Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ир­ дигәне кол итте (булган хәл)

Гөл­сем яшь­тән үк җыр-моң­га га­шыйк бул­ды. Мәктәп­тә укы­ган­да авыл клу­бы сәх­нә­сен­нән тө­шермә­де­ләр аны. Ка­зан­га ки­леп ур­наш­кач та җырдан ае­рыл­ма­ды.

Баш­ка­ла­да Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге та­тар ха­лык хо­ры­на йөр­де. Хор бе­лән рес­пуб­ли­ка ра­йон-шә­һәр­лә­рен­дә гас­т­роль­дә бул­ды. Җыр аңа – ил­һам, ә үзе ке­бек сә­ләт­ле ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шу ләз­зәт би­рә иде. Гөл­сем­нең җыр­ла­вын га­и­лә­се дә, ту­ган­на­ры, авыл­даш­ла­ры да ярат­ты.

Тор­мы­шы җи­ңел ге­нә бар­ма­ды аның. Икен­че кы­зы га­рип бу­лып ту­гач, ире хә­мер бе­лән дус­лаш­ты. Ба­ла­лар­ны ка­рау, га­и­лә йө­ген тар­ту неч­кә кү­ңел­ле Гөл­сем җил­кә­се­нә төш­те. Ярый әле олы кы­зы Ро­за ин­саф­лы бу­лып үс­те. Мәк­тәп­тә укы­ган­да ук га­и­лә­нең төп та­я­ны­чы­на әй­лән­де. Әни­се эш­тән кайт­кан­чы өй җы­еш­тыр­ды, ашар­га пе­шер­де. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, те­ген­дә-мон­да укый­сым ки­лә дип ин­тек­тер­мә­де. Ку­ли­на­рия өл­кә­сен сай­ла­ды. Учи­ли­ще­ны тә­мам­лап, ос­та пе­шек­че бул­ды.

Исе­рек кеше бе­лән тор­мыш итү авыр бул­са да, Гөл­сем ирен­нән ае­рыл­ма­ды. Азат­ның сук­бай­га әй­лә­неп ки­тү­ен­нән ку­рык­ты ул.

Бер көн­не Азат би­те сыз­лау­дан уя­нып кит­те. Икен­че көн­не аның яңа­гы ше­шеп чык­ты. Ат­на-ун көн уз­гач та би­тен­дә­ге шеш кайт­ма­ды. Ир ха­ты­ны­ның: «Та­биб­ка бар, дә­ва­лау бил­ге­ләр­ләр», – ди­гән сүз­лә­рен ише­тер­гә дә те­лә­мә­де. Ап­ты­ра­гач Гөл­сем аны мәҗ­бү­ри рә­веш­тә хас­та­ха­нә­гә алып бар­ды. Азат­ның би­тен ка­ра­ган­нан соң, та­биб Гөл­сем­нең бүл­мә­дә ка­лу­ын со­ра­ды.

– Ире­гез­нең би­тен­дә яман шеш, озак яшә­мәс, мө­га­ен. Бик сыз­лан­са, авыр­ту­ны ба­са тор­ган да­ру­лар бил­ге­ләр­без, – ди­де ул.

Ха­тын ирен кыз­га­на иде. Эчеп тә­ки үзен ха­рап ит­те дип уй­ла­ды эчен­нән ге­нә. Хә­зер Азат­ны тир­гә­ү­дән фай­да юк ин­де. Ире­нең сыз­ла­ну­ла­рын кү­реп, кыз­га­ну­ы­на тү­зә ал­ма­ган ха­тын үзе аңа ара­кы эче­рә баш­ла­ды. Ара­кы авыр­ту­ны ба­са иде. Бер ел үт­кәч, кеч­ке­нә кы­зы­ның ту­ган кө­нен­дә, Азат як­ты дөнья бе­лән хуш­лаш­ты.

Ире­нең ва­фа­тын­нан соң бер­ни­чә ел үт­кәч, бер­гә хор­да җыр­лау­чы та­ны­шы Ти­мер­га­ли: «Азат­ны ярат­кан бул­ган­сың икән. Ул үл­гәч, су­лып кал­дың. Әй­дә, бер егет бе­лән та­ныш­ты­рам. Тик аның гал­стук та­гып, дип­ло­мат то­тып йө­рү­е­нә ге­нә ышан­ма, эч­ке дөнь­я­сын да аң­лар­га ты­рыш», – ди­де.

Гөл­сем яшь-җил­кен­чәк ке­бек Әнәс­кә бер кү­рү­дә га­шыйк бул­ды. Ки­леш-кил­бә­те, ита­гать­ле сөй­лә­шүе, шу­лар өс­те­нә, өз­де­реп гар­мун­да уй­на­вы бе­лән ул ха­тын­ны үзе­нә ка­рат­ты. Ни­ках укы­тып, бер­гә яши баш­ла­гач, бәй­рәм­нәр­дә пар­ла­шып кон­церт­лар да куй­ды­лар алар. Әнәс­не Гөл­сем­нең ту­ган­на­ры да ошат­ты­лар, җиз­ни дип өзе­леп тор­ды­лар. Аның авыл­да йорт тө­зү иде­я­се­нә дә кар­шы кил­мә­де­ләр. Кул­ла­рын­нан кил­гән­чә яр­дәм ит­те­ләр.

Өй са­лу­да төп бу­лыш­чы­лар Гөл­сем­нең сең­ле­се һәм аның ире бул­ды. Фун­да­мент ка­зы­ган көн­нән баш­лап йорт өл­гер­гән­че икәүләп Би­ек­тау ра­йо­нын­да яшә­де­ләр алар. Биш ел ты­рыш­кан­нан соң, йорт тө­зе­леп бет­те.

Ме­нә шун­нан соң Әнәс үзе­нең кем­ле­ген күр­сә­тә баш­ла­ды. Ни­ках­лы ха­ты­ны­на җы­лы сү­зен дә кыз­ган­ды ул. Гөл­сем­нең га­рип ба­ла­сы клуб хәт­ле өй­гә сый­ма­ды. Ир хәт­та аның исе­мен дә ише­тер­гә те­лә­мә­де. Җа­ны тел­гә­лән­сә дә, ха­тын ба­ры­сы­на да түз­де, чөн­ки ирен ба­ры­бер яра­та иде. «Җи­меш, без бер-бе­ре­без­дән баш­ка яши ал­мый­быз. Бер­гә тө­зе­гән йорт­та ма­тур гы­на го­мер итик. Әй­дә, язы­лы­шыйк», – ди­де ул бер­көн­не һәм со­ңын­нан ник сүз баш­ла­га­ны­на үкен­де. «Син ми­не за­кон­лы ха­ты­ным­нан ае­рыр­га, үте­рер­гә те­ли­сең­ме? Ба­рып чык­мас. Мин си­нең үзең­нән дә, җы­рың­нан да туй­дым ин­де, кит яным­нан», – дип та­выш куп­тар­ды.

Ро­за әни­се­нең ки­я­ү­гә чы­гу­ын баш­та ук хуп­ла­маган иде. Әнәс­не ни­гә­дер ка­бул итә ал­ма­ды ул. «Хә­зер ир­ләр үз­лә­ре­нең сау-сә­ла­мәт ба­ла­ла­рын да таш­лап ки­тә­ләр. Га­рип ба­лаң бе­лән си­ңа рә­хәт күр­сә­тү­че ир бу­лы­ры­на ышан­мыйм. Алт­мыш яшь­кә җит­кән­дә авыл­да яшәп ин­тек­мә. Син без­гә, ба­ла­ла­ры­ңа ки­рәк. Чит җир­­дә йөр­мә, кайт», – ди­гән иде ул. Тик Гөл­сем мә­хәб­бәт ди­гән мог­җи­за­га ышан­ды, ә Әнәс мә­хәб­бәт­не әки­ят­кә, Гөл­сем­не кол­га әй­лән­дер­де.

Бак­саң, Гөл­сем Әнәс­нең дүр­тен­че ха­ты­ны икән. Өч тап­кыр язы­лы­шып, өч тап­кыр ае­ры­лыш­кач, ул ЗАГС юлын­нан тә­мам туй­ган. Ә Гөл­сем аңа йорт тө­зе­гән­дә хез­мәт­че ро­лен баш­ка­рыр­га гы­на ки­рәк бул­ган. Авыл­даш­ла­ры хәй­лә­кәр, үзен ге­нә яра­ту­чы Әнәс­нең Гөл­сем­гә өй­лә­нү­ен шу­лай фа­раз­ла­ган­нар иде ин­де. Ха­тын­га: «Син аңа фә­кать хез­мәт­че бу­ла­рак кы­на ки­рәк. Мон­да сә­ла­мәт­ле­гең­не бе­те­реп юк­ка ин­тек­мә дә», – ди­де­ләр. Гөл­сем­нең мо­ңа ыша­на­сы кил­мә­де.

Бы­ел кыш Гөл­сем­нең са­быр са­вы­ты ту­лып та­шы­ды. Әнәс­кә әй­тә­се кил­гән сүз­лә­рен бер дәф­тәр ту­ты­рып яз­ды да өс­тәл­гә ку­еп кит­те. Биш ел буе ин­те­геп тө­зе­гән йорт­ны таш­лап ки­түе авыр бул­са да, ни­гә­дер кү­ңе­ле бу­шап, җа­ны­на нин­ди­дер рә­хәт­лек иң­де аның.

Ни­һа­ять, үзен яра­ту­чы га­зиз­лә­ре – ба­ла­ла­ры яны­на кай­та бит ул. Шә­һәр­дә­ге ике бүл­мә­ле фа­ти­рын­да аны ба­ла­ла­ры күп­тән кө­тә. Әни­лә­ре­нең бө­тен­ләй­гә кай­ту шат­лы­гын­нан ба­ры­сы да рә­хәт­лә­неп ела­ды­лар.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев