Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Саҗидә Шәйхелисламова: «Тормышым китапханәдә үтә»

Китапханә ишеген ачып керүгә китапханәче сине елмаеп каршы ала икән, ничек инде анда тартылмыйсың. Шәһәрнең 18нче мәктәбендә 30 елга якын китапханәче булып эшләүче Саҗидә Наил кызы Шәйхелисламова нәкъ менә шундыйлардан.

Тумышы белән Болгар шәһәреннән ул. Мәктәптән соң Казан мәдәният институтына «Библиография һәм китапханә эшчәнлеге» белгечлеге буенча укырга керә. Дүртенче курста туган шәһәре егете белән тормыш кора. 

– Институтны тәмамлагач, юллама белән Чаллыга җибәрделәр. Ирем дә биредә иде. ГЭС бистәсендәге үзәк китапханәгә библиограф булып урнаштым. Өч елдан декрет ялына чыктым. Балага бакчага путевка алу өчен тәрбияче булып та эшләп алдым, – дип сөйли башлады Саҗидә Наилевна. 

Шул арада китапханәгә бер төркем мәктәп укучылары килеп керде. Алар апаларыннан китап сорады. Саҗидә ханым аларның хәлләрен дә сорарга өлгерде, озак вакыт китап алмый торганнарын бераз шелтәләп тә алды.

– Улыбызны татар мәктәбендә укытасы килде. Татар мохитендә тәрбияләнсен өчен аны 18нче мәктәпкә күчердек. Ә биредә китапханәче юк иде. Һәм мин монда эшкә кердем, – дип эшкә килгән вакытларын искә төшерә Саҗидә ханым. – 1995 ел иде ул. Эш алмаштырып йөрмәдем, бер ияләшкән урында хезмәт куйдым. Безнең мәктәп бик әйбәт, коллективта да шундый рәхәт, директор Наил Заһидуллович та игътибарлы, аңлый торганнардан. 

«Китапханәченең ни эше бар соң аның?!» – дигәннәрен дә еш ишетергә туры килә. Югыйсә, ул очсыз-кырыйсыз. Бүген китапханәче замана белән бергә атларга тиеш. Үз белемеңне даими рәвештә арттырып торырга кирәк. Элеккечә эшләсәң, бернигә ирешеп булмый, ди Саҗидә Наилевна.

– Китапханәгә килгән елларда фонд юк, китаплар аз, татарчалары гомумән юк иде. Әкрен генә эшне башладым, татарча китапларга заказ бирдем, бай гына фонд тупладым. Бүген китапханәдә якынча 36-38 мең китап бар, 11 меңе – дәреслекләр. Балалар китап укый анысы, тик азрак. Хәзер бит интернет заманы, бөтен әйбер шунда, – ди әңгәмәдәшем.  

Аңардан үзенең яраткан китаплары турында сорашам.

– Мин тормышчан китаплар укыйм. Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Н.Дәүлинең «Үлем белән яшәү арасында», В.Каверинның «Два капитана» романнарын икешәр кат укып чыктым. 

Саҗидә ханым гаиләсе белән дә таныштырып үтте. 

– Ике улым да шушы мәктәпне тәмамладылар. Алар инде тормышлы, Аллаһка шөкер. Бер улым Болгарда яши, өч кыз әтисе. Икенче улым Чаллыда, ул да хатыны белән бер кыз үстерә.

Гаиләдә татарча гына сөйләшәләр, балаларына да телебезнең кирәклеген әйтеп үстерәләр икән.

– Кызганыч, хәзерге вакытта татар балалары русча сөйләшә, әти-әниләр, әби-бабайлар да алар белән вата-җимерә русча аралаша... Бар нәрсә гаиләдән килә, – ди Саҗидә ханым. 

Сәҗидә Шәйхелисламова шушы көннәрдә күркәм бәйрәмен – юбилеен бәйрәм итә. «Гомеремне шушы эшкә багышлавыма бер дә үкенмим. Китапханә минем өчен туган йортым кебек, анда бөтен тормышым үтә. Үземнең китап сөюче дусларымны түземсезлек белән көтеп алам. Китап аша балалар күңеленә игелек, миһербанлык, кешелеклелек орлыклары салырга тырышам. Мин һәркөн балалар янында, һәрвакыт эзләнүдә. Укучыларымның мең дә бер соравына җавап эзли-эзли үземнең дә тәҗрибәм арта, иҗади илһамланам, төрле яклап үсәм», – ди китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев