә дә, кызларны кызганып куям. Унҗиде-егерме яшьлек вакыт бик хыялый, ышанучан вакыт бит ул. Ялгышлыклар эшләп ташлавың да бар. Үземнең дә яшьлек ялгышым гомерлек үкенечкә әйләнде.
Авылда йөргән егетем бар иде. Ринатны армиягә озаттым, хатлар алыштык, очрашуыбызны көттек. Солдаттан кайткан көнен дә хәтерлим. Моряк киеменнән өйгә матур итеп килеп керде. Әти-әни каршында егетемне кочаклаганга аннан соң оялып та йөрдем әле. Әмма Ринат армиядән нык үзгәреп кайтты. Үзен бик өстен куеп сөйләште. Ул армиядән кайтканда минем мәктәпне тәмамлаган елым иде. Казанга укырга керергә җыенам.
Ринат: “Әнине калдырып, беркая да китмим, авылда калам”, – диде. Аның әнисе ялгыз иде. Әйдә, син дә кал, дип кыстады. Яратуыбыз хакына авылда калырга әзер идем. Казанга кондитерлыкка укырга керәсем килгән иде. Ярый, райондагы һөнәр училищесында пешекчегә укырмын, дип тынычландырдым үземне. Ринатка да үпкәләп булмый, әнисен калдырып китә алмый бит. Әнисе рәнҗеп калса, алдагы көндә ничек яшәргә кирәк, дип уйладым.
Авылда элек шундый гадәт бар иде – армиядән кайткан егетне, озаткандагы кебек җыелышып, табын корып зурлыйлар. Ринат өчен дә дуслары шундый бәйрәм оештырдылар. Шул төндә егетем мине үзенеке итте. Никахсыз ярамый, дип ялынсам, ялварсам да, Ринат аны уйларлык хәлдә түгел иде. “Әгәр саф икәнсең, нигә куркасың. Без барыбер бергә булачакбыз, көзгә үк өйләнешәбез”, – диде. Ничек ышанмыйсың инде шушы сүзгә. Мәктәп елларыннан ук сөйләшеп йөрдек, армиядән көтеп алдым. Әти-әниләр дә аралашканыбызны белде. Май ае иде ул. Икенче көнне мин инде көзгә туй итәбез, дип сөенеп йөрдем. Туй булачагы турында әниләргә дә, беркемгә дә әйтмәдем. Ул көннән соң без тагын берничә тапкыр очраштык.
Бер ай узгач, үземнең корсаклы икәнемне белдем. Яраткан кешемнән бәби көтәм, бу бит нинди шатлык! Ләкин икенче көнне авылда яман хәбәр таралды. Ринатның армиядә очрашып йөргән кызы кайткан. Ольга исемле урыс кызы, бәби көтә икән. Ринат ул көнне безгә килде. Башын аска игән, күтәрелеп тә карамый. “Мин дә бала көтәм бит”, – дидем. “Баланы алдыр, Ольганы илтеп куйгач, бераз бала үскәч, мин синең яныңа кайтам. Безнең балаларыбыз булачак әле”, – диде. Башымны бәрә-бәрә еладым.
Ник мин, ник Ольгаң алдырмый, дип кычкырдым. Ул кыз Ринат хезмәт иткән частьның командиры кызы булган икән. Аңа каршы килә алмый. “Алдырасы булса, монда кадәр мине эзләп кайтмас иде!” – диде дә, кесәсендәге акчаларын өстәлгә тотып атып, чыгып китте.
Әнисенең ялгызлыгы да алып кала алмады, командир кызына ияреп китте. Коточкыч авыр булды ул көннәр. Мин шулай итеп, бер айлык авырымны алдырдым. Гинеколог бик каршы килде. “Сезнең каныгыз тискәре резуслы, тагын кияүгә чыгарсыз, ирегез бала сорар, балага узмасагыз, бу көнегез өчен үкенәчәксез бит, алдырмагыз”, – диде. Ул вакытта аны уйлыйсыңмы инде?! Казанда алдырдым, районда кеше белер дип курыктым. Әти-әни дә, туганнар, авылдашлар да белмәде. Ринат белән икәү генә белдек. Авылдан беркая да чыкмаган кыз гинекологны каян табар иде. Анда да Ринатның командиры ярдәм иткән. Казанда шул командирның кешесе белән күрештек. Кырыс йөзле, зәп-зәңгәр күзле, астан сөзеп кенә карый торган күзлекле хатын иде ул. Мине күргәч тә, фахишә күргәндәй, эттән алып, беткә салып ачуланды. Аның сүзенә исем китмәде. Аборт вакытында үлсәм дә риза идем. Сөйгән кешемнең мине алдавы хисләремне таптады, беркемгә ышанычым калмады.
Шул китүдән Казанда калдым. Кондитерлыкка укырга кердем. Тулай торакта яшәдем. Бер егет белән дә йөрмәдем, аралашмадым. Биш ел вакыт узды. Берсендә авылга кайтуымда әни Ринатның кайтуын сөйләде. Ольганың баласы туып ничәдер көн генә яшәп калган, авыруы булган, үлгән. Бала үлемендә Ольга Ринатны гаепләгән. “Син чит хатыннар белән йоклап, чир эләктергәнсең, балага шул күчкән”, – дигән. Аерылышканнар. Мин моңа сөенмәдем дә, еламадым да.
Кайтуымны ишетеп, ул кичтә Ринат килде. Икәү генә калып, озак сөйләштек. Яраткан өчен кичердемме, белмим. Бер караганда, әле яшьлек башланып кына килә бит, миңа әле егерме биш тә тулмаган, бергә яшәп китсәк, балаларыбыз да булыр дип уйладым. Ринатның әнисе дә урын өстендә иде инде ул вакытта. Туйлар уздырмадык, никах укытып яши башладык. Бер ай узгач, әнисе үлеп китте. Кулымда җан бирде, “Кызым, сине кечкенәдән карап үстердем, яраттым, улымның хатыны син булганга тынычлап китәм”, – диде. Әнисенең шомырт кара күзләре әле дә күз алдымда.
Авылда яшәп калдык. Әмма җиде ел узды, балага уза алмадым. Кеше балаларын күргәч, икебез дә кызыгабыз, бала сөясе килә. Без бала алып кайтудан мәхрүм булдык. Сәбәбен икебез генә беләбез. Ул елларда хәзерге кебек ЭКО дигән нәрсәләр юк. Шуннан без кире шәһәргә күченеп киттек тә, балалар йортыннан бер кыз баланы тәрбиягә алдык. Бу процесс ел буена сузылды. Ул вакытта бер дә авылга кайтмадык, әти-әнигә балага уздым, бәби көтәбез, дип ялган хат яздым. Әти-әни белән гел сөйләшеп тордык, киләбез дисәләр, йә больницада, йә чит илгә дәваланырга киттек, дип алдадым. Китерәсем килмәде, баланы үзебезнеке икәненә ышандырасы килде. Әти ышанды, әмма әни ышана алмады. Бала дип авылга нигезгә кайтмый торып булмый бит, җитмәсә, икебез дә шул авылдан. Ринатның туганнары юк аның, ул бердәнбер малай иде. Шулай итеп, авылга кунакка кайткач, күрше-тирә бәбәй күрергә керделәр. Кемдер сөенде, шулай озак бәби булмый торгач, кемдер шикләнеп кенә карады төсле. Әмма безгә барыбер иде.
Шулай итеп кызыбызны үстердек. Ринатның малай аласы килгән иде, ул вакытта бер яшькә кадәргеләр арасында кызлар гына иде. Ринат шуңа да мине гаепләп яшәде. Бу ир затының мәгънәсезлеге бер әкәмәт икән. Имеш, аңа нәселен дәвам итәргә малай кирәк. Ник яшьлектә, миңа абортка бар дип акча тотып атканда уйламаган ул аны! Тәрбиягә алган малай барыбер аның нәсел дәвамчысы була алмый бит. Болай дип тавыш чыгаруының сәбәбе башкада булган, соңрак аңладым. Үз баласы булмагач, берзаман эчә башлады бу. Өйдә тавыш чыгара, кызны да кыерсытмакчы. Мин инде ул вакытта ныгыган идем. Теге чактагы кебек җебек түгел идем. Ашханәдә эшләгәч, авыр-авыр кәстрүлләр күтәреп, куллар да катыланган, исергәч кул күтәреп килә башласа, диванга егып кына сала идем.
Шундый бер тавыш вакытында Ринат әллә нишләп үзгәреп китте. Икенче көнне эштән өйгә дә кайтмады. Куркып, дустының өй телефонына шалтыраттым. “Раечка, аның башка гаиләдә малае үсә бит, ул алар янына китте”, – диде. Мин мондый хәлләрне кинода гына була дип уйлый идем. Бу авырлыкны, бу ялганны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый! Бер нәрсә белән дә әйтеп-аңлата торган түгел. Раббым, беркемгә дә күрсәтмәсен! Ир затының соңгы чиккә җиткән түбәнлеге, мәгънәсезлеге бу. Малай кирәк иде дип юкка гына тавыш чыгармаган бит бу. Икенче хатындагы малаен әйтә алмыйча, ничек сүз башларга дип тилмереп йөргән бу.
Балачактан бергә үскән егет ике тапкыр кичерә алмаслык итеп алдады бит. Әле дә түзә икән йөрәк. Өйгә кертмәдем. Киемнәрен дусты килеп алды. Шул китүдән соң, егерме ел узды, бер шәһәрдә яшәсәк тә, Раббым очраштырмады, шуңа сөенәм. Кызымны ялгызым үстердем. Инде ул да кияүдә, бик матур яшиләр. Унҗиде яше тулгач, барысын да сөйләп күрсәттем. Кочаклашып елаштык, үсмер вакытында каршы әйткәләгән, өйдән чыгып киткәләгән чаклары булды, шуның өчен ул да гафу үтенде. Унҗиде яшендә егетләргә минем кебек алданып ялгышмасын өчен сөйләдем үткәннәремне. Үсмер кызларны күргәч тә, шуңа кызганам. Ялгыш юлларга кереп, бәхетсез булмасыннар иде дим.
Рәхилә
Мәгълүмат: beznen_avil
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев