Гүзәл Фәрхуллина: «Рестораннар ачканчы сыер да саудым, идән дә юдым»
Тәҗрибәле эшмәкәр ханым нинди тәрбия алганын, бизнесын ничек башлап җибәрүен, нинди каршылыкларга очравын сөйләде.
Гүзәл Фәрхуллина – Чаллыдагы «Орловский дворик», «Орловская усадьба», «Орловский дворец» дип аталган затлы, заманча мәҗлес залларының хуҗабикәсе. Татар эстрадасының иң танылган артистлары аны үз итеп «Гүзәл апа» дип йөртә. Чөнки ул шәһәребездә беренчеләрдән булып яңа юнәлеш ачты – концертлы мәҗлесләр үткәрә башлады. Ягъни кешеләр юбилей, туйларда гына түгел, 8 Март, Яңа ел кебек бәйрәмнәрдә дә матур кафега килеп сыйлана, яраткан җырчысы белән якыннан аралаша. Шәһәрдәшләребезне никах туйларын, ифтар ашларын зур бәйрәм итеп үткәрергә «өйрәтүче» дә ул.
Тәҗрибәле эшмәкәр ханым нинди тәрбия алганын, бизнесын ничек башлап җибәрүен, нинди каршылыкларга очравын сөйләде.
– Гүзәл ханым, Сез кайсы яктан? Гаиләгез, әти-әниләрегез белән дә таныштырыгыз әле.
– Мин Башкортостаннан, Яңавыл районы Истәк авылыннан. Әтием Ясәви гомер буе тракторчы, әнием Тәнзилә сыер савучы булып эшләде. Гаиләдә биш бала үстек. Кызганычка каршы, 12 ел элек яман шештән абыем үлде. Туганнарым барысы да Башкортостанда яши.
– Чаллыга ничек килдегез?
– Мин Чаллыга 1987 елда килдем. Монда әнкәйнең олы абыйсы яши иде. Аның белән киңәшләштек тә, сәүдә-технология училищесына пешекче-кондитерлыкка укырга кердем.
– Ни өчен бу өлкәгә тукталдыгыз?
– Бердән, русча белмәвем мине бераз чикләгәндер, икенчедән, әнинең соңгы елларда кибеттә сатучы булып эшләве дә этәргеч биргәндер. Ә үз-үземне тәэмин итүгә килгәндә, 7нче класстан ук сыер саудым, 9нчы класстан мәктәп идәнен юдым. Директорыбыз Мөнәвир абый Фазлыев классташым Рәмилә белән безгә хезмәт хакы түли иде. Ул акчага әниләргә тәмле әйбер, үзебезгә кием алдык. Бүгенгедәй хәтердә, «Көзге бал»га бик модалы Техас джинс чалбары белән яңа кофтадан бардым. Хәзер дә матур киенергә яратам.
– Эш укуга зыян сала дип әти-әниегез каршы килмәдеме?
– Әтием хәрби генерал кебек үзе артыннан ияртә белгән, уңган, булган, таләпчән, гадел тракторчы-бригадир иде (вафатына бер ел тула, урыны җәннәттә булсын). Әнием белән икесе дә бик тырышлар, шуңа акчага мохтаҗлык булмады. Мисал өчен, 79нчы елда безнең «копейка» «Жигули» бар иде. Миңа эшләмә дип тә әйтә иделәр. Ә мин, өлгерәм дип, үзем күндердем. Бер мәктәп җыелышында «Вәлиева 4легә укыса да, 5лене сорап ала ул» дигәннәр, әти кайткач моны көлеп сөйли иде. Шук, җитез булганмындыр, укуның кызыгын тапмаганмындыр, мөгаен, ә эшкә батыр идем. Маллар күп, мич ягарга, ашарга пешерергә кирәк. Әле бит авылда чөгендер эшкәртү дә бар! Тик мин басуны апа-сеңелләргә калдырып, сыер саварга китә идем. Бакча эшен бер дә яратмадым, хәзер дә чәчәк кенә утыртам (көлә). Аннары гаиләдә төп йомышчы идем – илтеп бирергә, барып сөйләшергә, барысына да мин. Нәнәй белән районга җәяү барып, май, сарык йоны да сата идем. Училищега кергәч, апалар эшләгәнемне белмәсен өчен егетем бар дип алдап, свидание урынына шәһәр мунчасына идән юарга йөрдем.
– Тормыш иптәшегез белән «Пятачок»та танышкансыз икән?
– Әйе. Азат Балык Бистәсе районыннан. Әнисенә кайтып, нык әйбәт кыз белән таныштым дигән. Минем Башкортостаннан икәнен белгәч, әнисе ул яклар усал, алма дигән. Булачак ирем исә я шул кызга өйләнәм, я бөтенләй өйләнмим дип кырт кискән. Танышкан көннән алып һәрвакыт янәшәмдә булды. Бер-беребезне белгәнебезгә бер ай булдымы икән, хезмәт хакын миңа бирде. Юмартлыгына шаккаттым. Озын буйлы, сөйкемле, бик тыныч, акыллы, итагатьле булуы да күңелемә ятты. 35 ел яшибез, бүген дә шул сыйфатлары өчен рәхмәтлемен аңа. 1990 елда улыбыз Илнар, 2000 елда кызыбыз Диана туды. Улыбыз өйләнде, киленебез Миләүшә белән өч бала үстерәләр. Балалар, киленебез – барысы да гаилә бизнесында.
– Бизнеска ничек кереп киттегез?
– Элек КАМАЗда талонга куян бүрекләр, әйберләр бирәләр иде. Ә күпләргә әйбер түгел, акча кирәк. Туганнарым Альберт абый белән Гөлнара апа шул кешеләрдән талон сатып алып, бүрекләрне авылда саталар иде. Рәхмәт төшкере, бу эшкә мине дә өйрәттеләр. Мәскәүгә товарга да үзләре белән алдылар. Шунда өч пар сапоги алдым, кайткач, ГЭС базарында курка-курка ике парын саттым. Хәтерлим, милиция килеп чыкса, качарга куштылар, сатарга ярамый иде бит. 80 сумга алып, 160ка саттым, беренче керемем шул булды. Аннары улыма ун ай тулгач, әнкәйләргә кайттык, ике ел Башкортостанда яшәдек. Ирем заводтан китте, бергәләп Мәскәүдән киемнәр алып кайта башладык. Машина, фатир алдык. Чаллыга кире килгәч, йөк ташу хезмәтен оештырдык, яшелчә базарында бәрәңге, суган саттык.
– Ресторан ачу идеясе ничек барлыкка килде?
– Орловка поселогында өй салдык. Каршыда гына кафе эшли. Күз алдында булгач, игътибар итә идем. Хуҗасы мин булсам, болайрак эшләр идем дип хыялландым. 14 ел элек, җае чыгып, без бу бинаны сатып алдык та бәйрәм үткәрүчеләргә арендага бирдек. Бервакыт шундый хәл булды: ике атнадан монда туй үтәргә тиеш, ә оештыручы ирле-хатынлы пар ачуланышканнар, эштән баш тарталар. Нишләргә? Тиз арада пешекче таптык, авылдан апа килде, күп итеп ризыклар сатып алдык, үзебез юдык, үзебез җыештырдык. Бернинди тәҗрибәсез шундый матур туй үткәрдек. Кияү белән кәләшкә, кунакларга бик ошады. Керемне санап карагач, мин дә канәгать калдым. Һәм алга таба бу эшкә үзебез алындык. Башка рестораннардан карап, бизәлешен үзгәрттек, пешекчеләр алдык, меню төзедек. Биш ел саен дизайнны, ярты ел саен менюны яңартабыз, ә менә коллектив шул ук калды.
– Нинди авырлыклар очрады?
– Иң курыкканым – тикшерүләр. Бүген таләпләр зур. Шуңа хисапчым да, юристым да, программистым да бар. Документларны тәртиптә тотарга, барысын да вакытында, дөрес итеп эшләргә кушам.
Аннары Орловкада еш кына ут сүнә, мәҗлес саен бу юлы ничек булыр дип торам. Аннары, кайвакыт безгә аллергияле кешеләр хакында алдан хәбәр итмиләр. Күптән түгел чикләвек ярамаган егеткә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Табиблар килгәнче ут йотып тордым. Бездә алкоголь сатылмый, үзләре алып килүчеләр дә хәзер аз эчә. Аллага шөкер, ул бәладән котылдык.
– Никах туйларын зурлап үткәрү дә сездә башланды шикелле?
– Әйе. Ачылганнан бирле без хәләл маркалы ризыклар гына алабыз, алкоголь сатмыйбыз, кунаклар теләсә үзләре алып килә. Шунысы куанычлы – юбилейларын хәләл итеп үткәрергә теләүчеләр артты. Мондый бәйрәмнәр өчен официант кызларга тыйнак, милли бизәкле күлмәкләр, башларына калфаклар тектердек. Халыкка бик ошады. Без хәзрәтләрне табарга да ярдәм итәбез, никах нечкәлекләрен дә аңлатабыз.
Ничектер бер әби никах үткәрү турында белешергә килде. Залыбызның затлы икәнен күргәч, кәефе кырылып: «Ай, юк, бу безгә таман түгел», – дип китмәкче. Туктатып сораштым. Кызын һәм киявен югалткач, оныгын үзе генә үстергән икән. Акча ягы кысан булса да, газиз баласын кешечә кияүгә бирәсе килә. Язмышын белгәч, бәйрәмне бездә үткәрергә күндердем – табынга үземнән өстәп җимешләр, тәм-томнар куйдырдым, Ул әби рәхмәтләр укый-укый китте, әле дә бәйрәм саен котлый.
– Быел сез мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен зурлап ифтар ашы үткәрдегез.
– Әйе, кунакларның күңеле булганына сөендем. Башка елларны да хәйриячелек белән еш шөгыльләнә идек, балалар йортларына да, ветераннарга да ярдәм иттек, сөйләмәдек кенә. Пандемия вакытында балалар шифаханәсенә күпләп битлекләр алдык. «Ихлас» мәчетендә өч ел рәттән Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга пылау пешереп ашаттык. СВОдагы хәрбиләргә даими өлеш чыгарабыз. Кибеттә үзе теләгән ризыкны сатып ала алмаган әбиләр яныннан да тыныч кына үтеп китә алмыйм, күргәндә һәрвакыт хәер бирәм.
– Эстрада артистларын ресторанга чакыру отышлы булачагын белдегезме?
– Уңышлы юнәлешне табар өчен төрлечә эшләп карыйбыз. Туйлардан бушаган вакытта залда концерт үткәрү идеясе – балаларныкы. Чыгыш ясаган җырчылар белән дуслашып калабыз, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алам, акча эшләргә килсәләр дә тәмле итеп сыйлыйм. Чөнки хезмәтләрен бик нык хөрмәт итәм, гомерем буе телгә, җырга оста кешеләргә кызыктым, сокландым. Бу хакта үзләренә дә әйтәм. Аның каравы, бездә синдәге сату, оештыру таланты юк, диләр (елмая). Бездә Яңа елга, 8 Мартка артистлар катнашында оештырылган бәйрәмнәргә ике-өч көндә билетлар сатылып бетә. Хәзер кешеләр матур яшәргә омтыла: зәвыклы урында, затлы киенеп, туганнар белән бергәләшеп, бер-берсенә матур теләкләр әйтеп мәҗлесләрдә утырырга.
– Ә үзегез ничек ял итәсез?
– Ялларны балалар, оныклар белән үткәрергә тырышам, камыр ашлары пешерәм – бигрәк тә кыстыбыйны яраталар. Мунча керәм, мөмкинлек булганда скандинав таяклары белән йөрим.
– Уңышка ирешүегезнең сере нәрсәдә дип саныйсыз?
– Әти соңгы көненәчә кызкайларым дип торды, гел мактады, усал булса да бармак очы белән дә чиртмәде, без дә аның йөзенә кызыллык китермәдек, авылда үрнәк гаилә булдык. Аллага шөкер, туганнарым белән без бик бердәм. Апам авылда яши, тавык тоталар, ул безнең дүрт ресторанга да кул белән токмач кисә – ире моның өчен хәтта аерым бүлмә ясап бирде. Зур әйберләр алганда кредитка кермибез, бер-беребезгә акчалата ярдәм итәбез. Эштән курыкмыйм. Аннары кешедән бервакытта да көнләшмәдем. Ә минем кай җирем аннан ким дип, шуңа ук ирешергә тырыштым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев