Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хикәя. Яшәү мәгънәсе

Кибеттә идән юучы Кәүсәрияне бөтен сатучылар да кызгана. Иртәнге сигезгә шешенеп беткән битләре белән килә, әмма аек була. Идәннәрне юа, ишекләрнең тоткаларына кадәр чистарта, суыткычтагы срогы чыккан ризыкларны ала да, базарга “шурфик” алырга китә. Ризыкларны аңа сатучылар кичтән үк әзерләп куя. Кәүсәрия аларны үзе ашамасын, “шурфик”ка алыштырасын беләләр, әмма сүнеп барган хатынга берничек тә булыша алмыйлар.

Ә бит ул элек мөдир урынбасары һәм аңа барысы да Кәүсәрия Әнәсовна дип дәшә иде. Кибет мөдире бик яхшы белә аның ни өчен мондый хәлгә төшкәнен.
...Ире белән кызы авариягә очрап үлгәннән соң, янып торган, 35 яшендәге Кәүсәрия соры бер күләгәгә әйләнде дә калды. Бөтенесе дә “йоклар өчен бер рюмка”дан башланды. Көннән-көн рюмка саны арта барды. Кәүсәрияне мөдир дә, дуслары, хезмәттәшләре дә үгетләп карады, әмма файдасыз. Эчкече хатынны комиссия күреп алды, аны эштән кудылар. Кибет мөдире башта Кәүсәриянең кайдалыгын белә алмый интекте. Ул аны бик хөрмәт итә иде, шуңа күрә, мондый хәлдә калса да, ул өметен өзми, ниндидер юллар аша айнытып, туры юлга бастырмакчы була иде. Ике айдан соң гына Кәүсәриянең эзенә төшә алды ул. Үзе кебек үк эчкече хатыннар белән черек яшелчәләр ташланган бакта казына иде ул. Мөдир Кәүсәрияне кибет идәнен юарга чакырды. Шарты да бар иде: “Эшкә аек килеш киләсең, эшеңне җиренә җиткереп башкарасың, аннан соң калганы синең иректә, ни теләсәң, шуны эшлә”. Кәүсәрия риза булды.
Шулай бер көе генә, эшен яхшы башкарып, эчүен ташламый гына яшәп ятканда, көтелмәгән хәл килеп чыкты.
Ул көнне Кәүсәриянең артыннан бер эт тагылды. Борынына пакеттагы сосиска исе кергәндер, дип уйлады хатын. Эт аның әле алдына чыга, әле артыннан бара. Хатын этне кызганды, бер кисәк сосисканы эткә бирде. Эт башта иснәде, аннан соң гына сосисканы алып, юк та булды. Бу хәл өч көн дәвам итте. “Нигә эт, үзе ашамыйча, каядыр алып китә икән бу сосискаларны? Бәлки аның көчекләре бардыр?” – дип уйлады хатын. Һәм дүртенче көнне түзмәде, сосисканы алып качкан эт артыннан китте.
Иске гаражлар арасыннан этнең койрыгы гына күренеп калды. Кәүсәрия сиздерми генә ташландык гаражга керде һәм катып калды. Почмакта, ниндидер сәләмәләр арасына кереп утырган кыз бала тырышып сосисканы урталай бүлде дә, яртысын эткә бирде. Икенче яртысын комсызланып үзе ашый башлады.
– Һай, бала, син ничек монда?! – дип кычкырып җибәрде Кәүсәрия.
Курыккан бала сикереп торды:
– Апай, мин түгел, Шарик урлап алып килде, – дип аклана башлады.
– Ярар балакай, ярар, курыкма, мин аны синең Шаригыңа үзем бирдем бит, аша гына. Телисеңме, мин сиңа тагын бирәм? – диде елап җибәрүеннән чак кына тыелып торган Кәүсәрия.
– Чынлапмы?
– Чын шул! Әйдә, минем белән кайтасыңмы? Шаригыңны да калдырма. Мин сезгә бик тәмле аш җылытып ашатырмын.
– Юк инде. Аш ашагач, “мент”ларга бирер идең бугай.
Кәүсәриянең кылт итеп исенә төште, өенең һәр почмагы буш шешәләр белән тулган, анда бу баланы берничек тә алып кайтып булмый иде.
Шуңа күрә ул кыз бала белән бик тиз килешкән кыяфәт чыгарды:
– Ярар алайса, кыстамыйм, иртәгә тагын алып килермен ашарыгызга.
Төне буе эчүен, ашыйсы килүен онытып, Кәүсәрия өен җыештырды, идәннәрен каты щетка белән кыра-кыра юды. Кызының киемнәрен бер пакетка тутырды да йокларга ятты. Йоклый алмый ятты, йоклап киткәч, төшенә үлгән кызы, гараждагы бала, Шарик керде...
Иртән эшкә килгән Кәүсәрияне күреп, сатучылар гөр килде. Хатын чистарган, матур итеп бизәнгән, күзләре дә буш түгел, янып тора. Тик торганнан, кыйммәтле конфет үлчәтеп алды. Гаҗәп хәл иде бу.
– Закускага булса, карамель алыр иде, – дип көлде чәнечке телле Айгөл.
Ярты көн эчендә бөтен эшен ялт итеп эшләп бетереп, тиз генә каядыр киткәч, артыннан сатучылар гайбәтен сатып калды:
– Тәгаен берсенә гашыйк булган бу...
Шарик инде күптән Кәүсәриянең чыкканын көтеп тора иде, икәүләшеп гараждагы Алсу исемле кыз бала янына киттеләр. Өч көн шулай килеп йөрде хатын, бала да аны көтеп тора торган булды, ияләште. Аннан  соң бала Кәүсәриягә ияреп кайтты. Юынып, матур киемнәр киеп алгач, Алсу чәй өстәле артында үзенең язмышын сөйләде. Алсуның әти-әнисе ял итәргә киткән җирдән кайтмый калган икән, алар утырган самолет һавада шартлаган... Әбисенең авырып торганын күргәч, опекадан килгәннәр дә, баланы елата-елата алып киткәннәр. Алсу качып киткән һәм әбисе янына кайткан. Тегеләргә шул гына кирәк, Алсуны тагын елата-елата алып киткәннәр. Хәзер инде, кайтса, тагын алып китәрләр, дип  кайтмый йөри икән. “Тагын алып китсәләр дә, качам, барыбер!” – диде Алсу. Кәүсәриянең үзәкләре өзелә, Алсуны куенына кысып-кысып коча. Бала да хатынга сарылырга гына тора. Кызы белән бергә җиргә күмелгән аналык хисләрен уяткан бу балага әни буласы килә Кәүсәриянең...
Кәүсәрия иртүк мөдир кабинетының ишеген шакыды:
– Миңа сезнең ярдәм кирәк!
Һәм ул Алсу белән Шарик турында бер тында сөйләп бирде.
– Миңа Алсуны алырга ярдәм ит, синең танышларың күп, зинһар өчен!
Мөдир бәхетле иде бу минутларда. Кәүсәриянең элекке халәтенә кайтуына, үзенең тырышлыгы бушка китмәвенә сөенде ул.
– Тынычлан, зинһар. Борыным белән җир сөрсәм сөрермен, әмма сине кызлы итәрмен, Кәүсәрия! – дип тынычландырды ул хатынны.
Шуннан соң ул, күп көч куеп, опека вәкилләрен Кәүсәриянең балага “дүртенче буын туганы булуын” раслады. Кайдадыр алдан акча йөрсә, кайберләре үзләре үк кирәкле юлларны күрсәтте, кирәкле документларны ясашты.
***
Хәзер Кәүсәрия бәхетле, ул яшәү ямен, мәгънәсен тапты, аның Алсу исемле кызы бар. Бүген алар өчәү, тугры дуслары Шарик та алар белән яши.
Кәүсәрия көн дә көзгегә, үзенең бәхеттән балкыган йөзенә карап:
– Аллаһка шөкер, барысы өчен дә! – дип кабатлый.

Мөнирә Сафина 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар