Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Нинди туй?! Без бит дуслар гына!»

Үзем белән булган кызык та, кызганыч та хәл турында сөйләп китәсем килә. Бәлки минем урында калган кызлар бардыр. Алар бу хәлдә нәрсә эшләде микән?

Бәлки кемгәдер гыйбрәт булыр. Миңа үткән гомерем бигрәк жәл. Алгарак китеп әйтәм, мин бүген тормышта ялгыз. Янымда сыенырлык кешем, сөйләшергә сөйгән ярым юк.

Бик озак вакыт Гомәр исемле бер егет белән аралашып йөрдем. Аның белән дус кызым Илвинаның туган көнендә көтмәгәндә генә очраштык, шуннан бик тиз дуслашып киттек. Ул да, мин дә бер күрүдә бер-беребезне ошаттык. Вакыт узу белән хисләребез ныгыды гына. Гомәр хисләргә саран булмады: матур сүзләр әйтте, бүләкләр дә бирә торган иде. 
Бик озак һәм бик тәртипле йөрдек без аның белән. Гомәр мине әти-әнисе белән таныштырды, алар хәтта бездән кайчан өйләнешәсез дип сораштыра ук башлады. Минекеләр дә егетемне тикшерде. Безнең һаман шулай озак очрашуыбызга туганнарыбыз да аптырап бетте.

Мин исә күптәннән кияүгә чыгарга әзер идем. Тик Гомәр генә нидер көтте, өйләнешү турында сүз чыккач, сөйләшми башлады яисә сүзне икенчегә бора иде. Минем әти-әни дә еш кына шул сорауны бирә башлады. Мин: «Нишләп миннән сорыйсыз? Әнә, Гомәрдән сорагыз», – дип, бераз шаярту белән җавап кайтара идем. Үзем дә уйланам: нияте нинди аның? Әллә вакыт кына үткәреп йөриме? Башта бу сүзләргә бер дә исем китмәде. Янәшәмдә сөйләшер, киңәшләшер яраткан кешем бар. Уртак мавыгуларыбыз, шөгыльләребез күп. Рәхәт бит! Кайда барсак та бергә идек. Аеруча шугалакка барырга, кино карарга ярата идек. Чыннан да, башта бик рәхәт булды...

Айлар түгел, еллар арты еллар узды. Дистә елга якын сөйләшеп кенә йөрибез икән. Аралашуыбыз озакка сузылгач, руслар әйтмешли, бу мине «напрягать» итә башлады. Кыз баланың яше барган саен башка мөмкинлекләре кими бит. Мәсәлән, бала табарга соңга калуың бар... Ә егетем өйләнергә җыенмый кебек тоела башлады. Шунда ерак туган бер апамның: «Егетләр хәзер кыюсыз алар. Үзләренә кияүгә чыгам дип кырт кисеп әйтергә кирәк. Ә нәрсә куркып торырга?» – дигәне искә төште. Мин дә бер көнне тәвәккәлләдем шулай. Егететемнән турыдан-туры сорарга булдым.

– Гомәрем, без бик озак йөрибез бит инде. Кайчан туй турында уйлана башлыйбыз. Бәлки никах укытып алырбыз? – дидем. Бу сүзләрне әйткәндә тез буыннарым калтырады, үземне белештермәдем кебек... Әмма бу сүзләрне әйтергә кирәк иде! 

Һәм, беләсезме, ул нәрсә дип җавап бирде: «Нинди туй?! Без бит дуслар гына!» – диде. Аяк астыннан җир убылып киткәндәй булды, күз алларым караңгыланды... Ун елдан артык шул бер кеше белән йөрдем бит мин! Ә ул уйнаган гына булып чыгамы? Шул сүзләрдән соң минем Гомәргә булган бөтен хисләрем юкка чыкты. Ул дус кына булган, ә мин аны сөйгәнем, бердәнберем дип санаганмын. Бик нык үпкәләдем. 

Әлбәттә, без дуслар гына булып кала алмадык. Бер-беребезгә карата хисләребез дә бар иде. Ничек ул шундый сүзләр әйтеп, безнең мәхәббәтебезне җимерә алды икән? Ир кеше булачак хатынына дус була аламы ул? Әллә мин генә шулай уйлаганмынмы? Ун елдан артык күзләремә «ал күзлекләр киеп йөргән» буламмы? Башка сыймаслык хәл бит инде... 

Николай Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев