Минем аркада ирем яхшы әти була алмады
Укучыларыбызны «Минем буын» («Мое поколение») китабыннан өзек белән таныштырабыз.
Аның авторы – Чаллыда озак еллар балалар, яшүсмерләр белән эшләгән Светлана Пипникова. Мемуарын газетада урнаштырырга рөхсәт сорагач, ул уйга калды. Аннары ризалашты. «Минем язмышым белән танышып, башкалар гыйбрәт алсын, якыннарының, гаиләсенең кадерен белсен иде», – дип ризалашты.
Профессиональ спорт, укытучылык эше, туганнарымны кайгырту минем бар вакытымны ала иде – гаиләмне соң кордым. Унынчы сыйныфтагы мәхәббәтем җавапсыз булды, аннары пар булырдай кеше очрамады. Күп еллар үткәч, мин үземнән 12 яшькә кечерәк кешегә кияүгә чыктым. Ул мин укыткан мәктәптә укый иде. Костя Захаров дүрт яшендә әнисез калган. Туу турындагы таныклыгында әтисенең фамилиясе дә юк иде. Ул шизофрения белән авыру апасында яши иде. Приступлары вакытында туганы аны кыйный, өеннән куып чыгара. Костя өенә кунарга кайтмыйча урамда йөри, урлаштыргалый башлаган иде, кышын җылылык торбалары янында куна. Шулай да мәктәпкә йөри, өчлеләргә генә укыса да, физкультурадан һәм тәртибе яхшы булу белән алдыра иде. Футбол уйнады.
1964 елның февралендә милиция аны туңган хәлдә әнисе үлгән ташландык шахта янында табып ала. Мин мәктәп янкормасындагы фатирда яши идем, аны җылытырга алып кайттым. Ул миндә яши башлады, 9нчы сыйныфка кадәр укыды. Мин Читадан Рубцовскига китәргә булгач, минем белән китте. Анда училище тәмамлады, һөнәр үзләштерде. Без дүртәүләп яшәдек – мин Кырымнан апамның балалары Сергей белән Маринаны алып килгән идем. 1968 елда без Костяны армиягә озаттык. Ул Тын океан флотында уңышлы хезмәт итте.
Аның кайтканын көтмәскә булдым. Чаллыга фатир бирә торган эшкә китәргә җыена идем. Аннары аның хатларындагы мәхәббәт аңлатулары куркытты. Уртак киләчәгебез юк, үзеннән 12 яшькә олырак хатын-кыз белән тормыш кору аның өчен бик үк яхшы түгел икәнен аңлаттым, тик нәтиҗәсез. Шуннан соң, кайда киткәнемне беркемгә дә әйтмичә, Маринаны үзем белән алып, КАМАЗ заводына юл тоттым. Рубцовскида 15 яшеннән үзем тәрбияләгән егеткә үзенең әйберләрен, урын-җир, кирәк-яракка акча калдырдым, фатир өчен алдан түләп куйдым.
Чаллыда мин беренче көннәрдә пропискасыз, мәктәптәге физика кабинетында яшәдем. Костя мине иптәш кызларым аша эзләгән, тик алар кая киткәнемне белми иде. Аннары бөтенсоюз эзләвенә игълан иткән.
1973 елны ул Чаллыга килде. Аны күргәч сөендем дә, көендем дә. Алга таба безне ни көтә? Мин ул вакытта «Яшь автомобилист» пионерлагере җитәкчесе булып эшли идем. Озак уйлап тормыйча, аны балаларны йөзәргә өйрәтүче инструктор итеп эшкә урнаштырдым. Җәй үткәч, ул «Камгэсэнергострой»га электрослесарь булып эшкә керде. Костя тулай торакта яши, еш кына кунакка килә, гел яратуын әйтә иде. Ул бертуктаусыз чәчәкләр бүләк итә, урманга гөмбә җыярга, балык тотарга чакыра. Шулай йөри торгач, мин ниһаять аның хисләрен кабул иттем, без бергә яши башладык.
Ул эшен яратты, спорт белән шөгыльләнде, футбол, хоккей уйнады, җиңел атлетика буенча ярышларда актив катнашты, бик күп мактау кәгазьләре, премияләр, путевкалар белән бүләкләнде. Танышларыбыз аны тәртипле, кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле булганы өчен хөрмәт итте, дуслары яратты.
1976 елның ноябрендә улыбыз тугач, Костя тиз арада язылышырга кирәклеген әйтте. «Баланың туу турында таныклыгында әтисе фамилиясе урыны буш калырга тиеш түгел», – диде ул. ЗАГСта безгә язылышу турында таныклык белән бергә баланың тууы турындагы документын да бирделәр. Анда минем кыз фамилиям язылган – безнең мөнәсәбәтләрнең һәм Костяның мәхәббәте озак гомерле буласына ышанмый идем. Мин дә аны ярата идем, тик күбрәк аналарча мәхәббәт булгандыр ул.
Бу хакта искә төшерү күңелемне бик әрнетсә дә, шунысы хак – мин ирем белән кешегә күренергә ояла идем, кунакка чакырсалар да бармадым.
Карьерам уңышлы булды, мине төрле оешмаларга директор итеп куйдылар, мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар, радио- телевидениедә интервьюлар алдылар, газеталарда язып чыктылар. Үзем төрле бәйгеләрдә катнашып җиңәм, җәмгыять эшендә актив катнашам, ә гаилә тормышым инде чатный башлады.
Ирем дә, улым да мине өйдә сирәк күрде. Хәтта отпускта да без бергә була алмый идек. Ирем спорт белән шөгыльләнеп, балык тотып, дуслары белән күрешеп күңелен ачты. Аның яхшы әти, бабай була алмавы, ахыр чиктә шешәгә тартылуы да – минем гаеп. Эчсә дә ул бервакытта да тавыш чыгармый, сугышмый, ятып йоклый иде. Аның бу гадәте чиргә әйләнде, гомерен дә шул өзде. 2017 елда ул инсульт кичерде. Дәваланды. 2018 елда икенче инсульттан соң савыга алмады. Аны соңгы юлга озатырга бар дуслары килде.
Сәрия Гарипова тәрҗемәсе.
Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев