Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әллә бозым салдылар микән?

Машинада, киемнәр арасында вакыт-вакыт инәләр табыла торды.

Ул 22 яшендә кияүгә чыга. Гөрләп туй үткәрәләр. Күрше авыл егете Илдар белән алар бер елга якын очрашып йөриләр. «Икесе дә тыныч, тырыш, сабыр, бигрәк пар килгәннәр инде», – дип сөйли ике авыл халкы. Казанга китүгә үз көннәрен үзләре күрәләр. Укыйлар да, эшлиләр дә. Үз тамакларын туйдыру гына түгел, әти-әниләренә булышырга да мөмкинлекләре була. Ата-анага күп кирәкме сон, ялларда кайтып киткәндә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтсалар күңел сөенеп куя. Әйе, бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Әллә кеше күзе тигән, әллә язмышлары шул булган, гаилә шатлыгы озакка бармый. Чулпанның күзләренә игътибар белән карасаң, сагыш-борчу барын күреп була. Нәни кызына елмаерга тырышса да, күзләре моңсу аның. «Хәлең ничек?» –  дип сорагач та, Чулпан: «Әкренләп кенә», – дип җавап бирә. Ул бер көнне җан әрнүләре белән бүлешергә уйлады: «Әкрен генә инде, менә ялга авылга кайттым, кызымны бик сагындым, – дип башыннан сыйпап куйды ул сабыен. Әнигә дә бала белән авыр, бераз ял итсен, кечкенә балалар тик тормый бит, гел артларыннан чабасы».
Чулпан инде берничә ай баласын әнисе янында калдырып, шәһәргә эшкә йөри. Балалар бакчасына чират җитмәгән, шәхси садикларга йөртү артык кыйммәт, әле бит фатир өчен дә түләп торасы бар.
«Илдарның елга якын рәтләп эшләгәне юк, – дип дәвам итте ул. –  Дөресен генә әйткәндә, бик сирәк күрешәбез, ә яшәргә кирәк,  менә әни булыша әле ярый, миңа да эше булып куйды. Эш хакы белән пенсияне тартып-сузып җиткерәбез…»
Ир вазыйфасын үз җилкәләренә алган Чулпан, битләрен сыпырып куйды. Арган, талчыккан икән шул. Борчусыз, шаян, шук, алсу битле кыз түгел инде ул.
Илдар белән бик әйбәт тора иделәр. Әмма, бар да алай гади түгел икән ул тормышта. Хәер, алдан ук бар да дөрес китмәгәндер, ләкин ул моңа игътибар бирмәскә тырыша. Никах туеннан соң сумкасында канлы кулъяулык таба. Башта аңламый: каян килгән, кем куйган? Югыйсә өйдә туганнар гына бит, иң якын кешеләр. Бозым турында ишеткәне булса да,  ул «Бисмилләһ» әйтеп күмеп куя.
– Тормыш дәвам итте, ялларын әниләргә кунакка кайтабыз, башта Илдар ягына, аннан әнием янына кереп чыгабыз. Кайнанам яхшы каршы алды башта, үзем дә якын күрдем, күчтәнәчләрне ташып кына тордык, үзе сораган әйберләрне дә алып кайта идек. Озак үтмәде, кызыбыз да туды. Мин өйдә, баланы да ашатырга, киендерергә кирәк. Ә кредитны түләргә кирәк, фатир өчен дә ай саен биреп торасы. Әнием ярдәм итте, рәхмәт яусын аңа, элек тә ит, яшелчәләр белән булышып торды, инде бала тугач, пенсия яшенә карамастан, эшкә дә чыкты. Ә менә кайнанам белән аралар салкынайды. Сораган әйберен алып кайта алмагач, ачулана иде... Тора-бара машинада, киемнәр арасында вакыт-вакыт инәләр табыла торды. Илдар да соңгы арада бик үзгәрде, күзләре томаланды, югала башлады, эштән чыкты. Инде хәзер мин моны игътибарсыз калдыра алмадым, курка башладым. Ләкин кайнанам дип уйламый идем, моны берничек тә булуы мөмкин түгел, ул бит әни кеше! Тик… соңгы булган хәл мине тагын да шикләндерде.
Бер ялда кайтканда күчтәнәчкә дип кайнанам ит җибәрде, безгә генә түгел, минем әнигә дә өлеш бар иде. Тик әнием бу хәлгә бик сәерсенде, чөнки элек күчтәнәчләр бер дә биргән булмады аның. Әнием итне башта этебезгә ашатып карады. Икенче көнне, ни гаҗәп, этебез аяксыз калган, аннан озак тормас үлеп тә киткән. Бу хәлдән соң мин безгә дигән өлешне суыткычка эчкәрәк яшереп куйдым, кулланмадым. Илдар да бу вакытта эшкә урнашып, янә үз халәтенә кайткан иде, мин дә, ниһаять, тынычланып куйдым. Бер көнне өйгә кайткач, ни күрим, Илдар теге итне алып аш пешергән. Ашама дисәм дә ашады, икенче көнне үк  өйдән чыгып югалды, эшендә дә күренмәде, дуслары белән салгалый башлады… Мәчетләргә дә барып карадык, үзе теләп йөри кебек башта, аннары әниләре янына кайтып килгәч, тагын эчә башлый, югала… Тормышны үземә алып барырга калды, дөресен генә әйткәндә, бик арыдым, талдым…
Йөгереп килгән кызын итәгенә утыртты да, башларыннан сыйпады, маңгаеннан үпте. Әйе, бик сагынган әни баласын.  Бу очракта кем гаепле икәнен беребез дә әйтә алмый, хакыбыз да юк. Бар нәрсәне белүче Аллаһы Тәгалә генә. Һәр кеше үзенә нәтиҗә чыгарып, матурлыкка, сафлыкка омтылып яшәсә иде. Чиста җанлы, иманлы булырга тырышыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар

2
X