Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кайтарасы иде әткәйне

Онытмагыз, сезне бернигә дә карамастан, бу тормышта бары ике кеше генә яратыр һәм кабул итәр – ул сезнең әти-әниегез. Исән чакларында кадерләрен белегез!

– Миңа синнән бернәрсә дә кирәкми! Ник кадалып китмисез шунда! – диде дә бар ачуыннан өй ишеген дөбердәтеп япты ул. Үзләреннән-үзләре аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә ишегалдыннан үтте дә тизрәк машинасына чыгып утырырга ашыкты. Ярсыды Алсу, бик ярсыды. Гарьлегеннән елады, туктый алмады. Капка төбендә торган машинасына утыру белән газ педаленә бар ачуыннан басты, машина моторы ярсып үкерде һәм шунда ук яшен тизлеге белән кузгалып та китте. Алсу авыл юлыннан трассага чыгып җиткәнен сизми дә калды. Гадәттә әкрен генә, машинасын жәлләп кенә, саклап кына йөрткән Алсу бүген, үзе дә сизмәстән, чокыр-чакырны да күрмичә очты.
Машинасында музыкасының тавышын бар көченә ачты ул. Күңеллерәк җыр башланса, аны тизрәк күчереп куярга ашыкты. Хәзер аның күңел кыллары бары тик моңсу җырларны гына кабул итә алды. Әйтерсең лә, шушы җырларда ул үзенең әрнегән күңеленә, кимсетелгән тәкәбберлегенә юаныч тапты. Шул озын көйләргә кушылып җырлады, сүзләренә ияреп уйлары әллә кайларга, үзе уйлап тапкан дөнья киңлегенә күчте. Бу серле дөнья киңлекләрендә йөреп Алсу тынычлана иде, чөнки хыялында ул уйлап чыгарылган вакыйгаларга, кешеләргә, аларның эш-гамәлләренә үзе генә хуҗа. Шунысы рәхәт вә уңайлы: һәрнәрсәне, һәркемне үзе теләгәнчә уйлап чыгара, ошамаса, хыялыннан сөртеп ата да янәдән яңа уйдырма булдыра. 
Шулай уйлана-уйлана Алсу сәгать ярым-ике сәгать эчендә үтә торган юлны, әллә 45 минутта барып җитте. Бер машинаны икенчесе артыннан куа-куа кайтты. Алны-артны карап тормады, юл йөрү билгеләренә дә игътибар бирмәде. Хәтта трассаның бер кискен борылышында юлдан чыгып оча язды. Алсу юл читендә бераз туктап торды, тирән сулыш алып тынычланды. Руль артыннан чыгып машинасының алдын-артын карап чыкты да, бернинди зыян килмәгәнен күреп, юлын дәвам итте. Әлбәттә, әкренрәк, саграк йөрү турында сүз бармый иде. Бар да яхшы үтеп китте бит.
Менә Алсу үзләре яшәгән йорт янына килеп туктады. Тиз-тиз атлап, фатирга менде. Кулындагы әйберләрен, өс-киемен тегендә-монда ташлап, өй киеменә алыштырды. Телевизорны кушты, каналларның берсеннән баручы сериалны кычкыртып куйды. Үзе диванга ауды да бүселеп утыруын дәвам итте. Арыган иде ул: юлда йөрү дә арытты, юл буе елап, ачу килеп, уйланып кайту да үзенекен итте – Алсу телевизор тавышына йокыга талды. 
Күпме вакыт үткәндер, Алсу әкрен генә күзләрен ачты. Телевизор эшләп тора – Алсу шул тавыштан уянып китте. Бераз аптырап, үзенең ничек бу хәлдә калганын аңышмыйча торды. Аннары исенә төшерде: ул бүген әти-әнисе янына авылга кайтты бит. Шуннан якыннары белән, бигрәк тә әтисе белән ачуланышып килде. Әйтерсең лә, ул хәлдән соң әллә никадәр вакыт узган. Әмма әле кичке сәгать бишләр-алтылар тирәсе генә. 
Унике сәгатьлек смена эшләп, әлсерәп кайткан эшче итеп хис итте ул үзен. Көч-хәл белән җыелып диваныннан торды. Аш бүлмәсенә чыгып чәй куйды. Эчтә бүреләр дә уяна башлаган. Ашап алырга кирәк икән. Әллә ни ашарга теләге булмаса да, чәй кайнаган арада үзенә бутербродлар ясап алды. Чәй ясады һәм бутербродларын тотып, залга чыгып, янәдән телевизор каршына утырды.
Телевизордан Алсу күптән карарга теләгән фильм башланды, тик Алсу аңа төшенеп карый алмый. Уйлар, Алсу моны үзе теләмәсә дә, аны бүгенге көн иртәсенә алып кайта. Ачуы әле дә үтмәгән иде. Әтисенә үз кызын аңламаганга Алсуның ачуы килә иде. Бу Алсуның башына сыймый иде: ничек инде ул шулай, барын да ачык итеп аңлатып бирде бит, ә әтисе аны һич кенә дә аңламый. Сайлаган машинаның фотосын да телефоннан күрсәтте, кулай бәя белән алу мөмкинлеге булуын да сөйләп чыкты, шушы ике көндә салонга килеп өлгерсәләр, яхшы гына ташламалар ясаячаклары турында да бер-бер артлы түкми-чәчми бәян итте. Әтисе генә һаман үз сүзендә торды: ашыкма, имеш, бу машинаң да әле бик әйбәт, йөреп тор, имеш. Акча җый, имеш. Имеш, кредитка бату юньле кеше эше түгел. Менә ике-өч ел дәвамында эш хакыңны түкми-чәчми җыеп бар да, аннары яңа машина карарга да булыр. Әлегә бусы да бик ярашлы. Тик Алсуның гына моңа күнәсе килмәде. Аның башына яңа машина алу уе соңгы ике айда кереп утырды да бер дә тынгы бирмәде. Көнен дә, төнен дә шул хакта уйлап йөри торган булды. Алсуның да башка яшь кызлар шикелле өр-яңа иномаркада җилдереп йөрисе килә иде. Ул үзенең хыялларында ялтырап торган кап-кара машинасында авылга кайтып керүен күзаллап бетергән иде. Тик менә бераз акча гына җитми тора. Шуңа күрә авылга кайтып, әти-әнисеннән сорап карарга булды. Анда инде күп тә кирәкми, калганын бит ул кредитка рәсмиләштерәчәк.
Шушы зәңгәр хыялларга сөенеп, күтәренке кәефтә әти-әнисе янына кайтып керде. Алардан хәлләрен дә сорамыйча, тизрәк планнары белән уртаклашырга кереште. Үзе сөйләгәненә чын күңелдән ышанып, әйткән һәр сүзенә зур ышанычлар баглап, планын ничек бар шулай ачып салды. Сүзен тәмамлаганда авызлары кибеп китте, алдында торган чынаяк чәен бер күтәрүдә эчеп бетерде. Әмма чынаягын өстәлгә куйыйм дигәндә әтисенең йөзенә күзе төште. Алсуның өмет тулы күзләре шунда ук өмет нурларын югалттылар, чөнки әтисенең йөзендә ярдәмләшергә әзер булуның әсәре дә юк иде. Ә әнисе бөтенләй өстәл артыннан торып, савыт-сабаны җыештырырга тотынды. Әкренләп Алсуның өметләре үзе чәй эчкән чынаякка охшап калды – аның да кырыйлары чатнап киткән иде. 
Алсу менә шуңа котырынып, дөньядагы бар проблемаларда әтисен гаепләп, авылдан шәһәргә чыгып киткән иде. Ул аңа искелек, совет заманы калдыгы булып тоелды. Шунда ул үзенә сүз бирде: менә иртәгә үк Казанга берүзем барам һәм шул ошаткан машинаны алып кайтам!
Икенче көн бик тиз җитте. Алсу машинасына утырып, кирәкле документларын алып, беркемгә берни әйтмичә, Казанга яңа машина артыннан китте.
Автосалонга баргач, аңа күптәнге танышларын күргәндәй эндәштеләр. Бер алдына, бер артына төштеләр. Үзенең иске машинасын салонга сату өчен барысы да әзер булып чыкты. Алсу салонда кирәкле бар документларын, машинасын калдырып, саф һава суларга чыгып китте. Көн чалт аяз, җылы, рәхәт иде. Өстендәге костюмын салып, тулы күкрәк белән сулап куйды. Ничектер рәхәт булып китте. Кеше үз максатына ирешкәч, бер ләззәт тоярга тиеш. Тик нигәдер Алсуның хәзерге хисләре бәхәсле: бер яктан, ул ниһаять теләгән максатына иреште – ялтырап торган өр-яңа кап-кара иномарка алды. Икенче яктан, әллә киләсе биш ел кредит түлисе булганга, әллә янында бәхетен уртаклашырга якыннары булмаганга, күңеле китек кебек иде.
Урам буйлап әкрен генә бара торгач, Алсу паркка барып җиткән икән. Монда шундый тыныч, җиләс, кайчандыр карт әбисе мактый-мактый сөйләгән җәннәт җиргә төшкән диярсең. Дәү агачлар күккә үк җиткәннәр шикелле. Аларның ябалдашлары чиксезлеккә омтылганнар да бар күкне каплап алганнар, алар арасыннан хәтта кояш та күренми. Шуларга карыйм дип өскә таба күзләреңне баксаң, башлар әйләнеп китә. 
Алсу парк буйлап агачларга соклана-соклана барды һәм бераз хәл алырга дип эскәмиягә утырды. Шунда ул якында балалары белән уйнап торучы әти кешегә игътибар итте. Урта яшьләрдәге бу ир үзенең ике баласын күз алдыннан югалтмыйча, икесе белән дә шаяра, үзе дә алар кебек йөгереп йөри, балаларны үртәгән була. Нинди матур күренеш дип сокланып һәм берникадәр гаҗәпләнеп куйды Алсу. Әйе, ул гаҗәпләнде, чөнки абыйсы белән үскәндә әтиләреннән мондый мәхәббәт күрмәделәр.
Әти назына малайлар да, кызлар да бер үк дәрәҗәдә мохтаҗ, диләр. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән кызлар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән була дигән сүзләрне дә ишеткәне бар Алсуның. Тик тормышта бар да без теләгәнчә булмый икән шул. Кешеләр дә үзләрен без уйлаганча тотмый икән.  Әтиләр дә төрле була икән. Аның әтисе гади бер авыл кешесе. Сугыш тәмамлангач дөньяга килгән кеше. Ул үзе дә ата-ана назы күреп үскән бала түгел. Күрәсең, шуңадыр үз балаларына да мәхәббәтнең ни икәнен күрсәтә алмады. Әйе, әти кеше буларак ул үз вазыйфаларын башкарды: эшләде, акчасын өйгә алып кайтты, кирәк булганда балалар белән утырды, балалар бакчасына илтте я алып кайтты, кайвакыт балаларны ияртеп урамга чыккалаганы булды. Ә менә назын, мәхәббәтен, күңел җылысын бирә белмәде. Булды микән аның йөрәгендә ата мәхәббәте? Анысын Алсу төгәл белми. Алсу шушы яшенә җитеп (ул инде 26 яшен тутырып килә) әтисенең назлап дәшкәнен, кочаклап үпкәнен, чын күңелдән мактаганын яисә әтиләрчә киңәш биргәнен бер дә хәтерләми... Ә менә «салып» кайтканын, әнисе белән көнаралаш тавыш куптарганын, көннәр буе эшсезлектән интегеп телевизор артында үткәргән  вакытларны Алсу оныта алмас. Шулкадәр алар аның сабый күңеленә уелып калган ки, әтисен бик мактарга теләгәндә дә хәтеренә хыянәт итә алмас иде ул.
Һәм менә бу 5-7 яшьлек балаларның әтисе күп вакытын аларга багышлый, балаларының нинди уен уйнаганнары белән кызыксына, кирәк урында юк дип әйтә белә кебек тоелды аңа. Бу балалар гаиләдәге бәхетле мизгелләргә төренеп үсә сыман күренде. Әнә әтиләре бераз ял итеп газета укып утырган җиреннән туктап, бөтен игътибарын баласына юнәлтеп, шунда язылганнарны аңа якын тел белән аңлата да белә. Безнең президент кем? Якын-тирәдә генә парк төзегәннәр, анда спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Спорт сәламәтлекне ныгыта. Сәламәт кеше акыллы була. Азетада язылган катлаулы мәгълүматны балаларына җиңел тел белән җиткерә белә. Әй, ул сиңа ник кирәк, аптыратма әле дип куып җибәрми. Балалары белән бер дәрәҗәгә төшә. Аларның күңеленә керер өчен юллар эзли...
Бу картинаны озак кына күзәтеп торган Алсу, үзенең балачагын искә төшереп, көрсенеп, авыр сулап куйды. Татымады ул боларның берсен дә, эх, татымады. Менә хәзер инде зур үскәч тә әтисе аны аңламый. Алсуга кирәк вакытта ярдәм кулын сузмый. Әйе, бәлки бу машина аның хәтле кирәкле нәрсә дә түгелдер. Һәрхәлдә йөреп торырга машинасы юк түгел бит. Шулай да кайвакытларда ата ярдәме, аның аңлавы шулкадәр кирәк була. Моны ата назын күрмәгән бала гына аңлый ала.
Тирән уйларга батып утырганда Алсуны телефон шалтыравы җиргә төшәргә мәҗбүр итте. Казан хәтле Казанга килүенең төп сәбәбе машина алу икәнен онытып җибәрә язган ул. Салоннан шалтыраталар икән. Бар документлар да, машина да әзер, килеп алырга гына кирәк. Шулай итте дә. Күңелендә дулаган давылны беразга гына булса да бастырып торырга көч биргән урынны Алсу тагын бер күзаллап чыкты һәм эченнән рәхмәт әйтеп борылып китеп барды. Киләчәктә бу урынны ул күп тапкырлар искә алыр, сагыныр да бәлки, әмма шунысы анык: беркайчан да монда кайтасы килмәс. Ләкин бу хакта Алсу әле берни белми иде...
Автосалонга килү белән Алсу шаккатып туктап калды. Аның машинасын салон алдына чыгарып әзерләп куйганнар. Үзенең яңа чит ил маркалы машинасына карап туя алмады, берничә тапкыр аны урап чыкты. Тотып карады, иснәп карады, руль артына утыргач кочаклап та алды. Ул шундый матур, шундый яңа, шундый ялтыравык! Әнә нинди ап-ак, яңа дисклар куелган. Алсуның мондый матур дискларны әлегәчә башка беркемдә дә күргәне юк кебек. Тагын горурланып куйды, аныкы гына шундый булачак! Бәхетеннән ул үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте. Эченә сыймаган шатлыгын сөйләргә янында кешесе генә булмады. Шуңа күрә ул тизрәк шәһәргә, ә аннары әти-әнисе янына авылга кайтырга теләде.
Юлга чыкканда шәһәр өстендә болытлар куера башлаган иде. Чалт аяз һава торышы кинәт бозылып китте. Җәй көннәре өчен бу әллә ни яңалык түгел, була торган хәл. Балачакта авылда бар дөньяңны онытып уйнап йөргән чакта сизмәстән яңгыр астына эләгеп чыланып кайту гадәти күренеш иде. Тик бүген менә күңеле урынында түгел кызның. Куе зәңгәр болытларга караган саен Алсуның күңеле шомлана гына барды. Яңгыр яуса табадан гына төшкән машинасы да пычранып бетәчәк бит. Пычрак машина белән кайту,  яңа булуына карамастан, ул көткән эффектлы кайту булып чыкмас. Алсу, куера барган болытларга карап, бу төнне Казанда үткәрергә микән дип тә шикләнеп куйды. Шулай да тизрәк кайтып җитеп, яңа машина белән масаю теләге өскә чыкты. Алсу затлы машинасына кереп утырды, купшы кәнәфиен үз көенә җайлап куйды һәм сак кына газ педаленә басып кузгалып та китте.
Яңа машинасының зур егәрле двигателе, әлбәттә, кызурак йөрергә дә мөмкинлек бирә. Тик Алсуның ашыгасы килмәде, Ходай сакласын, бер-бер хәлгә юлыгырга язмасын дип уйлады. Әйе, кызу канлы булса да, әллә кечкенәдән әбисенең Коръән укуын, сүрәләрне яттан сөйләвен ишетеп үскәнгә, юлда йөргәндә догалар укуы гадәткә кергән иде. Бу юлы да ул эченнән берничә кат юл догасын кабатлап чыкты. Бигрәк тә һава торышының бозылуы бер дә тынычлык бирмәде. Машинада музыканы кушып, климат-контролен көйләп куеп, җайлап кына кайтуын дәвам итте.
Ашыкмыйча, тирә-яктагы хозурлыкка таң калып кайту гитара кылларыдай киеренкеләнгән күңелне тынычландыра икән. Алсу алдагы көн хәлләрен, елап үткәргән төнен әкренләп күңеленнән җуя барды. Хәзер аның хыялы чынга ашты. Әти-әнисенең ярдәменнән башка да булдыра алды бит. «Менә яныгыздан туктамыйча фырт кына узып китсәм, минем текәлегемә таң калырсыз әле», – дигән уй Алсу үзе дә көтмәгәндә башыннан узып китте. Чыннан да, мактанасы килдеме аның, үзенә игътибар иттерәсе килдеме? Әмма монысы инде хәзер мөһим түгел иде.
Телефоны кайда икән? Кыз аны иртәннән бирле кулына тотмаганын исенә төшерде. Соңгы тапкыр паркта утырганда интернетка кереп яңалыкларга күз йөртеп чыккан иде. Ә аннары кая куйганын да хәтерләми. Алсу сискәнеп куйды. Бер кулын рульдән алмыйча, икенчесе белән чалбар- костюмнарындагы кесәләрдән капшарга тотынды. Тик телефон табылмады. Мөгаен, сумкасындадыр. Пассажир кәнәфиендәге сумкасын һаман шул бер кулы белән тоткалады. Дөрестән дә, сумка эчендә икән. Тартып чыгарып кына булмый, әллә кая кереп качкан. Хатын-кыз сумкасында җен дә аягын сындырыр, диләр. Чын дөрес булып чыкты. Шулай интегә торгач, Алсу телефонын тәки тартып чыгарды. Баскалап караса, бөтенләй сүнгән икән. Шунда гына башына типте: иртән юлга чыкканда ук зарядкасы 15 процент кына калган иде бит. Туктамый булдыра алмады, чөнки телефонны зарядкага куярга кирәк иде. Карана торгач, кирәкле портны табып тоташтырды.
Алсу ул арада башланып киткән яңгырны абайламый да калган. Тәки чиста машина белән кайтып булмады дип көрсенеп куйды. Әле телефон кушылгач, социаль челтәрдәге шәхси битенә матур-матур сторислар да кертмәкче иде. Эх, берсе дә барып чыкмады. Ләкин һава торышына үпкәләп утырырга вакыт юк, чөнки бу тиз үтә торган яңгырга охшамаган, киресенчә, зәп-зәңгәр болытларны аралап ямьсез кара болытлар да ишәя бара иде. Алсу тизрәк кузгалырга теләде. 
Бара торгач яңгыр көчәя төште. Җил купты. Ул куе авыр болытларны куарга тотынды. Ә яңгыр чиләктән койган шикелле яуды. Алсу борчуга төште, чөнки юл күреме, әле якты булуга карамастан, начарая төште. Ул да булмады, яшен яшьнәп күк күкрәргә тотынды. Алсуның күңеленә чын-чынлап шом керде. Кайтып җитеп булырмы? Давыл кубу соңгы тамчы булды. Җил юлда булган бар нәрсәне я күккә күтәреп, я арлы-бирле китерә башлагач, Алсуның түземлек касәсе тулды. Юл буенда бер кунакханәгә туктады. Давыл үткәнче шунда вакыт үткәрермен дип, костюмын башына каплап, машинадан кунакханәгә чыгып йөгерде.
Кунакханә кафесында тәмләп ашарга утырды, телефонын кушып җибәрде,бер-бер артлы дистәләгән смслар килергә тотынды. Берсен ачып укып чыгарга өлгерми, тагын унысы килә. Әтисе хакында язалар. Йөрәк жу итеп китте. Смсларның берсендә әтисен авыр хәлдә район хастаханәсенә алып китүләре турында хәбәр ителгән. Алсуның телефоны кулыннан төшеп китә язды. Калтыранган бармаклары белән әнисенең номерына шалтыратырга тотынды. Тыштагы гарасаттан, ахрысы, элемтә бик начар эшли иде. Алсу әнисенең номерын җыюын җыя, кат-кат җыя, ләкин бераздан элемтә үзеннән-үзе өзелә дә китә. Шул рәвешле берникадәр интеккәннән соң чакыру китте. Алсу әнисенең алганын түземсезләнеп көтте, шул бер минут эчендә ниләр генә уйлап бетермәде. Әнисенең бу ахмак ялгышлык, очраклы хата булган дип әйтүенә өметләр баглады.
Ниһаять, трубканы алдылар:
– Алло, әни, әни! Ни булды? – дип сорады Алсу түземсезләнеп. Аңа җавап итеп әнисе:
– Кызым, кайда булсаң да тизрәк кайт, әтиең авыр хәлдә, сине көтә...
Әнисе ни булганын тәгаен аңлатмады. Әнисенең болай сөйләшкәнен Алсуның әле бер тапкыр да ишеткәне юк иде. Аның тавышында өмет юк иде.
 Элемтә өзелде. Алсу телефоны кулын пешерә башлаганчы әнисен, башка туганнарын күпме генә җыеп караса да, берсе белән дә элемтәгә чыга алмады. Телефон тотмый, элемтә юк...
Алсу җанын кая куярга белмәде. Телефон аша сөйләшеп булмаячагын аңлагач, ул машинасына чыгарга теләде. Әмма кафеда булган кешеләр аны бу акылсызлыктан тотып калдылар. Араларында берсе, чал чәчле олырак яшьтәге бер ир-ат (йөк машинасы йөртүчесе булды, ахрысы):
– Кызым, ашыкма, хәзер син андагы хәлләрне үзгәртә алмассың, ә менә үзеңә бер-бер нәрсә була калса, туганнарыңа бик авыр булыр. Давыл үткәнен көтеп тор, – дип, үзенчә юатырга тырышты. Көтеп тор, имеш, әллә моны бик җиңел дип беләме? Алсу күнде. Дөрестән дә, юлны дәвам итәргә бик куркыныч иде.
Алсу чәй эчеп утырган өстәле артына кайтты. Телефонын тегеләй итте, болай итте, тик никтер нәкъ менә бүген, каһәр суккыры, смс, шалтырату, интернет хезмәтләренең мөмкинлекләре чикләнде. Шулай була икән ул көймә комга терәлгәч. Алсу өметсезлеккә бирелде. Аның үзен гомердә дә болай көчсез итеп хис иткәне юк иде. 
Авыр уйларга бирелеп утырганда Алсуның колагына кош сайравы ишетелде. Нәзек, әмма яңгыравык бу тавыш Алсуны әллә нишләтеп куйды. Тәрәзә рамында утырган кечкенә кошчык өздереп-өздереп сайрый. Алсу ирексездән шул кошчыкны якыннанрак күзли башлады. Сәер, кошчык башкалар кебек кеше килен сизү белән очып китәргә ашыкмады. Алсу кискен хәрәкәтләр ясамаска тырышып, тәрәзәгә якыная барды. Алсу икмәк кисәген сындырып, валчыкларын учына салып кошчыкка сузды. Тегесе сикереп Алсуның учына төште. Озак уйлап тормыйча, ипи валчыкларын чүпләргә тотынды. Алсуның күңеле йомшарды. Бу аның борчуын бераз оныттырды. Алсу, нидер исенә төшкәндәй, тирән сулап куйды һәм үз урынына утырды. Телефонын ачып карады – элемтә һаман юк иде. Ә давыл бер дә басылырга теләми. Давыл дулый, җил котыра, яңгыр ишә, бары кошчык кына, дөнья бетсә дә, үз җырын туктатмас шикелле. Кошчык Алсу утырган өстәл янындагы гөлгә кунды. Нидер әйтергә теләгәндәй, нәфис муенын Алсуга сузды. Шунда Алсу кошчыкның түше аксыл-көрән төстә икәнен абайлады. Ә як-якларында зөбәрҗәт тасмалар сузылган. Кайчандыр әтисе аңа туган көн бүләге итеп зөбәрҗәт кашлы йөзек бүләк иткән иде. Алсуның күзләреннән кайнар яшьләр агып төште. Кошчык сайрап җибәрде.
Алсу, арып, башын диварга терәп торган иде, йокымсырап киткән. Күпме вакыт узгандыр, Алсу искәрмәстән уянды. Төн җиткән, давыл да бераз тынган, ләкин яңгыр әле көчле ява. Әле юлга чыгарга мөмкин түгеллеген аңлагач, Алсу башын кулларына куеп күзләрен йомды. Әнә кошчык та арыган, тагын тәрәзә рамына барып кунган, ул да йоклый.
Алсуның йокысы йокы булмады. Бер уяна, бер йоклап ала. Иртәнге сәгать өчләргә кадәр шулай булды. Кафены бер баштан икенче башка ничә урагандыр. Җил һәм яңгыр иртәнге сәгать бишкә кадәр тынмады. Юл буеннан зур күл агып үткәнмени! Асфальт булмаса һич йөрерлек булмас иде. Вак яңгыр әле сибәләсә дә, Алсу юлга кузгалырга ашыкты. Тиз-тиз капкалап алды һәм китеп барды. Шул кабалануы аркасында яратып өлгергән һәм аны юатып сайраган кошчыгының шул төндә юкка чыгуын белми дә калды...
Юлда барганда аңа абыйсыннан хәбәр килеп төште. Ул бер җөмлә белән кыска гына итеп туры авылга кайтырга кушкан. Алсуның күңеленә шик керде. Әллә инде әти... Ул начар уйларны башыннан куды, өметен өзмәскә тырышты...
Авылга кайтып кергәндә басуны үткәч үк зират. Игътибар белән караса, зираттан чыгып килүче таныш кешеләрне абайлады. Әнисен күргәч, Алсу зират янында туктарга кирәклеген аңлады. Йөрәкне нидер кысып куйды, сулыш алырга авыр булып китте. Димәк, өлгермәде...
Авыл юлыннан яшен тизлеге белән төшеп, зират капкасы төбендә үк туктады. Яңа кабер әллә кайдан күренә. Әнисе белән абыйсы шунда. Алсу йөгереп килгән җиреннән кабер өстенә егылды. Үксеп-үксеп, ярсып елады. Алсуның һәр күз яше әтисенең кабере өстенә төшеп тирән эз калдырды. Мондый калтыранулы, сагыш тулы елауны бу авылның инде күптәннән ишеткәне булмагандыр. Алсуның үз йөрәге дә хәзер күкрәгеннән чыгып китәргә әзер иде. Әтисен җир астыннан тартып алырга теләгәндәй, ул учлары белән яңа казылган кабер туфрагын кысты. Хәзер аның әтисенә нәрсәдер исбат итәргә теләге калмады. Нинди генә булса да, ул аңа әти иде бит. Үзе белгәнчә, үзе аңлаганча әти иде.
Беренче һәм соңгы тапкыр Алсу әтисенә кабере өстендә яткан килеш «әткәй» дип дәште...
Бүген моңсу да, авыр да көннәрнең берсе түгел. Хәтта күңел төшенкелегенә бирелгән көннәрнең дә берсе түгел. Бүген – һәркемнең тормышында була торган кабатланмас көннәрнең берсе – кеше үзенең йөрәген кисәкләп җыя торган көн. Атасы кабере янында күз яшьләренә батып, бәллүрдәй чәлпәрәмә килгән йөрәген Алсу кисәкләп җыярга тырышты...
...Алсу – укытучы. Ул инде берничә ел балаларга туган телне өйрәтә. Еш кына дәрестәге сөйләшүләр әти-әниләргә, аларның балалары белән мөнәсәбәтләренә барып тоташа. Шул чакларда Алсу гел бер сүзне кабатлый:
– Онытмагыз, сезне бернигә дә карамастан, бу тормышта бары ике кеше генә яратыр һәм кабул итәр – ул сезнең әти-әниегез. Исән чакларында кадерләрен белегез, алар белән күбрәк вакытыгызны үткәрегез, аларны ничек бар, шулай кабул итегез һәм яратыгыз. Чөнки һәр ата, һәр ана үз баласын барлык кимчелекләре һәм яхшы яклары белән кабул итә. Нинди булуыгызга карамастан, әти-әниегез сезгә бар җанын бирә. Гәрчә без моны аңлап, күреп бетермәсәк тә. Без – кешеләр, үзебезне ничек кенә текә дип санасак та, беркайчан да ике әйбердән өстен була алмабыз – вакыттан һәм үлемнән. Болар икесе безгә мәңге буйсынмаячак. Эшләгән эшләрегез, әйткән сүзләрегез үкенечкә калмасын иде, балалар...

Камилла Әхмәтова, 37нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы.
/ Николай Туганов фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч