Шəhри Чаллы

Дүрт кабер – дүрт сары сагыш...

Кешене каргау – бик зур гөнаһ: бер гаепсезне рәнҗетсәң, бәласе үз башыңа була, дигәнне ишеткәнем бар иде Чаллыда яшәүче элеккеге танышым Фәнзия (исемнәр үзгәртелде – авт.) якыннары кичергән, үз күзләре белән күргән гыйбрәтле вакыйгалар турында ачынып сөйләгән иде.

– Әти белән әни сөешеп кавышмаган. Әтием Сәлах егерме бер яшендә сугышка кергән. Яралы килеш кар өстендә ыңгырашып ятканда фашистларга әсирлеккә төшүе аркасында, әүвәле концлагерьда яшәү белән үлем арасында газап чиккән, могҗиза белән диярлек, җәһәннәмнән качып котылгач, аңа үз илебездә көн күрсәтмәгәннәр. Гаепсездән гаеплегә санап, хәрби трибунал каршына бастырганнар, сәяси яктан ышанычсызга чутлап, Себергә сөргәннәр. Сталин үлгәнче эт типкесендә җан асрап, коточкыч михнәтләр күргән. Иреккә чыккач туган төбәгенә кайтып урнашу мөмкинлеге булмаган. Сугыш аны йорт-җирсез, туган-тумачасыз калдырган.

Дала дүңгәләге сыман ары-бире сугылып, бәхет эзләп йөргән көннәренең берсендә, Бөгелмә вокзалында очраклы рәвештә булачак әнием Әсмабикәне очраткан. Чем-кара күзле, керпе чәчле, базык гәүдәле, дөньяның ачысын- төчесен күп күргән кара тутлы егетнең яше утыздан узган чагы. Ә арыш саламы төсендәге озын толымлы, сипкелле, алма битле, зур зәңгәр күзле, нечкә билле, зифа буйлы, башбирмәс холыклы кызның (әнием – сугыш ятимәсе) яңа гына унсигезе тулган чагы булган. Поезд көткәндә, вокзалда сөйләшеп төн уздырган арада яшьләр бер-берсе белән ничек килешеп киткәннәрдер, анысын белмим. Иң кызыгы шул: егет кызның туган авылына кайтып урнашырга карар кылган. Үткен-чая Әсмабикә аны күптәннән урын өстендә ятучы әбисе Нурлыбикәнең салам түбәле, җир идәнле кеп-кечкенә өенә алып кайткан. Никах укытып бергә яшәп киткәннәр. Әти тугыз чакрым ераклыктагы МТСка йөреп эшләгән, әни силсәвиттә сәркатип булган. Бер-бер артлы өч кыз, ике уллары туган. Игезәк энекәшләрем кызамыктан соң тернәкләнә алмыйча, өзлегеп үлгәч, әтинең күңеле кителгән.

“Кызлар – кеше кешесе, үсеп җиткәч, чит ояларга таралышырлар. Эш дип, таңнан төнгәчә силсәвитеңдә матавыкланып ятып, балаларга җитәрлек игътибар бирмәдең, тиешенчә карамадың, бүлнискә алып барып дәвалатмадың. Нәсел дәвамчыларымның –улкайларымның гомерен саклап калмадың”, – дип болай да хәсрәтеннән үзен кая куярга белмичә бәргәләнгән әнине яман битәрләгән. Гаиләнең иминлеген какшатуда мыжгак холыклы, диндар әбекәйнең дә өлеше зур булган: ул кирәксә-кирәкмәсә ир белән хатын арасына тыгылган. Әти эчеп кайта, әнигә кул күтәрә башлаган. Үзе эшләгән авылда кунып калгалавы ешайган. Ирең марҗа белән чуала, МТСка барып иманнарын укытып кайт әле шуларның дип, “яхшы атлы” авылдашлар кызган учакка май сипкән. Ызгыш-талашларның ахыры аерылышу белән тәмамланган чакта миңа нибары алты яшь кенә булган. Әти безне ташлап чыгып киткәч, тормышыбыз күпкә авырайды, яңа кием-салым турында хыялланасы да юк, ашау ягы такы-токыга әйләнде. Хәсрәтеннән көйгән әнинең холкы кырысланды, безгә рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Үскән чакта авыр физик хезмәт белән интегүебез бер хәл, әнидән җылы сүз ишетмәдек, иркәләү-наз күрмәдек.

“Зимагур Сәлахның ташландык имгәкләре! Муеныма тагылган таш кебек, сез булмасагыз, яраткан кешемә кияүгә чыгып, кинәнеп парлы тормышта яшәр идем”, – дип битәрләп, кимсетә иде ул безне. Сөяркәсен ияртеп казах даласына чыгып шылган әтидән матди ярдәм булмады. Ул безне бар дип тә белмәде. Урта мәктәпне тәмамлагач, олы апабыз яңа төзелеп килә торган Чаллыга китеп урнашты. Тора-бара без дә апа янына елыштык, эшле-ашлы, башлы-күзле, фатирлы булдык. Чиратлашып, атна саен авылга кайтып әнигә булыша идек. Бер кайтуыбызда түр башында яше алтмышка якынлашып килүче, сыңар куллы, кысык күзле, томса кыяфәтле ят ир кеше утыра иде. Караңгы чырайлы, салкын карашлы ир заты беренче очрашуда ук ошамады. Кеше сөймәс усал бәндә икәнлеге йөзенә чыккан иде аның. Әнине тол ир Хәйрулла абзый белән Хәйдәр Тәти абый таныштырган икән. Гаеп итеп булмый, әнинең яшьли үзәгенә үткән ялгызлыгыннан котыласы, ирле, арка терәкле булып яшисе килгәндер. Бу төксе ир белән әни ничек уртак тел тапкандыр, белмим. Ул элек эчкән, исерек килеш гаиләсен дер селкетеп яшәгән, диделәр. Хәйрулла абзый котырынган чакта, хатыны йөрәк өянәгеннән егылып үлгәч, калада яшәүче малайлары җыелышып кайтып, төп йортыннан куып чыгарганнар икән, дип тә сөйләделәр. Эчүеннән бүлнистә дәваланып котылган, имеш.
 

Әни белән утыз еллап бергә яшәсәләр дә, үз итмәде ул безне. Бөтен авыр эшләрен кайтып эшләп, булышып торсак та, без аның өчен сөйкемсез сөякләр идек. Елга ике тана суеп, түтәрәм-түтәрәм ит ашасалар да, әни безгә ире яратмаган эчәк, туң май, үпкә-бавырдан ары берни бирә алмады. Үги әтинең саранлыгы, мәнсезлеге хәттин ашкан иде. Кырык биш сутыйлы бакчага бәрәңгеләрен утыртып, утап, төбен өеп, казып алып, аралап базга салышсак, үзләреннән артканын калага алып китеп сатып, акчасын кулларына алып кайтып тоттырсак та, безгә кыш чыгарга берәр капчыктан ары бәрәңге тәтемәде. Җитмәгәнен ярминкәдән сатып алып яшәдек. Бүгенгедәй исемдә: 1 Май бәйрәмендә апаларым белән бергә җыелышып кайтып өйләрен юганнан соң, Чаллыга китәргә җыендык. Әни безгә күчтәнәчкә биреп җибәрергә дип, өчебезгә дә унбишәр йомырка төргән иде. Үги әти шуны күреп алгач, яман гауга чыгарды. Бу ач бирәннәрнең тамагы туймас, берни бирергә рөхсәтем юк! Ничу монда безне талап ятарга,үзләре эшләп ашасыннар, дип тамак ярып акырды. Үги әтинең тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Төргәкләрне әни кулыннан тартып алып, мич аралыгына томырды. Ул, аты- юлы белән сүгенеп, күлмәк якасыннан умырып тотып әнине дер селкетергә керешкәч, түзмәдем, арага кердем. Усал карт тагын да котырынып миңа зәһәрен чәчте. Көне буе эшләп арыган килеш, төнгә каршы ерак юлга кузгаласы үги балаларына хәерле юл телисе урында: “Башка монда кайтып басасы булмагыз! Юлда машинагыз әйләнеп каплансын, муеныгыз аска килсен!” – дип кычкырды. Бу сүзләрне ишеткәч, әни дә җавапсыз калмады. Синең балаларың белән оныкларың да гел юлда йөри, үз каргышың үзеңә төшсен, – дип, кычкырып елап җибәрде.
 

Кешене каргау – бик зур гөнаһ. Әгәр гаепле кешене каргасаң, зыяны каргаучыга да каргалучыга да бертигез төшә. Бер гаепсезне рәнҗетсәң, бәласе үз башыңа була, дигәнне ишеткәнем бар иде. Озак та үтмәде, үги әтинең утыз яшьлек оныгы Җәмил суга батып үлде, ә минем газиз төпчек улымны көпә-көндез машина бәрдереп китте. Үги әти алардан соң озак яшәмәде, суррогат аракы эчеп агуланган диделәр. Берсе-өстенә берсе өелеп килгән хәсрәтләрдән соң, әнине гемаррогик инсульт бәрде. Өч көн эчендә якты дөньядан да алып китте. Борынгылар юкка гына: тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, димәгән шул.

Тәсбих тартып, намаз укып, Аллага шөкер итеп, ике яктагы балаларына, оныкларына изге теләк теләп, намазлык өстендә утырасы, чөкердәшеп чәй эчәсе, кунакка йөрисе урынга, безнең мәнсез картлар, бер-берсенә юл куймыйча, үзара каргыш яудыруны өстен күрде шул. Ахыры хәерле булмавы кызганыч. Оныклары вакытыннан алда кара гүргә керде, кара кайгыдан үзләренең дә гомере өзелде. ..

.Әле күптән түгел авылга кайтып килдек. Зират өстен чистартып, якыннарыбызның чардуганнарын буяп чыктык. Рәттән тезелеп торган каберләрдә безнекеләр ята. Дүрт кабер – дүрт сары сагыш. Үзара этле-мәчеле яшәгән әни белән үги әтинең каберләре янәшә, теге дөньяга күчкәч тынычланганнардыр, ызгышмыйлардыр, мөгаен. Ярты ел эчендә бер-бер артлы өзелгән яшь гомерләр аеруча кызганыч. Типсә тимер өзәрлек газиз оланнарыбыз, мисез картлар каргышы төшүе аркасында гына һәлакәткә юлыкмады микән, дип шомланам. Мин сөйләгән кыйссаны гәҗиткә язып чык әле, башкаларга гыйбрәт булсын, – диде ул.

Хәмидә Гарипова, Казан Шәһри Казан

Фото: http://pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: