Шəhри Чаллы

«Фәтхиянең илереп елаганы әле дә колагымда, ул бик озак елады…»

Әбием 1928 елны Актаныш районының Күҗәкә авылында Фәүзетдин һәм Факия гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Ул мәктәпкә укырга кергәнче,  әтисе үлеп китә, әнисе һәм дүрт бала бик авыр шартларда яшиләр.  Төп ризык  кабыклы бәрәңге була, мичкә кура  җыеп ягалар. Сыер җигеп, басу тырмалыйлар…

Әбиемнең «Исемдә калганнар» китабыннан: «Караңгы төндә басуга ялгызым яки дус кызым белән бара идем. Эскерттән көлтәне тартып чыгара идем дә, шәлемне җәеп, бодай уа идем. Бодаем баш чаклы булгач, шәлемә төреп кайта идем. Юлдан йөрмәдем, берәр кеше очрар дип курыктым. Аннан соң ул бодайны казанда кыздыра идек. Безнең үзебез ясаган ярма ташы бар иде.  Ярманы кешегә сиздерми генә ясарга кирәк. Шуның өчен без аны, базга төшеп, төнлә белән  чыгара идек. Энем Гарәби урамда өй почмагында утыра. Әгәр дә кеше үтсә, таяк белән өйнең бүрәнәсенә суга. Бу ярмадан әнкәй без йокыдан торганчы ботка пешерә иде. Без иртә торып, эңгер-меңгердә, ут кабызмый гына ботка ашый идек…»

«Беркөнне, колхоз председателе Акмал абзый безне – өч  кызны атка утыртып, өенә алып кайтты. Өчегезне дә  16 нчы ипи заводына эшкә җибәрәбез, диде. Без бик шатландык, туйганчы ипи ашарбыз дип өметләндек. Юлга чыгар алдыннан Акмал абзый хатыны Хәдичәгә: «Хатын, бу кызларга  ипи кисеп бир», – диде.  Хәдичә апа зур түгәрәк ипине кисеп, безгә тоттырды. Ат чанасына утырып барганда, сөенә-сөенә ашап бардык, чөнки безнең  ипи күргән юк иде…»

Әбиемне районда вербовщик көтеп торган. Авылларда төн куна-куна, бер атнадан Казанга барып җитәләр. Алҗыган халыкны кабат атларга утыртып, Мари урманнарына алып китәләр. Сослангыр урманнарында урман кисү һәм сугышка әзерлек лагерьлары урнашкан була. Аларны дымлы, пычрак землянкаларга урнаштыралар. Ике-өч ай эчендә бик күпләр ачлыктан шешенә, салкын тиеп, агач астында калып үлүчеләрнең исәбе дә булмый. Кышларын зәһәр суыклары белән туңдырса, яз-көзләре пычракка батып бетәләр. Ә җәйләре тагын да хәтәррәк тоела, эссе көннәрдә чәнти бармак хәтле кигәвеннәр тешләп җәфалый. Болытлы көннәрдә күз ачып булмаслык сукыр чебеннәр чыга. Шундый шартларда норманы үтәргә кирәк. Үти алмасаң, көнлек ике йөз грамм ипидән дә колак кагасың. Әбиемне Иван исемле кешенең бригадасына беркетәләр. Ул кызларны кызгана,  агач астында калмаска, сак эшләргә өйрәтә. Ягымлы итеп, кызганып, «кызымка» дип эндәшә. Әбием Иван дәдәйне әтисе кебек якын күргән. Иван дәдәй дә аларны жәлләгән, «Кызымка, син моннан кач инде», – дигән.

Авырлыкларга түзәр хәл калмагач, әбием дус кызлары белән моннан качып, су вокзалына йөгергәннәр. Вокзалга барып җиткәч, аларны алып киткән вербовщик басып торган. Пароходка  борт аркылы сикереп кергәннәр. Палубада өч солдат тәмәке тартып торган, алар әбиемне яшергәннәр, өстенә капчыклар өйгәннәр. Шулай бик авырлыклар белән өйгә кайтып керәләр. Икенче көнне үк аларны районга чакыралар. Әгәр дә сез 24 сәгать эчендә урыныгызга бармасагыз, төрмәгә утыртачакбыз, дигәннәр. Төрмәдә яхшырак булыр дип, алар, үзләре теләп, шунда киткәннәр. Әбиемә һәм аның дус кызларына  5әр ел биргәннәр.

Башта Минзәлә төрмәсендә утырганнар. Анда  кәбестә кискәннәр, чана тартып, утын, су алып кайтканнар.  «Беркөнне без каләм белән идәнгә сызып, сызыклы уйнадык. Каләмне кайдан алганбыздыр – хәтерләмим. Ишектә 2 тиен акча зурлыгында тишек бар иде. Сакчы шуннан безне карап торган,  ишекне шакымый гына керде дә безне тезеп бастырды. «Каләм кемдә?» – дип, бездән  сорау ала башлады. Мин сиздерми генә каләмне почмактагы агач савытка салдым,  аны без параш дип йөртә идек. Бездә каләм юк, бу сызыклар сызылган иде, дидек. Сакчы безгә ышанмады, коридорга чыгарып тезде. Кизү торучы Фәтхияне 1 метр киңлектәге кысан бүлмәгә кертеп яптылар. Аның түшәмендә тишек бар, шуннан кар-буран үтеп керә. Идәне чокыр итеп эшләнгән, цементтан эшләнгән утыргыч үзәк өзгеч салкын, утыра аласыңмы, ятасыңмы, ничек булдырасың инде. Фәтхиянең илереп елаганы әле дә колагымда, ул бик озак елады…»

Соңрак әбиемне Минзәлә төрмәсеннән Казан төрмәсенә алып киткәннәр. Җәяү авылларны үткәндә, авыл кешеләре олы табаклар белән аларга ипи өләшеп чыкканнар. Казанда ул 9 нчы колониягә эләгә…

1948 елда манифест була, әбиемне паспорт тоттырып җибәрәләр. Авылга кайткач, әбием армиядән ялга кайткан Нәҗип исемле егет белән таныша. 1953 елда алар өйләнешәләр. Бабам – тракторчы, әбием сукачы  булып эшли. Үрнәк гаилә булып, 6 бала тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына озатканнар. Аллага шөкер,  барысы да парлары белән бәхетле булып, тигез яшиләр. Хәзерге көндә  12 оныгы, 15 оныкчыгы бар.

Әбиемнең истәлекләрен укыганда, йөрәк сыкрана, җан телгәләнә, бугазыма төен тыгыла. Ул кечкенәдән үк ятим калып, тормышның, сугышның ачысын, төчесен үз җилкәсендә татып, гаделсезлекләр, газаплар, югалтулар кичерсә дә, соңгы көннәренә кадәр күркәм фигыльләрен саклап, авырлыкларга сынмыйча, сыгылмыйча, көчле рухлы, сабыр, сөйкемле, күркәм холыклы, олы йөрәкле, эчкерсез, фәрештәдәй саф күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел, изге булып яшәде.

Айсылу Әгъләмова

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: