Чегән юравы
Ул вакытларда чегәннәр авыллар буйлап йөриләр, балаларны урлыйлар дигән имеш-мимешләр ишетелгәли иде. Шаhидә чегән хатынын ишегалдына чакырды.
Әй кыздырып та куйды соң бу көннәрдә кояш! Тилмертте яшеллекне яңгырга. Көтүгә йөрүче мал-туар гына чебен-кигәвеннән койрыгын болгап, рәхәтләнеп елга буенда ятты.
Авылның итәгенә ут капкан диярсең. Олысы-кечесе кырда, печән җыюда. Мондый көннәрдә эшләве авыр. Тын алгысыз. Бөркү. Хәл бетә. Йөрәк кага. Тән буйлап тир ага. Сусызлыктан иреннәр кипшерә. Печәне дә калын, куе быел. Чүмәләләр өйгәндә сәнәкне күтәрерлек хәл дә калмый. Алай да тизрәк эшләп бетерәсе килә. Аннан шул чүмәлә төбендә рәхәтләнеп ял итәр иде Шаhидә. Яшь печән исе борынны кытыклап эчкәре уза да, бер-ике төчкертеп алып, тамакка утырган тузанны шунда ук чистартып чыгара.
Габдрахманы белән дә шул печән басуында сөйләшеп киттеләр. Кечкенә генә буйлы, күк йөзедәй ачык зәңгәр күзле, биленә кадәр төшкән сары калын толымлы тырыш кызны күреп үз итте егет. Кичке уенга чакырып караган иде, телгә оста кыз чыкмыйм әле диеп кырт кистереп әйтте дә, шаркылдап көлеп җибәрде. Шаhидә алай егет күрдемдә каптым ди торганнардан түгел. Көтсен! Башындагы яулыгын салып, җитез адымнар белән авылга таба юл алды кыз.
Караңгыланып та килә икән инде. Гел яхшы гына эшләде бүген. «Үзең сәнәк буе, каян аласыңдыр шулкадәр көч?» – диеп шаккаттылар кызга, үзеннән ике мәртәбә гәүдәле ирләрдән һәм хатыннардан алда җыеп барды печәнне. Эштән курка торганнардан түгел шул. Күрче, рәхәт җылы яңгыр сибәләргә тотынды. Шул ярты сәгать яуган яңгырдан да тузан басылган кебек. Авыл өстендә атна-ун көн эленеп торган тынчу hава таралып югалган. Дымга кибеккән, урыны-урыны белән ярылып, катып беткән җир, яңгыр бөртекләрен күз ачып йомганчы сеңдереп бетергән. Суларга рәхәт, hава чиста. Җиләсләнә төшкән. Әнә, башларын аска иеп, әлсерәп утырган өй алдындагы шомырт агачлары аруланып, җанланып киткәннәр. Ишегалдындагы бәбкә үләне дә хәтфә келәмдәй җәелгән. Койма янында башын төртеп чыккан әрсез алабуталарга шул берничә тамчы су да җиткән, тизрәк яфракларын җәеп, сабакларын киңәйтеп, киерелеп үк куйганнар. Бакчадагы кошларга да җан иңгән. Берсен-берсе уздыра-уздыра кичке җырларын сузалар. Тавыклар көндезен эсседә, ишегалдында борыннарын да күрсәтмиләр. Кичкә чаклы әле сарайның күләгәле җирендә, әле салкынча кетәклектә ял итәләр. Алар да әнә яңгырдан соң сөенешеп ишегалды буйлап чабышалар.
Өендә дә эшләр җитәрлек. Барысына җитешергә кирәк. Көянтәгә чиләкләрен асып, җәhәт кенә коега барып килде Шаhидә. Ашарга утыртты. Кош-кортларга җим чыгарыйм әле дип, ишегалдына таба юл алды. Каяндыр урам ягыннан кычкырган хатын-кыз тавышын ишетүгә кәлүшенең очларына басып, койма аша гына үрелеп карады. Авыл урамы буйлап чегән хатыны килә. Алдына-артына күтүмкәләп балаларын аскан. Җирдән күлмәге сөйрәлә. Башына чатма яулыгын чүмәләләп бәйләгән. Бер кулында чуар ситцадан төенчек. Өй саен туктап, капкаларга кагыла. Бар да бикләп куйган. Авыл халкының эштән кайткан гына чагы. Ул вакытларда чегәннәр авыллар буйлап йөриләр, балаларны урлыйлар дигән имеш-мимешләр ишетелгәли иде. Шаhидә чегән хатынын күреп, каршысына ук чыгып, кулын болгап, ишегалдына чакырды.
Нинди бала урласын бу хатын? Үзенекеләрен әнә ничек аскан?! Хәле дә беткән. Алдындагысы бөтенләй кечкенә күренә. Беләк буе төргәк. Күкрәк баласы ахры. Чегән хатыны тартынсынып тормады, ачык ишекне күрүгә эчкә үк узып, такталардан корылган эскәмиягә барып утырды. Алдына аскан баласы уянып, шыңгырдарга маташкан иде, тиз генә күлмәк изүен ычкындырып, күкрәген каптырды. Аркасындагысы җайлап кына үзе төшеп, шешәсеннән су эчәргә кереште. Анысы ике яшьләр тирәсендәге кыз бала. Йөзе тузанга батып, пычранып беткән. Чәчләре көдрә. Озын керфекләре арасында зур кара күзләре ялтырый. Чибәр үзе. Ятсынып та тормады. Таныш булмаган яшь кызны күрүгә кулларын сузып көлеп җибәрде. Шаhидәгә шулай ал мине диюе иде бу. Кулына алуга, кызчык муеныннан ныгытып кочаклады. Шаhидә чегән хатынын җәлләп, өендә булган ярты кисәк ипиен, ярмасын, бераз булса да онын чыгарып бирде. Өстәлендә берничә пешкән бәрәңге белән йомырка ята иде. Аларны да кыстырып чыкты өйдән. Кулында елмаеп утыручы кечкенә кызчыкка тоттырды. Карыны ачкан бала күз ачып йомганчы кабыклы бәрәңгене ашап та бетерде. Аннан Шаһидәдән җиргә төшерүен сорап, чирәмдә казынган кош-кортны куып уйнарга тотынды. «Спасибо тебе, дорогая. Хороший ты человек, светлый», – диеп куйды чегән, Шаһидәнең күңелен биреп кызына сокланып карап торуын күргәч.
Ярты сәгатьләп шулай ишегалдында ашап ял иткәннән соң, чегән Шаhидәнең уң кулын алды. Аннары кесәсеннән кечкенә төргәк чыгарды. Анда энәләргә охшаган нечкә hәм кыска тимер кисәкләре иде. Шуларны Шаhидәнең учларына җәйде дә, пышылдап нәрсәдер сөйләде. Ике тимер кисәге шулчак магнит белән тарткандай яткан җирләреннән күтәрелеп алдылар... Шаhидә исе китеп учындагы шул тимер кисәкләрен караган арада «Две смерти в один день...» диеп әйтеп куйды чегән. Урыс телен начар белсә дә, ул чегәннең әйткән сүзләрен аңлады. Багучыдан кулын тартып алды. Әйтерсең, ул сүзләр учын утлы күмер белән көйдереп алды. Андагы тимер кисәкләре бәбкә үләненә коелып, яфраклар арасында югалып та бетте…
Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма диеп юкка әйтми торганнардыр. Бармасам да, аны үзем керттем капка ачып. Балаларына ашарга алып чыктым, ә ул, кара әле, күрәләтә тузга язмаган сүзләр сөйли диеп, эченнән генә ачуланып, кунакны озата чыкты кыз. Чегән хатыны рәхмәтләрен әйтә-әйтә юлга кузгалды…
Шаhидә йокларга ятканчы шул сүзләрне уйлап йөрде. Ике мәет була диме? Нигә сораштырмады икән? Кемнәр? Кайчан? Бәлкем авыл кешеләре, олы яшьтәге авырулар турында булгандыр фаразы? Куркып китте шул. Үлем-китем турында ишетергә әзер түгел иде йөрәге. Төнгә каршы кая китте микән? Балалары да кечкенә иде. Нәрсәгә чыгарып җибәрдем дигән уйлар да битәрләде күңелен. Күрше Хәернуртәйгә кереп тә белешеп карады. Ул гадәттә бөтен нәрсәдән хәбәрдар, күрше авыллардагы яңалыкларны белә, зиһенле карчык. Ул да күрмәгән, ишетмәгән булып чыкты. Әйтерсең лә, гаип булды чегән хатыны. Төнозын шушы очрашу турында уйлап ятты кыз. Авылда чегәннәр бүтән күренмәде.
Шактый еллар узды бу хәлләрдән соң. Шаhидә үз авылы егете Габдрахманга кияүгә чыгып өч кыз алып кайтты. Матур гына яшәделәр. Габдрахманы балта остасы. Кулыннан эш килә. Бер дә тик торганы юк. Колхоз эшеннән кайткач та әле анда, әле монда ярдәмгә чакыралар.
Сугыштан соңгы елларны авыллар беркавым җанланып, тернәкләнеп китте. Тырыш авыл халкы, ихата-каралтасын яхшырту юлын карады. Яшәешкә җан өрде. Яхшы гына йортлар, яңа урамнар барлыкка килде.
Ел артыннан еллар узды. Көзен күрше авылдан кунакка Шаһидәнең бертуган апасы Мәръям килеп төште. Үзе корык-корык ютәлли, сулышы да ниндидер авыр. Тыны кысыла. Ябыгып киткән. Йөзе дә сулыгып, саргаеп калган, күзләре эчкә баткан. «Апа, эшнең бетәсе юк, табибларга күренергә кирәк, миңа бер дә ютәлең ошамый, – диде Шаhидә, борчылуын яшермичә. – Ярдәмем кирәк булса әйт. Тик болай йөрергә ярамый. Җитди авыру булып, азып ятмасын. Ютәл сырхавы ул сиңа уен эш түгел. Иртәгә үк район хастаханәсенә бар», – диде ул. Үзенең ютәленә ияләшеп, эштә тирләгән килеш салкын су эчкәннән шулай булды диеп аңлатырга тырышса да, Мәрьям, сеңлесенең нык торуын күреп: «Иртәгә барам, ярар, аңладым», – дип әйтеп куйды. Эш яратучан кеше ул. Бөтен юанычы – хезмәтендә. Районда да гел алдынгылар рәтендә бара. Тик менә үзенә генә вакыты калмый. Ашамаса ашамый, йокламаса йокламый, ә беренчелекне бирми.
Ни кызганыч, туганнарның бу очрашуы соңгысы булды. Бер атна үтүгә, апаң авыр хәлдә, сине чакырта диеп хәбәр китерделәр. Шаhидә эштәге өс киемен дә алыштырмыйча, күрше авылда торучы апасы янына җәяүләп юлга чыкканда Мәрьям җан биргән иде инде. Үпкә авыруы 45 яшен дә тутырырга өлгермәгән яшь хатынны шулай тиз генә салкын гүр куенына салды…
Шаhидә тыны-көне бетеп, каты йөгерүдән сулыш та ала алмыйча, хәлдән таеп, апасы нигезенә атылып барып кергәндә күрше әбиләре җыелып, гәүдәсе янында ясин укыйлар иде... Өч-дүрт хатын үлек юарга су әзерли. Сандык өстендә кәфенлек ята. Апасының үле гәүдәсен кочаклап алды Шәhидә…
Әнисе белән әтисе дә яшьли гүр ияләре булдылар. Бердәнбер якын туганы – апасы да юк хәзер. Йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча сыкрап елады да елады ул. Күпме вакыт үткәнен хәтерләми. Олы кызы – Розалиясе килеп җиткән. Иңнәренә кагылгач кына башын күтәрде әнисе. Габдрахманы гына күренми. Кызының: «Әни, әни, ишетәсеңме мине, әти үлгән бит, йөрәге тоткан», – дигән сүзләрен болай да ярсыган йөрәге күтәрмәде, кечкенә гәүдәсе гөрселдәп идәнгә ауды...
Чегән юравы рас килде…
Лилия Хәмидуллина
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев