Үги әти (булган хәл)
Гомерлеккә дип кавышкан никахым чәлперәмә килде минем... Беренче ирем белән дүрт кенә ел яшәп калдым. Өстемнән бик каты йөрде ул. Аерылыштык.
Шунысы кызык: миннән соң бер генә көн дә ялгызы гына яшәмәде, шундук өйләнде. Сөяркәсе дә әллә кайда еракта түгел иде, күрше йортта гына яшәүче бер хатын. Аны көн дә күрә идем мин, аның минем иремә үк сөяркә булып йөргәнен кем уйлаган?! Дүрт яшьлек кызым белән әнә шулай икебез генә калдык.
Икенче ирем белән эштәге хатын-кызлар таныштырдылар. Аның да, минем кебек, беренче никахы күңелсез тәмамланган. Аралашуыбызга берничә ай гына булгандыр, тәвәккәлләп, бергә яшәп киттек. Кызым беренче көннән үк үз итте инде аны, яратты. Без аңа «әти» дигән сүзне әйтергә берничек тә мәҗбүр итмәдек. Алай ярамас, дөрес булмас та иде. Чөнки, ни дисәң дә, баламның үз әтисе бар.
Ләкин иң шаккатмалы хәлләр алда булган икән. Көннәрдән бер көнне, һич уйламаганда, кечкенә кызым ирем янына килеп басты да: «Сиңа «әти» диеп әйтим әле? Бакчадагы бөтен балаларның әтиләре бар. Минеке генә юк», – дип кочаклап алды. Ирем дә: «Ярар, кызым», – дип әтиләрчә сөеп, башыннан сыйпады. Шул көннән алып ахыргача безнең арада «синең бала», «минем бала» дигән сүзләр булмады. Бер генә тапкыр да теле белән әйткәне түгел, күз карашы белән дә сүккәне булмады.
Уртак тагын бер кызыбыз тугач та берни үзгәрмәде. Иремә эш буенча төрле шәһәрләргә йөрергә туры килә иде. Һәрвакытта да бүләк белән кайтты. Бер үк төрле күлмәкләр, уенчыклар – беркайчан да аерып әйбер алмады. Бер үк төрле итеп тәрбияләде, җылы сүзен беркайчан да кызганмады.
Беренче кызым барысын да белеп үсте. Ә үз әтисе безгә беркайчан да булышмады да, килеп тә күренмәде. Икенче ирем белән без 25 ел яшәдек. Катлаулы да, шул ук вакытта рәхәт тә еллар булды ул. Яшьлегебез бергә узды, балаларны үстердек, авырлыкларны чиштек, күңелле итеп бәйрәмнәр уздырдык, эштән бер-беребезне сагынып кайттык. Нык юксынам ул елларны. Әмма бергә-бергә картаерга язмаган булган күрәсең... Бик вакытсыз ташлап китте ул безне!..
Ялларда балалар белән урман читенә шашлык кыздырырга барырга тиеш идек. Ирем бар нәрсәне төгәл эшләүче буларак, алдан шул җиргә барып, күзәтү ясап кайтмакчы булды. Мин ярар дип, өйдән озатып калдым. Соңыннан әйттеләр: машинада барганда иремнең хәле киткән, йөрәге кыскан һәм ул юл читендәге агачларга килеп бәрелгән. «Йөрәк чире» диделәр... 50 яше дә тулмаган иде...
Олы кызым белән әтиләре хакында еш сөйләшәбез. Ул үскәч тә: «Әйдә, үз әтиең янына барып кайтыйк. Яшь кеше түгел бит, күңеле булыр. Ни дисәң дә, үз атаң», – дип тәкъдим иткәнем булды.
Әтисе ул вакытта икенче авылда яши иде. Әмма ерак түгел, машина белән бик тиз. Кызым беркайчан да ризалашмады, үз атасын күрәсе түгел, аның турында ишетәсе дә килмәде. «Минем бер генә әтием. Үстергәне, яндагысы», – диде. Соңрак, еллар узгач, үстергән әтисен җирләгәч тә бу турыда сүз кузгатып карадым. Әмма бу юлы да кызым сүзне кыска тотты: «Минем әти үлде!» – дип сөйләшүгә нокта куйды.
Беренче иремнең безне башкага алыштырып, үзен бәхет басты, тормышы май булды дип әйтә алмыйм. Безгә беркайчан да ярдәм итмәсә дә, балага алимент түләмәсә дә, ул үлгәч, соңгы Коръән ашларын да үзем уздырдым. Шулай туры килде инде. Безгә бирмәгән акчалары белән ул баемады, ә мин аның ашларын уздырып хәерчеләнмәдем. Аллага шөкер, ач утырганыбыз юк әле. Хәтта аңа дип корбан сарыгын да үзем чалдырдым. Ходай кабул итсен инде берүк.
Яшь чагында тормыш узган да киткән. Искә алып артка борылсаң, тетрәндерә дә, елата да. Чөнки барысын да бүтәнчәрәк кабул итәбез хәзер. Әйтәсе килгән сүзем шул, начар үз әтиләр белән беррәттән менә дигән үгиләре дә бар шул!
Мәрьям
/ Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев