Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кайдадыр син бар...

- Әнием! Ни булды, әнием? Ник елыйсың? Дару алып килимме, әнием? Үзенең бу халәтеннән, кинәт йомшарып-җебеп төшүеннән уңайсызланган ана, берни кирәкми, барысы да әйбәт дигәндәй, оялчан елмаеп баш чайкады, бармак очлары белән күз яшьләрен сөртеп алды.

Кызлары мәктәптән яз кояшыдай балкып кайтып керде. Күңел шатлыгы йөзеннән-күзләреннән түгелә. Әниләр бәйрәменә багышлап инша язганнар икән. Алинәнең эшен укытучы апасы мактаган, шуңа дәлил булып көндәлегендә “5”ле көлеп утыра. Кызның үз уңыш-шатлыгы белән уртаклашасы, өйдәгеләргә мактанасы килә. Серле елмаеп дәфтәрен әнисенә сузды да, үзе читкәрәк китеп, сиздерми генә аны күзәтә башлады. Ничек кабул итәр, ни дияр, янәсе.

Ананың күзләре дәфтәр юллары буйлап йөгерде, башта елмайды, аннары никтер иреннәре калтыранып куйды, бите буйлап ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Бераздан исә, йөзен учларына яшереп, сулкылдап елый ук башлады. Кызның йөзеннән шатлык качты, ул куркып әнисе каршына тезләнде:

- Әнием! Ни булды, әнием? Ник елыйсың? Дару алып килимме, әнием?

Үзенең бу халәтеннән, кинәт йомшарып-җебеп төшүеннән уңайсызланган ана, берни кирәкми, барысы да әйбәт дигәндәй, оялчан елмаеп баш чайкады, бармак очлары белән күз яшьләрен сөртеп алды.

- Шатлыгымнан елыйм мин, кызым. Шулай бит инде ул... Кеше күңеле... начарга чыдый... яхшы сүзгә эри дә төшә инде менә... – дип аклангандай итте.

Ир бу сүзләрне никтер үзенә алды:

- И-и, әнисе, кем сиңа начар сүз әйткән әле?

- Юк-юк... Әйтәм ич, күңелем нечкәреп китте...

Дәфтәр ата кулына күчте. Ул тыныч кына укып чыкты да:

- Маладис, кызым, булдыргансың! Язуга хирыслыгың бар икән. Безнең нәселдән килә бу. Минем әнкәй дә бәетләр язарга оста иде, - дип кызын мактап, үсендереп җибәрде.

Баланың үз күңеле сыман ап-ак, чиста дәфтәр битенә түгелгән самими хисләре ир белән хатында үз гаиләләре белән шатлану, горурлык хисләре уяткан иде.

Менә бит кызлары нинди матур инша язган, һәр юлын дога урынына кабатлап йөрерлек. Ничек сөенмисең дә, ничек күңелең нечкәрмәсен ди?!

Хатын-кызның бәхете гаиләдә, балаларында, дия иде әбисе.

Хактыр, шулайдыр.

 

***

Икенче көнне, ирен эшкә, кызын мәктәпкә, бәләкәчләрне бакчага озаткач, Сәлимә, башына ак шәлен бөркәнеп, мәчет ягына юнәлде. Һәр җомга килә ул бирегә. Мәчет ишегалдына хәер өчен махсус куелган әрҗәгә “бисмилла”сын әйтеп, акча сала.

Атна саен бирегә килә Сәлимә, тик беркайчан да шуннан ары үтми, мәчет бусагасын атлап, изге йортка, Аллаһ йортына аяк басарга хакы юктыр сыман. Сырлап-матурлап эшләнгән тимер рәшәткәгә сөялә дә, кыйблага төбәлеп, җанына-бәгыренә сеңгән бер үк сүзләрне кабатлый:

- Раббым, ярлыка мине. Белеп кылган ялгышларымны да, белми кылган гаеп-хаталарымны да ярлыка берүк. Гөнаһлы уй-ниятләремне, сүзләремне, гөнаһлы гамәлләремне ярлыка. Йә Раббым, балаларымның күңеленә иман нуры сал, зиһен-акылларын якты кыл, тәннәрен сәламәт кыл, язмышларын хәерле ит. Ярдәм-шәфкатеңнән ташлама безне, Илаһым! Бары сиңа гына сыенабыз, бары синнән генә ярдәм-яклау өмет итәбез...

Сәлимә үз уйларына бирелеп, Аллаһыга ялварып торганда аның каршында әллә кайдан гына гарәп мөслимәләре сыман киенгән бер хатын пәйдә булды:

- Әссәләмәгәләйкүм, кардәш. Сине гел биредә күрәм. Нигә мәчеткә керми китәсең син? Аның ишекләре һәркем өчен ачык ләбаса. Аллаһ йортына килгәннәрне шатланып кабул итәбез.

Сәлимә, ярамаган гамәл өстендә тотылган гаепле кешедәй, кинәт каушап китте, бик дулкынланып:

- Рәхмәт, апа... Башка вакытта... аннары... Гафу итегез... – дип мыгырданды.

- Бүген эшли алганны иртәгә калдырмыйлар, кардәш. Соңга калуың бар, – диде уч кадәрле йөзен генә ачык калдырып, баштанаяк чүпрәккә уранган хатын.

Аның тавышы мәҗлесләрдә вәгазь укучы абыстайларныкы сыман үтемле һәм кырыс, сүзләрендә дә гуя нидәндер кисәтү-янау бар иде. Апакай, нечкә иреннәрен йөземдәй бөрештереп, Сәлимәгә бераз текәлеп торды да, тавышын йомшарта төшеп:

- Әллә соң бер-бер хәсрәтең бармы? – дип сорады. - Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, ярдәм-шәфкатеннән ташламас. Син сора гына, сеңлем, курыкмыйча, бар күңелең белән сора. Әйдә, мәчеткә үт, мин сиңа догалар өйрәтермен.

- Юк... Әлегә юк...

Сәлимә мөслимә хатынның күзләренә туры карарга оялгандай, карашын җиргә текәп, аның яныннан тизрәк китәргә ашыкты...

***

Өйгә кайткач, кулына кабат кызының дәфтәрен алды ул. Дәфтәр тышына пөхтә итеп сырлап язылган газиз исемгә горур-канәгать елмаеп карап торды. Йөрәген иркәләп, күңелен нурландырып, башыннан җылы уй узды: “Бу - минем балам. Минем балам!”

Кичәгенәк, күзләрен яшь пәрдәсе каплагач, иншаны ахыргача укып бетерә алмаган иде. Бу юлы, өйдә ялгыз булуыннан файдаланып, инде йомшарып китүеннән курыкмыйча, иркенләп укыйсы итте.

“Әни... Әнием!

Бу сүзне һәркөнне әйтә алу нинди зур бәхет! Иртән күзеңне ачуга өйдә әниеңнең якты йөзен күрү, аның җылы сүзләрен ишетү рәхәт! Ул мәңге сүнмәс якты нур кебек. Аның сүзләре генә түгел, карашы да юата, яшәргә көч бирә. Әниләрне юкка гына кояшка тиңләмиләрдер. Хәтта янымда булмаса да, мин аның күңел җылысын тоеп яшим. Ул безгә, өч баласына, тормыш биргән. Бу дөньяга килү белән аның җылы, йомшак куллары безне кочагына алган. Төн йокыларын калдырып, ул безне караган, күкрәк сөтен имезгән. Авырсак, назлы сулышы, шифалы догалары белән дәвалаган, терелткән.

Әниләрдән башка җирдә бернинди ямь юк. Әнисез үскән балалар шундый бәхетсез! Әле ярый без ятим түгел. Әле ярый безнең әниебез бар! Әнием пешергән ризыклар телне йотарлык. Әнием юган киемнәрдән чәчәк исе килә. Ул җыештырган өйдә кояш балкый. Әнием - минем иң газиз, иң кадерле кешем. Ул шундый уңган, юмарт, якты йөзле, мәрхәмәтле. Ләкин кайчакта ул моңаеп кала, күзләренә сагыш тула. Ә мин әниемнең кайгыруын һич тә теләмим. Ул гел шат булып, гел елмаеп кына торсын иде. Әниемнең күзләреннән яшь таммасын өчен мин барсын да эшләргә әзер.

Безне дөньяга тудырганың, кадерләп-назлап үстергәнең өчен рәхмәт сиңа, әнием! Без сине гел яратырбыз, сакларбыз, мәңге ташламабыз.”

Сәлимә иншаны ятларга теләгәндәй кат-кат укыды. Дулкынланды, йөрәге сулкылдады, ләкин бик теләсә дә, елый алмады... Күңелдәге барча хисләр берьюлы төелеп, әйтерсең бушанырга юл таба алмый аптырый, катлам-катлам әрнү-газапларны, үкенү-сагышларны, гуя ул озаграк интексен, ныграк янсын-көйсен өчен ниндидер киртә-буа тоткарлап-тыеп тора иде...

Булмас инде! Бушанулар мәңге булмас инде!!!

Аһ, ничек хаклы булган икән теге кылый күзле апа...

***

Хаклы булган икән шул...

Әйтте бит:

- Ул югалмас, сеңлем! Дәүләт үз баласын ташламас анысы. Җан биргәнгә Ходай җүн бирә ул. Мин аны түгел, сине кызганам. Бу кадәр олы гөнаһың белән ничекләр яшәп, ничекләр түзеп бетәрсең?! Гомерлек әрнү бит бу. Гомерлек! Син аны үлгәнче онытмассың, искә алмаган көнең булмас, үткәннәрең сулышыңны буар, әрнү-үкенечләрең йөрәгеңә таш булып өелер...

Карават читенә утырып, Сәлимәнең аркасыннан кага-кага, аңа хакыйкатьне җиткерергә омтылган апаның алтынга тиң сүзләре, кыз күңеленә керер юл тапмый, һавада бөтерелеп йөри-йөри дә, үз авырлыкларына түзә алмый, бер-бер артлы идәнгә төшеп чәлпәрәмә килә кебек...

Сәлимә ул чакта үзенә акыл өйрәтүче кылый күзле акушер хатынга ләм-мим сүз әйтмәде, бары буш, салкын карашын соры диварга төбәп ятты да ятты. Карар кылынган, аны беркем үзгәртә алмый иде. Һәм ул карар бик дөрес кебек иде.

Аңа бит әле уналты гына яшь. Бөтен тормышы алда. Ул әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган. Әйе, ялгышлык булды. Үзеннән сигез яшькә олы чибәр Виталикның татлы сүзләренә алданып, җүләрлек эшләп ташлады. “Син минем гомер кояшым!”- дип яныңда биеп йөргән сөйгәнеңә ничек ышанмыйсың ди?!

Әйе, ялгышлык булды... Һәм ул ялгышлык тере җанга әйләнеп, күкрәк астында тибә башлагач, киләчәктә үзен күпме оят-хурлык, авырлык көтәсен яхшы аңлаган кызый больницага йөгерде. Ләкин соңга калган булып чыкты... Виталик исә, кара болытлар кочагында калган “гомер кояшын” юатып азапланмый, шыпырт кына гаип булды. Үртәлү-рәнҗүләрнең бар ачысы бер гөнаһсыз сабый өстенә төште. Туганчы ук иң якын кешеләре тарафыннан кагылган-сугылган бичара нарасый бәби табу йортының салкын караватында өзгәләнеп елап калды. Ә Сәлимә, артына борылып та карамый, ике кулын селтәп чыгып качты...

Уналты яшьтә дөнья киң, вакыт чиксез була. Мизгелләрнең генә түгел, көн-айларның, елларның да кадере юк әле. Тормышының шул караңгы тугыз аен, язмыш тасмасыннан ансат кына кисеп алып, упкынга атты кыз. Үткән белән киләчәк арасында әле күзгә артык чалынмый торган җөй генә төенләнеп калды. Алга барган саен ул җөй ерагайды, аның барлыгы да онытыла башлады. Яшьлек киләчәккә карап атлый, үткәннәрдә казыну түгел, артка борылып карарга теләге дә, вакыты да юк аның.

Бу фаҗигале хәлләрдән дә бары: “Яңадан сак булырмын, теләсә кемгә ышанмам, алданмам, үземне саклап-кадерләп кенә яшәрмен,” - дигән сабак-гыйбрәт кенә алынды.

Сак булды, алданмады. Укыды, эшләде, яшәде. Егерме биш яшендә Фаилен очратты. Яраткан кешесенең никахлы хатыны булды, ярты ел да үтмәде, йөрәк астында яңа җан яралганын белде. Бу җан аның өчен бик кадерле, газиз иде. Сәлимәнең йөзенә яңа нур кунды, сабые белән очрашасы көннәрне түземсезләнеп көтте. Бу тән, бу күңел ана булырга, җиргә яңа тормыш тудырырга тәмам өлгереп җиткән иде.

***

Бала туды. Тик ул ялгыз түгел иде... Аның белән бергә тагы бер җан пәйдә булды. Кайчандыр ташлап киткән бала үзен искә төшереп, кабат Сәлимә тормышына килеп керде. Баланың берсе кулында булса, икенчесе күңелдә иде. Вакыт гуя артка чигенде дә, әллә кайда, еракта калган теге җөйне зурайтып, үстереп бүгенгенә тәгәрәтеп кайтарды. Урыныннан кузгалган җөй ачылып, аннан кара там тамды. Бу әрнүләргә адәм баласы чыдарлык түгел иде.

“Бу кадәр олы гөнаһың белән ничекләр яшәп, ничекләр түзеп бетәрсең?! Гомерлек әрнү бит бу. Гомерлек! Син аны үлгәнче онытмассың, искә алмаган көнең булмас, үткәннәрең сулышыңны буар, әрнү-үкенечләрең йөрәгеңә таш булып өелер...”

Кызын имезгәндә булсын, иркәләгәндә булсын, Сәлимә күңелен үкенү хисләре буды. Ул да шулай кычкырган... Әнисен чакырып өзгәләнеп елаган... Аның да имәсе килгән... Ул өшегән... Кадерсез булган... Йә Алла!!! Аның баласы, аның йөрәгеннән өзелеп төшкән җан җиде ятлар күзенә тилмереп карап, кадер-наз көткән...

Кайда ул хәзер? Исәнме? Өсте-башы каралган, тамагы тукмы?

Сәлимә күкрәгенә назлап кысып, нәниен имезә. Ә каршында ташлап киткән улы аңа үпкәләп-рәнҗеп карап тора кебек...

- Ник елыйсың? – диләр аңа.

Ләкин ул беркемгә серен ача, бушана алмый. Бу – аның мәңгелек ярасы, мәңгелек әрнүе. Аннан котылу юк.

Бәби табу йортыннан алар өчәүләп чыктылар... Гомерендә бер тапкыр кулына алмаган сабые да аңа ияреп кайтты... Кызым дигәндә, уенда улы иде. Үкенү газапларыннан теткәләнгән гөнаһлы җан бар тынычлыгын югалтып, яралы җәнлектәй ыңгырашты: “Улым, бәгырь кисәгем!!! Кайда син, газиз балам?! Кичер мине!!!”

Кайдалыгын белсә, бернинди ара-чакрымнар белән исәпләшми, йөгереп барыр, каршысына тезләнер, аяк бармакларыннан үбә-үбә, кичерү сорар, янына алып кайтыр иде дә бит. Юк шул, табалмады улының эзләрен, табалмады...

Юкка гына төрле балалар йортына хатлар язды Сәлимә, юкка гына урамда очраган улы яшендәге һәр баланың йөзеннән үзенең, урыс егетенең чалымнарын эзләде...

Их, вакытны, кино тасмасы кебек кире якка әйләндерәсе иде дә, ялгыш юлдан атлап киткән шул караңгы көнгә кайтып, хатаны төзәтәсе, газиз улкаен күкрәгенә кысасы иде!

Ләкин юк, үткәннәр белән киләчәк арасындагы теге җөй ертылган да, уртада кара упкын хасил булган...

Көн-төн Ходайдан ярлыкау, улыннан кичерү сорый Сәлимә. Көн-төн иң кадерле, йөрәгенә иң якын булган беренче баласына исәнлек, бәхет-шатлыклар тели. Күңел төбенә өелеп, иясенә җитә алмый тилмергән тау чаклы яшерен мәхәббәтен, яралы бәгыреннән тамган теләк-догаларын, шул ятим җанга багышлап, күкләргә ялвара:

- Сакла аны, Раббем!!!

***

Егет күзләрен ачты.

- Абау! – диде каршында басып торган ак халатлы, ак чырайлы ягымлы хатын. – Син исәнмени?!

Соңгы сүзләрне авыруга һич тә әйтергә ярамый иде, тик ялгышуын ул үзе дә сизми калды. Ялгышмаслыкмыни, моңарда җан әсәре юк дип, моргка илтеп барганда, күзләрен ачты бит.

Носилка-каталканы кире якка тәгәрәттеләр...

Палатага кергәч, хатын түзмәде, егетның маңгаена ябышкан канлы чәчләрен сыпырып, кулларын кысты:

- Бәхетең бар икән, иркәм! Теге дөньядан кире кайттың бит! Өстеңә шул хәтле таш-ком ишелсен дә, исән кал әле. Кемдер бик нык теләгән инде синең өчен. Кем булсын, әнкәңдер!!! Аның догалары булышкандыр. Ана белән бала гомергә бергә бәйләнгән бит ул. Баласының йөрәк тибешен әни кеше чакрымнар аша тоя... И могҗиза диген әй, үлеп терелгән җан бит син!

Егет аны ишетте бугай, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Кипшенгән иреннәре тибрәнеп нидер әйтергә азапланды. Ләкин тавышы чыкмады. Әйтергә теләгән сүзләре бары күңелендә генә яңгырады: “Кайдадыр син бар... Янымда булмасаң да, бу дөньяда син бар... Рәхмәт сиңа, әнием...”

Рәмзия Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X