Шəhри Чаллы

Хаталанмыйк!

Яшь барган саен, узган тормышка әйләнеп карыйсың, үткәннәрнең уңай, бәхетле мизгелләрен искә төшерәсең, уйланасың. Инде үзебез дә җитмеш яшькә таба барабыз. Шулай ук тормышыбызның тискәре, сикәлтәле мизгелләрен дә тагын бер анализлап, «болай булырга тиеш түгел иде бит» дип нәтиҗә ясыйбыз.

Укытучы булгач, миңа күп кешеләр белән эшләргә туры килде. Армиядән кайткач та, күрше авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирдем. Колхозның бер бригадасында башлангыч комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын да, комсомол һәм партия укулары алып бардым. Бик күп һөнәр кешеләре белән аралашырга туры килде. Без - сугыштан соң туган буын, һәр гаиләдә алтышар, унар бала үстек. Кечкенә генә егерме сигез хуҗалыклы авылдан беренче сыйныфка 16 бала укырга кердек, күрше авыл мәктәбенә үзебез бер класс булып бардык. Күрше авылда якын туганнарыбыз яши, аралашабыз, туган көннәрне, төрле мәҗлесләрне бергә үткәрәбез. Яшьтәшләр дә күп, бергә укып, дус булып яшәдек. 
Вафат булган туганнарны, дусларны җирләүдә катнашырга туры килә. Үзем кызыксынучан кеше булгач, зиратка баргач, мәрхүмнәрнең каберләрен, куйган язуларны карап чыгам. Туган һәм вафат булган елларны чагыштырып, нәтиҗәләр ясыйм.
Соңгы егерме елда булган саннарны күргәч тә, чәчләр үрә тора, тәннәр чымырдап куя, йөрәк борчып ала. Ун-унбиш кеше, яшьтиләр дисәк тә була, утыз-утыз биш яшьлек вакытында тормышның иң матур чагында вафат булган, бишесе өйләнмәгән дә. Берсе дә авырып, үз үлеме белән китмәгән бит. Күбесен шушы җитешле тормыш чорында «яшел елан» салкын җир куенына салган. Күпме бала ятим калган, күпме хатыннар утыз-кырык яшьтә тол калган. Коточкыч саннар, чаң сугарлык хәлләр, без кая барабыз?! Ник бу хәтле түбәнлеккә төшәбез?
Менә илле биш яшендә вафат булган, 1948 елгы Сәлим кабере. Бик авыр тормышта үскән. Әтиләре яшьли үлеп, әниләре тол калып, балалар ятимлек ачысын татып үскән гаиләдәге икенче бала иде ул. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, техникумда белем алып, колхозда агроном булып эшләде, читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Тормыш иптәше Рәзинә югары белемле бухгалтер, райондагы бер төзелеш оешмасының баш хисапчысы булып эшләде. Бер ул, бер кыз бала үстерделәр. Сәлимне дә район авыл хуҗалыгы идарәсенә агроном итеп күчерделәр. Тормышлары җитеш булды, матур итеп яшә дә яшә. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый шул.  Агроном булгач, Сәлимгә  башка колхозларга барып, киңәшмәләрдә катнашырга туры килә. Алар гадәттә мул итеп әзерләнгән табын артында аракы эчү белән тәмамлана. Ул вакытларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән белгечләргә колхозларга йөрү өчен «Урал» мотоциклы бирелә иде. Сәлим дә шундый техникалы булды. Бер колхозга тикшерү белән баргач, табын әзерләп йөргән тулы гына гәүдәле, чибәр генә Мәликә исемле хатын белән танышып, сөйләшеп киттеләр. Мәликә колхоз идарәсендә кассир булып эшли икән, тормыш иптәше колхозда механизатор, үзе Сәлимнән җиде-сигез яшькә яшьрәк, гаиләдә бер кыз үстерәләр. Шул танышудан башланды инде теге сериаллардагы кебек хәлләр. Сәлимнең күңелен Мәликә дигән азгын хатын шул колхозга тартты. Моңарчы да ире өстеннән йөреп, башка ирләр белән чуалган хатын «үзенең туймас кочагына» Сәлимне тартып алды. Мәликәнең ире туганнары белән Сәлимне кыйнап та җибәрделәр, ләкин файдасы гына булмады. Сәлим атна-ун көн хастаханәдә ятып чыга да тагын шул ук хәлләр башлана иде. Азгын тормыш дәвам итте. 
Сәлимнең хатыны Рәзинәнең дә сабырлыгы бетте.  “Сиңа яраган, миңа да ярый”, - дигән гыйбарәне алга этәреп, үзе эшләгән оешманың директоры белән типтерә башлады. Балалар бу хәлләрне күреп үсте. Өйдә көн саен сугыш, кычкырыш булды... Финанс өлкәсендә зур җитмәүчелек чыгып, директорны да, Рәзинәне дә эшләреннән чыгардылар. Директор күрше районга күчеп китте. Рәзинә дә эшсез калды. Сәлимнең эшләгән акчасының яртысы Мәликә белән күңел ачуга китеп барды. Рәзинә дә бергә эшләгән чакта директорга «кирәк» иде, хәзер кирәксезгә чыкты. Сәлим чираттагы «күңел ачудан» кайтканда, салмыш килеш, мотоциклы белән юлдан читкә төшеп китеп капланды, шунда ук җан бирде. Рәзинә тол, балалар әтисез калды. Мондый мәхшәрле тормышларына кайсысы гаепле булды соң? Башта мең төрле сорау... 
Кая барабыз без, хәзер мондый хәлләр бик еш очрый башлады бит. Сугыш чорында, сугыштан соңгы ачлы-туклы заманнарда да кешеләр мондый ук түбәнлеккә төшмәгән, авырлыклардан чыгу юлын тапканнар, башларын югары тотып йөргәннәр. Нинди сәбәпләр аркасында балалар өлкәннәр хатасы өчен иза чигә. Мондый хәлләрне «хата» дип кенә атап буламы? Күзләребезне ачыйк, иптәшләр, без бит мөселман өммәтеннән, моны гына җиңәрлек халык.
Гомәр бабагыз. 

Фото: mirzodiaka.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: