Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Коляскадан торгач, елый-елый Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым!»

Ислам диненең төп фарыз гыйбадәтен – биш вакыт намаз кылу тәртибен дә ул төшендә күрә. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә шул рәвешле яраткан бәндәсенә җиңеллек теләгәндер.

Бүгенге язмам герое белән газета укучыларыбызны инде күптәннән таныштырасым килә иде. Чөнки зарларыбыз чиктән ашкан бу заманда аны бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Китап язарлык авыр да, аянычлы да язмышка ия булса да, ул һәр туган көнгә Аллаһка шөкер итеп яши белә. Сүзем утлар-суларны кичеп, тормышның җил-давылларына сынмый-сыгылмый үз аякларында нык басып калган шәһәрдәшебез Абдулсамат Леонтьев хакында. 

Егыласымны белсәм, салам түшәп куяр идем

Исеменнән белмәсәләр дә, күпләр әлеге егетне бәлкем фамилиясеннән яхшы хәтерлидер. 90нчы еллар ахырында ул шәһәребезнең генә түгел, ә республикабыз районнарының да көрәш мәйданнарын кыздырган танылган көрәшче була. Бик күп тапкырлар абсолют батыр булып та кала. Моннан тыш, әле үзе кикбоксинг, җиңел атлетика һәм спортның башка бик күп төрләре буенча да яхшы күрстәкечләргә ирешергә өлгерә. 

Типсә тимер өзәрдәй чын ир-егет булып өлгергәч, шәһәрдәшебез, Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип, ил сагына юл тота. Тик, ни кызганыч, аңа инде аннан үз аякларына басып кайтырга насыйп булмый. Егыласымны белсәм, салам түшәп куяр идем, диләр дә бит, тик язмыш китабын берәү дә алдан укый алмый шул. Абдулсамат та гади генә бер су фляжкасы аркасында гомере асты-өскә килер дип күз алдына да китермәгәндер.

1999 елдагы ул көннәрне шәһәрдәшебез әле дә зур тетрәнү белән искә ала. «Трасса аша чыкканда су савытым төшеп китте. Шуны алырга дип ыргылдым. Ыргылдым һәм дөм караңгылыкка чумдым», – ди ул. Әнә шул җан өшеткеч, якыннарының кайнар күз яшьләре, әрнү-газаплары белән сугарылган караңгылыкта, фәнни тел белән әйтсәк, комада ике айга якын ята ул. Бу көннәрне аны әнисе бер генә мизгелгә дә калдырмый. Һәм аның изге хәер-догалары, теләк-ялварулары белән көннәрдән бер көнне бәгырь җимеше күзләрен ача. 

Тимер коляска колы булып утырасым килмәде

Соңрак билгеле булганча, Абдулсаматны машина бәрдереп китә. Бик каты имгәнә, тән җәрәхәтләре ала, кул-аяклары хәрәкәтләнмәс хәлгә килә. Тик Аллаһы Тәгалә якты дөньяларга кабат күзен ачтыргач, егет моны янә тормыш корабына чакыру билеты буларак кабул итә. Һәм аңа җилкәннәрне күтәреп, дулкыннарны ярып йөзү өчен түземлек, тырышлык, сабырлык кебек төшенчәләр белән бик ныклап дуслашырга туры килә. Дуслаша да егет, юкса, өч елдан соң инвалидлар коляскасыннан күтәрелеп, атлап китә алмас иде. Билгеле, мәрхәмәтле җаннар ярдәменнән башка да булмый. Шактый вакыт ул шәһәребезнең сугыш ветераннары госпиталендә тернәкләндерү курслары да уза. 

«Шулай бер чак әнием белән бакчага барырга чыктык. Күрәм, бар да үз аякларында атлый, ә мин зур бер гәүдәм белән тимер коляска колы булып утырам. Шул мизгелдә үземне кая куярга белмәдем, җанымны әрнүле бер хис биләп алды. Һәм мин үземә: «Тор, әйдә, утырма егет башың белән!», – дип әмер бирдем. Ышанасызмы-юкмы, мин шул чак аякларыма ныклап басып, атлап киттем. Бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, елый-елый Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым», – ди шәһәрдәшебез. 

Намазга төшемдә өйрәндем

Тора-бара Абдулсаматны аяклары дин юлына да алып кереп китә. «Бәлкем шуңа да Раббыбыз миңа кабат йөрү сәләтемне кайтаргандыр», – дип уй-фикерләре белән уртаклаша язмам герое. Ислам каннуннары белән танышу өчен егет шәһәребез мәчетләренә юл тота. Әкрен-әкрен генә булса да ул калабызның барлык иман йортлары белән дә танышып чыга. Юлында да гел яхшы кешеләрне генә очрата. Үзенә беренче дин сабаклары биргән хәзрәтләрне, дуслары Наил белән Ибраһимны ул әле дә зур хөрмәт хисе белән искә ала. 

Фаҗигадән соң күзләре якыннан начар күргәнгә язмам герое догаларны яңгырашын тыңлап кына ятларга мәҗбүр була. Ислам диненең төп фарыз гыйбадәтен – биш вакыт намаз кылу тәртибен дә ул төшендә күрә. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә шул рәвешле яраткан бәндәсенә җиңеллек теләгәндер. 

Яшьлек мавыгуым тынгылык бирмәде

Билгеле, егеткә яшьлек елларындагы мавыгуы да тынгылык бирми. Аяклары авырлык белән булса да хәрәкәтләнә, бер кулы да эшли. «Көрәштән кала башка спорт төрләре дә бар бит әле», – дип, якыннары аңа армрестлинг (кул көрәштерү) белән шөгыльләнеп карарга тәкъдим итә. Осталыгын сынап карарга җае да килеп чыга, язмам героен шәһәркүләм инвалидлар сабантуенда катнашырга чакыралар. Һәм ул анда уңышлы гына чыгыш ясап, хөрмәт казана. 

Бүгенге көндә инде көчле беләкле егеттән башка бер генә ярыш та үтми диярлек. Чаллыда да, республикабызның башка районнарында да физик мөмкинлекләре чикле спортчылар турнирларында ул мәйдан түрендә. Беренче, икенче, өченче урыннар, дистәләгән медаль һәм дипломнар... Тырышлык төбе – хөрмәт дип юкка гына әйтмиләр шул. Осталыгын 41 яшьлек спортчы өендәге тренажерларда да чарлап тора.

Ярый әле гомер йомгакларыбыз кисеште

Өй дигәннән, Абдулсамат бүгенге көндә шәһәребезнең 25нче бистәсендәге бер бүлмәле фатирда гомер кичерә. Һәм, әйтергә кирәк, берүзе генә түгел, ә сөекле тормыш иптәше Римма белән. Аның белән ул нәкъ менә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез сабантуенда танышкан. Боровецк микрорайоны инвалидлар җәмгыяте хезмәткәре булып торган туташның бәйрәмдә оештыру эшләре белән йөргән чагы була. Ул кайнар кояш астында кул көрәштереп, әлсерәгән егетебезгә су китереп бирә. Икенче көнне инде язмыш аларны кабат «Орион» яшьләр үзәгендә очраштыра. Анда да ул Абдулсаматны чәй белән сыйлый. Егет Чаллы белән Мамадыш арасын бер итеп йөргән Римманы рәхмәт йөзеннән автобус тукталышына кадәр озатып куя. Бераз вакыт очрашып йөргәннән соң инде ул аны гомерлек юлдашы итеп сайлый.

«2012 елның 11 ноябрендә Абдулсамат белән никах укыттык. Танышуыбызга чиксез шат, бер-беребезне тулыландырып, ныклы терәк булып гомер кичерәбез. Ярый әле гомер йомгакларыбыз кисеште», – ди язмам героеның хәләл җефете Римма. 

Әйе, аларга бер-береннән башка шактый авырга туры килер иде. Чөнки Римма үзе дә, тормыш иптәше кебек икенче группа инвалид, туганда ук имгәнү алган. Соңгы өч елда гына берничә микроинсульт кичергән. Тик ул да, тормыш иптәше кебек, сынауларга баш бирә торганнардан түгел.

Абдулсаматтан үрнәк алып, көчле ихтыярлы кыз үзе дә башта армрестлингта физик яктан чыныгу ала, аннары инде ислам юлына басып, рухи яктан ныгый. «Ак мәчет», «Сөембикә» мәчетләрендә дини белем үзләштерә, гарәпчә укырга өйрәнә. Шул ук вакытта, югарыда телгә алганча, инвалидлар җәмгыяте кысаларында үзе кебек физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә төрле яклап ярдәм итәргә дә вакыт таба.

Инвалидларга икеләтә авыр бит

«Безнең Автозавод районы буенча гына да 800дән артык инвалид исәпләнә. Сау-сәламәт кешеләргә дә тормыш итү җиңел булмаган бу чорда аларга икеләтә авыр. Моны истә тотып, без еш кына төрле оешма-предприятиеләргә ярдәм сорап хатлар таратабыз. Кемдер акчалата, кемдер азык-төлек белән булыша. Барысына да чиксез рәхмәтлебез. Һәрвакыт шулай, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәсәк иде», – ди Римма Кәлимуллина.

Яшерен-батырын түгел, Абдулсамат белән Римма үзләре дә инвалидлык буенча пенсия акчасына гомер итәләр. Иш янына куш булсын дип, хуҗабикә алмазлы мозаикадан төрле кул эшләре ясарга да өйрәнә. Шуларны сатып та азмы-күпме матди хәлләрен ныгыталар. Әниләре дә ярдәм итеп торырга тырыша. 

Абдулсамат исә бүгенге көндә эшкә урнашу теләге белән яна. «Тик әлегә берәү дә хезмәт урыны тәкъдим итәргә ашкынып тормый шул. Бәлкем әлеге язманы укып, бу хыялымны тормышка ашырырдай миһербанлы затлар табылыр. Күзләремне, кул-аякларымны савыктырырга ярдәм итәрдәй кешеләр табылса да рәхмәтле булыр идем», – ди егетебез. Ә әлегә исә ул ил-көннәребезгә иминлек, милләттәшләребезгә иман байлыгы теләп, көн дә Аллаһы Тәгаләгә изге догалар белән мөрәҗәгать итә. 

«Нинди генә авырлыкларга юлыксагыз да, сынмагыз, яшәүдән ваз кичмәгез. Гомер бер генә бирелә. Тормышның якасына чатнап ябышыгыз да, җибәрмәгез. Раббыбыз безгә беркайчан да өметсезлеккә бирелергә кушмаган. Бүген болытлы икән, иртәгәсен балкып кояш чыгар. Шуны онытмагыз! Ахыргы минуткача янып яшәгез!» – ди Абдулсамат. 

Әлеге сүзләрне барыбызга да тормыш маягы итеп, туган һәр көнгә шөкер кылып яшәргә язсын иде. 
(Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр редакциябезгә мөрәҗәгать итә алалар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч