Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Рушания Зарипова: «Карны үбәсем килде»

Ул соңгы 14 елда беренче тапкыр тәрәзәдән кар күргән.

Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми, нинди генә сынауларга дучар итми. Шәһәрдәшебез Рушания Зарипова да шундый язмышлы кешеләрдән. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә бик күп җирләрдә булырга туры килгән аңа. Уенын-чынын бергә кушып: «Мин җәһәннәм белән тәмугта гына булмадым, әмма Анталия белән Чаллыдан да рәхәт җир тапмадым», – ди ул. 

Рушания ханым Пермь өлкәсенең Барда районы Федорки авылыннан. Төгәллекне яраткангадыр инде, исәп-хисап эшләрен үз иткән. Гомере буе банк системасында эшләгән. Тормышта борчу-хәсрәтләре дә аз булмаган. Моннан 17 ел элек ире үлеп киткән. Аңа улларына әни дә, әти дә булырга туры килгән. Денис белән Флоридны чын ир-егетләр итеп тәрбияләгән. 

Җаваплы урында эшләү, балалар өчен борчылу сәламәтлегенә зур зыян салган. 23 ел элек аңа табиблар шикәр чире диагнозы куйганнар. Кандагы шикәр күләме зур булган. Бу чирнең авырлыгын үзе шуның белән чирләгән кешеләр генә аңлыйдыр. Рушания ханым да, хәле катлаулангач, климатны, яшәү урынын үзгәртергә булган. 

– 56 яшемдә Төркиянең Анталия шәһәреннән фатир сатып алдым. 14 ел салкын кышларны шунда – җылыда уздырам. Диңгез, тау һавасы, экзотика организмыма килеште. Анда бер дә авырмыйм. Күршеләрем дә, халык та бик әйбәт. Җәй көннәрендә ел саен Чаллыма кайтам. Биредә пансионатта, санаторийларда ял итәргә, дусларым белән очрашырга яратам, – ди ул. 

Үзе дә җыр-моңга гашыйк, гармунда уйнарга, биергә яраткан ханымның дуслары да үзе кебек. Җырчы Сәрия Нәбиуллина, Чаллы телевидениесендә эшләп лаеклы ялга чыккан Лилия Мөнирова, банкта эшләгән хезмәттәшләре белән даими аралашып яши ул. Чаллыдагы табиб һәм шәфкать туташларының үз эшләренең осталары булуы сокландырган аны. 2023-24 ел башында аңа Чаллы хастаханәләрендә шактый күп булырга туры килгән. 
Мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядән яраланып кайткан улы Флорид авыру әнисен узган елның җәендә Чаллыга кайтарган. «Әни кайт, үзем тәрбияләрмен, табибларга йөртермен», – дигән. 

– Балакаем, үләсен сизенгәндер, чакырып кайтарды. 5нче хастаханәдә аягымдагы бер бармагымны кистердем. Мин хастаханәгә Чаллыда беркетелгән бит, шуңа күрә операцияне монда ясаттым. Төркиядә бер бармакны кистерү безнең акча белән 120 мең сум. Операциядән соң Флорид улым тәрбияләде. Ни кызганыч, улым үзе генә терелә алмады. Мине ташлап, мәңгелеккә китеп барды, тромб диделәр. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булмагач, компенсация дә тиеш түгел икән. Улымның урыны җәннәттә булсын, – ди ул. 

Сер түгел, мобилизация игълан ителгәч, күп ир-егетләр Төркиягә, Казахстан һәм башка илләргә китте. «Улыгызны махсус хәрби операциядән алып калу өчен Төркиягә чакырмадыгызмы», – дигән соравыма. «Юк, ишетергә дә теләмәде, Ватан бер генә, диде. Алты айдан яраланып кайтты һәм безне мәңгелеккә калдырып китте», – диде. 

Улын югалту ачысы Рушания ханымның сәламәтлеген тагын да какшаткан. Табиблар аның аягындагы тагын өч бармагын кисәргә дигән карар кабул иткәннәр. 2нче хастаханәдә хирург Алексей Панков операция ясаган. Бик авыр булган, ләкин Рушания бирешмәгән, үз алдына барыбер аякка басам дигән максат куйган. Һәм баскан да. «Монда да табиблар, шәфкать туташлары үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Кан басымын берничә кат үлчиләр, авыруларны бар яктан да тикшерәләр. Тәмле ашаталар. Шикәрне 31 ммоль/литрдан 9га төшерделәр. Рәхмәттән башка сүзем юк. Улым Денис яныма килеп йөри», – ди көчле рухлы шәһәрдәшебез. 

Ул соңгы 14 елда беренче тапкыр тәрәзәдән кар күргән. «Шул ап-ак карны үбәсем килде», – ди ул. Ә хастаханәдән терелеп чыккач, Төркиягә китәргә җыена. 
Рушания ханым теләк булганда, максатларга ирешергә мөмкин дип саный. Төркиягә ул инглиз телен өйрәнеп киткән, анда төрек телен өйрәнгән. Мануаль массаж белән кешеләрне дәвалый. «Кешеләргә булыша алу зур бәхет, иң мөһиме – үзең мохтаҗлыкка төшмәү. Шәһәрдәшләремә күтәренке кәеф телим. Авырлыкларны лаеклы итеп җиңәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә адәм баласына җиңә алмастай кыенлыклар бирми», – ди ул.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев