«Турыдан ал!»
Кунакка кайткач, гадәт буенча матур гына өстәл әзерләнде. Өстәл артына килеп утырдык.
– Кара әле, кашыклар куелмаган икән бит, – ди абый. – Бар әле, үзең генә алып кил инде.
– Каян алыйм соң? – дим.
– Әнә, туп-туры кара, каршыңдагы киштәдә, – ди бу миңа бармагы белән төртеп.
Абыйның бармагына карадым да көлеп җибәрдем:
– Юл күрсәткечең алдата бит, – минәйтәм.
Турыдагы киштәне күрсәтәсе урынга 45 градуска сулгарак каерып күрсәткән бармагына карады да абый да көлә башлады:
– Кәкрәеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул, дигәнме әле Тукай? Эшне эшләү түгел, эшне күрсәтү дә җайлы түгел икән ич!
Гомере буе кулыннан көрәк-сәнәк, балта төшмәгән абыйның бармаклары катып калган.
– Ярый әле тел сөяксез, – ди ул көлә-көлә.
– Тел сөяксез булса да, гел турыга күрсәтми ич ул! – дим юри.
– Менә хикмәт, шулай икән шул, – дип килешә абый.
Лилия Фәттахова.
Фото: ok.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев