Гарип улын ташлап бәхет таба алмады...
Маратның икенче хатыныннан да бер-бер артлы гарип балалар туды.
Марат белән Фәймә авылдашлар. Бер мәктәптә укыдылар. Балачактан бергә булдылар, Фәймә сигезенче сыйныфта укыганда аларның дуслыгы мәхәббәткә әйләнде. Мәктәпне тәмамлагач Марат армиягә китте, сөйгән кызы аны: «Кайтуыңны көтәм!» – дип озатып калды. Егете армиягә киткәч Фәймә Тольяттидагы институтка экономистлыкка укырга керде. Гашыйклар бер-берсенә хатлар языштылар. Хабаровск белән Самара өлкәсе арасында ике ел мәхәббәт хатлары йөрде.
Бер-берсен яраткан яшьләр өчен көтеп алынган көн килеп җитте: Фәймә икенче курсны тәмамлаган язда Марат исән-сау армиядән кайтты. Ул бик нык үзгәргән: буе үскән, фикер йөртүе ирләрчә җитди. Бераз ял иткәч, авылда эшкә урнашып, өс-башын юнәтте. Ә көз көне сөйгәне белән бергә булу өчен Тольятти шәһәрендәге «ВАЗ» автомобильләре җитештерү заводына эшкә керде. Көндез Фәймә укуда, Марат эштә, ә кичләрен алар гел бергә.
Санаулы вакыт тиз уза диләр. Фәймә дә институтны тәмамлап икътисадчы белгечлеге алды, егете янына эшкә керде. Бу вакытта аларның мәхәббәте чәчәккә бөреләнгән иде инде. Көз көне Марат Фәймәнең кулын сорарга Кыязлы авылына юл тотты. «Сез күптән мөстәкыйль тормыш белән яшисез, бер-берегезне яратасыз. Без сезнең өйләнешүегезгә каршы түгел», – диде Фәймәнең әтисе Салих абый. Бу сүзләрне ишеткәч Маратның шатлыгы эченә сыймады.
Икенче көнне ул кыз сорарга әти-әнисе белән килде. Туйны декабрь аена билгеләделәр. Мәҗлес гөрләп узды. Туганнар да, дуслар да яшь парлар өчен шатландылар. Туйдан соң яшьләр Тольяттига киттеләр. Фәймә Маратның малосемейкасына күчте.
Матур гына яши башладылар. Тугыз айдан зәңгәр күзле малайлары туды. Алмаз гаиләгә сөенеч арты сөенеч китерде. Аңа өч ай тулгач яшь гаиләгә заводтан ике бүлмәле фатир бирделәр. Аннары Марат бәхетемне сынап карыйм әле дип лотерея алган иде, аңа «Жигули» машинасы чыкты.
Тик тормыш гел аклыктан гына тормый шул. Галиевлар гаиләсен дә кайгы җиле читләтеп үтмәде. Ике яшь тулуга карамастан, Алмаз йөреп китә алмады. Фәймәнең җаны тынычсызланды. Таныш-белешләре: «Кайсыбер балалар соңрак йөри, кайгырма», – дип юаттылар аны. Марат белән киңәшләшкәч, баланы табибларга күрсәтергә булдылар. Анализлар бирделәр, төрле тикшерүләр үткәрделәр. Нәтиҗәсе шул булды – Алмазның йөри алмаячагын әйттеләр. Бу аяз көнне яшен суккандай булды. Ир кеше кыенлыкларга тиз бирешүчән бит: моңарчы бәйрәмнәрдә генә спиртлы эчемлекләр кулланган Марат әкренләп көн дә аракы эчә торганга әйләнде. Фәймәнең: «Аллаһ ярдәм бирсә, улыбыз йөреп тә китәр, ә болай эчеп йөрү яхшыга илтми», – дип үгетләвенә карамастан, ул хатынын тыңларга да теләмәде. Тора-бара баласының гариплегендә хатынын гаепләп аңардан баласы өчен үч ала башлады. Эчеп кайтып хатынын кыйнаудан да читенсенмәде. Бер яктан гарип бала, икенче яктан исерек ир белән шактый изалангач, Фәймә ире белән аерылышырга карар кылды. Суд аның гозерен канәгатьләндерде.
Марат фатирны улы белән хатынына калдырып, тулай торакка яшәргә китте. Ничек кенә эчсә дә, Марат эшенә хилафлык китермәде. Озак та үтмәде, заводтан аңа бер бүлмәле фатир бирделәр. Бу вакытта ул тулай торакта Света исемле кыз белән танышкан иде. Фатир алгач, ул беренче гаиләсен бөтенләйгә ташлап, Светага өйләнде. Спиртлы эчемлекләрне элеккечә бәйрәмнәрдә генә куллана башлады.
Аерылган иренең өйләнүенә шатланды Фәймә, чөнки Маратның эчкечегә әйләнеп бомж булуына да ерак калмаган иде. Икенчедән, эчеп килеп аларны башка бимазаламаячак ул. Шушы уйлар хатынны тынычландырды, шулай да аның Маратка рәнҗеше дә бар иде. «Ул гөнаһсыз Алмазны ташларга тиеш түгел иде», – дип элеккеге иренә нык рәнҗеде хатын.
Берничә елдан соң Алмаз белән Фәймәгә бәхет елмайды. Таныш-белешләре аша аларны бер бай кеше эзләп тапты. Алмазга чит илдә операция ясату өчен акчалата ярдәм тәкъдим итте ул. Фәймә могҗизага ышанмаса да, ниндидер сихри көч аңа: «Ярдәмнән баш тартма. Балаңның йөреп китү ихтималы юк түгел», – диде. Хатын кыюсыз гына ярдәмне кабул итте. Спонсор юл һәм операция чыгымнарын үз өстенә алды. Алмазны Германиянең балалар клиникасына алып барып, терәк-хәрәкәт системасына операция ясадылар. Ярты ел шунда табиблар күзәтүе астында яшәде ул.
Алмазга 7 яшь тә 7 ай тулган көн гаилә тарихына эре хәрефләр белән язылды: шул көнне бала тәүге адымын ясады. Аннары әкренләп мөстәкыйль рәвештә йөреп китте. Фәймә исә шатлыгыннан елады да елады... Баласының шатлыгын уртаклашырга Марат, аның әти-әнисе генә килмәде. Спонсор Рәшидә ханым яңа елга Алмазга велосипед бүләк итте. «Мин бер инвалид балага ярдәм итәрмен дип нәзер әйткән идем. Ярдәмемнең файдасы тигәнгә шатмын. Кирәк вакытта кыенсынмыйча килегез», – дип киткән ул дусларына әйләнгән Алмаз белән Фәймә яныннан.
Әнисе нинди генә яхшы булса да, ир бала өчен ата да кирәк. Алмазның да әтисенә йөреп күрсәтәсе килде. Ишек ачылган саен ул аны көтте. Тик Марат кына күренмәде. Яз көне аның кызы туганын хәбәр иттеләр.
Бала бер аяклы булып дөньяга килә. Моны Марат баланы өйгә алып кайткач кына белә... Һәм берничә көн эчендә ул ак чәчле бабайга әйләнә. Светаның гарип баланы үстерәсе килми: «Әйдә, Аленаны ятимнәр йортына тапшырыйк. Безнең тагын балабыз булыр әле», – ди ул иренә. Аракы белән дуслашып өлгергән иргә шул гына кирәк тә. Алар кызларын ятимнәр йортының ишек төбендә калдырып китәләр. Тагын ел ярымнан соң уллары туа. Ул да гарип: Илдарга балалар церебраль параличы диагнозы куялар.
Бу вакытта Алмазга 10 яшь тулган була. Беркөнне мәктәптән кайтканда аны бер ир туктатып: «Мин синең әтиең. Улым, мине гафу ит», – ди. Алмаз: «Минем әтием дә, әнием дә бер генә. Ул Фәймә исемле. Безгә башка кеше кирәкми. Укып зур кеше булам да әниемне машинада гына йөртәчәкмен. Ул мине аякка бастырды. Ә әти безне ташлап китте», – дип җавап кайтара. Баладан мондый сүзләрне көтмәгән Марат гел шаккатып кала. Күзләре мөлдерәмә тулган ир үзен кулга алып:
– Улым, мин сездән башка яши алмыйм. Света апаң фатирдан да куды...
Чит кешеләр аша әтисенең тормышыннан хәбәрдар булган Алмаз моңа җавап итеп: «Әти, барысы өчен дә түләргә кирәк шул», – ди.
Олыларча фикер йөрткән улы Алмазны кочаклый да, Марат юлын билгесезлеккә таба дәвам итә һәм асылынып үлә.
(Исемнәр үзгәртеп бирелде).
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев