Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Ни өчен соң бу хәлләр аның белән булды?»

Алмаз юл буе борчылып кайтты. Туган авылына җитәрәк йөрәге тагын да ешрак һәм катырак тибә башлады. Үз сорауларына үзе җаваплар эзләп азапланды. Карашларын еракка төбәде… Билгесезлек һәм уйлар дөньясында аңа юл бик озак, иксез-чиксез булып тоелды. Әйтерсең лә ул гомер аяк басмаган якларга таба атлый. Якын да, шул ук вакытта чит тә иде аңа әлеге сукмак. Авыл башына җитәрәк туктап хәл алды. Бу юлы туган йортының ишеген ачып, бусагасын атлап керергә үзендә көч табармы ул?

Алмазның инде авылына кайтмаганына шактый вакыт узган. Берничә тапкыр бик кыска гына вакытка кайтып китте ул. Тик бикле ишекне ачып, хатирәләрне яңартуны кирәк санамады. Күңелсез вакыйгалар куркыныч төш кебек болай да аны гомер буйлап озатып бара, бәхетенә бер киртә булып тора. Һич кенә дә оныта, хәтереннән сызып ата алмый үткәннәрне. Яше дә бара югыйсә…. Ә күңеле һаман тынгы тапмый, еламсырап тора.

Бу юлы ул ялгызы гына түгел. Туган-үскән нигезен күрсәтергә, авылы, күрше-күләннәре белән таныштырырга улын да үзе белән алды. Бер-берсенә иптәш, һәм бу минутларда бер-берсенә бик тә якын иде алар.

Башта авыр капка шыгырдап ачылды. Кеше аягы басмаган ишегалдын куе үлән баскан. Бакча уртасында үскән алмагач та, шактый олыгаеп, икегә аерылган. Быел бер дә җимеш биргәнгә ошамаган ул. Хәер, кем Алмазлар бакчасына кереп алма өзәргә батырчылык итәр икән… Хәтта үзе утырткан булса да, кайчандыр кып-кызыл җимешләре белән сөендерсә дә, аның инде бер яме дә күренми Алмазга. Гүя тормышның ачы күз яшьләре аның тамырларына сеңеп, агачны тупасландырган, вакытсыз картайткан.

Тимер йозак инде күгәреп каткан. Тик менә кайбер авылларда күзәтелгән ямьсез күренеш бу йортка кагылмаган. Хәтта караучысыз булса да, аның ишекләрен каеручы, тәрәзәләрен ватучы, сарайларын актаручы булмаган. Бар да Алмазның яшьлек вакытындагы кебек. Тик йөгереп чыгып каршы алырга әти-әнисе генә юк. Үзе армиягә киткән таңны, сабакташларны, дусларны шушы мизгелдә берәм-берәм күз алдыннан кичерде ул. Менә шатлык булып туган йорты бусагасын атлап керергә генә насыйп булмады аңа. Хәсрәттән җиргә сеңгән йорт каршы аласын белсә, бәлки, бәлки…. Нәрсә генә уйласа да, соң шул инде… Авыр уйларны бүлеп, улы туктаусыз сораулар бирә. Тамак төбенә утырган төерне йотып, уйларыннан айныр-айнымас кына җавап бирә дә, аннан дөресләп, тулырак итеп сөйләргә керешә Алмаз. Ә сөйләр сүзләр күп. Алар аның үткәннәре, башыннан кичкәннәре.

… Язгы ямьле сандугачлы кичләрне калдырып һич кенә дә армиягә китәсе килмәде Алмазның. Җитмәсә, Сабантуйлар килеп җиткән. Аның бит әле көрәш мәйданына чыгасы, сөйгәне Энҗенең бүләген аласы бар. Аннары чәчү эшләре дә тәмамланмаган. Алмаз һөнәр училищесында укып йөри. Туган авылы кырларында күнекмә үтеп, чәчү беткәннән соң, кулына Диплом алачак. Шофер таныклыгы алырга да күп калмаган. Ничек итсә итте, яшьтәшләре белән солдатка китмәде ул. Аерылу сагышының кайсы ел фасылы булуга карамастан, бик көчле булуын ул көзен генә аңлады. Ул хәрби комиссариатка килгән көн, аны озата килүче дуслар, яшерен генә күз яшен сөртүче әнисе, чын ирләрчә кулын кысып, аркасына кагучы әтисе бик озак күз алдында торды аның. Эх, әти-әнисен соңгы тапкыр күрүе икәнлеген белгән булса… Күңеле сизенгәндәй, бер генә дә читкә чыгып китәсе килмәгән иде шул. Ләкин ул сер бирә, юкка-барга зарлана, куркып кала торганнардан түгел. Сүзендә нык торды, эчендәген тышына чыгармады.

Сәгатьләр көннәрне, көннәр айларны ваклады. Әнисенең: “Исән кешегә ике ел вакыт берни түгел ул. Борчылма, улым!”, — дигән сүзләрен бер ел хезмәт иткәч ешрак искә ала башлады. Кайтыр көннәр дә якынлаша, Алмаз әкрен генә бүләкләр барлый. Ә бер көнне туган ягыннан килгән хәбәр аны өнсез дә, телсез дә калдырды. Алмазның йортларына кереп, әти-әнисен үтереп чыкканнар. Кемнәр? Ни өчен? Ни өчен нәкъ тә менә аларны? Гомерләре буе намуслы хезмәт итеп, балалар хакын хаклап, хәләл үз көчләренә яшәгән гади хезмәт кешеләрен? Бик озак үрсәләнде Алмаз. Үз-үзенә урын таба алмады.

Менә бүген тимер йозакны ачып кергәндә дә ул шушы хисләрне кичерде. Ни өчен соң аның туган йорты боек? Ни өчен соң ишектә авыр йозак? Ни өчен соң бу хәлләр аның белән булды? Үзе әти булгач бу хисне тагын да ныграк аңлады. Вакытсыз өзелгән гомерләрне кызганды. Ул ил чиген саклаганда кече Ватанында иминлек саклаучы булмавына ачынды. Бердәнбер уллары буларак, ул бит аларны кайгыртып яшәргә, якларга, усаллардан сакларга тиеш иде.

Ә йортта барда элеккечә иде. Барысы да үз урынында. Шул ук Алмазны уяткан сәгать. Шул ук бизәкле көзге, аларны бер түгәрәккә җыйган аш өстәле. Йодрыклар төйнәлсә дә, аңа еларга, баласына йомшаклыгын күрсәтергә ярамый иде. Анда барып утырды Алмаз. Монда килеп утырды. Ничәмә еллар дәвамында җыелган тузаннарны сыптырды. Эх, әнисе генә исән булса да, бу йорт ничек нурлы, җылы, якты булыр иде….

Шушы туып-үскән йортны дача йорты итеп үзгәртергә, газизләре төсе итеп сакларга бик тели дә, тәвәккәлләп тотына, хисләренә богау сала алмый шул әле.

Дөрес, вәхшиләр үз гөнаһлары өчен җавап бирде. Тик бу Алмазның хәлен бераз гына да җиңеләйтмәде.

Алмазның әнисе Җәмиләнең төннәр буе утырып бәйләү бәйли, яки сөт аерта, май атлый торган гадәте бар иде. Авылда иң соңгы булып, мөгаен, ут алар тәрәзәсендә сүнгәндер. Менә айныр-айнымас ике юлаучының да күзе шушы ут сирпеп торган тәрәзәгә төшә. Олы юлдан ук күренеп торган тәрәзәгә килеп чиертә алар. Юллык акча сорап, бераз тамак ялгап, баш төзәтеп алу була ниятләре. Йомшак кына тавышлы, бәләкәй генә гәүдәле хатын-кыз күренгәч, өйгә үк бәреп керәләр. Ялгыз гына яшәмәве мәгълүм булгач, тавыш-гаугага ир-ат та чыгып кушылгач, хәлләренең мөшкеллеген аңлап, төнге кунаклар тагын да котыра. Ашау-эчү кайгысын онытып, көч кулланып аларны аңнарын югалтканчы типкәли, кыйный башлыйлар. Нәтиҗәдә, бөтен өйләрен актарып, бар кадәр акчаны алып, хуҗа белән хуҗабикәгә пычак яралары ясап чыгып китәләр. Төн уртасында күрүче, керүче, ярдәм итүче булмаганлыктан, артык кан югалтудан алар инде тернәкләнә алмый, җан бирә. Болар әлбәттә, Алмазга суд залында гына мәгьлүм була. Җинаятьчеләрнең үкенүләрен, ялгышлыклары өчен гафу сорауларын аның аңы кабул итә алмый. Нәфрәте арта гына бара. Яралар сәгатьләп, көнләп тирәнәя.

Солдат хезмәтеннән дә туры авылына түгел, ә башкаладагы апаларына кайта ул. Авыл чынга ашмаган хыяллар, югалтулар, сөйгән яр хыянәте белән яралы йөрәккә тоз салып тора.

Энҗе исә солдат егетне көтү турында уйлап та карамый, аның атнага бер килгән хатларына ышанып торуны кирәк тапмый. Ул саф хисләрне бәяләргә өйрәнгәндә, беренче мәхәббәтен исенә төшергәндә инде шактый соң була. Алмазның авылга кайтасы да, йөрәгенә яра салган, иң авыр мизгелләрендә терәк була белмәгән кыз белән аңлашасы да килми. Шулай итеп яшьлек мәхәббәте бөредә килеш сула, сүрелә.

Яралы күңелгә дәва табу җиңел түгел. Ялгышлардан сакларлык, җинаятьчеләрдән үч алу теләген җиңәрлек, бәргәләнгән йөрәккә юл салырлык кешене табу ай-хай җиңел булмый аңа. Бүген тормышта үз урыны, сыеныр почмагы булган өчен мең шөкер ул. Барысына да тормыш иптәше Гөлсинәсенең сабырлыгы, булдыклылыгы, олы йөрәге нәтиҗәсендә ирештеләр. Апалары белән дә аралашып яшиләр, балалар да гаилә җылысын, әти-әни назын тоеп үсә. Күңел яралары гына әледән-әле кузгалып, аның тынычлыгын боза.

Бүген улына барлык эч серләрен сөйләде ул. Соңыннан икәү зиратка юл алдылар. Ә анда тынлыкны бозып сөйләшергә базмадылар. Бары тик кошлар гына якыннарына мәңгелек моңлы бишек көе көйләгәндәй сайрады да, сайрады. Бу тынлыкта сүз дәшү урынсыз иде.

Ничәмә еллар инде Алмазлар йортының капкасын ачып карау түгел, ул йорт яныннан шомланмыйча узучы да юк иде. Бу көнне күрше-күлән дә капка төбенә килде, аларның киләчәккә планнары белән уртаклашты. Авыр тойгыларны сызып ташлап, әти-әнисе өчен дә яшәргә, аларның юлын дәвам итәргә, нигезне корытмаска ясалган беренче адым шул иде. Хәзер инде Алмазга тагын да көчлерәк, ныграк булырга кирәк. Нигезне таратмау аңа гомер биргән әти-әнисенең әйтелмәгән васыяте. Ул аны һичшиксез үтәр, улына да, кызына да шуны өйрәтер…

 

Ләйлә Вәлиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев