Шəhри Чаллы

Канлы якшәмбе

А­сия бү­ген кур­кы­ныч төш кү­реп, ман­ма тир­гә ба­тып уян­ды. Имеш, әти­се әни­сен пы­чак бе­лән ка­дап үтер­гән. Ха­тын, ни­гә мон­дый төш кер­де икән дип, үзе­нең ба­ла­ча­гын хә­те­рен­дә яңарт­ты.

...Мәктәпнең сигезенче сыйныфында укыганчыга кадәр аның да балачагы бәхетле иде. Тик бәла алардан ерак йөрмәгән булып чыкты. Көзге яңгырлы көн иде ул. Әти-әнисе икесе бергә эштән кайтып керделәр. Балаларның өчесе кайткан. Олы малайлары Дамир гына күренми. Асия аның иптәш малайлары белән балыкка киткәнен әйтте. Теле аркасында гомер буена җан ярасы белән яшәячәген аңламады шул кыз.

Кичке тугыз тулып китте, Дамир гына һаман күренмәде. Салих абый нык борчылды, аннары, түземлеге бетеп, хатынына бәйләнә башлады. «Син балаларны иркәләп бозып бетердең. Алар, үзләре теләгәнчә яшәп, эгоистка әйләнделәр. Дамир ярты сәгатьтән соң өйдә булмаса, мин үземнең гамәлләрем өчен җавап бирмим», – диде ул.

Моңа кадәр Хәкимовлар өендә мондый тавышның булганы юк иде. Салихның кычкыруыннан Сания апа бераз тынып торды да, үксеп еларга тотынды. Авылда сабырлыгы, уңганлыгы белән ихтирам казанган хатын балалары алдында иренә каршы сүз әйтергә җөрьәт итмәде.

«Ярты сәгатьтән Дамир кайтмаса...» – дигән сүзләрне ишеткән Альмир, Эльза, Асия барысы берьюлы өйдән чыгып йөгерделәр. Алар тиз генә абыйларын өйгә алып кайтырга тиеш иделәр. Икенче сыйныфта укый торган Альмир Дамирның дусларына китте. Асия мәктәпкә йөгерде. Эльза су буена юл тотты. Тик, ничек кенә тырышып эзләсәләр дә, абыйларын тапмадылар алар.

Балалары өйдә юкта Хәкимовлар яшәгән йортта авыл тарихында булмаган фаҗига чыкты. «Балаларга үзеңнең игътибарың җитмәде, гел эш дип чаптың, хәзер мине гаеплисең», – диде хатын күзләре ерткычныкына әйләнгән иренә. Салихка шул сүзләр җитә калды. Ул аш бүлмәсеннән пычак алып керде. Аны кулларында уйнатып Санияне куркытырга теләде. Моңа кадәр иренең кырыслыгына түзгән хатын аңа каршы урындык ташлады. Хатыннан моны көтмәгән Салих аның күкрәгенә пычак белән кадаганын сизми дә калды. Бер минут эчендә Саниянең күлмәге кып-кызыл канга буялды. Идәнгә сыгылып төшкән хатын янында кан күле барлыкка килде. «Балаларны үзең аякка бастырырсың инде», – диде дә, бер ара тынып калды һәм Сания мәңгелеккә күзләрен йомды.

Салих, ике кулы белән башын тотып: «Мин – ахмак, нәрсә эшләдем? Балаларымны ятим иттем бит! Хәзер мине ким дигәндә егерме ел төрмә көтә», – дип үзе дә сизмәстән әкрен генә еларга кереште. Аннары, мин хатыннан башка яши алмыйм, балаларымның күзенә ничек күреним»,– дип абзарга чыгып йөгерде. Аннан бау алып керде.

Суынырга өлгермәгән хатынының мәете янына төзләнеп: «Бәхил бул, Саниям. Без барыбер бергә булырбыз», – диде дә урындык алып, түшәмдәге бала бишеге элмәгенә бау сузды...

Балалар әти-әни дуслашкандыр, абый да балыктан кайткандыр дип тынычланып, клубта кино карадылар.

Өйгә беренче булып Дамир кайтты. Ишекне ачып кергәч, үз күзләренә үзе ышанмады ул. Гомергә бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән кадерлеләре нишләгән соң?! Уйланып торырга вакыт юк иде. Дамир күрше Әсма әбигә кереп кайгысы турында сөйләде. Тиз арада Хәкимовлар йортына халык җыелды. Балалар да кайттылар. Авыл халкы Сания белән Салихны бергә җирләмәкчеләр иде. Тик балалар каршы төште. «Әти әнине үтергән һәм җаваплылыктан качып, үзе дә безне ташлап китте. Аның әни янында җирләнергә хакы юк», – диделәр алар. Халык балаларның теләген канәгатьләндерде.

Әрбахларны соңгы юлга озатканнан соң, күрше-күлән, туган-тумача өйне юып чыгарды. Сания апаның әнисе Сара әби шул ук көнне оныклары янына күченеп килде. Аларның барысын да югары уку йортларында укытып, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерде ул. Бөтенесе тиң ярларын табып, матур тормыш иттеләр. Сара әби гомренең соңгы көненә кадәр Асия гаиләсендә яшәде. 87 яшен тутырып, намаз укыган җиреннән вафат булды. Соңлап  булса да, балалар әтиләрен дә кичерделәр.

...Асия хәтер йомгагын күз алдыннан үткәргәннән соң, кадерлеләре рухына дога кылдыру өчен мәчеткә китте.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: