Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кем ул гармунлы Кыш бабай?

Ул җәйге «Пятачок»ларда гармунда уйнап, җырлап, тамашачыларның күңелен яулаган иде.

Декабрь аенда «Шәһри Чаллы» кызыклы бер проектка алынды. Кыш Бабай һәм Кар кызлары булып киенеп, гаиләләрне Яңа ел белән котларга булдык. Төп персонажны сайлаганда шуны белә идек – безнең бабай үзенчәлекле булырга тиеш! Шактый кандидатларны барлап чыкканнан соң күп еллар редакциядә машина йөртүче булып эшләгән Мөнәвир абый Калчуринга тукталдык. 

Ул җәйге «Пятачок»ларда гармунда уйнап, җырлап, тамашачыларның күңелен яулаган иде. Менә дигән Кыш Бабай булды ул – балаларны гармунына җырлатты, биетте, бүләкләр таратты, олыларны ял иттерде, кыскасы, барысын да әкияткә ышандырды.

Мөнәвир Хуҗиәхмәт улына 73 яшь. Ул тумышы белән Зәй районы Шыкмай авылыннан. Инде менә ярты гасырдан артык машина йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше Җәннәт апа белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә өч оныклары, оныкларының балалары бар.

Аның гармун белән танышуы кечкенә вакытта ук башлана. Авылдашлары Әхмәтзәки абый күрше Түбән Биш авылына базарга гармунын сатарга бара икән. Үзе уйнамагач кирәксенмәгән була. Аңа очраган Минямал апа, Мөнәвир абыйның әнисе, гармунны 100 сумга сатып ала. Бу бик зур акча була ул вакытта. Алга китеп шуны да әйтик, әнисе аңа соңрак яңа баян да алып бирә. Ә әлегә 6 яшьлек малай абыйлары белән уен коралы өчен тарткалаша.

– Гармунны алуга олы абыйлар аны сүтә башлады – эчендә нәрсә икән дип караулары. Мин елый-елый тартып алдым. Анда уйнарга күршебез, Шмидт абыйның әнисе Гөлчирә апа өйрәтте. Ул тальянда бик әйбәт уйный иде. Аның нинди төймәләргә басканын карап торып, нинди көй чыгарга тиешлеген чамаларга тырыша идем. (Шмидт Сафиуллин Чаллы халкына оста баянчы, Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбе укытучысы буларак таныш. – Ред.) 6-7нче классларда авылдашыбыз Наил абый хромкада уйнарга өйрәтте. 9нчы класста миңа «Москва» дигән баян алдык, анысына үзлектән өйрәндем, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Ул вакытта авылдагы бер бәйрәм дә гармунчысыз узмый – кичке уеннарга да чакыралар, егетләрне армиягә озатканда «Шахта» көен уйнап, ат белән авылдан авылга да йөриләр. Мөнәвир абый яшьтәшләрен дә уйнарга өйрәтә. Аннары Хабаровскида ике ел пехотада хезмәт итә. Кайтуына егетләр баянда уйнап, кызларны биетерлек остарган була инде. Армиядән соң әңгәмәдәшем бераз вакыт клуб мөдире булып эшли. Өйләнеп, Чаллыга күченгәч, шоферлыкка укып, руль артына утыра. Нинди генә оешмада эшләсә дә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве белән аерылып тора. Озак еллар авариясез машина йөрткәне өчен 1, 2, 3нче дәрәҗә күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Эштә дә баянын үзеннән калдырмый ул. Моннан тыш, гармунда, хромкада, мандолина һәм курайда да уйнарга өйрәнә. Талантлы авылдашы Шмидт Сафиуллин аңа уен коралларын төзәтү нечкәлекләрен дә аңлата, үзенең баянын бүләк итә.

Мөнәвир абыйның музыкага һәвәслеге балаларына, оныкларына да күчкән.
– Кызларым гитарада уйный. Ә менә гармунда, кызганычка каршы, балалар да оныклар да өйрәнә башлады да ташлады. Хәзер үкенәләр.
Бүген Мөнәвир абый лаеклы ялда. Шөкер, кышкы кичләрдә «Көт әле дисең» ( Илгиз Закиров көе, Марсель Гыймазетдинов сүзләре), «Янбикә» (Шамил Колбарисов көе, Рафаэль Сафин сүзләре), «Һәр көнне керәсең төшемә» ( Роза Сәхәүетдинова көе, Радик Нуретдинов сүзләре) кебек яраткан җырларын башкарып, моңланырга да, Кыш Бабай булып гармун сузарга да, яңа җырлар өйрәнергә дә вакыты бар.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев