Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Хатын-кыз беркайчан да рәхәт тормыштан хыянәткә бармый…»

Хыянәт итүче хатыннарны тәнкыйтьләүчеләр күп, әлбәттә. Аларның хәленә керергә тырышучылар гына юк. Булса да, үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Ә бит хатын-кыз беркайчан да рәхәт тормыштан хыянәткә бармый…

Мин кияүгә 24 яшемдә чыктым. СПТУ тәмамлагач, үзебезнең райондагы икенче авылга бухгалтер итеп эшкә җибәрделәр. Җай гына эшли башладым. Азрак эшләрмен дә, шәһәргә чыгып китәрмен дип хыялланып йөрдем. Әмма әти-әнием минем тагын укуымны теләмәде. Укый-укый утырып калырга җыенасыңмы, кияүгә чыгып, бала табу, дөнья кору җаен карарга кирәк диделәр. Көн саен бер үк сүзне кабатлап торсалар, аңга сеңәдер инде ул. Мин дә уйламаган җирдән шул авылда шофер булып эшләгән бер егеткә кияүгә чыкканымны сизми дә калдым. Танышлары, хезмәттәшләре эчми, тартмый, урамда тузынып йөрми, диделәр… Әти-әнисе дә ярдәм итә торган кешеләр диделәр. Яшәп киттек. Өйләнешкән елны ук колхоз төзеткән йортка башка чыктык, аннан соң абзар-курасын, мунчасын булдырдык. Атна саен өмә, көн саен осталар карау… Ике яклап та әти-әниләр нык ярдәм итте, анысына рәхмәт. Кызыбыз туды. Аңа яшь тулганчы ук эшкә чыктым, акча кирәк иде.

Әйе, ирем башта бик басынкы иде. Сабыр, тыныч… Яши-яши генә аның шул басынкылыгы астында ниндидер астыртынлык яшерелгәнен аңлый башладым. Мин аның белән киңәшләшәм — ул дәшми. Тыныч кына тыңлап тора. Сүз дәшмәгәч, мин аны ризалаша дип уйлыйм. Ә ул үзенчә эшли дә куя, я бөтенләй эшләми. Аннары ирем кеше белән аралашмый, мине дә аралаштырмый башлады. Ул өйгә чит кешенең дә, күрше-күләннең дә керүен яратмый.

Яши торгач ирем белән бүлешер фикерләрем, уй-хыялларым да юклыгын аңлый башладым. Сөйләшәсе, бүлешәсе килгән чаклар була, әмма ул мине әллә аңламый, әллә аңламаганга салыша… Шулай рәхәтләнеп сөйләшми дә, аралашмый да яши бирдек. Иртән торабыз, кич ятабыз. Көндез эштә вакыт уза. Хиссез, моңсыз чи агачка әйләнеп барам кебек тоелды. Читтән торып нститутта уку турында сүз дә юк. Иремә уку кирәкми. Гәзит-журналга язылудан да тыя ул хәтта.Әнә шулай җайлы-җайсыз яшәгән бер вакытта очраттым да инде мин аны — гомерлек мәхәббәтемне. Ул да шул авылныкы иде, әмма Себердә эшләп йөргән. Хәзер авылга кайткан. Үзе кайчандыр авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган булган, шуңа күрә механик булып эшкә урнашты. Төпчек малайга дип әти-әнисе йорт салып куйган булган. Үзе дә тынгысыз – машина да алды, гараж да салды… Күңелемне әсир иткәне – аның киң күңелле булуы. Ярдәмчел, ачык йөзле ул. Тирәннән уйлап эш итә белә. Шул ачыклыгы белән үзенә гашыйк итте инде ул мине.

Эш буенча сирәк булса да очрашып торабыз. Мин инде аны уйламый яши алмас көнгә җиттем, эчтән яндым-көйдем, хылландым, канатландым.

Сүзне ул үзе башлады. Юк, син миңа ошыйсың димәде. Шаяртып та маташмады. Турысын әйтте дә салды. Ирең сиңа тиң түгел, аңа кияүгә чыгып ашыккансың диде. Ә хәзер инде дөнья коргансыз, бала тапкансыз – яшә, диде. Тыныч кына әйтте ул моны. Әмма икеләнергә урын калдырмады – без бергә була алмыйбыз.

Башта аңа үпкәләдем, минем кичерешләремне аңламады дип рәнҗедем хәтта. Ә аннан соң аңа рәхмәт әйттем. Әгәр минем белән очрашырга теләк белдерсә, мин бар дөньямны онытып йөгерер идем. Тик аннан соң үземне дә, аны да хөрмәт итүдән туктар идем кебек. Әле исә… Әле караңгы бүлмәдә янган шәм яктысы кебек аңа булган мәхәббәтем күңелемне җылытып тора.

Тик озак түзә алырмынмы?

Эльмира Ибраһимова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев