Улым икенче иремнең фамилиясен алды
Беренче ирем белән улым тугач та аерылдым. Ул үз улын бер-ике тапкыр гына күрде дисәм дә, ялгыш булмас.
Ирем бездән киткәндә, балама бер ай да юк иде әле. Шуннан соң ул аның янына башка килмәде, улының тормышы белән кызыксынмады, тәрбияләүгә үз өлешен кертмәде, безнең тормыштан бөтенләй юкка чыкты.
Мин, билгеле, аны эзләп йөрмәдем, чөнки балама үрнәк булырлык, аңа тиешенчә тәрбия бирә алырлык кеше дип тапмадым.
Барысыннан да канәгать идем, тик улымның ирем фамилиясендә калуы гына эчне пошыра иде. Мин үземнең фамилиямә кайттым, ә аныкын, кызганычка каршы, үзгәртеп булмады. Опекага да барып карадым, тик анда үз әтисенең ризалыгы кирәк иде, ә аның ризалык бирмәячәген мин йөз процент белә идем.
Улыма өч яшь тулгач, мин яхшы кеше белән таныштым. Бергә яши башладык, улым аңа «әти» дип әйтте. Яңа иремнең үз балалары юк иде, шуңа күрә ул үзенең бөтен игътибарын, мәхәббәтен минем балама бирде. Беренче көннән үк аңа «улым» дип эндәште.
Тик бу ирем белән без язылышмыйча яшәдек, чөнки минем өчен язылышу никтер куркыта иде хәзер. Бер тапкыр авыз пешкәч, кабатлыйсым килмәде.
Шул рәвешле өчебез өч төрле фамилиядә яшәдек. Күп кешегә гаҗәп тоелса да, минем моңа гел дә исем китмәде. Ирем белән законлы рәвештә язылышмагач, аның фамилиясен улыма берничек тә бирә алмыйлар, әлбәттә. Ул аның өчен чит кеше иде. Уртак кызларыбыз да туды, алар инде, билгеле, үз әтиләренең фамилиясендә.
Улыма 14 яшь тулгач, паспорт алыр вакыты җитте. Шунда ук инде аның фамилиясен алыштырырга теләге бар иде. Без опекага киттек, анда рөхсәт итмәделәр, биологик атасының ризалыгы кирәк дип кире бордылар. Чын әтисен табарга куштылар.
Мин улыма: «14 ел буе күрмәгән кешене мин хәзер эзләп йөрмим, - дидем. - Түзеп тор, бик теләгең булса аннан соң алыштырырсың», - дидем.
«20 яше тулгач, беркемнең дә ризалыгы кирәкми», диделәр опека хезмәткәрләре.
Шулай итеп, улым беренче паспортын шул ук фамилия һәм отчество белән алды.
6 ел бу сорауны кузгатмадык. Быел улыма 20 яшь тулды. Паспорт алыштырыр вакыт җитте. Беркөнне бу миннән сорый:
– Миңа туу турында таныклыгымны бир әле, ЗАГСка барам. Паспорт алыштырганчы аны алыштырырга кирәк икән. Мин фамилиямне һәм отчествомны үзгәртәм, – ди улым. – Бу әтинекен алам.
«Яхшылап уйла, - дидем. - Ахырдан үкенерлек булмасын».
– Мин яхшы уйладым, - дип җавап бирде ул. – Ни өчен мин гомеремдә бер тапкыр да күрмәгән кеше фамилиясен йөртергә тиеш? Ул бит мине тәрбияләмәде, тормышымда берничек тә катнашмады. Аның миңа бер кулъяулык та алып биргәне булмады. Мине бу әти үстерде, кеше итте. Минем исемгә дә килешеп тора. Шундый карарга килдем һәм моны берничек тә үзгәртмим.
Улым үзсүзле кеше. Моны яхшы беләм, шунлыктан аңа каршы килергә уйламадым да. Бер яктан, ул дөрес фикерли бит. Тапкан түгел, үстергән кеше чын әти була.
Яңа паспортын алып кайткач, шатлыгы белән безнең белән дә бүлешете. Без әтисе белән аның өчен шатландык кына.
– Молодец улым, – диде әтисе. – Нәселебезне дәвам итүче син булырсың. Безнең бүтән малайлар юк, кызлар гына. Фамилиямне алганыңа зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев