Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Сихер бар диючеләргә ышанмый идем!»

«Мәңге онытасым юк... Тормышыбыз ничек матур башланган иде бит...», – дип башлады сүзен минем белән бер купега кереп утырган ханым.

Аның белән Казаннан утырып китеп, Мәскәүгә кадәр икәү генә бардык. Ул миңа тормыш юлын бәян итте.

– Ирем Булат (исеме үзгәртелде) белән очраклы гына таныштык. Дус кызым Клара мине туена шаһит кыз итеп чакырды. Булат исә кияү ягыннан килде. Нәкъ кинодагыча инде! Бер күрүдә үк ошаттым аны: куе кара чәчле, кап-кара кашлы, озын керфекле, баһадирдай гәүдәле иде ул. Булат та мине ошаткан, әниемә охшагансың ди иде ул миңа!.. Дусларыбызның туе үтеп китте, без очраша башладык. Көн саен каядыр бару, рәхәтләнеп таңга кадәр сөйләшеп чыгулар, юктан гына кәефемне күтәрүләре бер дә истән чыкмый. Берсендә хәтта кәефем юк дип әйткәч, төнлә мин яши торган йортка шарлар белән килеп, тәрәзә төбендә «Куяным, мин сине яратам!» дип кычкырып та торган иде. 

Барысы да әйбәт барды. Булат бер шәхси фирмада машина йөртүче булып эшләде, мин аптекада фармацевт идем. Бер еллап йөрдек тә никах укыттык, аннары туй мәшәкатьләре. Шатлык өстенә шатлык өстәп, улыбыз туды. Ии, сөенгәннәребез! Тормыш шулай әкрен генә дәвам итте. Соңрак мин Булатның безгә карата суына баруына игътибар иттем, эштән дә соңга кала башлады, элек аралаша торган дуслары белән дә сөйләшү бетте. Бөтен нәрсәгә битараф иде ул. Озак та үтмәде, мин башканы яратам, гафу ит, китәм, диде дә китте дә барды! Аяз көнне яшен суккандай булды... Нәрсә әйтергә дә белмичә калдым... Ул елаганнарым, тезләнеп, ялварып, китмә дип ачынып кычкыруларымны мәңге дә онытасым юк.

Дус-ишләрем өшкерүче берәр карчык янына барырга киңәш иттеләр. Үзем дә бу турыда уйлана башлаган идем: кеше тик торганнан гына, яхшы тормыштан үзгәрми, күз тию яисә сихер-фәләне бар дип уйладым. Шулай булды да! «Сихерне машинасында аромат биреп торучы уенчык аша керткәннәр. Бик көчле сихер! Сихер керткән хатыннан китеп бара икән, шундук юкка чыгачак. Ничек әйтәләр, нәрсә кушалар – шулай яши ул. Тормышының бер мәгънәсе калмаган... Җибәр син аны, оныт! Синең янга кайтмаячак!» – дип сөйләде миңа өшкерүче, сихер чыгаручы карчык.
Дөрес, беренче вакытны иремне кайтармакчы булдым, аны эшеннән чыгуга саклап тордым, сөйләшеп карамакчы идем. Юк, булмады! Бик ябыккан, күзләре пыяла кебек, сөйләшүенең дә рәте юк. Бер шәһәрдә яшибез бит, юк-юкта хәлләрен белеп тордым, аннары Булат югалды... Әллә башка шәһәргә күчтеләр, әллә башкасы... Белмим. 

Кеше күз тию, сихер турында сөйләгәндә бер дә ышанмый идем. Бар икән бит ул, бар... 

Хәзер минем барысы да җайлана кебек. Улым да зур үсте, әтисен сораганы юк. Минем арттан йөрүче бер яхшы гына ир-ат бар, балама карата да яхшы мөгамәләдә. Әле менә «Ял итәрсең бераз, малайны үзем карыйм, Мәскәүгә барып кайт. Дусларың белән очраш», – дип җибәрде. Улым да аңа ияләште, бик теләп бергә калалар, анысы да сөенәм. Уйларга тырышмасам да, барыбер Булатны искә төшерәм. Нишләп бетте микән инде ул? Нишләп язмыш безне сынады дип өзгәләнәм. 

Гөлия Ибатуллина язып алды. 

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев