Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Читлектәге кош идем

Ярдәм сорап кычкыру турында уйлап караганым да булмады. Бер якта урман, бер якта сарай – кем ишетсен?

«Исемең дөрес түгел синең – Гөлшат түгел, Гелшат туры килә үзеңә», – диләр аңа дуслары. Чаллының «ЖилЭнергоСервис» идарә итү компаниясендә урам җыештыручы булып эшләүче Гөлшат апа Хәлилованың бүген, чыннан да, йөзеннән елмаю китми. Ләкин бүгенге шат тормышына ул озак еллар килгән, аңа кадәр шактый сынаулар аша үткән. Тормыш юлы бер китап язарлык Гөлшат апаның. Егерме ел җәберләү күреп яшәгәннән соң ул, ниһаять, үзен хөрмәт иткән кешене очраткан. 

Егерме елга сузылган михнәт

– Беренче ирем белән 20 ел яшәдек. Өч балабыз булды, улыбыз биш яшендә суга батып үлде, быел аңа 40 яшь тулган булыр иде. Ике кызым бар, – дип сөйли башлады ул.
– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз? 
– Мин Минзәлә районы Куян дигән авылдан. Минзәләдә ательеда эшли идем. Егетем армиядә иде. Ирем буласы кеше милләте буенча әзербайҗан, иптәшләре белән комсомол юлламасы буенча КамАЗ төзергә  килгән. Шабашкага Минзәләгә килгәннәр дә ательега чалбар тектерергә керделәр. Мине күргән дә «Бу минем хатын булачак» дигән. Арттан калмады. 
Йөргән егетемә «Кайтып йөрмә, исән калмаячаксың» дип куркытып хатлар язган. Армиядән кайткач, туганым шул егетем белән күрешкән, беренче тапкыр күрдем егетләр елаганын, диде. Әйтәсе килгәнем шул, ничек булса да яраткан кешең белән булырга тырышырга кирәк. 
Өйләнешер вакыт җиткән иде, паспортын югалтты бу. Ул вакытта сорап тормадылар микән инде, монда паспорт ясап бирделәр. Бардык та язылыштык. Бервакыт алимент түләнмәгән дигән язу килә башлады. Өйләнгән булган икән. Әзербайҗанда ике баласы булган. Алимент түләмәгән өчен төрмәгә утырттылар. Ике ел Новокузнецкида утырып кайтты.
Тукай районы Комсомолец поселогында яшәдек. Безнең бер тиен акча булмас иде, ә ул машина алыштырды. Кеше белән талашып, сугышып йөрмәде анысы, ә менә гаиләдә шундыйрак иде. Иртән чыгып китә иде, кич кайта иде. Кайда йөрдең дисәң, кызып китә. Мин көне буе тегеп утыра идем, ә ул тегеп әйбер саткан акчаны кесәсенә тутыра да чыгып китә иде. Декрет ялында Әзербайҗанга киттек.

Әзербайҗанда королева кебек идем

Ике-өч ел Карабахта яшәдек. Мин ак тәнле, аксыл чәчле хатын бит инде. Бөтенесе нык хөрмәт итәләр иде. Моны урамга чыгармагыз, каралтмагыз, диләр иде – королевага караган кебек карыйлар иде. Тегүче икәнемне белгәч, күршеләр кул белән эшләүче тегү машинасы керттеләр. Идәнгә утырып тегә идем, ни өстәл юк, гомумән, бернинди уңайлылык юк иде анда. Бөтен кеше идәндә утырып ашый. Шулай да, әгәр анда калган булсак, без инде минем тегүем белән әллә кайчан миллионер булыр идек. Өй салырга тотынган идек, сугыш башланды да бөтен нәрсәне калдырып кайтып киттек. «Безне кемгә калдырып китәсең?» – дип елаштылар ул чакта күршеләр.
– Әзербайҗан телен ничек өйрәндегез?
– Өйләнешкәч, ирем үз ишләре белән сөйләшкәндә аңламый идем, кирәк дип тә санамадым. Әзербайҗанга баргач бер кеше русча белми, бер кеше татарча белми! Мин бер ай эчендә, улым ике ай эчендә әзербайҗанга әйләнде. Мине әзербайҗан милләтеннән дип уйлыйлар иде хәтта.

 

«Син мине үтер, интектермә»

Эшкә чыгар вакыт җиткәч, тагын Комсомолецка кайттык. Улым үлгәннән соң мин үземне гел яшәрмен дип уйламаган идем. Ирем котыра башласа: «Самат, син мине үтер, интектермә», – ди идем. Тормышның яме булмагач нигә яшәргә? Хәер, бәлки ул балта тоткан, пычак күтәргән вакытларында куркыткан гына булгандыр.
90нчы еллар. Үзеңә дә ашарга җитмәгән вакытлар. Ул көне буе кайдадыр йөреп кайтып керә. Дусларын да алып кайта, аларны ашатырга кирәк. Каршы әйтсәң кыйный. Зәңгәрләнеп бетә идем. Күршеләр мине жәлли иде. Балалар белән безгә акча кирәк, ә сорарга ярамый. Үзе чыгып киткән саен акча тота иде. Сугыша башласак, олы кыз гел безнең арага керә торган иде. Ирем шуның аркасында гына исән каласың ди торган иде.
Аптырый идем – өйдән чыкмыйм, балаларны карыйм, өйне җыештырам, малларны карыйм, бакчада эшлим, эшкә йөгерәм, үзем тегеп балаларны, иремне киендерәм, ә ул мине дошман кебек күрә. 


Өебездән тавыш читкә чыкмады. Мин кайту белән ул беркем ишетмәсен дип ишекне бикли иде, аннары тота да кыйный. Мине урамга чыкканда да гел тикшереп тора иде. Кешеләр капка төбендә сөйләшеп утыра, ә мин һәрвакыт туры өйгә кайтам, туры эшкә барам. Сарайга чыгам, карыйм – тәрәзәдән карап тора, мин кеше белән аның турында сөйләшмәсен дигәндер инде.
Ярдәм сорап кычкыру турында уйлап караганым да булмады. Бер якта урман, бер якта сарай – кем ишетсен? Шулай да берсендә бик нык типкәләп кыйнаганда өске катта яшәүче Вера исемле хатын әнкәйләргә барып әйткән, авыл советын чакырган. Шуннан килеп араладылар.

«Аерылышма – безнең нәселдә ирдән иргә йөрү юк»

– Аерылышырмын дип күз алдыма да китерми идем. Әнкәй: «Аерылышма, безнең нәселдә ирдән иргә йөрү юк!» – диде. Бераз авыл советында эшләп алган идем. Шунда эшләүчеләр гел синяк белән йөрүемне күрделәр дә: «Йә чыгып китсен, йә без аны утыртабыз», – диделәр. Ирем үзе чыгып китәргә риза булды. Кайтып-кайтып карады, кызларым аны кертсәң, без чыгып китәбез дип каршы төште. 
Башта бер, аннары икенче хатын белән торды, балалар таптылар. Аннары минем бәләкәй кыздан да яшьрәк кызга өйләнде, шулай ук балалары туды, анысы белән дә яшәмиләр инде хәзер. Аның монда бер туганы да юк. Ерактагылары белән аралашмый, апасы минем аша хәлен белешеп тора. 
Хәзер кайвакыт кызларга шалтырата, аякларым авырта дип әйтә икән. Кызым башта сөйләшми иде, соңга таба әти бит инде дип кызгана үзен. Мин дә ташламагыз дим.
Аерылышкач, сигез ел ялгыз яшәдем. Балаларны үстердем, укыттым, кияүгә бирдем. Мәктәптә хуҗалык мөдире булып, аннары ит комбинатында эшләдем. Пенсиягә чыккач, Чаллыга килеп дворник булып эшкә урнаштым.

«Икегез дә эш сөя, таныштырыйм әле»

– Минем онык туган иде, Чаллыга бала әйберләре алырга килдем. Ул вакытта Комсомолец поселогында яши идем. Төнгә эшкә барасы. Төрле кирәк-яраклар алдым да туганымнан машина табуын сорадым – таксилар кыйбат, автобус белән эшкә өлгермим. Туганым машина килде дип хәбәр итте. Кайтабыз шулай юлда әкрен генә машина йөртүче белән сөйләшә-сөйләшә. Ирләр, хатын-кызлар турында сүз чыкты да: «Туганым менә ничә еллар инде берәр ир белән таныштырмакчы була», – дим. Машина йөртүче: «Ул ир мин буламдыр инде», – ди. Каушап киттем. Кайткач әйберләрне бушатырга ярдәм итте, эшкә озатып куйды. Шулай танышып киттек. Әни ягыннан туганым Вәис белән эшләгән булган. «Икегезне дә беләм, икегез дә эш сөя, минем йөзгә кызыллык китермәссездер дип уйлыйм, бергә яшәгез», – диде туганым.

Шулхәтле рәхәт 

– Беренче тапкыр кияүгә чыгу минем өчен кияүгә чыгу булмады. Анасы үлгән, әбисе генә үстергән әзербайҗанны без үзебез өйләндергән кебек булды. Ә монда туганнары килеп әнкәйдән мине сорады. 47 яшь иде икебезгә дә. Мулла чакырып никах укыттык. Чынлап кияүгә чыгу шушы булды миңа. Комсомолецта хәзер кызым яши, без Минзәләдә өй алдык. Ялларда шунда кайтабыз. Вәис Башкортостанның Учалы районыннан, аның туганнарына да кайтып йөрибез.
Бик күңелле. Шулхәтле рәхәт. Вәис белән без икебез бер кеше кебек. Без кайвакыт көне буена шалтыратышмыйбыз да. Мин беләм аның эштә икәнен. Бик кирәк булганда гына шалтыратышабыз. Бер-беребезгә нык ышанабыз. Вәиснең хатыны 44 яшендә операция вакытында үлгән. 14 ел инде без бергә. Шушы вакытта бер тапкыр да «Ә минем хатыным болай иде» дип әйткәне булмады. Мин дә искә алмыйм. Без икебез дә беренче ир, беренче хатын кебек яшибез.
– Эше белән күрсәтәдер яратканын?
– Көндәлек тормышта нидер тәзәтәсе, ясыйсы булса, шунда ук эшләп куя. Барысын да миңа җайлы булсын дип эшли. Мондый мөнәсәбәт булганда үзеннән-үзе хатын-кызга әйләнәсең. Мин бит бар ир-ат эшен үзем эшли идем – сантехникасын да сүтеп җыям, кадагын да кагам, канализацияне дә чистартам, сыерларны да бәйлим. Ә хәзер мин хатын-кыз. Хәзер мин ирем бар дип, күземне ачып, башымны югары тотып яшим. Ә элек минем башым аска иелгән иде, берәрсе эндәшмәсә генә ярар иде дип куркып яшәдем. Хәзер мин кибеткә барып, тәмле әйберләр сайлыйм, Вәис тә үзеңә ошаганын ал дип тора. Элеккеге гадәт буенча авыр сумка күтәрергә маташсам, шундук туктата, үзе күтәрә. 
Беренче ир белән мин читлектәге кош идем, ә монда мин ирекле. Чыгып киттең дә дөньяңны оныттың түгел, әлбәттә, хатын-кызның бар вазифасы өстемдә кала. Сәгатьне карап кына торам – иремә ашарга пешерергә вакыт, кайтуын көтәм.
 Мин чирләп алдым, аның да инфаркт булды. Хәзер бер-беребезне саклап кына торабыз. Без бер-беребезгә бик кирәк!

фотолар: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

3

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч