Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ташлама мине…

Очсыз-кырыйсыз бер бетмәгән күңелсезлекләр тезелеп киткән. Аңа егерме яшь кенә бит әле.

Гөлкәй күлмәкнең әле берсен, әле икенчесен киеп карады, берсен дә ошатмады. Туй күлмәген сайлау шулай кыен эштер дип уйламый иде кыз. Барысы да күз явын алырлык матур, махсус Гөлкәй өчен тегелгән кебек, тәнгә сыланып, кызның зифа сын-буен тагын да сылуландырып җибәрә.

Тәмам хәлдән тайды булачак кәләш. Кыздан туйган сатучы: «Киләсе атнада «завоз» була, сишәмбе кереп карагыз», – дигәч, сөенеп, бик тиз генә кибеттән чыгып китте. Юл уңаенда «Алтын» кибетенә кереп үзенә, Нәвиленә балдак карады. Монда да күңеленә ошаганы булмады. Әллә көне кире, әллә үзенең кәефе юк, кая барса шунда юлы уңмый. Аларның туе көнне иң якын дус кызы ял итәргә диңгезгә китә, бер туганнарының кызлары операция өстәленә кереп ята, тагын кайсыдыр үлем түшәгендә... Очсыз-кырыйсыз бер бетмәгән күңелсезлекләр тезелеп киткән. Аңа егерме яшь кенә бит әле. Әллә туйны кичектерергәме? Шулай шул, юкка гына түгелдер бит инде бу киртәләр...

Гөлкәй Нәвиленең номерын җыйды. Озак чакырып торганнан соң гына трубканы алдылар, әмма ул Нәвил түгел, ниндидер чит хатын-кыз тавышы иде. Кыз тиз генә «Видеозвонок» дигән төймәгә басты. Бик матур гына сөйләшкән шәрә хатын-кыз янында анадан тума басып торган Нәвилен күреп, чак акылдан язмады ул. Күзләрен чекерәйтеп караса да, шул ук күренеш, шул ук кешеләр. Менә, туйны кичектерәсе дә булмады, катлаулы кебек тоелган хәл үзеннән-үзе чишелде дә куйды... Күлмәк, балдак диеп тә баш ватасы юк. Чарасызлыктан, кыз шулай дип нәтиҗә ясап куйды.

«Видеозвонок» хакында белмәгән Нәвил чәчәк бәйләме күтәреп Гөлкәе янына бер түгел, ике килде. Кыз егетне күрергә дә теләмәвен, туйның булмаячагын әйтеп, егетнең борын төбендә ишекне шартлатып ябып куйгач, «Ну и дура!» – диде дә сызгыра-сызгыра китеп барды һәм башкача «офыкта» күренмәде. Монысы өчен рәхмәтле иде кыз егеткә. Аңлатып, мөнәсәбәтләрне ачыклап торасы булмавына сөенде. Ул көнне берничә тапкыр душка кереп, тәнендәге һәр күзәнәген «Нәвил»дән арындырырга теләгәндәй, каты мунчала белән ышкый-ышкый юынды. Шул рәвешле «яшьлектәге саф мәхәббәтенә» нокта куйды.

Биш ел вакыт сизелми дә узып китте. Гөлкәй мәхәббәткә кул селтәде, карьерага омтылды. Максатына иреште дә: аны зур гына бер оешманың бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. Коллектив зур, чуар, төрле яшьтәге, төрле характердагы кешеләр белән идарә итү җиңел булмаячагын аңлый иде ул. Әмма иң авыры башка нәрсә буласын соңрак кына аңлады.

Гөлкәй үз кулы астында эшләүче егеткә бер күрүдә гашыйк булды. Тегесе аңа күз дә салмагач, горурлыгына тиде, тыелгысыз рәвештә егетне эзәрлекли башлады. Иртән эшкә килүгә кабинетына чакыртты, төрле сораулар биреп башын катырды, кимчелекләрен эзләп хурлады, төрлечә кимсетте. Бу хәлне күреп торган коллектив эштән китәргә җыенган егетне тынычландырырга ашыкты. «Начальницага син кирәк. Нәрсә йоклап йөрисең, тынычландыр инде шуны», – дип киңәшләрен бирделәр.

Рафис үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, Гөлкәй күкнең җиденче катына менгәндәй булды. Дөреслектә, сөенерлек берни булмаганын аңлый иде, Рафисны бу адымны ясарга үзенең мәҗбүр итүен үзеннән дә яшерергә тырышты ул. Егетнең ярәшелгән кызы барлыгын, анысының авырлы булуын да белә иде. Ничек итсә-итте, егетне үзенә буйсындырды, колы итте. Җитәкчесенең: «Телим икән, мин сине утыртып та куярга могу», – дигән сүзеннән куркып, егет Гөлкәйнең әти-әниләреннән кызларының кулын һәм йөрәген сорап, туй көнен билгеләп кайтты.

Туйны шәһәрнең иң затлы ресторанында өч көн бәйрәм иттеләр. Мондый туйны әле беркемнең дә күргәне булмагандыр. Гөлкәй җирдә түгел, күкнең җиденче катында йөзде.

Шушы өч көн эчендә кара күзлек, кара күлмәк кигән кыз ресторан тәрәзәләрендә балкыган утларга карап күз яшен түкте. Шәһәр тулай торагының караңгы, кечкенә бер бүлмәсендә шул ук яшь кыз өч айлык авырын төшертте. Күп тә үтмәстән, хәсрәттән айный алмыйча, үзенә кул салды. Кыз баланың гөнаһсыз күз яшьләре дә күкнең җиденче катына менеп иреште...
***
Еллар акрын гына уза бирде. Төссез еллар, кызыксыз тормыш... Байлык, дәрәҗә, янында юаш булса да ире бар. Ел саен диңгезгә ял итәргә өч-дүрт тапкыр барып кайталар. Бергә яши башлауларына да ун ел булып китте. Көткән бала юк та юк... Гөлкәй: «Бу байлыкны калдырырлык бер бала да ясый алмыйсың бит син!» – дип көн дә Рафисны талый. Югыйсә, ни Рафисның, ни үзенең гаебе юклыгын да белә. Тикшеренделәр, иң яхшы клиникаларның иң яхшы табиблары карады үзләрен. Алар да аптырашта: ир дә, хатын да сау-сәламәт, бала алып кайтудан мәхрүм булырлык бер генә сәбәп тә юк. 

Беркөнне Гөлкәй күргән төшен сөйләргә иртән үк әнисенә шалтыратты: «Әни, миңа төшемдә берәү кәгазь кисәге биреп китте. Анда нидер язылган, чит телдәме, белмим, мин аны укый алмадым. Әмма сиңа язып күрсәтә алам». Кызы өчен җанын бирергә әзер торган ана егерме минут эчендә килеп тә җитте. Ул килгәнче, Гөлкәй төшендә күргән язуны сырлап куйган иде инде. Гомере буе укытучы булып эшләгән ана: «Гарәпчә булырга охшаган, берәр мөгаллимгә күрсәтеп карарга кирәк», – диде. Бергәләшеп үзләреннән ерак булмаган мәчеткә юл тоттылар. Мәчет каршында мәдрәсә барлыгын ишеткәне булган икән ана кешенең. Чәч-башларын тузгыткан ханымнарның башларына яулык япкач кына мөгаллим язуга күз салды. «Аллаһ» дип язылган монда. Ниндидер бик зур гөнаһың бар, димәк. Кан, күз яше... Ниятең начар түгел, бала табарга теләгән хатын-кызга Аллаһ ярдәмен салмый калмас. Ниятеңә ирешү өчен тәүбә итәргә, Аллаһ юлына басарга кирәк сиңа», – дип, Гөлкәйне аяктан егарлык сүзләр әйтте. Каян белә бу кеше аның ниятен? Ун ел элек кылган гөнаһын каян казып чыгарды?! Яулыкларын салып калдырырга да онытып, ике хатын мәчеттән йөгереп диярлек чыгып киттеләр. «Әни, үземне генә калдыр әле, яхшылап уйлыйсым килә», – дигән булып, әнисе белән мәчет ишеге төбендә үк саубуллашты Гөлкәй. 

Сизенә иде, шулай буласын хәтта көткән дә иде ул. Эштәгеләрнең үз артында ни сөйләүләрен дә җиткереп торалар. Баштарак игътибар итмәсә дә, үзе дә соңгы вакытта колагын «торгызып» йөри башлады. Гайбәтен чәйнәгән ике хатынны эштән дә куып карады, файдасы булмады. Ничек сөйләсәләр, әле дә шулай. «Безнең җитәкче кыз баланың башына җитте, кеше ирен тартып алды, стерва бит ул, әнә хәзер кысыр, фәлән-төгән...» Нишләргә соң? Язу... Ни дигән сүз инде бу?.. Чынлап та мөгаллим сүзенә ышаныргамы? Ышанмаслык та түгел, маңгаеңа бәреп шундый сүз әйтсеннәр әле!

Күңеленә бер уй керсә, шуны эшләми калмый торган гадәте булган Гөлкәй икенче көнне яулыкны илтү сәбәбе белән мәчеткә юнәлде. Бер сәгать тирәсе мәчетнең имамы белән аралашканнан соң, аның күңелендә бу кешегә карата ышаныч туды. Ул инде имам хакында хәбәрдар, сорашкан-белешкән, аның дәвасы белән савыккан кешеләрнең күп булуын ишеткән, хәтта авыр чирдән арынганнарның да булуын белгән иде. Имамга ерак-ераклардан да өшкертү өчен килүчеләрнең күп булуын белгәч, озакка сузмаска булды. Төрле китаплар сатып алды, аларны эш өстәленә таратып салды да берсен кулына алды. Намаз укырга өйрәтә торган китап икән. Кабинет ишеген бикләп алганнан соң, намазлыгын идәнгә җәеп, намаз укырга җыенды. Кинәттән генә берни килеп чыкмаслыгын аңлагач, намазлыгын җыеп куйды да догалар өйрәнмәкче булды. Теле көрмәкләнде, бу догаларны, сүзләрне өйрәнү мөмкин булмаган эш сыман тоелды. Әмма ул бирешергә җыенмады. Максаты зур, ымсындыргыч иде аның. Менә бу кәкре-бөкре хәрефләрне өйрәнеп алсамы?! Гөлкәй мәчетнең телефон номерын алган иде, трубканың теге башында имамның йомшак тавышын ишеткәч: «Бу мин әле, теге бәхетсез хатын, берни булдыра алмыйм», – диде дә елап җибәрде.

«Аюны да биергә өйрәтәләр, син дә өйрәнәсең, борчылма», – дигәннәр иде, хак булып чыкты, Гөлкәй иң элек намаз укырга, Аллаһыдан ялварып сорарга өйрәнде. Төрле догаларны тиз генә яттан өйрәнеп, чын ихласы белән ышанып, үзгәрергә, Аллаһка якынаерга тырышты. Коръән укырга да өйрәттеләр үзен. Ул инде эшкә киткәнче мәчеткә керми калмый, көн дә тартмага сәдака салып, күңелен тынычландыра. Үзенең тынычланып калуын, яхшы якка үзгәрүен тойгач, күңеле тагын да күтәрелде. Әле һаман да эш таба алмый йөргәннәрен ишеткәч, үзе эштән куган ике хатынны кире кайтарды. Коллективта да тынычлык, бер-берсен ашарга йөрүчеләр, чәйнәшүчеләр дә юк. Гаиләдәге тавыш та көннән-көн кими барып, бөтенләй бетте. Күңелле мәшәкатьләр белән, сиздерми генә, бер ел узып та китте.

Башка кеше «минем белән шундый хәл булды» дип сөйләсә, Гөлкәй ышанмаган булыр иде, «әкият сөйли» дип көлеп торыр иде. Әле баштарак, үзе дә, авырга узганын белгәч, ышанмады. «Могҗиза-а-а!» – дип идәнгә шуып төште ул стенага сөялгән җиреннән. Шундук табиб янына чыгып йөгерде. Ул да: «Котлыйм, ханым, сезнең ике атналык авырыгыз бар», – дигәч, Гөлкәй кәҗә бәтие күк сикергәләде, табибны кочаклап үпте. Шатлыгының чиге юк иде...

Көннәр узды, булачак ана тормыш мәшәкатьләренә кереп чумды. Балага бөтен кирәк-яракны алып кайтып, бүлмәне җыештырып, әзерләп үк куйды. Вак-төяк мәсьәләләр белән онытылып, намаз укуны кичектерә башлады. Ахырдан: «Бала алып кайткач укырмын әле», – дигән сылтау табып, бөтенләй туктатты. Инде аның Коръән укырга да вакыты җитми башлады. Кырык яшенә кадәр ана булу теләгенә ирешә алмаган хатынның эчке хис-кичерешләрен үзләре шушы халәтне кичерүчеләр генә аңлардыр, мөгаен.

Әмма... Шатлыкның да чиге була икән. Тикшеренергә килгәч, Гөлкәйне: «Яралгының ике аягы юк, бүген үк хәл итегез, балагыз гарип булып туачак», – дип күктән җиргә төшерделәр. Аяз көнне яшен суктымыни... Дөресме бу диагноз? Ни өчен? Ни эшләргә?.. Шушы гомер көткәннән соң, баланы үзе үк үлемгә хөкем итсенме? Аллаһы Тәгалә ни дияр?.. Тапса, ике аягы булмаган баласының караватта ятуын күтәрә алырмы?.. Рафис ни дияр?.. Гөлкәй бер почмактан икенчесенә бәргәләнеп көн уздырды. Эштә Рафиска бу хакта сүз башлау ахмаклык булыр, кичкә кадәр сабыр итәргә кирәк дип уйлады. Дөрес уйлаган икән...

Баланың гарип булып туачагын белгәч, Рафис ун елга беренче тапкыр «ирлеген» күрсәтте. «Тапмыйсың!» – дип йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты һәм үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Ул инде элекке юаш егет түгел, үзгәргән һәм куркыныч кешегә әйләнгән иде. Моны аңлаган Гөлкәйгә тагын да авыр булып китте, кинәттән иңнәренә ишелеп төшкән кайгыны ялгызы гына кичерергә туры киләчәген уйлап, яшь түкте. Иртән эшкә бергә барсалар да, сөйләшмәделәр. Рафис кына: «Абортка бармасаң, мин синнән китәм», – дип мыгырданды. Хатын: «Китмә! Ташлама мине! Ул бит синең дә балаң!» – димәде, баткан кеше саламга ябышкандай, кабинетына керүгә имамның номерын җыйды. Биш минуттан: «Мин бүген юк, киңәшмәгә киттем», – диде дә мәчеткә юл алды. Ул инде башка беркемнән дә ярдәм көтми, имам: «Дин буенча, гарип булып туасы баланы төшерү тыелмый», – дисә, Рафис кушканча эшләр дә... Ә аннан соң ничек яшәячәген ул әле белми, башына да китерә алмый иде.

Мәчеткә керү белән, Гөлкәй имамга ниләр булганын берни яшермичә сөйләп бирде. Бик игътибар белән тыңлаганнан соң, имам бераз вакыт дәшми утырды. Болай да инде хәсрәтеннән сыгылып төшкән хатынны кызгандымы, сүзен ерактан башлады.

– Адәм баласы бу дөньяда кунак кына икәнен аңламый. Кунакка килгәч, кунакча яшәргә кирәк бит инде. Ә юк, адәм баласына күп кирәк, ул тәмле ашауга гына риза түгел. Аңа кешедә булган байлык, кешедәге бәхет кирәк. Кеше бәхетен тартып алып бәхетле, байлыгын тартып алып бай булырга тели. Тарихка күз салсак, большевиклар булганны җимереп, байларны талап властька килделәр. Тырыш, хезмәт сөйгән кеше генә бай була. Ил алга киткәнме талап алган байлык белән? Шуннан соң колхозлашу чорын карасак... Безнең бабайларыбызның җирләрен, терлекләрен тартып алганнар, хәллерәкләрен илдән сөргәннәр. Баедымы колхозлар? Кеше күз яше белән әллә кая китеп булмый. Нигә күзгә күренеп торган нәрсәләрне дә аңламый халык? Чөнки аларның күзләрен наданлык пәрдәсе каплаган. Бирүче дә, алучы да – Аллаһ, бер Аллаһ кына! Син көчле, көчсезнең байлыгын да, бәхетен дә тартып алып була. Әмма аның байлыгы белән бай була алмаган кебек, кеше бәхете белән бәхетле була алмыйсың. Менә сине генә әйтим әле. Үткәннәреңне искә ал да, бүгенге тормышыңа күз сал. Ихластан түгел идемени тәүбәгә килүең, Аллаһны тануың, Аңа ышанычың? Ул бит сиңа ышанды, өмет бирде! Гомерең буе көткәнеңне биреп, ярдәм кулын сузды, карыныңа орлык салды! Бу бәхеттән син көн-төн Аллаһка рәхмәтле булырга, догадан туктамаска тиеш идең. Изге гамәлләр кылудан арымаска, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тиеш идең! Ә син нишләдең?.. Аллаһы Тәгалә сиңа сораганыңны биреп, сынап карады. Ә син сынаттың! Менә тагын миннән могҗизалы сүз көтеп утырасыңмы? Иман – су сибеп үстерсәң үсә, су сипмәсәң үлә торган гөл кебек ул. Иманың үлә икән, син инде мәчеткә килеп кенә ниятеңә ирешә алмассың. Иман – ышаныч дигән сүз! Аллаһка бер шиксез ышану! Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелу дигән сүз. Мин әйткәннәрне аңласаң, гаебеңне ихластан төзәтсәң, көткән могҗизаң йортыңа үзе килеп керер. Әгәр дә баладан котылырга уйласаң, сине тагын да зуррак газаплар көтеп торганын онытма! Ул бала төшләреңә кереп йөдәтәчәк. Сине йокыдан: «Әнием!» – дип дәшеп уятачак. Муеннарыңа килеп сарыласы куллардан үзеңне үзең үк мәхрүм итәргә уйлама да. Син ошбу дөньяда нинди балага лаек булсаң, Аллаһ шундыйны бирә, онытма бу хакыйкатьне!

Гөлкәй башын иеп кайтып кергәч, шаккатып өй уртасында бераз басып торды. Өй эчендә берни калмаган, Рафис бер кәгазьгә «Хуш, бәгырь!» дип кенә язган да, ишеккә ябыштырып киткән.

Башка вакыт булса, хатын истерикага бирелер иде. Мәчеттән яңа гына кайткан Гөлкәйнең колагында имамның җанга рәхәтлек бирә торган бәрхет кебек йомшак тавышы яңгырый: «Аллаһы Тәгалә белән булсаң, сиңа меңләгән кеше начарлык эшләргә теләсә дә, берни дә кыла алмаячак!» Бер сүз сине аяктан ега алган кебек, сыгылып төшкән җирдән күтәреп алырга да сәләтле икән. Гөлкәй дә башын күтәрде, иңнәрен турайтты, яшьлегендә кылган хаталары өчен бирелгән җәзага риза булды. Икенче көнне үк табиб янына китте, бала нинди генә хәлдә туса да, табачагын әйтте. Күпне күргән табиб эндәшми генә булачак ананың иңнәреннән какты. Хуплавы булдымы, әллә ананы алда күпме газаплар көтүен аңлап, кызгандымы...
Гөлкәй өчен бөтенләй икенче төрле, яңа тормыш башланды. Бала бүлмәсен яңадан, мөмкинлеге чикләнгән кеше өчен яраклы итеп ясаттырды. Андый баланы тәрбияләү серенә төшенергә теләп, төрле китаплар укыды. Кайда, кемдә инвалид бала бар, ишетсә, ярдәмгә ашыкты. Төрле кешедән төрле сүз чыга, хикмәтле сүз ишетсә, тиз генә язып куярга тырышты. Кая барса да, сумкасында Коръәне булды. Үткән көне өчен Аллаһка рәхмәт әйтеп йокларга ятты, шөкерлек һәм бисмилләһ белән көнен башлады. Өйдә ялгызы гына калгач, туачак баласы белән сөйләшергә гадәтләнде. Аптыраш, нигәдер ул баласы белән сөйләшкәндә, аның гарип булып туачагын онытып җибәрә, аның белән: «Менә син тәпи йөри башларсың, мин сиңа матур күлмәкләр алып киертермен, икәү бергә бер дә аерылмабыз. Сиңа тимераякта шуу ошыймы? Ошаса, син фигуралы шууга йөрерсең. Ә мин синең беренче тамашачың булырмын. Мин сине Коръән укырга да өйрәтермен. Син иң бәхетле бала булырсың», – дип сөйләшә һәм үзенең кыз бала табачагына тамчы да шикләнми иде.

Бертуктаусыз: «Раббым! Үтенәм синнән, мине газапла, күпме телисең, шуның кадәр авырлык бир, әмма балама саулык бир! Раббым! Сорыйм синнән, баламның барлык әгъзаларын бөтен ит, аның язмыш китабына «гарип булып туачак» дип язган булсаң, ул язуны сөртеп, «сау-сәламәт булып туа» дип язып куй. Ярдәмеңнән ташлама, Раббым!» – дип ялварды.
Тагын бер бик мөһим адым ясыйсы бар Гөлкәйнең... Үлеменә үзе сәбәпче булган бәхетсез кызның каберен эзләп табасы, тезләнеп гафу сорыйсы бар. Соңга калмадымы икән инде? Таныш имам: «Тәүбәгә килергә беркайчан да соң түгел», – дип әйтә дә әйтүен. Гөнаһы бик зур бит Гөлкәйнең ул кыз бала каршында...

Рузаниянең каберен эзләп табу ансат булмады, әмма Гөлкәй өметен өзми гел эзләнде, сораштырды һәм тапты да.
Зиратның иң аулак почмагына, тимер рәшәткә кырыена җирләгәннәр икән бичараны. Бер калай кисәге кадакланган бүрәнә басып тормаса, монда кабер бар дип уйламассың да. Ятим бала... Үлгәч тә кадер юк шул сезгә...
Гөлкәй зират кырыена чыгып, телефоннан дусларына шалтыратты. Ике сәгать эчендә каберне тәртипкә китереп, чардуган белән әйләндереп тә куйдылар. Кабер өстенә чәчәкләр утырткач, дуслары: «Ташны да үзебез урнаштырабыз, дәшәрсең», – дип кайтып киттеләр.

Гөлкәй калды, аның әле Рузания белән сөйләшәсе бар иде.
Башта озаклап дога кылды. Куркып кына килсә дә, каберне тәртипкә китергәннән соң, өстеннән тау-ташлар төшкән кебек булды. Акылы белән мәрхүмәнең ишетмәвен аңласа да, күңеле белән киресенә өметләнә, эчен бушатса, үзенә дә яшәргә ансатрак булыр дип уйлый иде.

– Рузания... Менә, беренче кат очраштык... Күпме вакыт узгач... Мине таныйсыңдыр инде. Кичерә алсаң, кичер мине! Беләм, синең алда коточкыч гаепле мин. Туй алдыннан ирем булачак кешенең хыянәтен күргәннән соң, бәгырем катты. Бер кешегә дә ышанырга ярамый икән. Шушы уй күңелемә кереп урнашты. Рафисны бик яраткан булгансың икән. Мин әле аңладым... Синең яратуыңа, сиңа лаек кеше булмаган ул. Беренче авырлыктан ук сине дә ташлап киткән булыр иде. Рузания! Яши-яши аңладым, хатын-кызның күз яшенә, гомеренә торырлык ирләр юк икән ул! Нигә син берәр кешегә эчеңне бушатмадың? Нигә балаңны харап иттең? Балаңны тапкан булсаң... нинди бәхетле кеше икәнлегеңне аңлаган булыр идең. Юк, юк, сине гаепләмим мин! Мин гаепле барысына, мин генә! Шуны аңлаганга күрә, синең каберең алдында тезләнеп торам да инде. Кичер мине, Рузания! Синең кичерүең бик кирәк миңа, бик кирәк. Туачак балам хакына кичер! Мин аның сәламәт булып тууын бик телим. Син кичерсәң, бөек Зат та мине кичерер дип өметләнәм. Моннан соң, син каршы килмәсәң... каберең янына килгәләрмен әле мин. Кызымны да алып килермен. Без синең кабереңне чистартып, матур итеп тотарбыз, чәчәкләр үстерербез, догабыздан ташламабыз сине. Син кичермәсәң дә... барыбер килербез... Кичерсәң, ничек әйбәт булыр иде,

Рузания! Рәнҗешле язмыш бик яман, тормыш түгел, тоташ газап икән ул...

Гөлкәй эче бушаганчы сөйләде дә сөйләде. Кабер генә бер сүз дә дәшмәде... Башларын игән агачлардагы кошлар да сайрауларыннан туктап, тын калдылар. Үзендә, тәнендә искиткеч җиңеллек тойган Гөлкәй сукмактагы кып-кызыл җиләкләрне таптап чыгу юлына атлады. Соңгы мәлдә борылып кабергә күз салды. Әллә кайдан күренеп торган кабер элеккечә мескен, ташландык хәлдә түгел иде инде.

Тормыш дәвам итте. Икенче кат «УЗИ»га бармады Гөлкәй. «Нинди генә булып туса да, ул бала минеке, аны миңа Аллаһ бирде», – дип баш тартты. Күпме генә үгетләсәләр дә, хирург ярдәменә дә риза булмады, «Баланы үзем табачакмын!» – дип кырт кисте. Әнисенең кызганулы, хезмәттәшләренең кинаяле, танышларының мыскыллы карашыннан туеп: «Санаторийга китәм», – дип хәбәр таратты. Интернет киңлекләрен айкый торгач, иң ерак, табигате белән оҗмахка охшаган бер авылны тапты да, «Бер ай ял итәм», – дип, ялгызы гына яшәүче, үзенең ничә яшьтә булуын да белмәгән Хөрмия әбигә килеп урнашты.

Авылдагы нибары биш йортта өч карчык, ике бабай яшәгәнен белгәч, көн саен аларның хәлләрен белеште. Урман аша чыгып, күрше авыл кибетеннән кирәк әйберләрен алып кайтып бирде. Кичке хозурлыкка сокланып, әби-бабайлар белән капка төбендә утырды. Алар ни сөйләсә дә, шуны рәхәтләнеп тыңлады. Кызык хәлләр сөйләсәләр, күз яше чыкканчы көлде. Моңсу хатирәләрен тыңлаганда сагышланды. Авылдагы тынлык, шау-шу булмавы ошый иде аңа. Шимбә-якшәмбе көннәрендә генә авылга җан керә, шәһәр кунаклары шау-гөр килеп ял итеп, рәхәт чигеп, бер атнага җитәрлек көч җыеп китәләр. Алардан соң авылга янәдән тынычлык иңә.

Гөлкәйгә авылда бик-бик рәхәт иде. Иртән йокыдан торуга яланаяк болынга ашыга. Яше кырыкка якынлашкан димәссең, әйтерсең лә аңа унҗиде дә тулмаган, күңеле яшь тай сыман уйнаклап тора. Чәчәкләр арасына сузылып ята да күктәге болытларга карап, күңелен бушата: «Әй, болытлар! Минем сагышларымны да үзегез белән алып китегез. Туачак балама саулык алып килегез. Сез бик биектә, бер урында гына тормыйсыз, әгәр дә Аны күрсәгез, әйтегез: «Гөлкәй исемле бер адәм баласы Сине бик ярата. Аның баласына дигән аякларны китереп куймассыңмы икән?» – дип үтенегез. Аның Синнән башка ярдәм сорарлык беркеме юк, зинһар, ярдәм ит аңа», – диегез!» Шулай дип үтенә дә, өметләнеп, каядыр ашыккан болытларны күз алдыннан югалганчы озатып кала.

Ромашка кырына барып башына тәкыя үреп кия, иксез-чиксез иген кырына карап шакката. Күр әле бу иркенлекне! Ничек моңарчы ташкалада яши алган ул? Менә баласын тапса, шундук авылга кайтып йорт сатып алачак! Моннан соң, бу авылның гүзәллеген күреп, саф һавасын сулап кинәнгәннән соң, ул инде шәһәрнең тузанлы һавасын сулап ятмаячак. Кызына тәкыя үреп киертер, аның белән җиләккә йөрер, себерке җыярга өйрәнерләр, мәтрүшкәле себерке белән мунча керерләр... Әй! Кадерен белерләр иде әле яшәүнең... «Кәҗә сөте эчсәң, бер чирең калмый», – ди әнә Хөрмия әби. Гөлкәй дә кызына кәҗә сөте генә эчерер. Яшәячәк әле алар, яшәячәк, Аллаһы боерса! Күңеле тулган хатын челтерәп аккан салкын чишмә суында битен юа, кушучы белән йотлыга-йотлыга суын эчә. Бу авылның суында да мең хикмәт бар ахры. Авырга узганнан бирле аяклары шешенеп изалана иде, монда килгәннән соң бетте. Чишмәнең чылтырап аккан тавышын тыңлап та күпме сихәт алды! Мең рәхмәт Бәһрәм бабайга! Чишмәгә юлны ул күрсәтте бит. Гөлкәйгә уңайлы булсын дип, йомшак утыргычка кадәр ясап бирде. Әй, авылның балаларча самими, керсез күңелле кешеләре! Ничек ярата сезне Гөлкәй! Гомерегез озын булсын. Әле сезнең янга бала күтәреп кайтасы бар Гөлкәйнең. Берни белми бит ул. Үзегез кебек, җирне яратырга, анда эшләргә өйрәтерсез, бала карашырсыз...

Менә шундый уй-хыяллар белән канатланган хатын әбиле өйгә ашыга. Аны көтеп торган, якын иткән кешенең булуы Гөлкәйгә канатлар өсти, көчлерәк итә.

Гөлкәй кайтып керүгә, Хөрмия әби кәҗәсен савып, сөтен әллә ниткән тәмле үләннәр белән сафландырып, өстәлгә китереп куйган була. Шәһәр баласы өчен ят булган, гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, кетердәгән ак төс белән акшарланган борынгы мичтә коймак пешерә. Тавык йомыркасының да тәме бөтенләй икенче төрле монда. Гомеренә йомырка ашамаган Гөлкәй һәр көнне пешкән йомырка, тәгәрәткән бәрәңге ашый башлады. Булса да булыр икән бу дөньяда мондый рәхәтлек! Хөрмия әби көн дә җиргә иңгән мунчасына яга. Шәһәр сауналарың бер читтә торсын. Кара ипине җебетеп, суын мич ташына сипсәң, әллә ниткән хуш исләр чыга икән! Тәнеңә Хөрмәтулла бабай китергән балны сылап, ипинең хуш исләрен иснәп утырасың, кайда икәнлегең, борчуларың, кайгыларың юкка чыга, онытыла. Галиҗәнап тынлык та, табиб кебек, дәвалау сәләтенә ия икән. Бар җиһанда шушы авыл, Хөрмия әби һәм аның мунчасы гына бардыр кебек тоела. Сихерчедер бу әби, валлаһи! Мунчага кереп Гөлкәйнең аркасын юганда, догалар укып, йомшак куллары белән бил-эч турыларын сыпырганда, бик рәхәт була Гөлкәйгә. Үзенә генә түгел, карынындагы баласына да рәхәт булуын тоя. Авылга кайтканнан бирле кызы ник бер борчысын! Әнисе дәшсә, кулын эченә куйса, «мин монда, борчылма» дигән кебек тибенә башлый. Тибенә?.. Тибенә шул... Әллә?!.. Тукта, йөрәк, сабырсызланма, юкка өметләнмә, өмет өзелсә, бик яман булыр... Болай... ни булса да була инде...

Бер ай эчендә бала көтүнең иң рәхәт мизгелләрен кичерде Гөлкәй. Инде китсә дә буладыр. Авылдан, аның табигатеннән, кешеләреннән алган энергия, яктылык гомердә дә бетмәс көч биргән кебек.

Гөлкәй китәргә җыенды. Бала белән очрашуга инде тәмам әзер, нинди генә хәлдә туса да, иң матур һәм бәхетле булачак иде ул бала.

«Сатып алган сарымсак тиз бетә ул», – дип елап озатып калдылар аны «авылдашлары», бер айның тиз үтүенә боегып. Икенче юлы икәүләшеп, озакка кайтырга куштылар. Гөлкәйнең үзенең дә китәсе килми иде, әмма китми дә булмый. Тиздән, бик тиздән аның баласы да юлга чыгачак.
Машинасын кычкырта-кычкырта, акрын гына кузгалып китте хатын. Сау булыгыз, кырлар-болыннар, ромашка кыры! Сау булыгыз, сайрар кошлар! Сау булыгыз! Гөлкәй сезне бик сагыныр, сез дә аны онытмагыз! Рәхмәт сезгә көч биргәнегез, өметен арттырганыгыз өчен! Кайтырбыз, бик тиздән кайтырбыз сезнең янга, сау булыгыз, авылдашлар!..

***
Гөлкәйнең бала табарга килүен зур дулкынлану белән, бик җитди вакыйга итеп кабул иттеләр. Аның мондый адымга баруын хупламаучылар да, аңламаучылар да булды. Бары тик өлкән яшьтәге Людмила Викторовна гына: «Не бойся, дорогая, все будет хорошо! Умница какая! У тебя золотое сердце, а ребенок – дар Божий. И принимать нужно достойно этот дар, каким бы он не был. Я сама буду рядом, ничего не бойся, милая», – дип, аналарча Гөлкәйнең башыннан сыйпады. Хәлиткеч минутлар җитте...

Иртәнге кояш бала тудыру йортының тәрәзәләренә карауга, дөньяга бер бала туды. Бала түгел, могҗиза туды! Бу хәлгә ышанырга мөмкин түгел иде. Табибларны гаҗәпкә калдырып, әнисен бәхеткә күмеп, таң нурларына төренеп, җиһанга сау-сәламәт кыз бала аваз салды. «Чудесаааа! Смотри, кого ты родила!» – дип, өскә таба күтәреп баланы әнисенә күрсәткән Людмила Викторовна Гөлкәйдән ким куанмый иде. Гөлкәйнең шатлыгы эченә сыймады, башкалар өчен могҗиза булса да, моның кем эше икәнен бары ул гына аңлый иде.

Хәлсез булса да, бәхетенең зурлыгына шөкер иткән ана: «Рәхмәт сиңа, Раббым! Ташламадың... Ташлама... Ташлама мине!» – дип пышылдады...

Мөнирә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч