Шəhри Чаллы

Тугры әтәч

Кайчандыр 2шәр сыер, берничә баш үгез, кош-корт, бал кортлары белән тулы хуҗалыкта, нибары бер әтәч калды. Зур абзарда хәзер ул хуҗа.

Гөлшат атна ахыры җитүгә авылга ашыга. Гәрчә, анда көтеп алыр кешесе калмаса да, җомга көн җитүгә, күңеле үскән нигезенә ашкына. Нигәдер шунда кайтасы килеп тора аның. Күрше-тирәләрне бер күреп сөйләшсә, өй каршында үскән нарат урманнарын әйләнеп төшсә, чишмә буйларына барып кайтса, җанына үзе дә аңлатып бетерә алмаслык тынычлык ала ул.

Бүген дә эштән соң, кирәк-ярак алырга дип кибеткә керде. Җиләк-җимеш киштәләре яныннан узып барганда туктап калды. Башыннан бер секунд эчендә, әнигә күчтәнәчкә ни алыйм икән, дигән уй йөгереп үтте аның. Икенче секундта исә, әни юк бит инде, дигән уйдан фикере томаланып, аласы әйберен дә онытып кибеттән чыгып китте. Шулай уйларына бирелеп, авылына юл алды.

Инде ничә еллар тапталган юл, бу юлы аңа озын кебек тоелды. Юлның да, уйларының да очы-кырые юк. Болай да пошкан эчне пошырып, радиодан да гел моңсу җырлар куялар. “Яулыкларын артка чөеп бәйләп, әңкәй мичтә икмәк пешерә. Күрче, әткәй ишек алларында баштан аяк чумган эшенә”, – дип җырлый Салават. Гөлшат машинасын юл читенә туктатып җырны ахырына кадәр тыңлап бетергәч тә, шактый вакыт кузгалып китә алмады. Бар иде бит аларның да йортларының гөрләп торган чаклары. Беркайчан кеше өзелмәде алардан. Әнисе ул заманда башка авыл апалары пешерү түгел, авыз итеп тә карамаган әллә нинди ят ризыклар пешерер иде. Беркемне чәй эчермичә чыгармады ул. Бигрәкләр ачык, киң күңелле иде шул. Әтисе авылда гына түгел, районда абруйлы кеше. Кемгә нинди ярдәм кирәк, төпле киңәш кирәк булса, аның әтисенә килделәр. Бервакытта да кемнең кем булуына карамастан кире борып чыгара белмәде. Берәр ялгышлык эшләгән булсалар, башта пыр туздырып сүгә иде. Аннары ярдәм итү чарасын эзләр иде.

Бу авылга аларның гаиләсе Гөлшат 2нче сыйныфта укыгында күченеп килде. Әтисен колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Ул вакытларда Гөлшат өчен бу авыл да, аның кешеләре дә чит иде. Һич кенә ул аларны үз итәр төсле тоелмады аңа. Гел туган авылына кайтып китәсе килде. Озак ияләште Гөлшат бирегә. Ә хәзер бер генә ялга шушында кайтмый калса да, атналар буе җанына урын таба алмый яши. Ничек шулай була торгандыр? Үзе дә гаҗәпләнеп куя кайчак. Тукта әле, көтәр кешем юк, дип юкка балавыз сыгып утыра икән бит юл чатында. Аның йортын тугры саклап торучы, аны көтеп алучы әтәче бар бит аның! Тизрәк кайтырга кирәк. Көтеп аргандыр, мескенем...

Бу әтәчнең кыйссасы бик кызыклы гына булды. Инде табигать көзгә авышып килә иде, берзаман ишек алдында чуар тавык бер генә чебеш ияртеп пәйдә булды. Качып утырып чыгарган. Өйдәгеләр бертавыштан: үсмәс инде бу, салкыннар башлана бит, диештеләр. Гомерләре бетмәсә, малкайлар да үсә, яши икән. Чуар тавык тәки үстерде бит шул чебешне. Кыш көннәрендә печәнлеккә баскычтан аркасына утыртып алып менәр иде. Ашарга тагын шулай алып төшә. Язга бөтен тирә-юньне йокысыннан уятырлык яңгыравык тавышлы әтәч булып үсеп җитте бит бу йолкыш чеби. Шулай вакыт үтте. Әтәч тавыклар кетәклегендә яшәп калды.  Бәлки, аның турында алай якын итеп искә дә алмас иде Гөлшат бүген. Тик, бу әтәч үткән көннәр белән бүгенгесен тоташтыручы бер җан иясе булып тора...

  Бу ныклы гаиләнең гөрләп торган тормышы кинәт кенә чел-пәрәмә килде шул. Язмыш сынаулары әллә нинди көчле кешеләрне дә аяктан ега шул. Бер-бер артлы Гөлшатның әти-әнисе авырып китте. Улларының фаҗигале төстә бик яшьли дөньядан китүен күтәрә алмады алар. “Әти-әниләргә балаларын озатырга язмасын”, – диләр. Хак сүзләр! Башта әнисе урын өстенә калды. Аннары әтисен паралич сугып, күзләре сукырайды. Йорт әкренләп ябылды. Кайчандыр 2шәр сыер, берничә баш үгез, кош-корт, бал кортлары белән тулы хуҗалыкта, нибары бер әтәч калды. Зур абзарда хәзер ул хуҗа. Бервакыт, авылның икенче башында яшәүче Гапсаттар абый сорап килгәч, гел күршеләргә ашау салырга кушуы да читен, суярга да кул бармый, дип, әтәчне биреп җибәргән иде Гөлшат. Икенче ялларда каладан әйләнеп кайтуына әтәч каршысына йөгереп чыкмасынмы? Күрше Фаягөл апа: “Син киткән көнне үк, иртән көтүгә мал куарга дип чыксам, авылның теге башыннан горур басып синең әтәч кайтып килә. Туп-туры үзе белгән юл белән лапаска кереп тә китте. Ничек төн чыккандыр чит җирдә, мескенем? Син кайтканчы ашарына салып тордым инде”, – дип күзләрен сөртеп алды. Кеше генә түгел, маллар да җирси икән... Ә бит “тавык мие” генә дигән булабыз. Тагын берәүләр алып китеп карады әтәчне. Аннан да качып кайтты Гөлшатның әтәче. Этләрнең хуҗаларына тугрылык саклавы турында күп ишеткәне бар иде Гөлшатның. Ә менә әтәчнең шулай кыйлануы аны гаҗәпкә калдырды. “Ярар, миңа да иптәш булырсың, алайса”, – дип Гөлшат әтәчне үзләрендә калдырды. Калага киткәндә күп итеп ашарына салып калдыра да, күршеләренә күз-колак булырга куша. Һәр атнаны әтәч алар йортына җитәрәк инеш аша салынган күпер янына чыгып, Гөлшатны каршы ала. Ул барып туктаганчы машина артыннан йөгерә. Аннары йорттагы яңалыкларны сөйләгән шикелле, канатларын җилпеп, кик-ри-кук, дип аваз сала. Гөлшат та әтәч белән: “Ярый әле син бар мине каршы алып, озатырга. Йорт-җирләр иминме?” – дип сөйләшә-сөйләшә ишек алдына уза. Әтәченә җим салгач кына өенә кереп китә. Менә шулай ярты елдан артык алар әтәч белән икәүдән икәү яшиләр.

Гөлшат уйларына бирелеп авылга кергәндә, караңгы төшеп килә иде инде. Менә күпергә җитте. Күзләре белән әтәчен эзли. Ә ул күренми. Караңгы төшкәч, кетәклеккә кереп кунаклагандыр инде дип уйлады. “Кара әле, апасын каршы да алмый, оятсыз”, – дип шелтәләп тә алды әтәчен күңеленнән. Машинадан төшүгә лапаска таба атлады. Ул арада күрше Фаягөл апа да кереп җитте. “Ни бит әле, Гөлшат. Әтәчеңне бүген төнлә төлке тоткан...” – диде күрше апасы, озак кына ничек сүз башларга белми аптырап торгач. “Төнгә үзебезгә алып чыга торган идем. Әллә нишләп кичә кулым җитмәде. Мәшәкатьләрем килеп чыкты да, соңга калдым. Кереп тормаган идем шул”, – дип сөйләнде Фаягөл апа, үзен гаепле санап. Гөлшат баскан урынында ни әйтергә белми катып калды. Күзләреннән үзеннән-үзе яшь акты. Әйтерсең, ул әтәчне түгел, ә якын бер кешесен югалту турында хәбәр ишетте. Якын шул инде... Кайчандыр шаулап-гөрләп торган нигезнең бер тере шаһиты, матур, борчуларсыз, әти-әниле тормышның истәлеге, күңел юаткычы, тугры иптәш иде бит бу әтәч...

“Син дә калдырып киттең. Шушы болын чаклы хуҗалыкта япа-ялгызым калдым бит. Инде мине монда башка көтеп алучы калмады”, – дип сөйләнде Гөлшат, бикле ишеген ачканда, күз яшьләренә буылып.  Әле кайчан гына тирә-якта зурлыгы, төзеклеге белән дан тоткан йорт, каралты-кура ничектер бетерешеп, ятимләнеп калган шикелле тоелды.

Гөлназ Әхмәтҗанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: