Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Мәңгелек ярату илендә

95 яшендә дә Сәйдә карчык Хәтмулласын көтте...

Ун минут кына булса да күрешеп калсалар, яхшы булыр иде. Хәтмулласының куенына сыенып, аның йөрәк тибешен күңеленә сеңдереп калса, шул да җитәр иде. Кызурак барырга кирәк, кызурак... Сәйдә карчык, тиз-тиз атлап, кайдадыр йөгереп диярлек вокзалга килеп җиткәндә, тирә-як төн караңгылыгына төренгән иде инде. Тирә-юньдә чабышып йөргән кешеләр дә, пыш-пыш сулап кузгалырга торган состав та юк. Соңга калдымы икәнни?

Шулай аптырап, тирә-ягына каранып торганда, кемдер танып, карчыкка дәште:
– Сәйдә апай, монда нишләп йөрисең? Каядыр барган идеңме? Әйдә, үзем сине өеңә кадәр кайтарып куям. 
– Юк, мин кайтмыйм әле, улым, рәхмәт. Хәтмулла абыеңны көтеп торам. Составлары шушыннан үтәсе дип хәбәр салган иде. Соңга калдым ахры.
– Ә-ә-ә, состав дисең инде алайса. Хәтмулла абый дисең...
– Ышанмаган була. Менә, җибәргән кәгазе...

Карчык саргаеп беткән дәфтәр бите чыгарып, иргә күрсәтте. Берни язылмаган булса да, ир озаклап укыган булды. Ул барысын да аңлады. Карчык бүгенге көн белән яшәми, ирен фронтка озаткан да, әле дә кайтуын көтә. Сугыш беткәнгә җитмеш ел вакыт узган, ә ул һаман көтә. Ирнең тамак төбенә төер утырды, күзләре яшьләнде. 

– Ни, Сәйдә апай... Бүген түгел бит әле ул, син ялгыш аңлагансың. Ул хәбәрне мин дә ишеткән идем, иртәгә кайта Хәтмулла абый. Әйдә, кайтыйк без, иртәгә үзем алып төшәрмен.
– Шулай дисеңме, улым? Кара инде, ялгыштым микәнни?

Төн караңгылыгын ертып, машина фаралары юлны яктырта. Сәйдә әби дәшми, бер сүз дә дәшми. Шофер егет тә дәшми. Ни дисен ул аңа?! «Синең Хәтмуллаң кайтмаячак, көтмә аны, инде сугыш беткәнгә дә 70 ел», – дисенме? Сәйдә карчык һаман да көтә. «Үлгән дигән хәбәре юк бит, көтәм шул», – ди. Ярату юк диючеләр Сәйдә апай янына килсеннәр, сорасыннар, әйтеп күрсәтер ул аларга яратуның мәңгелек булуын. Туксан бишен тутырырга җыенган күршесенең соңгы вакытта сәерләнеп йөрүен, саташып сөйләшүләрен ишеткәләгән иде инде ул. Ялгыз кеше бит, нишләсен инде, үз-үзе белән сөйләшкәләп аладыр дип уйлаган иде. Күрәсең, алай гына булмаган. Хатынына әйтеп куясы булыр, бераз караштырсын. Бәлки төнгә ишеген тышкы яктан бикләп куярга кирәктер... Авыл советы рәисе, участковый белән дә фикерләшергә кирәк. Авылның бердәнбер хөрмәтле кешесе төнлә чыгып китеп, адашып үлсә, ояты авыл халкына бит аның.

Икенче көнне Сәйдә карчык алдагы төнне нишләп йөргәнен хәтерләми иде инде. Караватына бөгәрләнеп яткан йомшак песиен кочагына алып яратты да, икесенә ашарга дип, кибеттән алып кайткан минтай балыгын пешерергә куйды. Үзе ни ашаса, песиенә дә шуны ашата карчык, тамак аерып тормый. Дусты, иптәше, бик кадерле ул карчыкка. Ялгызлыгын оныттырып тора беразга. Ничә ел бергә яшиләр инде? Карчык исенә төшерә алмады. Әмма ничек очрашуларын бик яхшы хәтерли...

Көтеп-көтеп тә, Хәтмулласы кайтмагач, күрше авылдагы балалар йортына барып, өч яшен тутырган бер малай алып кайтты Сәйдә.  Авылның усал телле хатыннары «Үз балаң ахры, сиңа охшаган?», «Юк ла, түбән очның аксак Тимерханы инде, тач килгән!» дип үзәгенә үттеләр. Чыдый алмагач, баланы кире илтеп куймакчы булды. Андый хурлыкка төшүдән саклады күктәге Зат, баланың ата-анасы табылып, алып киттеләр. Шул бала белән күпме талкыдылар Сәйдәнең җанын. Еллар узган саен онытырлар дип өметләнгән иде, булмады. Җае чыкса-чыкмаса төрттерделәр. «Үз балаңны үзең үстергән булсаң, бүген кадерле карчык булып яшәр идең», – дип «хәленә керделәр».

Яшәүнең ямен тоймый башлагач, авыл хатыннарының мыскыл итүеннән туеп, бик кирәк булмаса, урамга чыкмас булды. Үзенең беркемгә кирәкмәгән зат булуына кимсенгән карчык кичләрен су буена төшеп утырырга ярата иде. Көннәрдән бер көнне су буеннан мескен тавыш ишетеп, якынрак килеп караса, песи баласы икән. Кайсыдыр рәхимсезе песине таш белән бастырып киткән! Карчык ташны читкә алып атты да, песи баласын күкрәгенә кысып, өенә йөгерде. Үз баласын караган кебек карады, тәрбия кылды, ай дигәндә, песи баласының сынган сөякләре ялганды. Бер урында гына утыра алмаган, тегендә-монда чабып-сикереп уйнаган песи баласы карчыкның тормышына нур өстәде. Ике кадерсез, беркемгә кирәк булмаган җан бер-берсенә беректе. Кап-кара төстәге песиенә карчык Шомыртым дип кенә дәшә. Тегесенә шул гына кирәк тә, йөгереп килеп җитә дә, әбисенең аякларына уралып, мырлаган тавышлар чыгара. 

Хәзер картайдылар инде. Шомырт бигрәк биреште. Көннәр буе йоклап, караваттан төшми ята. Карчыкның исә гел каядыр барасы килә. Туксаны тулып киткән карчыкка каян килә шулкадәр көч? Ул аны үзе дә аңламый. Югыйсә, авырлыклар күрмәде түгел, бик күп күрде. Сугыш елларындагы бетмәс-төкәнмәс эшләр, урман кисү, торф чыгару, окоп казулар... Ачлык, ялангачлык, салкында өшүләр... Глубинкадан ашлык ташып, капчык күтәреп чиләнеп беткән иңбашлары... Берсе дә калмады. Ә ул һаман каядыр ашкына. Шул билгесез җиргә барып җитсә, Хәтмулласы белән очрашыр кебек була. Беркөнне газ миченә пешәргә куйган ипиен онытып чыгып киткән шул. Озаклап олы юлны күзәтте, кайтучы күренмәде. Аннан соң бакчасында тулышып пешкән кура җиләкләрен җыйды, кап-кара булып пешкән карлыганнар ашап кинәнде. Карлыганнары быел да котырып уңды, күрше килене кереп җыеп чыксын, әйтергә кирәк булыр...

Шулай йөргәндә, газ мичендә калган ипие искә төшеп, йөгереп өйгә керсә, бөтен дөньясы төтен белән тулган. Ишек төбендә хәрәкәтсез яткан песиен күреп, карчык ах итте. Газны сүндерергә дә онытып, йөгереп күршеләренә керде...

Яраткан өйдәшенең исән калганын белгәч кенә җан керде карчыкка. Шул хәлдән соң кая барса да, керсә-чыкса да, Шомыртын үзеннән калдырмады. 

...Тагын бер ел узып китте. Карчык еш кына өйдән чыгып китеп югала башлагач, күрше килененә мәшәкать артты. Берәр хәл килеп чыкса, мине гаепләрләр дип курыкты. Акылы саташкан кешене җиңеп булмый икән. Карчыктагы көч, андагы хәйлә. Чыгып качарга уйлый икән, секунд эчендә чыгып китә, күрми дә каласың... Тамагына юньләп ашамый, бик нык ябыккан карчык белән сөйләшү дә мөмкин түгел. Син аңа ун сүз әйтәсең, ул берне дә әйтми. Сорау бирүчегә туп-туры карап, елмаеп утыруын белә. Аның күзләрендәге самимилек!

Бер гөнаһсыз сабый кебек утырган карчыкка карап, күрше килене беркөнне әйтеп куйды:
– Сәйдә апай, син җүләр түгел бит, әйдә, сөйләшик әле.
Карчык һич көтмәгәндә җавап бирде:
– Әйдә соң, сөйләшик.
– Син нигә өйдән чыгып качасың? Без борчылабыз бит. Шомыртың да борчыла. Акылың авышмаган бит синең, җаныңны нидер борчый диимме...
– Үзем генә калдыммы, колагыма Хәтмулла абыең пышылдый...
– Шуннан...
– Чакыра: «Әйдә, монда кил, сагындым», – ди. Мин дә аны сагындым.
– Син аңа: «Әйдә, үзең монда кайт», – дип әйтеп карамадыңмы?
– Юк, әйтмәдем...
– Әйтеп карале, Сәйдә апай, егет кеше кызлар янына үзе барырга тиеш бит.
– Егет түгел бит ул... Минем ирем... Өч ай гына бергә яшәп калсак та, гомерлек ирем. Безнең ярату мәңгелек иде. Менә бүген ак күлмәгемне киеп торырга кушты әле, бүген чыгып китмим, үзе кайтасы.

Авыр эштән бирчәеп беткән бармакларын уып сөйләнеп утырган ябык тәнле карчыкка карап, күрше килененең җаны сызлады. «Ялгызлыктан да әшәке нәрсә юк икән», – дип нәтиҗә ясады. Сәйдә апайның өй эче бик чиста, нурлы, җылы, ашарына тәмле ризыкларны пешереп кертеп тора, керен юып бирә, кайчан кирәк, мунча ягып кертә... Тик ул теләгән җан җылысын беркем дә бирә алмый икән. Ялгызлык бетерде карчыкны, тоташ елларга сузылган ялгызлык... Якын кешесенең кайтуын гомер буе көтеп тә, ул кайтмагач, хәтеренең соңгы кылы өзелде ахры карчыкның...

Күрше килене белән Сәйдә карчыкның соңгы сөйләшүләре булган икән. Кичке эшләрен бетереп, карчык янында төн кунарга кергән килен күңелсез хәлгә тап булды. 
Өстенә ак күлмәген киеп, башына ак яулык бөркәнгән карчык караватына сәер генә авып төшкән, карчыкның күкрәгенә менеп утырган песидә дә тереклек билгеләре сизелми. 
Карчык, гомерлек газап-әрнүләреннән арынып, елмаеп, үзенең мәңгелек ярату иленә китеп барган иде...

Мөнирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев