Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Төрмәдә утыручыга гашыйк булдым

Әнием белсә, инфаркт булачак.

Бер ел элек интернетта бер ир белән таныштым. Танышу сайтында түгел, ә шоферлар төркемендә. Ул миңа машинаны ремонтлау буенча киңәшләрен бирде. Языша башладык, аннары очрашырга тәкъдим итте.

Башта ул мин чит илдә дип язды, ә аннан соң төрмәдә утыруын әйтте. Мин шундук язышуны туктаттым. Берничә көн урын таба алмыйча, гел аны уйлап йөрдем. Аннан соң ул миңа үпкәләмәве турында язды һәм уңышлар теләде. “Нигә соң мин шундый бәхетсез? Нигә миңа ошаган, мин яхшы дип уйлаган ир шундый җирдә утыра?” - дигән уйлар белән көне буе елап чыктым. Язышудан аның акыллы, укымышлы, төрле темаларга сөйләшеп була торган кеше икәнлеге күренә.
Туган көнемә аннан котлау килде. Ул шундый матур, хисле итеп язылган иде, күңелем тулды. Мин аңа җавап яздым. Яңадан аралаша башладык. Мин гашыйк булдым, гел аның турында гына уйлый башладым. Бер елдан соң аның срогы бетә. Гаиләсе юк, энесе генә бар. Туган шәһәренә кайтырга теләми ул, анда күрәсе килмәгән дуслары яши. Мин яшәгән шәһәргә кайтыр дип сөйләштек, вакытлыча кеше фатирында арендага торыр, ә алга таба күз күрер. 
Дөресен генә әйткәндә, мин берни дә югалтмыйм. Үземә 41 яшь, ирем, балаларым юк, әнием белән торам. Проблема, бәлки, әниемдәдер. Ул минем сөйгәнемнең төрмәдә утырганын белсә, аңа инфаркт булачак, мин моны төгәл беләм. Әнием ялганны шундук сизә, аңардан берни дә яшерә алмыйсың. 
Мин бик киеренке хәлдә калдым, артыгын сөйләмим дә. Без әле бер көн дә бергә яшәмәдек, ә мин инде куркам. Алга таба ничек буласын күз алдына да китерә алмыйм.
Киңәш сорамыйм, чөнки утырып чыккан кешеләр белән начар мөнәсәбәтләр булган мисаллар бик күп. Тик минем барыбер барысы да яхшы булачагына һәм бу кеше минем язмышым икәнлегенә ышанасым килә. 
Лилия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар