Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Әнине хастаханәдә караган чакта, ирем ял йортында миңа хыянәт итеп яткан…»

    Без ирем Наил белән бер авылдан. Кечкенәдән дус булып үстек, бер сыйныфта укыдык. Мин аны хәрби хезмәткә озатып калдым, ике ел дәвамында башка егетләргә күз төшерми, аны, бары тик аны гына көттем. Мин аны бик яраттым. Наил дә миңа шундый ук хисләр белән янды. Атна саен аннан дүртәр хат ала идем.

    Ул кайткач, никах укытып, туй үткәрдек. Әти-әниләребез ярдәме белән авылда зур йорт җиткереп кердек. Мин мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләдем, ул район үзәгенә йөреп, бер оешмада җитәкче вазыйфасын башкарды. Аллаһыга шөкер, авыл белән район үзәге арасы нибарысы 10 чакрым безнең. Якын булгач, авылыбыздан күбесе шунда йөреп эшли. Ләйсән исемле кызыбыз бар. Ирем белән өйләнешүебезгә 12 ел. Шул еллар эчендә бик матур яшәдек. Безгә сокланып карыйлар иде. Яшермим, башкаларга үрнәк булдык. Мин иремә, ул миңа ышанып яшәдек.

    Хыянәт хакында уйлап та караганыбыз булмады. 12 ел элек ничек бәхетле булганбыз, шул рәвешле гомер буе бәхетле булырбыз, яратып-яратылып яшәрбез дип уйладым… Ә хәзер шунысына төшендем, гомер буе миңа чит-ят булган, мине аңламый торган кеше белән яшәгәнмен икән бит.

    Узган елның җәендә без баланы әнигә калдырдык та, ял йортына юллама алып, шунда киттек. Бар да яхшы булды. Диңгез, һава торышы, яңа хис-кичерешләр. Ялыбыз тәмамланырга бер атна кала, әти шалтыратып, әниемнең кан басымы күтәрелеп хастаханәгә алып китүләрен хәбәр итте. Шуңа да миңа тиз арада өйгә кайтып китәргә кирәк иде. Иремә ял тәмамланганчы, үзенә генә калырга куштым.

    Әнием бе атна хастаханәдә ятып чыкты. Мин көн дә аның янына йөрдем. Аллаһыга шөкер, бер атнадан әнием дә хастаханәдән чыкты. Наил дә кайтты. Ләкин ул бөтенләй башка кеше иде. Ирем танып булмаслык булып үзгәргән. Әйтерсең лә аны алыштырып куйганнар. Минем белән дә, баласы белән дә кырыс кына аралашты, нигәдер ачулы иде. Һәр нәрсәдән гаеп таба башлады.

    Мин тыныч кына нәрсә булганлыгын сораштырып карарга тырыштым. Ләкин ул сүзне башкага борды. “Син барысын да уйлап чыгырасың!” – дип мине гаепләде. Шул рәвешле берничә ай үтеп китте. Шул айлар дәвамында аның эшсәфәргә йөрүләре ешайды. Ул эштән соңга калып кайта башлады. Өйдә чагында еш кына кемдер шалтырата башлады иремә. Ул сөйләшергә дип, башка бүлмәгә чыгып китә иде. Кичләрен яратышуларыбыз сирәгәйде. Чөнки ул эштән арып кайтам дип зарлана башлады, хәлем юк дип сылтау таба иде.

    Аннары беркөнне карыйм, ирем алтын балдагын салып куйган. Имеш бармаклары шешкән, балдагы сыймый башлаган. Шул вакытта да мин аның сөяркәсе бардыр дип башына китермәдем. Мин Наилне беркайчанда миңа хыянәт итәдер дип уйламадым, бернидән дә шикләнеп яшәмәдем. Чөнки без һәрвакыт дус, тату яшәдек, әрләшмәдек. Кычкырышсак та тиз арада дуслаша идек. Мин аның кесәләрен тикшерү, шалтыраткычын актару кебек түбәнлеккә төшкәнем дә булмады.

    Ләкин бер көнне, ул юыну бүлмәсендә чагында, аның шалтыраткычына хат килде. Үзем дә аңламыйм, кулым нигәдер шалтыраткычка үрелде, ниндидер бер хатын-кыз язган иде ул хатны. Шул арада ирем йөгереп чыкты да, кулымдагы шалтыраткычны тартып алды. Өстәвенә, миңа кычкырып: “Син көнләшүдән җүләрләнә башлагансың инде!” – дип мине гаепләде.

    Мин берни дәшмәдем… Тик анда язылганнар һаман да күз алдымда иде: “Безнең диңгездә үткәргән көннәребезне сагынам. Яратам. Көтеп калам сине, кояшым минем”.

    Нибарысы бер генә атнага ялгыз калдырып киттем ләбаса! Кайчан танышырга өлгергән соң ул?! Һич аңламадым… Ничек ул, берничә көн эчендә, безнең 12 ел бергә яшәгән бәхетле көннәребезне сызып ташлый алды икән?! Ничек ул мине, кызыбызны ниндидер таныш булмаган, ирләр артыннан чабып йөрүче сөяркәгә алыштыра алды икән соң?! Әнә шул сораулар җаныма тынгылык бирмәде…

    Мин аның нәрсә кычкыруын, нәрсә әйткәнен ишетмәдем… Әйтерсең лә миңа ниндидер таныш булмаган, чит кеше кычкыра иде… Ире хыянәт иткән хатын-кыз гына минем хис-кичерешләремне аңлый торгандыр.

    Мин елый-елый әни янына кайтып киткәндә, атна дәвамында аны карап, тәрбияләп торганда, ул рәхәтләнеп башка хатын белән танышкан, аның белән күңел ачкан…

    Ярар, гашыйк булган, миннән дә яхшырак кеше тапкандыр. Андый хәл дә була. Ләкин ир кеше андый очракта үзен кеше төсле тотарга тиештер. Яшереп, ялганлап йөрмичә, хатынын гаепләмичә, гафу үтенеп кеше төсле генә аерылышырга мөмкиндер бит?

    Ә ул миңа теләсә нәрсә кычкырды, кычкырды да, ишекне каты итеп ябып, мине ялгызымны гына калдырып чыгып китте. Өстәвенә, барысына да мине гаепләде…

    Без аның белән аерылыштык. Мал-мөлкәтне соңгы кашыкка кадәр бүлештек. Ирем әйткәнемчә, гаиләбезне саклап калмауда мине гаепәде. “Мин бер ялгышлык ясаганмын икән, сиңа аерылышу өчен ул сәбәп кенә булган. Үзеңнең аерылышасың килеп йөргән!” – диде. Ул гына түгел, туганнарыбыз, дусларыбыз да аерылышуыбызда мине гаепле санадылар. “Синең сабырлыгың юк, ашыккансың. Барысын да уйлап бетермәгәнсең”, — диделәр. Тик миңа бер тапкыр хыянәт итеп, мине җүләргә санаган ир белән башка яши алмавымны аңлый идем…

     

    Чыганак: Татар тудей

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: