Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Ир эчүе берни түгел, менә баланыкы хурлык икән”

    Аларның йорты әллә каян үзенә игътибарны җәлеп итә.

     Гүя ул Сафура белән бергә картайган, таушалган һәм карчыкның хәсрәтләрен төенчеккә төйни-төйни, барысын да сыйдыра алмыйча тез чүккән. Җәен бу йортны кычыткан басып китә дә, бары аның бер як түбәсе генә күренеп кала. Ә кичләрен ничә еллар су күрмәгән тәрәзәдән саран гына яктылык сирпелә. Кышын ул тәрәзәләрне дә кар каплый. Гүя табигать Сафура карчыкны шулай ышыклый, язмыш сынауларыннан яклый алмаса да, кырыс җилләрдән саклый кебек.

    Һәркемнең язмышы үз кулында дисәләр дә, хатын-кызның бәхете барыбер иренә барып тоташа. Сафура да тормыш дилбегәсенә җигелеп, алай тартып карады, болай тартып карады. Тик, менә ахыргача көче җитмәде. Гомер көзләре бигрәк шыксыз, соры, талчыктыргыч булды аның. Мәңгелеккә күзләрен йомасы килеп Ходайга ялварган көннәре дә җитәрлек иде. Җанына тынычлык иңүен бик теләде.

    Сафура үзе бу якларныкы түгел. Авылга укытучы булып килеп, шушы туфракта төпләнеп калган ул. Барлык туганнары да еракта булганлыктан, бар сыеныр кешеләре – ике як күршесе иде. Кияүгә чыкканда да киңәш сорар, серен уртаклашыр туганнары булмады. Бик сәләтле, алдынгы карашлы кыз булса да, тормыш яры сайлаганда ялгышты, абынды ул. Чибәрлеккә чибәр булса да, кырын эшләре белән дан тоткан тракторчы егеткә кияүгә чыгып, тормышында беренче зур ялгышны ясады. Кәримулласы аны бер генә дә аңламады, тормышта һәм эшендә терәк-таяныч була белмәде. Киресенчә, бераз соң кайтса, хыянәттә гаепләп канын эчте. Уйларында кем белән генә кавыштырмады да, кем белән генә түшәктә тотмады. Үз әкиятенә үзе ышанып, өйдә кара тавыш чыга, табак-савыт шалтырый, хәтта ватылуга барып җитә, елап, акланып төннәр үтә иде. Кайтып китабын кулына алса, дәфтәрләрен сумкасыннан чыгарса, ялкау тамгасы сугылды. Кәримулла фикерләвенчә, хатын-кыз өйдә бары тик йорт мәшәкатьләре белән генә янып яшәргә, бар булмышын иренә, балаларына багышларга тиеш иде. Ә үзе балаларын алдына утыртып сөюне, аларга әти тәрбиясе бирүне кирәк гамәл дип белмәде.

    Өендә тынычлык булмаган хатын-кыз әллә каян сизелә бит ул. Сафураның да йөзе боекты, күзләренең нуры сүнде, үзенә игътибары кимеде. Чарасызлыктан чыгу юлын ул күрмәде. Чөнки ирен яхшылык белән дә, яманлык белән дә җиңеп булмый иде. Ахыр чиктә Кәримулла салмыш баштан склад басып, колхозга шактый зур зыян салып, төрмәгә эләкте. Хезмәттәшләре арасында Сафурага җинаятьче хатыны итеп караучылар булса да, аның тормышында вакытлыча гына булса да, азмы-күпме тынычлык урнашты. Ул бар назын улы белән кызына юнәлтте.

    Кәримулланың төрмәдән чыкканнан соң авылда яшисе килмәде. Тоткындагы дуслары белән берләшеп, шәһәрдә эш башлады. Авылга бары тик ялларда гына кайтып китә иде. Сафураның җелеген суырырга бу көннәр дә бик җитте.

    Язмышы белән килешеп, тыныч кына гомер итте. Көннәре укучылар арасында үтсә, кайткач, өй мәшәкатьләренә чумды. Балалары да әллә ни борчымадылар. Әниләренең хәленә керәләр, аңлыйлар кебек иде. Бер ел аерма белән урта мәктәпне тәмамлап, калага юл алдылар. Югары уку йортларына керделәр. Сабира гына аларның үз хаталарын кабатлауларын теләмәде. Үзен бик ялгыз, ташланган кебек сизсә дә, авылга кайтару яклы да түгел иде. Сөйгән ярлары хакында да һәрчак сорашып торды. Үз тиңнәре белән кавыштыру теләге белән янды. Үзенә ошамаган егет яки кыз белән очрашуларын ишетсә, тизрәк арага керү ягын карады. Бу вакытта инде аның Кәримулласының калада да гаиләсе бар иде. Беренче никахтан туган улы һәм кызына ирнең күңел җылысы бик аз калды.

    Кызы, картлыгына багышлаган олы терәге - Сәлимә генә озын гомерле булмады шул. Ялгыш кына таелып китеп сындырган аягы төзәлә алмыйча артык газаплады аны. Бик күп тапкырлар операция кичерде. Ахыр чиктә хәлсезләнеп, аякка баса алмыйча, күзләрен мәңгелеккә йомды. Төгәл генә диагнозын да әйтә алучы булмады аның. Сафура төне буе елап, иренә рәнҗеп, үрсәләнеп чыккан вакытларын искә төшерде. Әллә рәнҗеш чынннан да уртак микән? – дип уйланды ул. Бу югалтудан бик өзгәләнде, бетереште, барлык хыялларына кул селтәде.

    Ә улы Шәүкәт бик сәләтле, башлы бала булса да, холкы белән әтисенә тарткан иде. Укын да яхшы тәмамлады, кызыл диплом да алды. Тик тормышта үз урынын таба алмады ул. Төпләнеп утырган, яратып хезмәт иткән эш урыны да булмады. Анысын башлап карады, барып чыкмады, башкасына барып ябышты.... ахыр чиктә эчүчелеккә бирелде. Шулай итеп, гаиләсез дә калды. Сафурага оныклар сөю бәхете татымады. Алай гына да түгел, күңел тынычлыгын бетереп югылтты ул.

    Улы шыр исереп кайтып яткан, йә булмаса, баш төзәтергә акча сораган көннәрдә: “ Ир эчүе берни түгел, менә баланыкы хурлык икән”, - дип газапланды Ана. Аның бер генә сүзе дә баласы күңеленә барып җитмәде, файдасы тимәде.

    Ир дигән кеше бөтендәй югалды, аның исәнме, түгелме икәнлеген дә белүче булмады. Улы Шәүкәт соңга таба, әтисез үсүе өчен дә әнисен гаепли башлады. Йортта тынычлык та, бәрәкәт тә юк иде. Пенсия акчасын тартып-сузып шулай акрын гына гомер үтте. Сафура авырый башлагач, аяктан калгач, көннәре бигрәк тә озак үтте. Картлык үзе генә килми, үзе белән сырхауларын да ияртә икән шул. Яшь чактагы күңел китеклекләре дә, кичергән хурлыклар, югалтулар да эзсез калмаган. Барысы да йөрәкнең түрендә җыелып, Сафураны ерак картлыгында көтеп торган. Менә хәзер урын өстендә ятканда, аның уйланырга вакыты тагын да күп. Нәтиҗәләр ясарга, ниндидер карарга килергә генә соңга калган. Бик күпкә соңга калган. Ялгышларны инде төзәтеп булмый... Бары тик Ходайдан күңеленә тынычлык иңдерүен, үз куенына алуын гына сорый ул хәзер. Шул ук вакытта әни кеше буларак, улының язмышы өчен дә борчыла. Әнисез калгач ул нишләр?

    Сафура карчык җылы язларны күрә алырмы, анысы билгесез... тик менә, бәхет өчен яратылып та, бәхетле була алмавы ачы хакыйкать.

    Ләйлә Вәлиәхмәтова, Татарстан.

     

    Автор : Әсәдуллина Эльвира

    Фото: medium.spb.ru

    Чыганак: Өмет газетасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: