Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кыска гомерле бәхет

4 ай эчендә икесе дә үлде.

Равил белән Равиләне яучы таныштырды. Алар бәхетле гомер кичерделәр.

Равилә Самат исемле егеткә кияүгә чыгарга тиеш була. Алар бер-берсен яратып йөриләр. Самат халкыбызның гореф-гадәтләренә туры китереп, кыз сорарга килә. Табиб егетне Равиләнең әти-әнисе дә ошата, яшьләрнең кавышу теләгенә каршы килмичә никах көнен билгелиләр. Әмма никахка бер ай калгач, Равилә карарын үзгәртә. Район үзәгеннән туган авылына кайта да: «Мин Саматка кияүгә чыкмыйм. Кулымны сораганда бүләк иткән йөзеген дә илтеп бирдем», – дип әти-әнисен уңайсыз хәлдә калдыра. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга тарала.

Авылның яучысы Рауза апа улларын татар кызына өйләндерергә дип Свердловск шәһәреннән кайткан кешеләргә бу хәл турында сөйли. Егетләрнең әнисе Кадрия ханым мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Улы Равил белән сөйләшә дә, Равиләләргә төшеп китә. «Исемнәре дә туры килә. Равилебез тыныч холыклы, эчми-тартмый, тырыш, нефть эшкәртү заводында эшли. Равилә белән бик матур пар булырлар иде», – ди.

Равиләнең әтисе Хәмит абый Равилне үзләренә чакырып сөйләшә. «Кызымны бәхетле итәрлек булсаң гына сиңа кияүгә бирәм. Эшне озакка сузмыйча, 8 Март атнасында никах укытып, туй уздырырбыз», – ди. (Шул атнада Равилә белән Саматның никахы булырга тиеш була.)

Ни гаҗәп, Равилә Равилгә кияүгә чыгарга шунда ук ризалаша. Аны егетнең юньләп татарча белмәве дә, ата-анасыннан, туганнарыннан еракка китү дә куркытмый. Никах укытып, туй уздырганнан соң Әхмәтовлар гаиләсе Свердловск өлкәсенә китә. 

Равил ялдан соң вахта белән эшкә китә. Равилә ике ай чамасы өйдә торганнан соң, бер кибеткә сатучы булып эшкә урнаша. Бер елдан кызлары Алсу, аннары уллары Ришат туа. Җәй көне ел саен Равиләнең туган авылына кунакка кайталар. Читтә яшәсәләр дә, Равилә балаларында туган телгә, ислам диненә мәхәббәт тәрбияли. Балаларын авырлыкларга бирешмәскә, эшне яратырга өйрәтеп үстерә. Тора-бара бу сыйфатлар балаларга тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. 
Равил белән Равиләнең гаиләсе туганнарын, дусларын сөендереп бәхетле гомер итә. Әллә күз тия, әллә тәкъдиләренә шулай языла – дүрт ай вакыт аралыгында алар бер-бер артлы мәңгелек йортка күчәләр.
Равилә яз көнендә аягын сындыра. Бер көнне иртән, аягын күрсәтергә дип, хастаханәгә барырга әзерләнәләр. Хатын күршеләрендә яшәүче килендәше Розаны да үзе белән барырга чакыра. Инде әзерләнеп беткәч, кинәт хәле китә. «Үләм, ахрысы, тыным кысыла», – ди ул. Кызы Алсу ясалма сулыш алдырып та карый, тик нәтиҗәсе булмый. Равилә ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, иртәнге сәгать 9 белән 10 арасында мәңгелеккә күзләрен йома. Бу вакытта аңа нибары 45 яшь була. 
Әниләрен югалтуны балалар да, Равил дә бик авыр кичерә. Равил балалары янында еламаска, нык булырга тырыша. Сәламәтлегем мактанырлык түгел, мин дә китсәм, балаларны кем аякка бастырыр дип, үзен кулга алырга тырыша. Дөрес, балаларны үстерешергә ике якның да әти-әнисе, туганнары ярдәм итә. Әмма ана назын беркем дә бирә алмый шул. 

Равилне үпкәсе борчый торган була. Әмма ул табибларга күренүне кирәк дип тапмый. Шулай да көз көне аны улы Ришат хастаханәгә барырга күндерә. Моңа барысы да гаҗәпләнә. Хәерлегә булсын дип юрыйлар. Тик... Машинага чыгып утыргач, Равилнең хәле кинәт начарлана. Ул хастаханә юлында җан бирә. Бу күңелсез хәл иртәнге 9 белән 10 арасында була. 

«Равиләнең Равилне сайлавы юкка гына булмаган күрәсең. Аларны Аллаһы Тәгалә кавыштырган, хатыны үлгәч Равил дүрт ай гына яшәде. Аннары Равилә кебек иртәнге 9 белән 10 арасында вафат булды. Рәхәтләнеп яшисе, оныклар сөясе урында вакытсыз китеп бардылар. Урыннары җәннәттә булсын», – ди Равиләнең апасы Резидә ханым. 

Шөкер, Әхмәтовларның балалары әти-әниләренең рухын борчымыйлар. Алсу ире Айназ белән дүрт бала тәрбияләп үстерде. Ислам дине кануннары буенча яши. Ул гаиләсе белән Чаллы шәһәренә кайтып урнашты. Инде олы уллары гаилә корды.

Ришатның да кулыннан килмәгән эше юк. Шәһәр үзәгендә үзенә йорт төзеде. Бер ул үстерәләр. Түбән Кама хакимиятендә, Мәскәүдә эшләп алды. Инде Магнитогорск шәһәренә китеп урнашты. «Әти-әниебез кыска гына гомерләрендә безне эш сөяргә, тормышны яратырга өйрәттеләр. Дөрес, мин бер урында торырга яратмыйм. Миңа хәрәкәт, яңалык кирәк. Кайда гына булсам да, эштән бушаган вакытларымда табигатьтә булырга, балык тотарга яратам. Әти-әниебезнең төшкә кергәннәре юк. Бездән риза булып яталардыр. Урыннары җәннәттә булсын», – ди Ришат. 

Саматның гаилә тормышы барып чыкмаган. Ул хатыны белән аерылышкан, район үзәгендә үзе генә яши. 
/ Николай Туганов фотосы
P.S. Исемнәр үзгәртеп бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем фаҗигале