Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Тизрәк бу хурлыктан котылырга кирәк!»

    Көзге төн. Салкынча яңгыр сибәли, йолдызлар каядыр качышып беткәннәр. Ай да ялгыз йөрүдән ямь тапмыйча, болытларга төренеп йокларга яткан. Ай гына түгел, бөтен авыл изрәп йоклый. Төнге тынлыкны бозучы бер генә җан иясе дә күренми. Хәер, болай дип расларга ашыкмыйк әле. Әнә пычрак юлдан арба тартып кемдер бара түгелме соң?

    Өстәвенә арбасы да шактый авыр, ахры, юлчының еш-еш сулаганы ишетелә, ул әллә йөге авырлыктан мыш-мыш килә, әллә җылы түшәгеннән кубарып чыгарган язмышына үпкәләүдән сулкылдап елый – белмәссең.
    Менә арба авыл башындагы ындырга килеп керде, мышкылдаган тавыш та ишетелми башлады. Тик тынлык озакка сузылмады, ындыр каравылчысы Мөнәвир картның:
    – Кем бар? Атам! – дигән бераз куркулы, бераз янаулы тавышы ишетелеп китте. Каравылчы, янавы ышанычлырак чыксынгамы, кулындагы ботаклы таягын мылтык затворыдай шарт-шорт иттереп алды, аннан соң гына йөрәкләнеп төнге кунакка якынлашты.
    – Кем бар анда? – дип кабатлады ул, фонарь яктысы белән бодай көшелләрен капшап.
    Ләкин картка җавап бирүче булмады, җавап урынына тыелып елаган тавыш кына ишетелде. Мөнәвир карт фонарен тавыш килгән якка таба юнәлтте һәм каршында битләрен каплап басып торучы бөршәйгән бер кызны күрде. Аның бәләкәй арбасында бер капчык бодай, капчыкның авызы чишелгән дә, кызның аяк астына шыбырдап бодай коела иде.
    – Ачып җибәр әле йөзеңне, күрик синең кемлегеңне, – диде каравылчы һәм батыраеп кыз янына килде дә тегенең кулларына үрелде. Кызның куллары җепкә генә тагылган әйбер шикелле кинәт түбән салындылар.
    – Бәрәч, әстәгыфирулла, әллә күзем ялгышамы, Әхмәтша кызы Рәмзия түгелме соң син?
    – Әйе, – диде кыз, сулкылдавын басарга тырышып.
    – Нишләп йөрисең бу кара төндә? Капчыгыңа нигә колхоз бодаен урлап тутырдың?
    – М-мин урламадым а-аны, – диде Рәмзия.
    – Син булмагач, капчыгыңа бодай үзе тулганмыни? Һы, үлмәсәң әллә ниләр ишетерсең, валлаһи. Көшелдәге икмәк үзеннән-үзе капчыкка кергән диген, ә? Вәт әкәмәт!
    Мөнәвир карт, әллә карак тикле карак тота алганына күңеле булып, әллә кара төндә сөйләшергә бер җан иясе табылуга шатланып, Рәмзия тирәсендә сөйләнеп йөри бирде.
    – Шулай да әйт әле, нәрсәгә дип тутырдың бу бодайны? Әллә атаң ашатмыймы?
    Әтисен телгә алгач, кыз корт чаккандай сискәнеп куйды, ләкин җавап бирмәде.
    – Миңа әйтергә теләмәсәң, идарәгә кайткач, председатель каршында җавап тотарсың, – диде карт кырыс тавыш белән, үзен санга сукмауларына ачуы чыккан иде аның. – Әйдә, капчык авызын бәйлә дә идарәгә киттек, мин сине рәтле кешегә санап йөрим тагын. Ә син менә нинди юлга баскансың. Әнкәң, мәрхүм гаделлеге белән авылда бер кеше иде…
    – Идарәгә алып барма инде, Мөнәвир бабай, – диде Рәмзия һәм тагын елап җибәрде. – Мин урламадым б-бит а-ны, китердем генә.
    – Каян китердең? – диде Мөнәвир карт, чиктән тыш гаҗәпләнеп. Аның әле гомерендә бер мәртәбә дә ындырга үз өеннән ашлык китерүчене күргәне юк иде.
    – Безнеке түгел ул…
    – Алайса нишләп сезгә килеп кергән соң?
    Рәмзия икеләнеп калды. Күңелендә ниндидер көрәш барганлыгы күренеп торганга, каравылчы карт аны ашыктырмады.
    – Әй, Мөнәвир бабай, – диде Рәмзия әллә нинди әрнүле тавыш белән, – шушы капчыкны гына бушатыйм да кайтып китим мин.
    – Юк инде, кызым, сине болай җибәрергә хакым юк. Мин бит мондагы ашлык өчен җавап бирәм. Ә син, бушатыйм да китим, дисең. Берәүләр миңа әйтми-нитми төясә, икенчеләр бушатып китсә, минем монда кирәгем нигә кала? Әле мин сине әйбәт кеше кызы булганга гына көчләп правленҗәгә алып бармый торам. Бүтәннәр белән күп сөйләшеп маташмыйм мин. Мылтыгымны төзим дә әйдә, вәләй генә.
    Һичбер вакыт карак тотканы булмаса да шулай дип сөйләнде каравылчы карт. Хәер, соңгы елларда карагы да бетеп китте бит аның. Кайсы өйгә керсәң дә, муллык та байлык, эшләгәнгә уч тутырып акчасын алалар, кибетләрдә киштәләрне сыгып ак күмәч өелеп ята. Нигә урлашсыннар? Тик менә Рәмзиягә генә аптырады Мөнәвир. Кызый үзен бик сәер тота. Урлашырга килгәнгә дә охшамый. Бодайны ындырга китердем, ди бит. Вәт әкәмәт!
    – Алайса, бушат инде капчыгыңны, – диде Мөнәвир кызны жәлләп. – Түлке шундый шарт белән: каян алганыңны сөйләп бирәсең.
    – Әти урлап апкайткан аны, – диде Рәмзия кыенлык белән. Күрәсең, әтисенең бу яман эшен бер генә дә әйтәсе килми аның.
    – Вәт әкәмәт, – диде Мөнәвир карт, тагын да ныграк аптырап. – Әхмәтша шул көнгә калганмыни? Колхоздан бодай урлап апкайткан диген, ә? Каян алды икән ул аны?
    – Белмим, – диде Рәмзия.
    Кызның әтисе Әхмәтша соңгы вакытларда төрле эшкә йөри иде. Бер көнне тирес чыгарса, икенче көнне элеваторга йөк бушатучы булып китә ул. Бәлки бу ашлыкны да шуннан урлагандыр? Әниләре үлгәннән соң бөтенләй әллә нишләде. Көн саен эчеп кайта башлады, хәтта кыяфәтенә кадәр үзгәрде. Мунча пәриедәй кап-кара, сакал-мыек басмыйча кырынмый, көчләп салдырып алмасаң, өстен алыштырмый.
    Башта Рәмзия аңа сүз әйтмәде, әни үлгән кайгыдан эчәдер, дип кичерә килде. Ә инде эчү әтисенең гадәтенә кереп киткәч, дәшми кала алмады, ләкин ата кеше һәр очракта кызы алдында акланырга сәбәбен таба торды. Шулай итеп әкренләп өйдән кот качты. Әнисе барындагы шыплап тутырылган сандыклар күзгә күренеп бушады, кыйммәтле ашъяулык, келәм ише нәрсәләр берәм-берәм юкка чыга барды. Өй әйберләрен сатып эчсә дә, кеше милкенә, дәүләт милкенә кул сузганы юк иде әле. Тик менә бүген кич әллә каян шушы бодайны алып кайтты ул. Рәмзия аның урланган икәнлеген дә белмәс иде – кызмача әтисе үзен бик шикле тотты.
    Капка баганаларына күчәрен ордыра-бәрдерә атын ишегалдына кадәр кертте. Аннары салам астына яшерелгән шушы капчыкны арба төбеннән сөйрәп чыгарды да кызына кычкырды:
    – Нәрсә карап торасың, күтәреш, тизрәк келәткә кертеп куярга кирәк.
    – Келәткә тавыклар яптык бит, әти. Капчыкны чукып тишкәләп бетерерләр, өйалдына гына куйыйк.
    – Өйалдына? – диде әтисе җикеренеп, – әллә аны әбиеңнән калган милек дип белдеңме? Ул…
    – Соң, эшләп алган бодайны өйалдына куюдан куркырга, – диде беркатлы кыз. Әтисенең яман эшкә кулы барырын күз алдына да китерә алмаганлыктан, ул һични төшенми иде. Әтисе Рәмзия белән артык сүз көрәштереп тормады, җәһәт кенә җилкәсенә капчыкны салды да келәткә алып кереп китте, үзе: «Иртәгә үк хуҗа табарга кирәк моңа», – дип сөйләнде. Шушы сүзләрне ишеткәч, Рәмзиянең йөрәге эшнең нидә икәнлеген сизеп «жу» итеп куйды.
    – Әти, – диде ул ачынып, – әллә син аны урлап алып кайттыңмы?
    – Синең башың яшь әле, күп сорашма, – дип кырт кисте әтисе.
    – Мин нинди ипи ашаганымны белергә тиеш.
    – Сиңа ашарга түгел ул, нәфесеңне сузма. Иртәгә үк бер яртыга очырам мин аны, эзе дә калмас.
    – Урланган булса, атыңны тугарганчы урынына илтеп куй, әти. Юкса бөтен авыл каршында хурлыкка калырбыз.
    – Җитте сиңа, шыңшыма. Телләшеп торганчы, менә бу акчага кибетче апаңнан бер ярты апкайт.
    Әтисе Рәмзиягә таушалып беткән бишлек сузды. Кыз икеләнеп калды, шулвакыт аның башында бер план туды, һәм ул әтисе сузган акчаны алды да кибетченең өенә йөгерде. Кызының шешә күтәреп кайтып кергәнен күргәч, ата кеше йомшады.
    – Хәзер, кызым, капкаларга берәр нәрсә әзерлә инде, – диде ул. – Ату иртәдән бирле валчык та капкан юк.
    Рәмзия табын әзерләгәнче әтисе инде теге шешәнең яртысын бушатырга да өлгерде. Шунлыктан, кызы китереп куйган кыздырылган бәрәңгене бер генә капты да, авызы пешеп:
    – Уф, шул кадәр кайнар итеп пешермәсәң булмый идемени? – дип кашыгын атып бәрде. Авызы шешкән ачудан калган аракысын да салып эчте. Ә бераздан гырылдап йоклап китте.
    Рәмзия аның йоклаганын белгәч, өс-башына киде дә тиз генә ишегалдына чыкты. Аның бөтен тәне калтырый, буыннары хәлсезләнгән иде. Шунлыктан келәт ишеген ача алмый торды. Урам ягыннан ишетелгән һәр тавыш аны сискәндерде. «Тизрәк бу хурлыктан котылырга кирәк, – дип уйлады кыз. – Юкса көн яктылыгында кешеләрнең күзенә ничек күренерсең. Оят, билләһи, үз әтиең шундый түбәнлеккә төшсен инде. Ашарга җитмәүдән урласа, вөҗданың бәлки кичерер дә иде. Бер ярты аракы өчен бит».
    Рәмзия келәттәге капчыкка барып ябышты, ләкин ул шактый авыр иде. Кыз тиз генә капчыкның авызын чишеп, бераз бодайны чиләкләргә бушатты һәм җиңеләйгән капчыкны ишегалдындагы бәләкәй арбага чыгарып салды. Аннары чиләкләрдәге ашлыкны кире капчыкка тутырды, һәр нәрсә әзер булгач та капкадан чыгып китәргә җөрьәт итмичә шактый вакыт ишегалдында таптанды. Урамда тәмам аяк тавышлары басылып, соңгы утлар сүнгәч кенә арбасын тартып юлга чыга алды ул.
    – Инде нишлибез, кызым? – диде каравылчы, тынлыкны бозып.
    – Берүк, Мөнәвир бабай, кешеләргә сөйләмә инде, – диде Рәмзия ялварулы тавыш белән. – Болай да әти эчә башлаганнан бирле дусларымнан аерылып беттем. Урамга чыксам да, әнә айнымас Әхмәтша кызы, дип төртеп күрсәтерләр төсле.
    – Әйе, – диде каравылчы карт, үз-үзенә сөйләнгәндәй, – Әхмәтшаның мондый хурлыкка төшүенә без дә гаепле. Әле беркөн генә карчык аңардан менә дигән келәмне унбиш тәңкәгә алып калды. Юкса Әхмәтша туп-турысын әйтте бит. Эчәргә акча кирәк, диде. Шунда тиргәп чыгарасы урында, шәп булды әле бу, дип сөенеп келәмне алып калдык. Иртәгә ул шушы бодаен бер яртыга сатар иде. Безнең кебек берәр ачык авызы, очсыз хакка нихәтле ризык юнәтә алуына куанып, каракның кулына өч тәңкә тоттырып чыгарыр иде. Менә бит кеше ничек бозыла, кызым. Ә син кешеләргә әйтмә, дисең. Бу хакта әйтү генә аз, бөтен авылга чаң кагарга кирәк.
    Мөнәвир карт Рәмзияне бөтен йөрәге белән кызгана, әгәр мөмкин булса, үз баласы итәр иде. Менә ул кызның түбән салынган иңенә кулын куйды һәм икеләнергә урын калдырмыйча:
    – Ә син борчылма, кызым, – диде, – йөзеңә кара якмабыз. Хаклыкны кешеләр аңлар, ә начарлыкны яшерергә ярамый. Соң булуы бар. Болай да инде шактый соңардык бугай.

    Фәнис Яруллин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: