Гомерлек михнәттән соң килгән бәхет
Югыйсә, карап торышка бик әйбәт кебек инде...
Руслар: «Любовь зла, полюбишь и козла», – диләр. Дус кызымның бабасы әлеге әйтемнең татарча дәвамын да әйткәч: «Ярату уза, кәҗә тәкәсе кала», – дигәч, дустым белән хәл беткәнче көлгән идек. Әкәмәт дөрес сүзләр бу. Иптәш кызымның шахтада эшләп кайткан, 75 яшен тутыруына карамастан, унбишләп газета-журнал яздырып укучы, алдынгы карашлы бабасына без күп серләребезне сөйли идек.
Бик яшь идек. Минем янга Ямаш авылы егете килеп йөри, дус кыз янына – Тәкәнешнеке. Егетләребез килгәч, кайвакыт бишәүләп кич утырабыз. Дус кызым, бабайның кызының кызы, күрше авылда яши, бабасы янына кунакка килә.
Яратмады бабай оны¬гының егетен. Бөтенләе белән кабул итә алмады. Кискен-кискен сүзләр күп ишетергә туры килде. Югыйсә, карап торышка бик әйбәт кебек инде. Яхшы гаиләдән, туганнары күп, ярдәмчелләр, бердәмнәр. Егет чибәр, шәп буй-сынлы, өстәвенә, гармунчы (ул вакытта гармунчылар бик дәрә¬җәле иде). Өлкәннәрдә тоемлау дигән нәрсә үтә көчле, без моны еллар узып, күп михнәтләр аша узып, тәҗрибә туплагач кына аңлыйбыз.
Без икебез дә берничә елдан шул егетләргә кияүгә чыктык. Дус кызым әйтте: никахка өч көн кала бабасы аны үзе янына чакырып кирегә үгетләп озаклап сөйләшеп караган. Ничә дистә еллардан соң мин шул кичләргә кабат-кабат кайтам. Бабайның бер сүзе күңелгә уелып калган: «Ышанычсыз, өметсез бу!» – дигән иде ул оныгының егете турында. Никадәр хаклы булган икән бабай! Ходаем, ни¬ләр генә күрмәде бу ир белән яшәү дәверендә аның оныгы, әле дә бабай барысын да күреп бетермәде, ләкин 84 яшендә киявенә бик рән¬җеп, бәхиллеген бирмичә үлеп китте. Дустымның тормыш юлын кыскача гына язып узсам, үзегез дә аңларсыз.
Кемнәрдер өйләнешкәч, бер ел эчендә үк аерылыша, кемнәрдер кеше сокланырлык итеп яшәп китә. Бу пар икенчеләргә керә. Дус кызым ире белән култыклашып урамнан узганда күпләр аларга көнләшеп, яратып, сокланып карап кала иде. Беренче балалары тууга ук аларга үзләре эшләгән заводтан фатир бирделәр. Ире мастер булып эшли, акчаны яхшы ала, үзенең декрет ялы. Отпуск акчаларын җыеп, яңа фатирларын бик матурлап җиһазлап та куйдылар. Ялга авылга кайтканда бабалары янына да ки¬ләләр иде. Кызлары шундый матур, карап туйгысыз. Менә шул бала яшь тә ике айлык чагында кинәт чирләп, өч көн эчендә үлеп китте. Сабыйны авылга алып кайтып җирләделәр. Әкәмәт авыр күтәрде бу фаҗигане дустым. Ире аны әнисе янына авылга кайтарып куйды. Дустыма карарга куркыныч иде. Чы¬гып китә дә, сәгатьләр буе зиратта, баласы кабере янында утыра, көчкә алып кайталар икән дип сөйлиләр иде.
Кайгыны төрле кеше төрлечә үткәрә. Баласы кабере өс¬тендә көннәр буе яшь түгеп, дөньядан ваз кичкән хатын йөри алмас дәрә¬җәгә җитеп урын өстенә ауган көннәрдә алар бе¬лән бер заводта эшләүче авылдашлары яман хәбәр алып кайталар. Ата кеше үзләре белән эшләүче бер хатын белән чуала, аны хәтта әле генә сабыеның җаны чыккан фатирга алып кайта дип бик нәф¬рәтләнеп сөйлиләр.
Халык арасында әхлак дигән нәрсә әле бик көч¬ле вакыт. Бу затсыз ялга кайткач, авыл егетләре аның кабыргаларын яхшы итеп санаганнар, ир шә-һәргә күзләрендә «фонарь кабынган» хәлдә киткән. Тик азгын кешене тайгак юлдан бер нәрсә дә туктата алмыйдыр. Аның хатын-кызлар янында күрсәткән «батырлыклары» авылларына килеп ирешә торды. Бабай да бик авыр кичерде бу хәлләрне, күзгә күренеп күңелсезләнде. Мин дә инде шактыйдан Ямашта яшим, туган авылыма кунакка гына киләм, бабайны мондый халәттә күрү бик авыр…
Баласының кырыгын үткәргәч, дустым шәһәргә китеп барды. Шуннан сирәк кенә очрашканда һәр¬вакыт иреннән зарланды. «Бала үлгәннән соң әйтерсең алыштырып куйдылар, чит хатыннар белән йөри, күзгә карап алдаша, хәтта кул күтәрә, шулкадәр кешелексез булса булыр икән! Сабыемны шулкадәр сагынам, бөтен дөньямны караңгылык басты, җаныма урын таба алмыйм, ә ул уйлап та бирми. Эштән кайтып ашый-эчә дә, киенеп-ясанып чыгып китә, төн уртасы узгач кына кайтып керә», – дип елый-елый сөйли иде.
Шулай берничә ел уз¬ды. Дустым бер кайтуында, бик сөенеп, үзенең тагын авырга узуын, инде дүртенче ае белән баруын әйтеп нык шатландырды. Ул вакытта әле кесә телефоннары юк, дустым кайтканда гына очрашкалап сөйләшәбез. Мин инде аның туасы баласына бү¬ләкләр дә алып куйдым.
Беркөнне безгә алар авылыннан бер ир килеп керде. Сатып алырга яхшы сыер эзли икән. Чәй табыны әзерләп, дустым турында сораштыра башладым. «Син бернәрсә дә ишетмәдеңмени? – диде бу ир гаҗәпләнеп. – Аның бит баласын алып кайтып күмделәр. Әле ике атна да үтмәгәндер. Ире эченә тибеп кыйнаган дип сөйләделәр. Хатыны милициягә баскычтан егылып, икенче катка тәгәрәп төштем дип сөйләгән-сөйләвен, тик моңа беркем дә ышанмый. Алар белән бер подъездда тагын бер авылдаш яши, шул кайтып сөйләде нәрсә булганын. Күптән йөргән хатыны бар ди аның. Ниндидер бер җитәкче сыман кешенең өч ирдән аерылып кайткан кызы. Менә шуның яныннан кайтып кыйнаган диләр. Баласы бер айдан туасы булган».
Мин бу хәлне башыма сыйдыра алмыйча (үзем инде өч бала анасы): «Ул кайда соң, авылдамы?» – дип сорадым. «Әйе, – диде бу ир. – Әле беркөнне зираттан кайтып килә иде».
Икенче көнне ике айлык кызымны күтәреп юлга чыктым. Тик яшь бала күтәреп килеп, аның йөрәгенә нинди яра ясаячагымны уйлап, борылып кайттым. Озак та үтмәде, миңа дустымнан бик озын хат килеп төште. Чарасызлыктан арыган, алга таба ничек яшәргә белмәгән кешенең ачыргалану авазы белән тулы иде ул. Дустым иренең инде күптәннән сөяркәсе булуын, ул хатынның бернинди читенсенүсез аларның фатирларына килеп йөрүен, иренең атнаның дүрт көнен шуның янында үткәрүенә карамастан, аңа өйләнергә уйлап та карамавын, әгәр дустым үзе аерылып китәргә уйласа, теләсә кайдан эзләп табып, үтерү белән янавын язган. Җавап хатымны шул көнне үк яздым. «Ике баланың җаны өзелгән җирдә син беркайчан да бәхетле булмаячаксың, сабыйлары кара җир астында ятканда шулай яшәгән ир беркайчан да яхшы ата да, яхшы ир дә була алмаячак, ул, гомумән, синең кешеме соң?» – дидем. Кичекмәстән аерылышырга киңәш иттем.
Тыңламады. Тәкъдирдә язылганнан узып булмый, күрәчәк михнәтләрен кичереп бетерергә тиеш булгандыр бахыркай...
Еллар үтә торды. Дустым шул ир белән яшәде, балага бик озак уза алмады. Ниһаять, Ходай аңа тагын бер тапкыр шундый бәхет бүләк итте. Бәхетеннән исергән дустымның хатлары өмет-ышаныч белән тулы иде. Теге фатирны иренең бик алыштырасы килсә дә, хатыны ризалык бирмәде, ике баламның гомере өзелгән җирне ташлап китә алмыйм диде. Инде ире акылга утырыр, сулга йөрүләрдән туктар дип өметләнсәм дә булмады, те-ләсә нинди итәк артыннан сөйрәлүен дәвам итте. (Теге сөяркәсе компания белән ял итәргә барган җирдә исерек көенчә суга кереп батып үлде.) Дустымнан аптырап: «Ничек яшисең син моның белән? Шулкадәр яратасыңмы?» – дип сорый идем. «Юк, ярату күптән юк инде, ләкин бүтән ир белән торасым килми, яхшырагын эзләргә соң инде», – дип әйтә иде.
Кыз бала туды. Беренче кызына шулкадәр охшаган иде ул, исең китәрлек, әйтерсең, озак югалып торып, сабый яңадан әйләнеп кайтты! Дустыма канатлар үскән кебек, очынып йөри, бәхете ташып тора. Теге имгәк һаман уҗымда. «Йөрсен шунда, әгәр түзмичә аерылып киткән булсам, сабыемны кабаттан беркайчан кулыма ала алмас идем», – дип сөенә. Ул ике сабыеның бер үк булуына, беренче кызының җаны бу баласына күчүенә чын күңеленнән ышана. Кызына беренчесенең исемен дә куштырды. Шундый чибәр, сылу булып үсте кызы, шулкадәр булган, кулыннан килмәгән эше юк. Бик лаеклы егеткә кияүгә чыкты. Әти кеше туй буласы көнне дә чираттагы сөяркәсендә кунып калып, туйга көчкә килеп җитешкән.
Беренче оныгына өч яшь тулган көнне дустымның ирен аңсыз, канга баткан хәлдә юл кырыеннан табып алып больницага озатканнар. Инде бабай булган 62 яшьлек ирне сөяркәсеннән чыкканда шул хатынның абыйсы ике ирне яллап кыйнаттырган. Тегеләре арттырып җибәргәннәр: берсе тибеп билен сындырган. Параличланган ир озакка урынга ятты. Суд булды, теге ирләрне бишәр елга утырттылар. Ә дустым инде менә ничә еллар аны тәрбияли. Авырсынмый, зарланмый. Үлгәнче таш¬ламыйм ди. Бабасының сүзләре колакта яңгырап китә: «Ышанычсыз, өметсез бу!» Күңелемнән шул бабайга эндәшәм: «Аның каравы, дустым ышанычлы! Тыныч йокла, син бир¬¬гән тәрбия ул, бабай, мондый хатыннар бик аз, әмма бар әле алар. Оныкчыгың да ышанычлы: әтисенең ничек тормыш итү¬ен белеп тә, аңа хөрмәт белән карый. Әнисенә әтисен тәрбияләргә бик булыша. Мин ышанам, аның кызы да ышанычлы ана булып үсәр. Нәсел чылбырың, тамырың нык, тормыш кыравы сугарлык түгел».
Рәхмәтле күзләрен мөлдерәтеп тутырып, хатынына карап яткан иргә төбәлеп: «Ходай тагын бер гомер бирсә, бу кеше бөтенләй башкача яшәр иде», – дип уйлыйм.
Миләүшә Хәйруллина.
Мамадыш районы, Ямаш авылы.
/ Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев