Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Игелекле кешеләр күп (Булган хәл)

Бакчага җыенам. Сумкамда ике пакет. Берсендә кичә сатып алган «ашлама». Икенчесендә гадәттәгечә ачкычлар, каләм белән блокнот, телефон һэм акча букчасы. Кошелёктагы бар вак акчаларын кесәгә бушатып, кәгазь акчалары белән кире пакетка салдым.

Бакчада көне буе эшлэп, кайтыр юлга автобуска кердем. Кесәмнән вак акчалар алып шоферга бирим дисәм, өч сум җитми. «Хәзер, хәзер, бирәм» диеп, сумкамны актара башладым. Эсселе суыклы булып киттем, кошелёгым юк! Мизгелдә баштан мең уй үтте: «Иртән өйдә калдырдыммы?  Ачкычларны сумкадан алганда төшердемме? Ничек кайтып җитәргә? Әле бу автобуска тулысынча түләнмәгән, ә бит эле ГЭСтан Яңа шәһәргә дә кайтасы бар. Нишләргә?» Үзем күзләрем белән ашыгып автобус салонын айкыйм, берәр таныш юк микэн дип, юк!
Аптырап басып торганда бер ханымга күзем төште. Бакчага баручылар арасында күргәләгәнем бар иде мин аны. Күңелне үзенә җәлеп итә ала торган, урысчалап әйткәндә «ухоженная, особенная» ханым иде ул. Бер караганда гади гынә, чәчен дә, һәрчак пөхтә итеп җыйган, өс киемнәре дә башкаларныкыдай, тик күзләре... кыю, горур, һәркемгә дә таләпчән, укытучыларга гына хас караш.

Ә  минем ике автобуста кайтасым бар. Үзем дә сизмәдем «Сез мине белмисез, ә мин Сезне күргәнем бар. Кошелёгымны таба алмыйм. 100 сум бирегез әле зинһар. Мин кире бирәчәкмен. Ышаныгызчы!»  диеп әйтеп салганымны. Күз алдыгызга китерегез: бер дә белмәгән, бер дә күрмәгән, чит кеше сездэн тиктомалга йөз сум сорый. Нишләр идегез? Бу ханым да аптырагандыр, тик минут эчендә күзләреннән күрдем күңеле белән кесәсендәге акчаларын саный башлады да, әкерен генә, «миндә мелочлар гына иде инде...» дип куйды. Янында утырган туташ сумкасыннан илле сум  чыгарып: «Апа, Сезгә  шулчаклы җитәме соң?»  диде. Яшендәй башымда счёт башланды: «Яңа шәһәргә 27 тәнкә, ә бу утырган автобусыма күбесе түләнгән. Ник мин кеше куркытып йөз сум сораганмын?» «Җитә! Җитә, апаем!» – дим. Ничек шатланганымны белсәгез икән!

Иртәгәсен кайсы рейста очрашачагыбызны сөйләштек тә, өйгә кайттым. Өйдә кошелёк юк. Юлда югалтканмындыр инде.
Иртән, илле сум һәм күчтәнәчемне тотып чират буйлап коткаручыларымны эзләп йөрим. Күренмиләр. Бу рейска соңгы калдылармы? Килмәскә булдылармы? Инде өметемне өзә башлаганда, озын чират азагында елмаеп басып торучы туташны күреп алдым. «Апаем, сине кочакларга буламы?» дип рөхсәт алып, кысып кочакладым. Исеме Эльвира икән. Шундый миһербанлы кызны тәрбияле итеп үстерүче ханым Венера икән. Бурычымны түләгәч  иңнәрменнән авыр йөк төшкәндәй булды. Рәхмәтемне әйтәм, ә алар  елмаялар: «илле сум бит ул, илле мең түгел», –  диләр. Мин «илле меңгә караганда кадерлерәк булды миңа», – дим.
Бакчага бер автобуста бардык, бер тукталышта төштек, бер-беребездән ерак та тормыйбыз икән, алар үзләренең тыкрыкларына кереп киткәч, бу ике мәрхәмәтле кеше артыннан сокланып бик озак карап тордым мин.
 Бакча капкасы тирәләрен карандым, кошелёк юк! 

Бакча өемә кергәч, күзем «ашлама» пакетына төште, ачсам - менә бит ул башны катырган әйбер, менә бит ул юлымда яхшы кешеләр белән очраштырып дуслаштырган, менә бит ул Кешеләргә олы ышанычны саклатучы.
Баскычка чыгып бастым. Зәңгә күккә карадым анда йөзгән мамыктай ап- ак болытларга, ямь- яшел агачларга, аллы гөлле хуш исле чәчәкләремә. Нинди хозурлык! Гаҗәеп матур табигать. Ә кешеләре...табигатькә тиң. Безгә, кешеләргә кыен чагында зәңгәр күкләрне айкап кояш нурлары белән төшкән фәрештләрдәй ярдәмгә ашыгучы кешеләрең белән горурлана аласың, яраткан шәһәрем. Яшисең әле син, гүзәл Яр Чаллым, яшә әле,  ак калам!  Мең яшә Чаллым!

Зарима Габделхакова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев