Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Онытмыйбыз, горурланабыз!

Әфган сугышында - 35, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә 32 шәһәрдәшебезнең гомере өзелгән. Аларның якты истәлеген мәңгеләштерү һәм укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Чаллы мәктәпләрендә "кайнар нокта"ларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә мәрмәр плитәләр куела. Исемнәре - диварларда... Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, чит дәүләт, республикаларда барган сугышларда һәлак булганнар истәлегенә алар...

Әфган сугышында - 35, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә 32 шәһәрдәшебезнең гомере өзелгән. Аларның якты истәлеген мәңгеләштерү һәм укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Чаллы мәктәпләрендә "кайнар нокта"ларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә мәрмәр плитәләр куела.

Исемнәре - диварларда...

Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, чит дәүләт, республикаларда барган сугышларда һәлак булганнар истәлегенә алар укыган мәктәпләргә мемориаль такталар кую Россиянең башка төбәкләрендә инде берничә ел бара. Быел аларга чаллылылар да кушылды. Хәер, үлемнәре белән үлемсезгә әверелгән шәһәрдәшләребезне үзләре укыган мәктәпләрдә һәрчак горурланып искә алалар, укучылар алар үрнәгендә тырыш, чыдам, батыр булып үсәргә омтыла.

Иң беренче булып истәлек тактасын 18нче лицейда элделәр. 19 яшендә Әфганстанда һәлак булган, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Егоровых Николай Вячеславович истәлегенә ул.

"Быел Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылганга да 25 ел булды. Ул сугышта һәлак булганнарның күбесенең инде әти-әниләре дә вафат, алар турында мәгълүматларны, фотосурәтләрне музейдан, якыннарыннан эзлибез, - ди мемориаль такталар куюда мәктәпләргә ярдәм итүче Надежда Казыйханова. Һәлак булган солдат аналары берлеге җитәкчесе ул, улы Игорь 1995 елда яу кырында башын салган. - Мәктәпләргә, аларның җитәкчеләренә рәхмәт, мәктәпне башка төбәктә тәмамлап, хәрби хезмәткә Чаллыдан алынган сугышчыларга да истәлек такталары куярга булдылар. Мәсәлән, Сидоровкадагы 9нчы урта гомуми белем бирү учреждениесе шундый бер батырның исемен мәңгеләштерергә алынды".

"Безнең мәктәптән сугыш бәрелешләрендә, бәхеткә, беркем дә һәлак булмаган. Шуңа без Әфган сугышына Чаллыдан киткән Фәнис Минсәлим улы Вәлиев истәлегенә мәрмәр истәлек тактасы куярга булдык. Ул Данил Садыйковка куелган такта белән янәшә урнаштырылачак", - диде 9нчы мәктәп директоры Айгөл Гыймазиева.

35нче мәктәп "кайнар нокта"ларда - чечен сугышларында элеккеге ике укучысын югалткан. Отделение командиры, кече сержант Аниськин Андрей Анатольевич - 1996 елның 5 январенда, кече сержант, разведка ротасының отделение командиры Латыйпов Илгиз Искәндәр улы 2001 елның 15 августында Чечен Республикасында һәлак булганнар.

...Йөрәкләрдә - ярасы

Чечен сугышында башын салган Илгиз Латыйповның җәсәде кайгылы хәбәр килеп байтак вакыт үткәч кенә кайтарып җиткергәннәр иде. Аны бөтен шәһәр халкы көткәне хәтердә калган.

2001 елның 14 августында Ножай-Юрт районында разведка төркеме колоннасы засадага эләгә. БТРлары сафтан чыкканда, кече сержант Латыйповның аягы яралана. Шулай да отделение командиры командалык итүен дәвам итә. Автомат уты белән сугышчыларын дошман һөҗүменнән каплаганда аның башы каты яралана. Егерме минутлап барган бәрелештә рота командиры һәлак була, алты сугышчы яралана. Бер көн аңсыз ятканнан соң, Илгиз госпитальдә вафат була.

Шул көннән Шәйхетдиновлар гаиләсендә тормыш ике яссылыкка бүленә "Илгиз исән чакта" һәм ... .

Илгиз Латыйпов беренче сыйныфтан алып тугызынчыга кадәр 35нче мәктәптә белем алган, аннары 114нче училищеда газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Кечкенәдән рәсем ясарга хирыс булган, спорт белән мавыккан. Армиядә дә спорт залында төшкән фотолары бик күп. Соңыннан иптәшләре җибәргән аларны. Дуслары Илгизнең яратып спорт белән шөгыльләнүе, уеннар-ярышлар оештырырга бик тә сәләтле булуы һәм һәрчак беренче булырга омтылуы турында сөйләгәннәр.

Гаиләдә иң олы бала буларак, Илгиз әнисенә йорт эшләрендә һәрчак булыша торган булган. "Өй җыештыра башласа, стенка түбәсенә кадәр сөртеп, анда газета җәеп калдыра, икенче җыештырганда пычранган газеталарны төреп кенә алып тузанны сөртә дә чистасын җәеп калдыра. Диванны күчереп юмаса, идән юганга санамый да иде. Без берәр җиргә китсәк, нәрсә дә булса пешереп, сеңелләрен сыйлый иде", - дип искә ала Илгизнең әнисе Әлфия ханым. Бервакыт улы песи баласы күтәреп кайта. Әнисен ачуландырмас өчен, бүләк иттеләр, дип әйтә. Соңрак, йомшак йомгакны барысы да яратып өлгергәч кенә серен чишә: училищеда малайлар типкәләп йөрткәнгә кызганып алып кайткан булган икән.

Армиягә дә теләп китә Илгиз. Хезмәтен бер айга иртәрәк тәмамлау өчен ялга кайтып тормаска була. Ләкин сигез ай хезмәт иткәннән соң, күнегүләр вакытында кулын имгәтә һәм аны ялга җибәрәләр. Кайткач, больницадан больницага чабып дәвалана - бар җиренә салкын тиеп беткән була. Бераз хәлләнүгә, беркемгә әйтеп тормастан, поездга билет ала да, икенче көнне хезмәтен дәвам итәргә китә.

Хатлары гел бер адрестан - Ставрополь краеннан килә Илгизнең. Аның ут эчендә булуын якыннары белми дә. 2001 елның июль ахыры, август башында хезмәтен тәмамлап кайтырга тиеш була солдат. Иптәшләре дә кайтып беткәч, гаиләдә көн саен Илгизне көтәләр.

Ана күңеле сизгән, күрәсең, 14 август төнен Әлфия йокысыз үткәрә. Икенче көнне эштән кайтуына улыннан хат килгән була. "Мин инде ике ай тауда, артык бер нәрсә дә язарга ярамый", дигән юллар була хатта. Елый-елый язган җавап хатын улына җибәрергә өлгерми Әлфия, 16сы көнне эштән кайтуына Илгизнең үлеме турындагы хәбәр килгән була.

Улларының цинк табуттагы үле гәүдәсен 13 көннән соң гына кайтарып җиткерәләр.

"Илгизнең юклыгына быел 13 ел була. Ә ул әле һаман хәрби хезмәттә, менә-менә кайтып керер кебек", - ди Әлфия ханым. "Оныкка еш кына, үзе дә сизмәстән, Илгиз дип дәшә, инде бала да гаҗәпләнми", - дип сүзгә кушыла хәләл җефете Ләззәт Язкәр улы. Аннары сак кына Илгизнең бүлмәсенә дәшә, аның әйберләрен - чылбыры белән шәхси номерын, хәрби бүләкләрен күрсәтә. Илгизнең хәрби киемнән төшкән фотосурәте янындагы кара бәрхет мендәрчеккә күкрәк билгеләре белән бергә "Батырлык ордены" беркетелгән. Аның янәшәсендә - ике медаль. "Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен" медальләре 2013 елның февралендә Илгизнең әти-әнисенә - Ләззәт Язкәр улына һәм Әлфия Мирсалих кызына тапшырылган.

Илгиз Латыйповны, аның гаиләсен онытмыйлар. 35нче мәктәп укучылары бәйрәмнәрдә өйләренә килә. Һәлак булган шәһәрдәшләргә багышланган шәһәркүләм чараларга да гел чакырып торалар. Сеңлесе Зөлфия Илгизнең сугышчан дуслары белән хәбәрләшеп яши. Ара-тирә Азнакайдагы дусты килеп китә, беренче укытучысы Надежда Юрьевна да һәрчак хәл белешеп тора.

Батыр татар егетенең исеме Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендә Россиянең спецназ подразделениеләренә куелган һәйкәлгә уелган. Тиздән Мәскәүдә Поклонная гора мемориаль комплексында да шундый ук һәйкәл ачылачак, анда да шәһәрдәшебезнең исеме булачак. Бу хәбәрне Илгизнең әти-әнисен күрергә Мәскәүдән килгән командиры җиткергән.

Февраль аенда шәһәребезнең Ватан-Ана мемориаль комплексында Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда һәлак булган шәһәрдәшләребенең исемнәре язылган стела ачылды. Шушы көннәрдә 35нче мәктәптә дә батыр шәһәрдәшебез истәлегенә мемориаль такта урнаштырылачак.

25 майда Илгизгә 33 яшь тулган булыр иде.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев