БЕЗ СИҢА ЯТ ТҮГЕЛ
Унынчы классны тәмамлагач, Чулпан коточкыч кайгы кичерде: көтмәгәндә әнисе үлеп китте. Яше илледән дә артмаган иде әнисенең. Моңа кадәр чирләп, зарланып та йөргәне булмады. Эче авыртудан урын өстендә тәгәрәп йөргән әнисен больницага алып киткәннәр иде. Имеш, сукыр эчәге шартлаган булган. Табиблар күпме тырышсалар да, алып кала алмаганнар. Казан кадәр Казанда гади аппендициттан үлеп ятсын әле кеше!
Тормышының яме китте кызның. Сарыларга сабышып, әнисен юксынды ул, сөеклесенең йөзе гел күз алдында торды. Урамда йөргәндә дә юләр кеше төсле әнисе белән сөйләште, үзенең хәсрәтләрен чиште, ансыз авыр булудан зарланды, киңәшләр сорады.
Әнисе белән Чулпан бик дуслар иде. Ярты сүздән аңлыйлар иде бер-берсен. Бәләкәйдән үк Чулпан күңелендәгесен әнисе белән уртаклашты, үсә төшкәч тә серләрен аннан яшермәде. Акыллы иде әнисе, кызын һәрвакыт игътибар белән тыңлады, ачуланырга сәбәпләр булган чакта да сабыр итте, яшәү кагыйдәләрен яхшылап төшендерергә тырышты Чулпанга. Баш терәп, кайгы уртаклашыр кеше дә юк иде кыз янында. Ахирәтләр сине аңлыймы соң? Аларның башында кием-салым, уен-көлке, егетләр...
Әтисе дә авыр кичерде бу кайгыны. Чәчләре күзгә күренеп чаларды, күзләренең төсе уңды, үз эченә йомылды. Шулай да Чулпан каршында үз тойгыларын сиздермәскә тырышты, кызының күңелен күтәрәсе килде: аны кибетләргә чакырды, якындагы паркта бергәләп йөрделәр. Икесенә дә авыр иде. Өйләре моңсуланып, бушап калгандай булды.
Чулпанның әтисе теплоход капитаны иде. Шуңа да, бигрәк тә яздан көзгә кадәр өйгәсирәк кайта иде. Аның теплоходы Идел буйлап Әстерханга кадәр төшә иде. Ашыкмый гына, сәяхәтчеләрне елга буендагы истәлекле урыннар белән таныштырып, атнадан артык йөзеп кайта иде ул. Бер-ике көн ял итә дә тагын күз алдыннан югала.
Мәктәпкә барганда бераз тынычлана төшкән иде инде Чулпан. Ләкин өйгә кайтулары үлемгә тиң иде кыз өчен. Бикле ишекләрне ачып кереп, буш фатирда ялгызы булуга һич тә күнегә алмады ул. Элек нинди бәхетле булган икән. Ишек кыңгыравына басуга, елмаеп, каршына әнисе чыга, өйдә тәмле аш исе таралган була иде...
Елганы боз каплагач, әтисе ешрак өйдә тора башлагач , җиңелрәк булып китте. Бар эшләрне эшләргә остарып китте ул. Ашарына да пешерде, бүлмәләрне ялт иттереп җыештырды, керләрне юды-үтүкләде.
Яңа ел үткәннән соң, әтисендә ниндидер үзгәрешләр сизелә башлады. Кичләрен, төрле сәбәпләр табып, чыгып китә. Соңга таба кайтмыйча кунгалап та калгалады. Йөзендә гел гаепле елмаю булды үзенең. Көннәрдән бер көнне кичке ашны ашаганда Чулпанга әйтеп салды:
– Кызым, әниеңне кире кайтарып булмый инде, ни хәл итәсең... Мин әле картаймадым, син дә гел янымда тормассың, мәктәпне тәмамлагач, үз юлыңнан китәрсең. Ялгыз кәккүк булып яшәү килешми адәм баласына. Әгәр дә мин бер кеше белән тормышымны бәйләргә уйласам, син нәрсә әйтерсең икән? Сиңа да җиңелрәк булыр...
Чулпанга әтисе шактый олы күренә иде инде. Илле биш яшендә кешегә тагын нинди гаилә кирәк ди? Чулпан бит әллә кайда китәргә җыенмый. Кемгәдер кияүгә чыга калса да, әтисе янына килеп йөрерләр, бергәләп ял итәрләр. Тагын ни кирәк икән инде аңа?
– Уйлап та чыгарасың инде, әти. Нәрсәгә башыңа кайгы алырга? – дип каршы төште Чулпан.
– Син җавап бирергә ашыкма әле, кызым. Ныклап уйла. Соңрак бу сорауга тагын урап кайтырбыз әле, – диде дә әтисе телевизор каршына барып утырды.
Йокларга яткач, Чулпан яңадан әтисе белән сөйләшүләрен исенә төшерде. Дөресен генә әйткәндә, әтисенең сүзләре һич ошамады аңа. Әнисен рәнҗеткән төсле тоелды. Чит-ят хатынның, фатирларына кереп, хуҗабикә булып йөрүләрен дә бер дә теләми иде ул. Шулчак әтисенең моңсу карашларын, бөкрәя төшкән аркасын, көмешләнгән чал чәчләрен исенә төшерде дә йөрәге сыкрап куйды. Үзе турында гына уйлый түгелме соң Чулпан? Әлбәттә, ул каршы булса, әтисе беркемне дә өйгә аяк бастырмаячак. Чулпан өчен әтисе теләсә нинди адымга барачак. Ләкин әтисенең дә бәхетле булырга хакы бар бит. Бәхет үк дип әйтмәсә дә, кемнеңдер күңел җылысын тоярга, уй-кичерешләре белән уртаклашырга, ышанычлы тормыш юлдашы белән бергә булырга. Бәлки, җайсызрак булыр Чулпанга ят хатын-кыз белән бер фатирда. Ләкин, әтисе әйтмешли, озак тормас ул монда. Башка шәһәргә китеп укыр, эш урыны кайда буласын да кем белә?..
Икенче көнне Чулпан бу хакта үзе сүз кузгатты.
– Әти, әгәр син якын кешеңне очраткансың икән, бергә булуыгызга мин каршы түгел. Аның яхшы кеше булуына ышанам, әни кебек игелекле ападыр. Син шундыйга лаек. Уртак тел табып, дус яшәрбез әле, – диде елмаеп. Әтисе җиңел сулап куйды.
– Башта ук хәлемне аңларсың дип уйлаган идем инде. Рәхмәт, кызым, – диде ул.
Тоткан җирдән сындырмады әтисе, берничә атна үткәч кенә Рәмзия исемле хатынның кунакка киләчәге хакында Чулпанга әйтте. Бу вакыйга икесен дә дулкынландырды. Әтиле-кызлы мәш килеп өстәл әзерләделәр. Сәгать уникеләр тирәсендә әтисе киенеп-ясаныып чыгып китте дә, күп тә үтми әлеге хатынны ияртеп кайтты. Беренче минутларда барысына да җайсызрак булды, сүз ялганмады. Өстәл артына утыргач, бераз язылып киттеләр шулай да. Чулпан сиздерми генә әлеге хатынны күзәтте. Рәмзия апасы аның әнисеннән яшьрәк күренде, чибәррәк тә иде, ахрысы. Бу ачыш Чулпанның йөрәген кузгатып куйды. Әтисе әнисен онытып, бу хатынга ярарга тырышыр инде. Әмма сөйләшеп киткәч, Рәмзия апасы ипле генә холыклы, акыллы гына хатын булып күренде. Әтисе кунакны озатып кайткач, бу хакта аңа да әйтте әле.
– Әйбәт кенә апа шикелле, сөйләшеп тора, үзен әллә кемгә куймый, – диде. Әтисенең йөзе яктырып китте:
– Дөрес әйтәсең, яхшы күңелле ул. Сиңа да гел яхшылыгы гына тияр, – дип җөпләп куйды.
Озак кына килә-китә йөргәннән соң, март азакларында Рәмзия апасы бөтенләйгә күченеп килде. Шулай итеп, Чулпан өчен икенче тормыш башланды. Үги әнисе белән дуслаштылар дип әйтеп булмас иде. Ике арадагы киртәләрне гомер атлап чыга алмас иде Чулпан. Барыбер үз әнисе түгел ич. Рәмзия апасы да артык якынаерга теләмәгәндәй тоелды. Ул ныграк әтисенә тартылды, аның тирәсендә бөтерелде. Ә Чулпан нәрсә, вакытлыча ул алар янында, бераздан китәр дә онытылыр...
Иделдә боз китте. Чулпанның әтисе тагын озак рейсларга чыгып югала башлады. Шул вакытларда үги әни белән Чулпан арасында киеренкелекләр башланды. Рәмзия апасы аны тамакка торган сөяк урынына күрә иде шикелле. Шундый карашларны кыз һәрдаим сизеп-белеп торды. Шуңа да үз эченә йомылды. Тагын шунысын аңлады ул: мәктәпне тәмалагач та Чулпан беркая да китмичә, өйдә калыр дип курка иде бу хатын. Рәнҗегән кыз юри билгесезлектә калдырды үги әнисен, китәргә җыенганы турында әйтмәде.
Әтисе чираттагы сәяхәтенә киткәч, кичкырын Рәмзия апасы, бүлмәсенә кереп, Чулпан алдына бер төргәк кәгазьләр салды.
– Мә, укы. Белемеңне арттыр, – диде күзләрен зәһәр елтыратып. Аптырап калган Чулпан саргая төшкән битләрне караштырырга тотынды. Бу документларда кайчандыр әтисе һәм әнисе Йосыф белән Саҗидә Галиевларның балалар йортыннан Чулпан исемле кызны тәрбиягә алулары турында тәфсилләп язылган иде. Башта һични аңлый алмый, кат-кат укыды әле ул. Ничек инде, әти-әнисе бөтенләй ят кешеләрме аңа, бары тәрбияләп үстергәннәр генәмени? Һушны алырлык яңалык иде бу. Кулны пешерә барган кәгазь битләрен әйләндергәләп утырды да утырды ул өстәл артында. Караңгы төшә башлагач, Рәмзия апасы ишеккә башын тыкты:
– Аңладыңмы инде кем икәнлегеңне? Җиде ят син бу фатирда! Карап үстергәннәре өчен рәхмәтеңне әйт тә, алдагы тормышыңны үзең кара. Мин сине бу фатирда яшәтергә җыенмыйм. Дүрт ягың – кыйбла!
Ирексездән кызның күз яшьләре бәреп чыкты. Үзен иң бәхетсез кеше итеп сизде ул бу җирдә. Нигә шулкадәр рәхимсез икән аңа язмыш? Алда ни көтә аны? Нәрсә эшләргә тиеш соң ул?
Бу ялганчы, таш йөрәкле хатын янында кала алмый иде Чулпан. Икенче көн иртән үзенең өс киемнәрен, китап-дәфтәрләрен бер пакетка тутырды да, башын горур тотып, чыгып китте гомер яшәгән фатирыннан. Ярар, ничек тә урнашыр әле, җае чыгар, изге күңелле бәндәләр очрамый калмас. Бары әтисе – хәзер инде чит абыйга әйләнгән кеше белән хушлаша алмаганына бераз үкенә иде ул. Ни әйтсәң дә, яратты ул, бар күңелен биреп яратты шул ят кешене. Ул да аңа күпме яхшылыклар эшләде, санап бетерерлек кенә түгел, үз баласы төсле карап үстерде.
Чулпан ул көнне мәктәпкә бармады. Уйларының очына чыга алмый йөрде дә йөрде шәһәр урамнары буйлап. Көн кичкә авышкач, дус кызының ишеген какты. Ниләр кичергәнен ишеткәннән соң, берсүзсез үзләрендә яшәп торырга тәкъдим иттеләр ахирәте белән аның әнисе. Ничек тә имтиханнарны биргәнче түзәргә кирәк иде Чулпанга. Аннан соң эшкә урнашыр, берәр әбигә фатирга керер, киләсе елдан читтән торып уку турында уйлар...
Өч-дүрт көн шулай төш белән өн арасында йөрде кыз. Ә бер көнне мәктәптән дус кызының өенә атлаганда, кемдер арттан куып җитеп, аны кочагына алды, җирдән күтәреп күкрәгенә кысты. Бу, әлбәттә, әтисе инде.
– И кызым, кызым.. .И кызым-алтыным, – дип туктаусыз кабатлады әтисе, аның чәчләреннән үбә-үбә.
– Мин сезнең кызыгыз түгел дә, – дип йөзен әтисенең кулбашына яшерде Чулпан. Аңа шулкадәр рәхәт иде бу минутларда. Рәхәт тә, кыен да.
– Юләркәем минем, – дип, әтисе һаман Чулпанны иркәләде. – Ышанма син андый язуларга. Әниең анда үпкәләр бу сүзләреңә. Синнән дә кадерлерәк беркем булмады безнең өчен. Әйдә, кайт үз фатирыңа, кеше ишек төбендә каңгырып йөрмә.
– Ә Рәмзия апа? – дип шикләнә калды кыз.
– Без аңлаштык аның белән. Үз фатирына кайтып китте ул, – диде әтисе тыныч кына.
Болытлар арасыннан кояш чыкты. Әти белән кыз, җитәкләшеп, нидер сөйләшә-сөйләшә урам буйлап киттеләр. Икесе дә бертөрле уйда булсалар, яхшы бит инде ул...
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев