Шəhри Чаллы

ГАЙШӘ ӘБИ (Хикәя)

Ниһаять, Гайшә әби дә көтү каршыларга башын күтәребрәк чыга ала. Бүген аның шәһәрдәге кызы белән кияве кайтты. Күңелен ачып сөйләшер кешесе булмаган ялгыз карчык өчен бу зур вакыйга иде

Ниһаять, Гайшә әби дә көтү каршыларга башын күтәребрәк чыга ала. Бүген аның шәһәрдәге кызы белән кияве кайтты. Күңелен ачып сөйләшер кешесе булмаган ялгыз карчык өчен бу зур вакыйга иде. Елына бер генә була торган, сагынып-саргаеп көтеп ала торган вакыйга иде бу. Кайтасылары турында алданрак хәбәр итмәүләре генә бераз күңелен китте. Аның бит: “Әнә кайталар, менә кайталар”, – дип йөрүләре, кайтырларына ничә көн калуын санап, шул турыда күрше-күлән белән фикер алышулары үзе ни тора.

 

Гайшә әби, кызы белән бергә булган һәр минутының кадерен белеп, бу мизгелләрнең башка кабатланмаячагын аңлап, сөйләде дә сөйләде:

 

– Телдән яздырмасын Ходаем, иң теләгәнем шул. Безнең авылда бер әби елдан артык телдән калып ятты. Ниләр генә уйлап, ниләр генә аңлап бетмәгәндер бит ул. Ә бер сүз әйтә алмады. Гыйбрәт алыгыз, йөргән җирләрегездә кеше белән аралашып, сөйләшеп йөрегез. Теле булып та телсез гомер уздырган кешеләр бар. Без бит бу дөньяда кунак кына. Кунактан кайтып мәңгелек телсезлеккә күчкәч нишләрсез? Кышкы бураннарда берьялгызым өйдә утырганда уйлыйм: “Кабердә яту да шулай буладыр инде”... Сәгать тугыз да тулып киткән. Гомер су кебек ага...

 

Көтү кайтып, малларны урнаштыргач, тагын чәй эчәргә утырдылар. Кызы чәй ясый, Гайшә әби сөйли:

 

– Абыең әйтә иде: “Син гомер буе балалар белән генә эшләгәч, белмисең, дөнья алай түгел ул”. Чыннан да, пенсиягә чыгып, кешеләр белән аралаша башлагач кына аңладым: дөнья алай түгел икән шул – әйттең дә тыңладылар, синең киңәш буенча гына эшләделәр түгел... “Дөрес тәрбияләмәгәнсез, – ди абыең. – Тапкыр, үткен җавап бирергә балачактан өйрәтергә кирәк иде, хәзер менә, әйтәм дигән сүземне дә әйтә алмый куркып торам, чөнки син: бәхәсләшмә, беркем белән дә талашма, эндәшмә, укытучы баласы тыйнак булырга тиеш, дип өйрәттең”, – ди. Башка сыйфатларын уйламый ул, тыйнак, уйлап эш итүчән булып үсүе өчен рәхмәт әйтми.

 

Иртән тору белән кияве ишегалдындагы утынны яра башлады, кызы бәрәңге бакчасын утарга менеп китте. Өйдәге эшләре беткәч, Гайшә әби дә кияве янына чыкты. “Ял итеп ал, кияү, эш бетми ул”, – диде. Кызын да янына чакырып алды. Ямь-яшел чирәм өстендә ап-ак каен түмәрләре. Үрдәкләр, тавыклар җим чүпләп йөри. Күңелле дә соң авылда! Өчесе өч түмәр өстенә утырды. Авыл мәчете турында сүз чыкты. Мулла булып элекке укытучы, коммунист эшли икән.

 

– Ленин бабай шундый акыллы булган үзе, мәчетләрне нигә җимерткәндер инде, – диде Гайшә әби. – Әле дә күз алдымда: манарасын аркан белән тарталар. Әй халык җылый. Ае җиргә кадалып кереп китте. Кереп тә китте, кап-кара булды. Халык каргый, ә бер сүз әйтә алмый, эчтән генә. Әйтеп кара, хәзер ОГПУ алып китә.

 

Урам буйлап бер карчык үтеп бара иде, ишегалдында утыручыларны күргәч туктады да:

 

– Ә-ә, кызың кайттымыни, күрше? – диде. – Кил әле.

 

Койма янында пышылдашып алдылар. Гайшә әби теге карчыкка ачуланып кына җавап бирде дә кызы белән “кияү-балакай” янына кире килде:

 

– Авылда шушыңардан да чибәррәк кыз юк иде, – диде. – Менә шул кыз, ирне хатыннан аерып, үзенә өйләндерде. Инде ире үлде, балалары таралды, кайтып хәлен дә белмиләр, үзе хәзер тавык урлап, эчеп, кеше мунчасында кунып теләсә ничек көн уздыра. Әнә, әле дә: “Ярты рюмка гына нәрсәң юкмы?” – дип сорар өчен туктаган. Кунак булгач, эчәләр, дип уйлый бугай. Гаиләне җимереп үзе дә бәхетле булмады, теге хатынны да бәхетсез итте. Бервакыт иренә: “Хатының бигрәк оятсыз кылана”, – дигән идем, озак та үтми тегесе йөгереп килеп тә җиткән. Капка төбенә киерелеп баскан да: “Кил әле, кил! Син нигә мине оятсыз дидең?” – дип кычкыра. “Оятсыз димәдем, оятсыз кылана дидем”, – мин әйтәм. Дөресе шул булгач нәрсә дим инде? Менә тормыш шулай инде ул. Аны төрлечә яшәргә була. Акыл белән яшәүгә җитми инде. Бер җимерелгән тормышны яңадан кайтарып булмый шул ул. Шуңа күрә бер-береңнең кадерен белеп, мәңгелеккә бергә булырга дип яшәргә кирәк. Кем белән ак булгансың, шуның белән кара бул.

 

Кияве төрәнгә “җигелгән”, кызы арттан тоткан, бәрәңге күмәләр. Гайшә әби, кәҗәләрен бакча башына таба куып барган җиреннән туктады да аларга карап тора башлады. Кызы:

 

– Азат, тукта әле, хәл җыеп алыйк, – диде. Әнисенә карап елмаеп куйды да: – Әти әйтә иде: “Мин үлгәч этләнерсез әле, мин ятармын анда тыныч кына көлеп, әһә, тартасызмы дөнья йөген, дип”, ди иде.

 

Гайшә карчык та хәтер йомгагын сүтәргә кереште:

 

– Син, Гайшә, мин ачулансам үпкәләмә, сиңа ачуланмыйм мин, сугыш шулай итте мине, ди иде ул. Авыл кешеләренә әйткән, мин Гайшәне аның үзе кадәр алтынга да алыштырмыйм, дигән. Моны миңа ул үлгәч, җидесен үткәргән көнне әйттеләр. Менә ничек яшәгәнсез икән сез, диләр... Абыең әйтә, мин дә кайвакыт әтинең анекдотларын сөйләп карыйм, берәү дә көлми, ди. Ә ул шуны ук сөйләгәндә ятып китеп көләләр иде бит.

 

Бераздан төшке ашны ашарга керделәр. Ашның тозы җиңелрәк булып чыкты. Бу уңайдан Гайшә әби:

 

– Безнең әтинең иң әшәке сүзе “тозсыз” иде, – диде. – Бер сүгенми иде. Нигә тозсыз? Тозсыз ашамлыкны ашап кара. Бернәрсәгә дә ярамаган, дигәнне аңлата ул... Миннән алай ук булмады инде, ләкин әти безгә әйтә иде, шат булыгыз, уйнап-көлеп яшәргә тырышыгыз, ди иде.

 

Кәҗәсе кычкырган тавышка ялт кына тәрәзәгә борылып карады да, кызы кәҗә янына йөгергәч, киявенә:

 

– Әй, нигә ул кәҗәләр белән җанымны җәфалыймдыр инде, бер файдалары юк... Көтүдә миңа, нигә сиңа ялгыз башыңа сыер, диләр. Мин әйтәм, мин сездән киммени, тота алганчы тотам әле. Улым да шулай ди, әтү син ятып авыруга сабышасың, ә йөрсәң йөрисең әле, ди. Печәнен китерәм, тот, ди. Тагын да: көтүгә дә чыкмасам, авыл яңалыкларын каян белер идем?

 

Кояш баер алдыннан бәрәңге дә күмелеп бетте. Чәй эчәргә утырдылар. Гайшә әби:

 

– Менә шулай инде, эшләсәң эш була, эшләмәсәң дә көн уза... – Чигүле тастымалына кулын сөртә-сөртә: – И-и, монауларны нигә чигеп утырганмындыр инде, төн йокыларымны калдырып...

 

– Әнкәй, – диде кызы чәйдән соң, – иртәгә пилмән эшләргә иде, ит үткәргечең кайда ул?

 

– Әй, аны күршеләр алып торган иде, ватылды, диделәр дә куйдылар. Аны, ватыгын булса да китерегез, дип әйтәсе калган да бит. 

 

Бергә чаклар тиз үтә шул. Кызы белән киявенә китәр вакыт та җитте.

 

Менә инде киттеләр дә. Артларыннан хатлар очты:

 

“Азат кияү, Рәмилә кызым!

Авылда бернинди яңалык та юк. Тик без казыган коеның суы бетте. Быел бик нык яңгыр булды. Һәркөн яуды. Шулай да коеда су юк.

Бер-берегезнең кадерен белеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, сандугачлардай сайрашып яшәргә Алла Тәгаләдән теләгез. Дошман сүзенә ышанмыйча, бер-берегезгә ышанып, берең әйткәнне икенчең тыңлап, күңелле итеп яшәгез.

Урманга гөмбәгә бардым, опята җыеп кайттым. Көзге урманда йөреп кайту үзе бер шатлык”.

 

Кышлар җитте, Гайшә әби язды:

“Кышкы озын төннәрдә сезне уйлап утырам. Бүген төнлә бик каты буран булды. Өй ишеген кар күмеп киткән. Әллә күпме чыга алмый утырдым. Урамнан үтеп баручыларга тәрәзә шакып, кешеләр казып чыгарды.

Йөргән юлыгызда фәрештәләр канат җәйсен. Мин шулай изге теләкләр белән яшим, исән чакта. Үлеп китсәм, сезгә теләк теләп булмас бит, гомерне белеп булмый”.

 

Тагын яз килде:

“Азат кияү, Рәмилә кызым!

Көннәр матур, шомырт чәчкә ата, бакчада кошлар сайрый.

Чебешләр алган идем, үлеп бетеп киләләр инде. Әниләре булмагач, җылы юк бит. Көннәр суытты.

Бәрәңге утыртсам, эш азрак җиңеләер иде. Коеда су күп. “Чиган” Гайнекамал апаның улы өйләренә ут төртеп яндырды, кич, көтү кайтканда.

Нәрсә искә төшә шуны язам, тәртипсез, гафу итегез. Сыер бозауламаган әле, сөтсез бик кыен, маслозавод сөте тәмсез.

Бер-берегезне тыңлап, ихтирам итеп, һәр эшне киңәш белән эшләгез. Кеше гомере чәчкә генә бит, яшьлекнең кадерен белегез. Театрга да барыгыз, ничек тә вакыт табыгыз. Аккан сулар кире килми.

Кичә без Уфага театр карарга бардык. “Ай булмаса йолдыз бар”, дигән пьеса карадык. Бик күңелле булды, көн дә матур иде. Автобус алып барды, алып кайтты.

Хатка язып сүзләр бетми инде, исәнлек белән күрешеп сөйләшергә насыйп булсын”.

 

Җәйләр җитте. Хатлар очты да очты:

“Азат кияү, Рәмилә кызым!

Кичә абыең печән китерде. Ярми малае булышты. Бүген утынны кистеләр. Урмандагы утынны урлаганнар.

Үз өегездәгене кешегә сөйләп йөрмәгез, кызым, нәрсә булса да үзегез уртага салып сөйләшегез. Дөньяның чиге булмаган кебек, нәфсенең дә чиге юк, булганы белән канәгать була белергә кирәк.

Сезне көттем дә көттем. Сез “кайта алмыйбыз” дип хат язгач, хатны укыгач, бик кыен булды. Ә нәрсә әйтәсең, бер сүз әйтеп булмый, һәркем үзе белә...”

 

Тагын кыш килде.

“Азат кияү, Рәмилә кызым!

Ни хәл итәсең, минем язмыш шундыйдыр инде. Ялгыз яшәү авыр да бит. Әле дә үз өем, малларым бар, пенсия алып торам, дип куанам. Үземнән түбәннәргә карыйм да, сабыр итәм. Вакыт җитсә, эчәр суың бетсә, үлемнән берәү дә алып кала алмый. Гомерләр исәпле, безгә генә билгесез. Бар гомернең, яшь гомернең кадерен белеп яшәгез. Өегезгә тавыш-ызгыш кермәсен, азагы яхшы булмас. Кешеләрдән кешеләр ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел. Алтынга алмаштыргысыз, берсеннән берсе матур балаларыгыз бар. Шулар алдында йөзегезне карайтсагыз, тавышлансагыз, сезнең югары белемегез ничә бер тиен тора? Белегез аны, тату яшәгез. Минем төшемә бик шикле нәрсәләр керә. Җавап языгыз.

Абзарны, өй ишеген кар күмеп китте. Әле көннәр әйбәт, бураннар юк, тик салкын. Күршеләр сезне сорый, сәлам әйтергә кушалар. Авылда бернинди яңалык та юк. Кодагыйга миннән сәлам языгыз. Ул бәхетле: авылда ике улы, киленнәре, оныклары. Көн дә киләләр, хәл беләләр, булышалардыр.

Оныкларым! Тырышып укыгыз, акыллы булыгыз. Юк-бар кеше белән дуслашмагыз. Әти-әниегезне тыңлагыз, аларга рәхмәтле булыгыз. Әнисен тыңламаган бала гомер буе бәхетсез була. Ул сезне төннәр буе йокламыйча тәрбияләде. Бәхетле, гомерле, шат күңелле булыгыз. Өйгә килгән кешене ачык йөз белән каршы алыгыз, озатып калыгыз. Азак үкенмәслек итеп яшәргә әзер булыгыз”.

 

***

Рәмилә ашыга-атлый аллея буйлап килә. Аяк астында көзнең алтын җәймәсе. Яфраклар кыштыр-кыштыр хәбәр сөйли. Тик Рәмилә аларны ишетми, уйлары әллә кайларда. Тормышның һәр мизгелен тоеп яшәргә вакыты юк аның. Чәй эчеп чыгарга өлгерәме-юкмы, тагын йөгерергә, – җыелыш.

 

Менә ул алтынчы катка күтәрелде. Ишек яңагында ниндидер кәгазь агарып күренә. Телеграмма! Нәрсә булыр? Рәмиләнең йөрәге, “кылт” итеп урыныннан кузгалды да, бушлык өстендә эленеп калгандай булды. Икегә бөкләнгән кәгазьне ачты: ”Рәмилә, әни үлде. Абыең”.

 

Каядыр йөгереп барган җиреннән абынып егылгандай булды... Бер мизгел элек кенә шундый мөһим, кичектергесез тоелган эшләр, тузан бөртекләре шикелле генә булып калдылар да, алар хакына хәтта чәнче бармакны да кыймылдатасы килми башлады.

 

Тормыш шундыймы, үзебез аны шундый итәбезме? Менә бит, вакыт та табылды, авылга да кайтылды. Әни генә юк.

 

Кызының күз яшьләре әнисенең керфекләре өстенә тамды. Әйтерсең капма-каршы утырганнар да, икәүләп елыйлар иде. Әнисенең соңгы хаты аның васыяте булып ишетелде: “Азак үкенмәслек итеп яшәргә тырышыгыз”.

 

 

*********************

 

Марс Нәфикъ улы ЯҺУДИН, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: