Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ба­тырларның даны мәңгелек

Ике ай­дан соң Кры­мов­ны – 38нче ук­чы ди­ви­зия ко­ман­ди­ры, 1944 ел­ның ап­ре­лен­нән 232нче часть ко­ман­ди­ры баш­лы­гы  итеп куялар. Әлеге часть белән дош­ман­нар­га кар­шы көрәштә батырлык күрсәткән өчен икен­че Кы­зыл Бай­рак ор­де­ны бе­лән бүләкләнә.

Бөек Җиңүгә – 75 ел

Ба­тырларның даны мәңгелек

­Ми­ңа та­тар хал­кы­ның кү­ре­нек­ле мәгъ­ри­фәт­чесе, гый­лем ия­се, язу­чы Габ­де­рә­хим Утыз Имәнинең би­шен­че бу­ын оны­гы Әнисә Кры­мо­ва бе­лән оч­ра­шып, ара­ла­шыр­га на­сыйп бул­ды. Ул го­ме­ре буе ба­ла­лар­га та­тар те­лен укыт­кан, С­ССРның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы исе­ме­нә иреш­кән. Аның уку­чы­ла­ры ара­сын­да Флүн Му­син, Хәр­рас Әюпов ке­бек күренекле язу­чы­лар бар. Әнисә Крымова олыгайгач, шәһәребездә яшәде.

Ул Бөек Җиңүгә са­нау­лы көннәр кал­гач ва­фат бул­ган абый­сы Мир­га­зи­ян Кры­мов ту­рын­да еш сөй­ли иде. Кыз­га­ныч, Кы­зыл бай­рак, Ле­нин ор­де­ны­на ия бул­ган якташыбыз, Бөек Ва­тан су­гы­шы ге­рое Мир­га­зи­ян Кры­мов ту­рын­да бе­лүчеләр күп түгел. Ә бит хал­кы­быз­га ты­ныч тор­мыш, Җиңү бәхете бүләк иткән ба­тыр­лар­ның бер­се дә оны­ты­лыр­га ти­еш түгел.

Бөгелмә өязенең Мөэмин -Ка­ра­тай авы­лын­да, Га­лиул­ла мул­ла га­и­ләсендә ту­ып-үскән Мир­га­зи­ян Кры­мов ба­ла­ча­гын­нан ук мил­ләт­тәшлә­ре­без­не гыйлем­ле итәргә хы­ял­ла­на. Шул хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­ру өчен ул 1907 ел­да Ка­зан­ның укы­ту­чы­лар әзерләү мәктәбенә укыр­га ке­рә. Сти­пен­дия алып укый. Үзенең хезмәт юлын Мин­зәлә ра­йо­ны­ның Чу­бу­кан авы­лын­да баш­лап җибәрә һәм тиз ара­да ба­ла­лар­ның ярат­кан укы­ту­чы­сы­на әйләнә. Ләкин би­ре­дә озак тот­кар­ла­ныр­га ту­ры кил­ми аңа. 1915 ел­да аны укы­ту­чы итеп Тау­лар авы­лы­на күчерәләр. Озак та үтми Мир­га­зи­ян­ны Ка­зан­ның 95нче за­пас­та­гы ба­таль­о­ны­на хәрби хезмәткә ала­лар. Тиф­лис пра­по­щик­лар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чи­ләбедә ке­че сер­жант бу­лып хез­мәт итә. 1917 ел­да эш­че сол­дат со­ве­ты ка­ра­ры бе­лән белән Чи­ләбе ро­та­сы ко­ман­ди­ры, ду­ма әгъ­за­сы  бу­лып сай­ла­на. Чи­лә­бе гар­ни­зо­ны баш­лы­гы ва­зи­фа­сын­да 163нче полк­та­гы бунт­ны тук­та­ту­да кат­на­ша. Ан­на­ры гар­ни­зон­да­гы мөселманнар ро­та­га бер­лә­шеп, Мир­га­зи­ян­ны ко­ман­дир итеп ку­я­лар.

Яз­мыш кай­лар­да гы­на йөртми Мир­га­зи­ян­ны. 1918 ел­ның фев­ра­лен­дә аны Уфа­га җибәрәләр. Биредә ул контр­ре­во­лю­ци­он оеш­ма­лар­ны юк итү эшендә кат­на­ша. Шул ук ел­ның  май аен­да ок­руг хәр­би ко­мис­са­ры ва­зи­фа­сын­да Чи­ләбегә кай­та. Чи­лә­бе, Шад­ринск шәһәрләрендә  че­хос­ло­вак­лар­га кар­шы опе­ра­ци­я­ләрдә кат­на­ша.

1918 ел­ны но­яб­рен­дә  Мир­га­зи­ян Мәскәүдәге мөселман хәрби коллегиясе җитәкчесе итеп билгеләнә.  Ан­на­ры Ка­зан­да ко­ман­дир­лар әзерләү курс­ла­ры оеш­ты­ра, ике ай эчен­дә ко­ман­да сос­та­вы, укы­ту­чы­лар туп­ла­на...  

Мир­га­зи­ян Кры­мов җае  чык­кан са­ен бе­лем­гә ом­ты­ла. 1921- 1926 ел­лар­да ул М.В. Фрун­зе исе­мен­дә­ге хәр­би ака­де­ми­я­дә укый. Би­ре­дә инг­лиз, төрек телләрен өйрәнә, рәсми чыганаклардан күренгәнчә аны РККА­ның үзәк штабына җибәрәләр. Чын­лык­та Мир­га­зи­ян Кры­мов 5 ел Төр­ки­я­дә мах­сус бу­рыч­лар үти. Бе­раз­дан үзе укы­ган ака­де­ми­я­нең го­му­ми так­ти­ка ка­фед­ра­сын җитәкли.  

1939 ел ба­шын­да Мир­га­зи­ян Кры­мов­ны Мәскәүдәге И.В. Ста­лин исе­мен­дә­ге ин­с­ти­тут­ка укы­ту­чы итеп ча­кы­ра­лар. Бе­рүк ва­кыт­та ул Мос­ко­во­рец­кий ра­йо­ны мәктәпләрендә ба­ла­лар укы­та. Шул ук ел­ны “әти­сен атып үтергәннәрен әйтмәгән өчен” дигән яла ягып,  аны пар­ти­я­дән чы­га­ра­лар.

1941 ел­ның ок­тяб­рен­дә Юга­ры хәр­би гид­ро­ме­те­о­ро­ло­гия ин­с­ти­ту­ы­на го­му­ми хәр­би так­ти­ка фә­не укы­ту­чы­сы бу­лып эш­кә ки­лә. 1942 ел­да хәр­би ант ка­бул ит­кән Мир­га­зи­ян­ны га­мәлдәге армиягә җибәрәләр. Ул 7 ай Ста­лин­град­та­гы 98нче ук­чы де­ви­зи­я­дә хез­мәт итә. Тын­гы бел­мәс ко­ман­дир­ны юга­ры җитәкчлек Көнь­як фронт­ка җибәрәләр. 1943 ел­ның ав­гус­тын­нан ул бөтен дивизиянең ко­ман­ди­ры бу­ла. Ук­ра­и­на фрон­тын­да Дон­басс­ны азат итүдә кат­на­ша. Аны Баш ко­ман­ду­ю­щий Кы­зыл Бай­рак Ор­де­ны бе­лән бүләкли. Шун­да ук аны ВКП(б)га әгъ­за итеп ала­лар. Ба­ры­сы да ях­шы гына бара ке­бек. Лә­кин 1943 ел­ның де­каб­рен­дә  дан­лык­лы ди­ви­зия ко­ман­ди­рын, ди­ви­зия бе­лән на­чар ида­рә итә дип, 1нче Ук­ра­и­на фрон­ты­ның хәр­би со­ве­ты­на җибәрәләр. Ике ай­дан соң Кры­мов­ны – 38нче ук­чы ди­ви­зия ко­ман­ди­ры, 1944 ел­ның ап­ре­лен­нән 232нче часть ко­ман­ди­ры баш­лы­гы  итеп куялар. Әлеге часть белән дош­ман­нар­га кар­шы көрәштә батырлык күрсәткән өчен икен­че Кы­зыл Бай­рак ор­де­ны бе­лән бүләкләнә. Де­кабрь­дә аны  Су­во­ров, Ку­ту­зов ор­ден­на­ры­на ия бул­ган 206нчы ук­чы ди­ви­зи­я­гә җибәрәләр. 1945 ел­ның  фев­ра­лен­дә гвар­дия пол­ков­ни­гы Мир­га­зи­ян­ны Ле­нин ор­де­ны бе­лән бүләклиләр.

Кыз­га­ныч­, Мир­га­зи­ян Кры­мов 1945 ел­ның  15 ап­ре­лен­дә Че­хос­ла­ва­кия тер­ри­то­ри­я­сен­дә­ге Сам­бо­ре янын­да­гы көрәштә батырларча һәлак бу­ла.

Соң­гы ел­лар­да Мир­га­зи­ян Кры­мов исе­ме Та­тар­стан­га кай­та баш­ла­ды. Аз­на­кай­ның ту­ган як­ны өйрәнү му­зе­ен­да ле­ген­дар ко­ман­дир­га ба­гыш­лан­ган экс­по­зи­ци­я­ләр бул­ды­рыл­ган.

Зөлфия ГА­ЛИМ.  кто не за­быт

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев