Марат Юнысов: «Гаиләмнең таркалуына интернет гаепле»
Популяр блогер язмышы турында сөйләде.
Марат Юнысов Сарман районы Дүсем авылында яши, инде сигез ел үз блогын алып бара. Популяр социаль челтәрдә 14 меңнән артык язылучысы бар. Постларында ул башкалардан аерылып торган тышкы кыяфәте, диагнозы, бер-бер артлы килгән тормыш сынауларын ничек үтүе турында ачыктан-ачык яза, хикәяләре, шигырьләре белән уртаклаша.
Без Марат Юнысовны «Шәһри Чаллы» редакциясенә кунакка чакырдык, интернетта туры эфирда аралаштык. «Ирләргә үрнәкнең дә үрнәге син», «Олы йөрәкле, ярдәмчел кеше, чын шәхес», «Синдәге үҗәтлек», «Молодец син, апаем! Юк-бар ир-ат затларын орып бирәсең», – дип яздылар аңа, җылы теләкләр юлладылар. Газета укучыларыбызга исә эфирга керми калган әңгәмәбезнең иң кызыклы өлешләрен тәкъдим итәбез.
– Марат, әтиең Нух исемле булган, фамилияң дә пәйгамбәр исеменнән.
– Әнием дә син пәйгамбәр нәселедер, ди, бөтен кешегә булышасың, ди. 2004 елда, малай тугач, правага укыдым да машина алдым. Шуннан башланды – әбиләр сорый, күршеләр керә, танышлар. «Сарманга гына алып барып кайт әле», – дигәч, эштән дә сорап киткән чаклар була. Үз эшләремне читкә куеп торам, бакча да бер-ике сәгатькә көтеп тора – алып барып кайтам.
Әнисе Лира апа башта аны безотказный дип ачуланган, хәзер инде: «Аның каравы кешеләр хөрмәт итә, башкаларга файда китерәсең», – ди икән.
«Бу баладан нормальный кеше чыкмый»
– Блогыңда язганча, фотоңны күргән кешеләр «Битеңә ни булды?» дип сорый икән. Тышкы кыяфәтеңне үзгәртергә теләп табибларга мөрәҗәгать иткәнсеңдер, нинди җавап алдың?
– Битемдәге шеш гемангиома дип атала. Йогышлы түгел. Туганда карарак төстәге эз генә булган, үсә-үсә шешкә әйләнгән. Мин тугач, табиблар әнигә: «Бу баладан нормальный кеше чыкмый. Бу дефект белән булачак, баш миенә дә зыян килергә мөмкин», – дигәннәр. Аллага шөкер, беренче класста отличник идем. Балалар бакчасына йөрмәдем, әтиемнең әнисе Мөкәрәмә әби мине укырга өйрәтте. Мәктәпкә барганда инде район газеталарын, китап укый идем.
Маратны әти-әнисе Казанга дәваланырга йөртә. Өч яшьләрдә аның шешенә дару кадап, размерын киметмәкче булалар. Тик файдасы булмый. 2014 елны шул ук врачларга тагын баралар. Алар гаҗәпләнеп: «Без сезне 20 яшькә җитәр дип уйламаган идек. Мондый диагноз белән кеше озак яшәми», – дигәннәр.
– Диагнозымны тикшертер, ачыклык кертер өчен төрле табибларга, төрле клиникаларга барып карадым. Берсендә аталы-уллы ике табиб белән сөйләштек. «Без сезгә операция ясыйбыз, ике-өч тапкырдан шешне бетерәбез», – диләр. Ләкин туганнарымның бөтенесеннән дә «Үлә калса, дәгъвам юк» дигән язуга кул куйдырырга тиешмен икән. Кабинеттан чыктым, өмет бар сыман – алынмакчылар бит. Артымнан бер шәфкать туташы чыкты: «Апаем, ялгыш кына сезнең сөйләшкәнегезне ишеттем – син аларга ышанма, алар эксперимент ясарга җыена. Суд юлында йөриләр – күпме кеше үлде инде аларның өстәлендә», – ди. Алар биргән кәгазьләрне чүп чиләгенә ыргытып кайтып киттем.
Әңгәмәдәшем Мәскәү, Санкт-Петербург табибларына яза, сораша, авыруы турында күп укый, киңәшләшә. Авыру тарихын бик күп профессорлар, дәрәҗәле белгечләр ныклап өйрәнгәннән соң, йомгаклап, язмача җавап бирәләр – «Операция ясаткан очракта исән калуга 10 процент гарантия дә юк». Яшисегез килә икән, тимәгез, ди табиблар. Ул бит уңай үзлекле (доброкачественный) шеш. Бу бары кан тамырларының киңәюе генә.
– Кыяфәтеңне үзгәртү теләге әле дә бармы, әллә аннан баш тарттыңмы инде?
– Кирәк түгел. Миңа киләсе елга 50 тула. Яшәгәнме – яшәгән! Балаларны аякка бастырдым, оныкларым бар, сөенеп туя алмыйм. Әле бит кайбер кеше бу тормышта аңа да ирешә алмый. Кайберсе эчеп, мескенләнеп йөри, эше юк, торыр урыны юк, гаиләсе юк. Гаиләсе булганның да балалары кадерен белмәгәннәр бар. Балаларым акыллы, Аллага шөкер.
Ярый әле «Пусть говорят»ка бармадым
– Инвалидлык алгач, бер танышым, әйдә, «Пусть говорят» тапшыруына языйк, анда барсаң, сиңа ярдәм итәрләр, диде. Яздык. Аннан җавап килде, табиб табалар, дәвалаячаклар икән. Сезнең хакта видео төшерәбез, аны каналыбызда күрсәтәчәкбез, диделәр. Мин анда килеп нишләргә тиеш, дигәнгә, гаиләгез турында, тетрәндергеч моментларны сөйләргә кирәк дип аңлаттылар. Минем белән шундый ук диагнозлы тагын бер кеше килергә тиеш икән. Яше бераз яшьрәк, шеше битендә дә, маңгаенда да бар. Ижевскидан Кирилл Силков дигән егет. Комплексларым аркасында микән, үзем турында ачыктан-ачык сөйләргә яратмый идем ул вакытта. Өстәвенә, гаиләдәге талашу, гайбәтләрне искә алырга, моның өчен туганнарны, башка кешеләрне дә алып килергә кирәк икән. Миңа шоу кирәк түгел, дидем дә бармадым.
Соңыннан, тапшыруны карагач, анда катнашкан Кириллны интернеттан эзләп таптым, аралаша башладык. Әйе, миңа табиб таптылар, түләүсез дәвалаячаклар, ди. Барысын да интернетта сөйләп, күрсәтеп барырга кушканнар. Бервакыт югалды бу. Телефоныннан шалтыратам, алмый, интернетта язам, җавап бирми. Берәр процедурададыр, дим. Бер ярты елдандыр телефонын алдылар, трубканың теге ягында бер хатын-кыз. «Кирилл кирәк иде», – дигәч, елый башлады. «Үлде бит ул», – ди.
Гаиләмнең таркалуына интернет гаепле
– Кызыңа 24 яшь, улыңа 18. Инде шактый вакыт син аларны ялгыз үстерәсең икән. Ничек шулай килеп чыкты?
– 2008 ел. Көз. Мин зернотокта үлчәүдә торам. Эштән кайтуыма өйдә ут юк – балалар караңгыда утыра, ишек ачык. Кызыма ул вакытта 10 яшь, улыма 4. «Әниегез кая?» дигән сорауга: «Ул безне машинада кайтарды да, хәзер кайтам дип чыгып китте», – диләр. Телефоны җавап бирми. Ике көн үткәч, полициягә гариза бирдем, эзли башладылар. Бер ун көннән таныш түгел номердан хатыным шалтырата: «Мин Башкортостанда, башка гаилә кордым. Туйлар үткәргәннән соң балаларны алып китәм», – ди. Соңыннан белдем, интернет аша бер ир-ат белән танышкан булган. Мин шок хәлендә калдым – ярый инде талашып яшәсәк, безнең бит бөтен авыл белә ничек торганыбызны. Ничек инде балаларны алып китәм?! Мин бит алар өчен яшим, бирмим, дим. Кайтсаң, балалар хакына гафу итәм, дим. Шалтыраткалап торды. Бер айдан, монда кыйный башладылар дип, кире кайтасын әйтте. Әлмәттән барып алдым, туганнарга: «Кысылмагыз, үзебез аңлашырбыз», – дидем. Торып киттек әйбәт кенә. Ярты елдан өйгә танышым белән бергә ят ир-ат килеп керде. Үзен сәер тота. Ишегалдына чыгып сөйләшкәч, хатынымның аның белән интернетта танышуы ачыкланды – ире һәм балалары барын әйтмәгән, үзен килеп алырга сораган. Өйгә керүемә хатын сумкаларын җыйган. Кызыбыз тупсага утырып: «Әни, китмә!» – дип елады, ә ул аның аша атлап чыгып китте.
Шул вакытны Марат аерылырга һәм хатынын ана хокукыннан мәхрүм итәргә гариза яза. Анысы ун көннән елап кайтып керә – теге ирне төрмәгә утыртканнар икән, гафу үтенә. Матур сүзләренә алдандым, ди. Тагын тора башлыйлар. Тик бер айдан Сарманга эшкә чыгып китүеннән югала ул. Инде менә 13 ел аннан бер хәбәр дә юк.
«Ярый әни бар иде янымда, юкса, үзем дә акылдан язар идем – андый вакытта башка әллә нинди уйлар килә бит ул», – дип сөйли Марат.
Балаларны ташламадым
– Хатын югалгач, туганнары килде. «Үзең дә инвалид, әниең пенсиядә. Көчең җитмәс, балаларны интернатка бир», – диделәр. «Миндә чит балалар юк. Үзем үстерәм», – дидем. Әни балалар белән булды, Аллага шөкер. Мин балалар бакчасына илтәм, алып кайтам, көндез зернотокта эшлим, төнгә каравылда торам. Әнисе чыгып киткәч, кызның тыны кысыла башлады. Табиблар астма тапты. Тикшерттем, Казанга алып бардым. Нервлары какшау нәтиҗәсе, диделәр. Сиптерә торган дарулар белән генә тора идек. Бала нәрсәгә дә булса борчылса, тын ала алмыйм, әти, ди. Яңгырмы, кармы, төнлә дә алып китәм Сарманга хастаханәгә, ярый машина кулда. Дарулар куллана торгач, бөерләренә бәрде – Лениногорскида дәваланырга туры килде. Хәзер инде күз тимәсен – үсеп, кияүгә чыкты, балалары бар. Ә улым әле күптән түгел генә хатын-кызлар белән тыныч сөйләшә башлады. Моңарчы әбисеннән башка берәүне дә якын китерми иде.
– Балаларың үскән, бәлки берәр ошаган кешең бардыр, кушылып яшисең килмимени, диючеләр бармы?
– Гомере буе әни мине тәрбияләгәнме? Хәзер мин аны тәрбияләргә тиеш. Картайган көнендә аны ташлап чыгып китәргә тиешме мин? Син үзеңне корбан итәсең, диләр. Ә мин шуңа өйрәнгән. Балаларны үстергәндә дә үзем турында уйламадым.
Мескенләнмәдем
– Тормышның бу сынаулары сезне ничек үзгәртте?
– Мин хәзер борчылмаска өйрәндем. Кеше сүзе йөрәккә бәрми. Шәхси тормышым турында сорасалар да тыныч кына аңлатам.
– Сезне күргәч, шаккатуларына өйрәндегезме инде?
– Бер 20 ел элек булган һәм хәзерге тормышны чагыштырсак, хәзер кешеләр дә үзгәрде. Элек базарга, кибеткә, Чаллыга барганда кеше килә каршыңа – мине күрсә, кеше ах дип шаккатып китеп бара иде. Ә хәзер хәтта бала-чагасы да туктатып сорарга мөмкин: «Абый, синең белән нәрсә булды?» – дип. «Менә, конфет күп ашама, синеке дә шулай була», – дип шаяртам кайчак. Көлә дә, юк, мин бүтән ашамыйм дип китеп бара. Начар ният белән килүчеләр дә бар. Аларга кешечә җавап бирәм дә сөйләшеп китәбез. Миңа, син психолог, диләр. Интернетта гаиләсендә тавыш чыгып, киңәш сораучылар да бар. «Минем тормышымны кереп укыгыз, мин яшәдем бит, сез дә түзә аласыз, вак-төяк тавыш аркасында балаларны бәхетсез итәргә ярамый», – дим.
– Авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте?
– Интернетта кеше белән аралаша башлагач, башкаларның тормышын күрә башладым. «Була инде ул, борчылма», – дип миңа киңәшләрен бирделәр. Кеше мине тынычландыра алгач, мин ник эшли алмаска тиеш ул әйберне, дидем. Мин дә кешегә стимул бирә алам бит, дидем. Мескенләнмәдем. Балаларны үстердем. Блогымны алып барам, үз тормышымда булган хәлләрне хикәя, шигырь итеп язып эләм. Бик ошаталар.
Марат Юнысов белән туры эфир язмасы:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев