“Сихерле” лампа
Сугыш еллары иде. “Безнең ипи ашыйсыбыз килә, безгә берәр телем генә булса да ипи бирсәңче, Ходай”, – дип сөйләнәбез. Кинәт капка кагалар.
Без сугыш чоры балалары. Ул чагында миңа – 12 яшь, сеңлем Дилбәргә – 10.
Шулай бервакыт бик ашыйсы килеп өйгә кердек. Их, хет бер телем ипи булса дибез. “Әй, – дим, – безнең бит теге борынгы кечкенә лампа бар. Әйдә, шуны ышкып карыйк!” И, ышкыйбыз, үзебез: “Безнең ипи ашыйсыбыз килә, безгә берәр телем генә булса да ипи бирсәңче, Ходай”, – дип сөйләнәбез. Кинәт капка кагалар. Йөгереп барып, капканы ачсак, урам ягында берәү зур түгәрәк ипи тотып басып тора. Егылып китә яздык!
Аннан соң гына эшнең нидә икәнен аңладык. Ул вакытта олы абыебыз Хадит тракторчы иде. Авылда язгы эшләр беткәч, күрше авылга булышырга китте. Ул үзенә тигән икмәк өлешен җыеп безгә җибәргән икән. Аны үзе белән бергә эшләүче Фәйзрахман исемле егет алып кайтып безгә тапшырды.
Роза Шиһапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев