Янгын алды, мәрхәмәтле җаннар салды
Янгын чыгып йортсыз калган 83 яшьлек Әспирә әби өйле булды.
Ярты ел дигәндә бернинди акчасыз, маясыз өй салып буламы? Юк инде, кирпече дә алтынга тиң заманда бу мөмкин эш түгел, кесәң калын булып та әле 2-3 елсыз моңа ирешеп булмый дияр иде күпләребез. Әмма күмәк көч тау күчерер дигән мәкаль дә бар бит әле, җәмәгать. Җор телле халкыбыз тора салып кына мондый сүзләрне иҗат итмәгәндер. Шушы көннәрдә без моңа тулусынча инандык. Кайда дисезме? Талантлы шәхесләре белән генә генә түгел, ә тырыш һәм бердәм халкы белән дә дан тоткан Актаныш якларында. Тагы да төгәлрәк әйтсәк, Ямалы авылы җирлегенә караган Буаз Күл саласында.
Хәтерләсәгез, узган елның 10 апреленьдә биредә булган җан өшеткеч вакыйга бар республика халкын тетрәндергән иде. Ул чакта авылның Мулланур Вахитов урамында янгын чыгып, ярты сәгать дигәндә берьюлы 5 йортны кара күмергә әйләндерде. Алар арасында 83 яшьлек Әспирә әбинең дә өе бар иде. “Кызыл әтәч” аның бар нәрсәсен харап итте. Шөкер, әлеге бәладә әбине ялгызын гына калдырмадылар. Социаль челтәрләрдә хәбәр таралганнан соң, 3-4 атна дигәндә изге җаннар берләшеп, яңа өй салу өчен акча туплап бирделәр. Кемнәр генә ярдәм кулы сузмады аңа: якыннары, туганнары, авылдашлары, райондашлары, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, бер белмәгән гади кешеләр... Гомумиләштереп әйткәндә, әйләнә-тирәдәгеләрнең бәласенә битараф калмаучы мәрхәмәтле җаннар.
«Җир йөзендә изге бәндәләр бу кадәр күптер дип күз алдына да китермәгән идем. Районыбыз, Татарстаныбыздан гына түгел, илебезнең ерак почмакларыннан да акча салдылар. Кызларым хәтта Коми Республикасыннан да шалтыратып, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы сузды», – дип сөйләгән иде безгә җәен Әспирә әби. Әйе, июнь аенда без аның янында булып, хәлләрен белешеп, ихатасын карап кайткан идек. Бу вакытта инде анда осталар җиде кат тирләрен түгеп, өйнең түбәсен ябып киләләр иде.
«Эх, кышка кадәр өлгертсәләр...», – дип өзгәләнгән иде ул чакта әбиебез. Шөкер, аның теләкләре фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде. 2024 елны инде Әспирә әби өр яңа кушында каршы алды. Изгелекнең күркәм бер гәүдәләнеше булган әлеге йортны шушы көннәрдә, югарыда телгә алганча, үзебезгә дә күрергә насыйп булды. Яңа ел ялларында биредә хуҗабикә кайчандыр үзенә ярдәм кулы сузган туганнарын, күрше-күләннәрен, якташларын җыеп Коръән ашы уздырды. Табын артына утырганчы Әспирә әби белән җәһәт кенә әңгәмә дә корып алдык.
«Майдан алып, ноябрьгә кадәр гел биредә булдылар инде балакайларым, иртә дими, кич дими шушында кайнадылар», – дип сүзен башлады ул.
Хактан да, өйнең стеналарын, түбәсен махсус ялланган осталар күтәрсә, калган барлык эшләрне дә әбинең кызлары һәм кияүләре башкарган икән.
«Үзләренең дә хуҗалыклары бар бит әле, дәүләт эшендә дә көч куялар. Шуңа да карамастан бер генә дә сыкранмадылар, хәтта төннәрен дә килеп эшләделәр. Яңа елга өлгертәбез дип тырыштылар», – дип сүзен дәвам итте язмам герое.
«Бу өйне дә нәкъ элеккесе урынында күтәрдек. Шулай да монысын бераз зуррак иттек. Иске нигездән йә бераз кереп, йә чыгып торырга тиеш дип искәрттеләр. Гомуми мәйданы 72 кв метрны тәшкил итте. Йортны зал, йокы бүлмәсе, кухняга бүлдек, юыну урыны да булдырдык. Элеккегесеннән аермалы буларак, йомышлау бүлмәсен дә өй эчендә ясадык. Олы кеше өчен монысы да мөһим бит», – дип сүзгә кушылды әбинең кызлары.
Төзелеш барышында үзләре янына район җирлеге башлыгы Ленар Зарипов та килеп киткән. Әбинең хәлләре белән кызыксынган, алга таба да ярдәм итәргә ышандырган. Егет сүзе бер булдыр диләр бит. Инде моңа кадәр дә акчалата да, транспорт белән дә зур булышлык күрсәткән җитәкче, бу юлы йортка газ кертү мәсьәләсен дә хәл иткән. Шактый гына кесәгә сугучы бу хезмәт өчен җаваплы затлар әбидән бер генә тиен дә алмаган.
Сөенеченнән, Әспирә әби көнендә үк зәңгәр ягулыкның сыйфатын да сынап караган. Балаларын, оныкларын бергә җыеп, өчпочмак пешереп сыйлаган.
«Җәннәткә тиң йорт инде. Газы, суы, уты кергән. Сөенеп, карап туймаслык. Изге җаннар белән бергә күмәкләшеп төзегәнгә дә шулай бәрәкәтле, матурдыр ул. Миңа ярдәм иткән һәр бәндәгә Аллаһ меңе белән кайтарсын иде. Зур рәхмәт аларга», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште әңгәмәдәшем.
Ашка килгән кадерле кунакларына да ул әлеге изге теләкләрен кабатлады. Берәүгә дә мондый бәла-каза күрергә язмасын дип теләде. Яңа өйгә иминлек, бәрәкәт сорап дога кылган хәзрәт исә мондый хәфев-хәтәрләрдән ышанычлы бер саклану чарасы барлыгын әйтте.
«Аллаһы Тәгалә, гадәттә, бәлага таручыны гына түгел, ә аның янәшәсендәге бәндәләрен дә сыный. Шуңа да кайгы килгән кешегә шундук ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Бу изге адымга баручыларны Раббыбыз киләчәктә үзләрен дә мондый хәвеф-хәтәрләрдән йолып кала», – дип сөйләде дин әһеле. Ә инде борчу-сагыш килгәндә ул төшенкелеккә бирелми, күркәм сабырлык күрсәтергә өндәде. «Иртәме-соңмы һәр авырлыктан соң җиңеллек килә», – дип искәртте.
Әнә бит әле кайчан гына күз яшьләренә буылып, хәсрәт утында янган Әспирә әби бүген инде өр яңа өй түрендә, якыннары янәшәсендә нур чәчеп утыра.
Бу гына да түгел, киләчәктә әле ул кабат яшьтән үк мавыккан яраткан шөгыленә дә тотынырга уйлый. Инде хәбәр иткәнебезчә, элек ул Актаныш районында иң кирәкле осталарның берсе – ир-ат киемнәрен тегүче булган. Тик моның өчен аңа аяк белән тегә торган иске генә булса да машина кирәк икән. Чөнки, мәгълүм булганча, моңа кадәргесе янгында калып, сафтан чыккан.
Кем белә, Аллаһ насыйп итеп, бәлкем Әспирә әбинең әлеге хыялы да чынга ашар. Хәзер инде иң мөһиме әлеге матур дөньяларының рәхәтен һәм бәрәкәтен күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын!
P.S. Янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган Зөлфәт Фазлыйәхмәтов та (Әспирә әбинең күршесе) яңа өйгә күчкән. Ул да йортны халыктан җыелган акча хисабына салып чыккан. Район җитәкчелеге тарафыннан да ярдәм күрсәтелгән. Калган өч йортта кеше тормаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев