Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым…»

Яратышып яшәгән икәүнең арасы көннәрдән бер көнне шартлап өзелә. Карашлары төрле булганга, диләр. Ләкин тормыш диңгезендәге айсбергның өсте генә түгел микән бу? Төптә бит бөтенләй башка сәбәп… Һәм ул, гадәттә, өченче бер кешегә килеп тоташа. Арага ятлар керү мәхәббәтне үтерә шул ул. «Йөрәктәге яралар да төзәлә, гафу да итәсең, тик ярату юк икән, аны кире кабул итә алмыйсың», – ди «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәез. Аерылышуларына үзе гаепле дип уйлаучылар барын белде ул. Белде һәм эндәшмәде. Нигә? Ачыктан-ачык сөйләшәбез.

 

Театр училищесының икенче курсында укыганда безнең төркемгә килеп кушылды ул. Без, бала-чагалардан, күпкә олырак, тормыш тәҗрибәсе туплаган чибәр ир-ат. Озак та үтми концертлар белән Минзәләгә җибәрделәр. Ул заманнарда шулай студент чактан ук гастрольләргә йөри идек.  Концерт алдыннан аяк киемемнең  каешы өзелде. Ул аны миңа ясап бирде. Шул көннән башлап һәрвакыт бергә булдык дисәм, бер дә ялган булмас. Гел җитәкләшеп кенә йөри идек. Миннән җиде яшькә өлкән  булгач, аны яклаучым итеп тойдым. Бәлки, аннан ата назы эзләгәнмендер. Өченче сыйныфтан өйдән чыгып киткән кеше мин. Интернатта яшәп укыдым. Әти-әнине күрмәдем дә диярлек. Шуңа күрә ул  минем өчен  әти дә, абый да, ир кеше дә булды бугай. 19 яшемдә  мин инде кияүгә чыктым. Нигәдер әти булачак иремне кабул итеп бетерә алмады, тик минем сайлавыма каршы төшмәде. Училищены тәмамлагач, яшьләр театрында эшли башладык. Без – ул театрга нигез салучылар. Бик күп рольләрне бергә уйнадык. Төрле образлар тудырдым. Театрның  тормыш өчен ярдәме зур булды. Шуның өчен мең рәхмәт аңа.  Соңрак бергәләп башка театрга күчтек. Анда ир-ат актерларга кытлык булгач, аны алдылар, ә миңа урын табылмады. Соңрак алабыз, диделәр. Без яшь гаилә: кечкенә бала, акча җитми, мохтаҗлыкта яшибез. Театрга администратор булып эшкә  урнаштым. Әле һаман да алабыз дигән сүзгә ышанып яшим бит инде. Кулыма кечкенә баламны күтәреп, кичкә эшкә киләм. Әтисе уйнамаган көннәрдә бала аның белән кала. Аннан соң залда билетер булып та эшләдем. Тик вәгъдә ителгән урын булмады миңа. Шул театрда эшләгән артистларның балаларын алдылар. Шулай итеп, бу театр сәхнәсендә уйный алмый калдым мин. Филармониягә алып баручы итеп чакырдылар. Яшәргә кирәк – барып урнаштым. Анда инде бертуктаусыз гастрольләр… Кемнәр белән генә эшләмәдем, кайда гына бармадык. Кызым әтисе белән кала иде. Арабызда көнләшү дигән хис бөтенләй юк. Бу уңайдан бернинди сүзгә килешү, үпкәләүләр булмады. Мин – аңа, ул миңа ышандык.  Аннан соң ирем белән икәүләп бер бабайга укырга йөрдек, вәгазьләр тыңладык, дин сабаклары өйрәндек. Икәү бергә намаз намаз укый башладык. Ул елларда дингә тартылу башлаган иде. Шул шаукымга ияргәнбездер дип уйлыйм. Нәрсә этәргәнен әле дә аңламыйм. Ул чакта мин ир артында гына яшәгән, бер сүз әйтсәләр дә елап җибәрә торган  бер җебек яшь хатын идем. Ул дин юлына баскач, мин дә аның артыннан ияргәнмендер инде. Тик бу адымга чын күңелемнән ышанып, әзер булып бардым. Ул бик гыйлемле кеше. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Хәтере дә яхшы, тиз ятлый да иде. Кызыбыз да кечкенәдән үк намаз укып үсте. Һаман да шулай кулга-кул тотынышып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек. Мин зур конкурс аша үтеп, «Дулкын» радиосында эшли башладым, ул театрдан дини оешмага күчте. Дин сабаклар укыта башлады. Әледән-әле чит илләргә белемен арттырырга йөрде. Бик соң кайткан чаклары булды. Үземнең уйларым чиста булгач, бер шигем юк иде. Хыянәт итми микән дигән уй күңелемә килеп тә карамады.

Аның  чит илгә укырга барып кайткан вакыты иде. Өй телефонына туктаусыз шалтырата башладылар. Трубканы алсам,  эндәшмиләр. Кем икән дип аптырап беттек. Ул вакытта радиода каршылыклы фикерләр яңгыраган тапшыру эшләгән идем. (Шуның аркасында эштән дә кудылар әле мине.) Әллә шулай тикшерәләр микән дип тә уйладым.   Мине шантажлыйлар, ди бер көнне ирем. Сораштыра башлагач: «Сиңа кирәк түгел», – диде. Кабат телефон шалтырады. Монысында эндәштеләр: «Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым. «Ярый, әйдә, килегез, сөйләшик», – дидем. 15 минуттан ул безнең өйдә минем каршыда утыра иде инде. Баксаң, алар  дин дәресләрендә танышканнар. Очраша башлаганнар да никах укытканнар. Андый очрашулар бер ялкыта шул. «Ул миңа талак әйтте. Китапта беркая да язылмаган. Аның талагы  дөрес түгел», – дип зар елый бу ханым. Гадәттә, мондый вакытта хатын-кызлар истерикага бирелә. Ә минем бер минут эчендә күңелем катты да калды.

Ул мескен хатынны тыңлап утырдым-утырдым да: «Әйдә, өч көн – анда, өч көн миндә яшә, ә бер көнеңне теләсә кайда яшә», – дидем. Ә ул талак әйткән хатынын күрергә дә, ишетергә дә теләми, аны куа. Шулай дип әйтсәм дә, күңелгә салынган яраны тиз арада дәвалап булмады. Бераз уйлап йөргәннән соң: «Болай яши алмыйм, аерылышыйк», – дидем. Ул, ялгышканмын дип, гафулар сорады, гаиләмне ташларга теләмим диде, тик күңелемдә аңа карата бернинди хис калмаган иде инде. 12 ел  бергә яшәгәннән соң, без аерылыштык.  Безнең аерылышуда мине гаепле итеп калдырдылар. Имеш,  намазга басмаганмын, башыма яулык япмаганмын. Кыскасы, дини кануннар буенча яшәргә теләмәгәнмен. Тик бу нахак. Әйе, мин яулык япмадым, хәзер дә яулыксыз йөрим. Тик моңа карап кына гөнаһ кыламмы? Аллаһыга ышану ул кешенең күңел түрендә булсын,  бу хакта кычкырырга кирәкми аны.  Дин бит ул  иң элек үзең өчен. Син калыпларыңны беләсең, тик бу хакта кычкырып йөрмисең.

Ул вакытта нәрсәдер раслап йөрергә теләмәдем. Бу хакта уйланмадым да, уйланырга теләгем дә, вакытым да булмады. Яшәргә кирәк иде бит. Бик үзгәртте мине аерылышу, бик. Эшкә чумдым. Ат урынына эшләдем. Һәрвакыт кеше арасында булдым. Шуның белән җиңдем бугай мин. Аннан соң, күрәсең, мәхәббәтем көчле булмагандыр дип уйлыйм. Бөтен барлыгым, назым, дәртем белән сөймәгәнмендер, яраткан булсам,  кире кабул итәр идем. Яраткан хатыннар хыянәт иткән ирләрен кичереп, кире кабул итә, әле аның өчен чәче белән җир себерергә әзер булып яши. Мин шундый бик күп парларны беләм. Икенчегә китсә дә, иреннән башын алмаган хатыннар да бар. Ярата икән, хатын-кыз кала ул! Ә мин гафу иттем, тик калмадым…  Аерылышу ир өчен дә, хатын өчен дә авыр түгел. Иң зур яра – бала күңелендә кала. Кызым бик авыр кичерде. Иң авыры аңа булды. Аннан соң, аерылышасың икән, араларны шартлатып өзәргә кирәк икән дип уйлыйм хәзер. Читтәге ата белән аралаштыру баланың   күңелен генә яралый. Әтисенең яңа хатынын,  балаларын җиңел генә кабул итә алмый ул үсмер күңеле.

Аерылганда 33 яшь иде миңа. Хатын-кызның чәчәк кебек янып торган вакыты. Кияүгә чыкмый калуым да балам хакына. Бик күп сөйлиләр, язалар: үги ата үги кызын көчләгән, дип. Иң курыкканым шул булды. Бөтен мәхәббәтемне балама бирдем, һәм моның өчен тамчы да үкенмим. Тормышымны ялгызым дәвам иттем. Үземә ир дә, хатын да булырга туры килде. Авылга кайтканда, һаман кешегә утыртып алып кайтыгыз әле дип ялынмас өчен руль артына утырдым. Ул вакытта  хатын-кызлар машина йөртергә курка иде әле. Бик тиз өйрәндем. Тормыш өйрәтә икән ул. Җебек хатыннан – янган йортка барып кергән, чабып барган атны туктага торган хатынга әйләндем. Яшәү өчен тырышу дигән нәрсә бу!  Син бит мондый түгел идең, дип аптырады күпләр ул вакытта. Бөтен уем – тормышны алып бару. Ә акчасыз көн итеп булмый. Тормышта балык кебек йөзәргә, киреләнмәскә, юк дип әйтмәскә, тәкәбберләнмәскә  Хәния апа Фәрхи өйрәтте. Урыны җәннәттә булсын, бик зирәк кеше иде. Әле бит мин  интернатта яшәгән кеше, кечкенәдән мөстәкыйль булып үскәннәр тормышта нык булалар.

Ә теге хатынга ачу-үпкә саклыйсыңмы дип сорыйсың килә инде синең… Юк, үпкәләмим. Мин аны жәлләдем. Никах укыткач, аны хатыным дип кабул итәргә тиеш булгандыр. Ә аны файдаландылар да ташладылар. Качып-посып кеше ире белән никах укытырга риза булган хатыннарны җәллим дә, шаклар да катам. Бу бит инде гаилә бозу! Әйе, чит илләрдә күп хатынлылык бар. Ләкин анда да ул бетеп бара. Бездә бит ир-ат икенче хатынга өйләнә икән, ул бу адымга бары бер нәрсә турында гына уйлап бара. Андый ир-атлар ике хатынын да тулысынча тигез тәэмин итә ала дип уйламыйм. Мәсәлән, өйләнә икән,  икенче хатынын да тораклы итәргә тиеш. Ике хатынына да фатирлар алып бирсен. Ә бездә бит өйләнә икән, хатынының өенә барып йөри. Гәрчә, аның өе булмаса да. Дини кануннар буенча олы хатынының ризалыгын алырга тиеш. Дөрес, бездә ул кануннарны үзгәртеп торалар. Качып-посып  никах укытуның бөтен максаты шул йоклауга кайтып кала. Никах минем өчен –  иң изге әйбер, ЗАГСка барып мөһер суктырудан да зуррак дип кабул итәм мин аны. Шуңа күрә никах белән сату-алу итүне кабул итә алмыйм. Алай булырга тиеш түгел ул. Аңлыйм, ялгыз хатынга наз, игътибар  җитми. Үзен бәяли белмәгәннәр  тәмле телгә, өч минутлык назга, ике-өч мең сумлык бүләккә алданып, ышаналар да икенче, өченче хатынлыкка да риза булалардыр. Хатын-кыз үз кадеренчә,белми әллә югалып каламы икән?

Тормыш алып  барырыга ярдәм итәр дип өметләнәләрдер ул, мөгаен. Ирләр кебек дәрт белән генә эш итмиләрдер дип уйлыйм. Хатын-кыз уйламыйча бер адым да ясамый ул. Ире йөргән хатыннарга менә нәрсә әйтер идем: бер йөргәне, гомер буе йөри инде аның. Яратасың икән, түзеп яшисең. Тик үзеңнең кеше икәнеңне дә онытырга ярамый. Акылга утыртам дип яшәү дә дөрес түгел.  Кешене үзгәртеп булмый ул. Бигрәк тә, ир-атларны. Тагын шуны онытмаска кирәк: ир-ат югалырга мөмкин әле, ә хатын-кыз бервакытта да югалмый. Аның өйләнеп, ә минем ялгыз яшәвем дә шуңа дәлил. Чөнки ирләр ялгыз яши алмый. Ашарга пешерүче, идәнен юучы, өен җыештыручы кирәк. Аерылганда тиккә генә бала  ана белән калмыйдыр инде ул. Бу күп нәрсә хакында сөйли. Хатын-кыз ир-атка караганда тәвәккәллрәк тә бит әле. Курыкса да, уйлаганын эшләми калмый. Ә ирләрдә андый нәрсә юк. Ул уйлап йөргән була. Әмма аны төрткәләп торырга, илһамландырырга кирәк.

Ир чын ир-ат икән,  барысын да уртага салып сөйләсен. Нәрсәдән канәгать булмавын әйтсен. Уртак тормышыбызның киләчәге юк, гафу ит, мин башка хатын алам дисен, ә качып-посып башка хатын-кызлар белән чуалып, никах укытып йөрмәсен. Ул инде егетлек түгел. Аның хыянәтендә үземнең дә гаебем бардыр. Мин – япь-яшь кыз, ул – тәҗрибәле ир-ат. Бәлки, башны югалтып яратышу кирәк булгандыр. Тик йөргән ирне моның белән генә тыеп була микән? Алтыдагы – алтмышка дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Юк,  кемне дә булса һич гаеплисем килми.  Аллаһы Тәгалә шулай язган, димәк. Бар нәрсәм җитеш, гаиләм бар. Ул да бәхетле яшәсен. Баламның әтисе бит ул. Еллар үтеп, хәзер үзем дә дәү әни яшенә кергәч, бала ата-ана сүзенә колак салырга тиеш икән дип уйлыйм. Гомер тәҗрибәсе булган өлкәннәр кешене сизми-белми калмый шул. Гаиләдәге хәлләремне кайтып сөйләгәч, әти:  «Менә, кызым», – диде дә, башка бер сүз  әйтмәде.

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X