Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Өйләнүем комачауламас...»

Надя төскә-биткә бик чибәр һәм үзенә күрә затлы кыз иде. Озын, төз буйлы, сөрмәле яшел күзле. Җитди дә, шул ук вакытта елмаюын да жәлләми. Кыздан самимилек, яхшы күңеллелек сирпелеп тора. Ләкин әлегә мәхәббәт утларында янмаган, кемнедер уйлап йокысыз төннәр үткәрмәгән иде.

Аңа караучылар, кызыгучылар һәм гашыйк булучылар шактый булгандыр инде, мөгаен. Әмма алар кызның йөрәгенә, күңеленә, җанына үтеп керә алмаганнардыр. 

Бер рус егете Надяның эш урынына еш килеп йөри башлый, кичке прогулкаларга, киноларга чакыра, тик берни барып чыкмый – күңелдә хисләр тумый. Егет беркөнне кыйммәтле духи алып килә, Надя бүләкне алмый. Егет исә ачуыннан духины станокка бәреп вата һәм бүтән күренми. Беренче «мәхәббәт» тарихы шулай тәмамлана. 

Ямьле җәйнең бер кичендә Надя матур итеп киенеп, бизәнеп-ясанып кибеткә китә. Каршысына бер егет килә. Надя да аңа игътибар итә, егет тә кызга бик текәлеп карый һәм адымнарын әкренәйтә. Егет бик күркәм: кара күзле, кара кашлы, чәчләре коңгырт, дулкынлы. Киеме дә чиста, пөхтә, яныннан тәмле хушбуй исе килә.

– Сезнең белән танышырга буламы, чибәр кыз? – ди ул, елмаеп.

– Әйе, була, әгәр шаяртмасагыз, – ди Надя. 

Шул көннән Вилен белән Надяның мәхәббәт кыйссасы башлана. Вилен күрше Башкортостаннан була, әнисе янына еш кайтып йөри. 

Егет белән кыз бәхет диңгезендә йөзәләр, вакытларын эштән соң кызыклы итеп уздырдылар, булачак гаиләләре турында хыялланалар. Әмма Вилен өй эшләрен хатын-кыз гына башкарырга тиеш дип саный. Ә Надя һәр эштә дә бер-береңә булышырга кирәк дип уйлый. Тормышка карашлары әнә шулай төрлечәрәк булса да, алар очрашуларын дәвам итә. Берничә ай сизелмичә дә үтеп китә. 

Бервакыт Вилен берни әйтмичә юкка чыга. Ике ай буе аннан бер хәбәр дә булмый. Надя моңа бик аптырый, ләкин көтүеннән туктамый. Беркөнне Надя ишеген ачса, Вилен ишек төбендә чәчәк бәйләме тотып басып тора. Күзләрен аска төбәгән, гаебен аңлап гафу да үтенә.

– Надя, мин башкача эшли алмадым. Әниемнең сүзен тыңламыйча булдыра алмадым. Ул миңа: «Мин исән чагында татар кызына өйлән, озакка сузма», – диде. Синең турыда әйткәч, нык каршы төште. Мин өйләндем...  Ләкин минем өйләнүем безнең мәхәббәткә комачауламас дип ышанам. 

Надя ни әйтергә дә белми. Хисләр дулкыны бертөрле сөйли, ә акыл исә үзенекен итә: 

 – Юк, Вилен, алай булмый, алай ярамый. Безгә бүтән очрашырга кирәк түгел, мин сиңа бәхетле тормыш телим, – ди ул үзен тыныч тотарга тырышып. 

 Берничә көн туктый алмыйча елый Надя, моңсуланып йөрүе исә айларга сузыла, соңрак тынычлана. Шулай итеп аның да тормыш дәфтәрендә беренче мәхәббәт маҗарасы языла. 

Резидә Вәлиәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев