Шəhри Чаллы

Солдат блокнотыннан

Апрель аеның икенче якшәмбесе Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 11 апрельгә туры килә.

1972-1974 елларда мин шул гаскәрләр составына кергән зенит ракетасы полкында хезмәт иттем. Хәрби частебыз Красноярск өлкәсендәге тайгада урнашкан иде. Безгә Кытай ягындагы һава чикләрен саклыйбыз дисәләр дә, бездән 25 чакрым ераклыктагы ябык шәһәрдә урнашкан заводны саклаганыбызны СССР таркалгач кына белдем. Химия заводы булып саналса да, анда яшертен рәвештә балластик ракеталар җитештергәннәр икән. Сопкалар арасына кертеп салынган ябык шәһәр бик матур булып, кибетләре исә ул заман өчен бик бай иде. Шәһәр эчендә йөрүче автобуслар пассажирларны бушлай йөртәләр. Урамнарына гел алмагачлар гына тезеп утыртканнар, шәһәр яныннан гына мул сулы, тиз агышлы Кан елгасы ага. Ябык шәһәр Красноярск45 исеме белән йөртелде. Язган хатларыбызда шәһәрнең кайда урнашуы турында да, ул чорда серен ачарга ярамаган өряңа С200 ракетасы комплексларына кагылышлы мәгълүматлар да булырга тиеш түгел иде. Ракета фонында фотога төшү тыелды, бу турыда да бик нык кисәттеләр. Шуңа да хезмәт срогын тутырып кайтырга чыккан солдатларның фотоальбомнарына кадәр җентекләп тикшерелә иде. 

Әлеге полкка Татарстаннан без биш кеше килдек. Мунчада юынып чыгу белән хәрби киемнәр кидерделәр, якаларга беркетү өчен шофер эмблемалары тараттылар. Аның анысы да сер саклау максатыннан булган икән, янәсе биредә авторота гына. Карантиннан соң хәрби ант кабул иткәч, яшь солдатларны бүлгәләп, тайга эчендә урнашкан төрле нокталарга тараттылар. Азнакай районы Карамалы авылы егете Рәфгать Вәлиев белән икәү бер ноктага эләктек, анда да икебезне ике подразделениегә билгеләделәр. Мин хезмәт итәсе радиотехник батареяда бары тик урыс, украин милләтле солдатлар гына булып, арада бердәнбер татар  Казан егете Рәшит Ибраһимов та бар иде. Миңа йоклау урыны билгеләгәндә Ланговой, Кутовой, Боковой, Николюк, Костюк дип санап киткәндә үземә дә кызык булып китте. Алардан соң Ибраһимов йоклый икән, мине шуның караваты өстендәге икенче яруска урнаштырдылар.

Рәшит урысча сөйләшеп үскән татар егете иде, шуңа күрә аның белән бик татарча сөйләшеп булмады. Аның каравы, мин бер ел хезмәт иткәч бәхет басты, Татарстаннан берьюлы 25 солдат китерделәр. Яшьләре 27 яшькә таба бара икән, шуңа күрә армия хезмәтенә җыеп алганнар. Барысы да югары белемле, кем мәктәп директоры, кем баш белгечләр булып эшләргә дә өлгергәннәр. Бигрәк тә Кукмара районы Әсәнелга авылы егете Вагиз Зиганшин белән дус булдык, галәмәт тә акыллы, йомшак сүзле кеше иде. Питрәч районыннан Петр Никитин, Апас районыннан Җәүдәт Әфләтунов, Саба районыннан Марсель Шиһапов, Арча районыннан Фәрит Нурмөхәмәтов белән дә рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырырга ярата идек.

Ерак җирләрдә, үз телеңдә аралашкач, күңелдәге хисләр дә бөтенләй башкача бөтерелә башлый бит ул. Мин дә апрель аеның кояшлы бер иртәсендә уянып киттем дә, шигырь юллары тезә башладым. Май ае башында иң беренче партия белән өйгә кайтып китәсем билгеле иде инде, йөрәк көн саен ашкынып шул көннең килеп җитүен көтә. Шигыре дә шул туган якларга ашкыну хисенә төрелеп язылгандыр инде. Әле армиядә үткән елларымны, бергә хезмәт иткән иптәшләремне сагынып, фотоальбомымны карап чыктым да, солдатта язылган блокнотымны да кулга алдым. Бу шигырь юллары 47 ел элек язылган. Әллә ни камил язылган булмаса да, ул шигырь миңа бик тә кадерле, чөнки яшьлегем ядкаре...

Солдат уйлары

Иртәләрен,

             Хискә чумып,

                       Уянамын.

Тәрәзәдән,

             Ерак карап,

                       Уйланамын.

Күз алдыма,

            Килеп баса,

                       Туган ягым.

Яулык болгап,

            Озатып калган,

                        Сөйгән ярым.

Ара ерак,

           Юллар озын,

                       Тик шулай да.

Йөргән кебек,

          Иркәм белән,

                       Киң тугайда.

Елмая күк,

          Җемелдәшеп,

                       Энҗе чыклар:

 Бүләк ит син,

           сөйгәнеңә,

                      дип,  чәчәкләр.

... Хыялымда,

           Һәр көн саен,

                     Уйлар, уйлар.

Очрашырга,

           Күп калмады,

                     Инде айлар.

Кайтырмын мин:

             Исәнме,  дип,

                         сөйгән ярым.

Сагынып кайттым,

             тагын сине, 

                          диеп,  җаным!

Кабат бергә,

             Үтәр безнең,

                          Айлы кичләр.

Мәңгелеккә,

             Кавыштырыр,

                         Кайнар хисләр.

Җитәкләшеп,

             Без үтәрбез,

                          Тормыш юлын.

Авыр чакта,

             Сөю безгә,

                         Сузар кулын.

(Апрель – 1974 ел.  Красноярск45)

Мин хезмәт иткән хәрби часть юк инде. СССР таркалгач, өстән килгән фәрман нигезендә балластик ракеталар эшләүне туктатканнар. Аны һава хөҗүменнән саклау ихтыяҗы калмаганлыктан, хәрби частьны да таратканнар. Ябык шәһәр дә чын исем алган хәзер, Зеленогорск дип атала.

Җәүдәт Харисов язмасы

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: