«Ул бит мине туганнарым, дусларым алдында хур итте…»
Китапханәдә, китап сөючеләр белән очрашу оештырабыз, килегез, дигәч шатланып ризалаштым.
Тормыш мәшәкатьләрен бер якка куйдым да очрашуга киттем. Килүчеләр барысы да диярлек үземнең тиңдәшләрем. Арада танышлар да, яңа гына күчеп килеп урнашканнар да бар. Тормыш тәҗрибәсе тупланган, һәммәбез агы да, күге дә булган байтак гомер юлы үткәнбез. Очрашуны танышудан башладык: Гөлия, Нурия, Миңсылу, мин, Сәлисә һәм дә китапханә мөдире Гөлйөзем сылу. Нинди китаплар укырга яратабыз, кайсы авторларның әсәрләре күңелгә хуш килә, шул тема беренче урынга куелган иде. Фикерләр алыштык. Үз карашыбызны әйттек. Олы буын шагыйрьләрне, язучыларны хөрмәт белән искә алдык. Чөнки алар мәктәп елларында укылган, таныш. Яшь авторларның да берничәсенә тукталып үттек. Гомүмән, очрашуның байтак өлеше шулай үтте. Мин дә үземнең күңел кичерешләремне шигырь юлларына салган язмаларымны укып ишеттердем. Аннан тормыш, яшәеш темаларна кереп киттек. Хатын-кыз булган җирдә ансыз булмый инде. Кием-салым, төс-кыяфәт, сәләмәтлек тә бик мөһим тема булды. Студент еллары да читтә калмады. Яшь чак, шук чак. Бер кызык хәлне дә сөйләп алдым. Политэкономия дәресе. Янгуразов дигән укытучыбыз капитализм турында лекция укый. Без баш та күтәрми конспект язабыз:
Янымда Белорет кызы Надя утыра.
–Сессияга нык хәзерләндеңме? – дип, сорый бу шым гына.
– Әйе, күрмисең мени, менә гипюр блузка тектердем, кримплен костюм алдым, дим. Әйтерсең дә ни хакында сораганын белмим инде. Ул пырхылдап көлде дә җибәрде. Билгеле, Янгуразов абыйга бу ошамады. Шундый да җитди предмет– политэкономия бит. Ул як-якка карады да бездән ерак түгел утырган бер кызны ишек артына куды да чыгарды. Теге мескен кыз: – А что я сделала? – дип, аптырап чыгып китте инде. Сүз куертып тормады, алда экзамены да көтә бит әле. Ә без авызны каплап конспектка текәлдек. Янәсе дә бар ихтибар капиталистик илләргә юнәлтелгән. Кызганабыз. Дөньялар үзгәргәч менә хәзер кирәге чыгар иде. Капитализм төзибез икән бит.
– Монсын инде яшь буын төзер, без үткән гасыр, совет кешеләре.
Гөлия ханым сүзгә кушылып китте:
–Ялга бардым әле мин. Үземә бәйрәм дә, сәләмәтлекне кайгырту да булды. Өстәл артында өч хатын-кыз утырабыз, ике марҗа, бер татар. Соңрак бер олырак яшьтәге татар абзыйны безнең янга утырттылар. Бик ихлас, күп тә сөйләми үзе. Шулай да матур комплиментларга юмарт булып чыкты. Тиз ияләшеп, сөйләшеп киттек. Ялда– тәмле ризык, татлы тел, күтәренке күңел.
– Гөлия сеңел, сез бик сөйкемле ханым. Кояш кебексез. Тормыш иптәшегез сезне бик тә яратадыр. Ирләре яраткан хатын-кыз шулай сөйкемле була, –ди. Аллага шөкер диюдән узмадым. Сөйкемлелек дөресен дә фәкатъ шуннан килә микән, дип уйлап куйдым. Әллә сөйкемле булганым өчен яратамы? Вәт хәйләкәр абзый, комплимент миңа булгач татарча әйтте. –Нәрсә диде?– дип, кызлар миңа сораулы караш белән төбәлделәр.
– Өч симпатичный ханымнар янында күңелгә рәхәт, – дип, әйтте дим. Алдадым тегеләрне. Ышандылар.
Гөлия сөйләп бетүгә Нурия ханым сүзгә кушылды. Кушылды гына түгел, үз башыннан үткән бер мөһим вакыйганы сөйләп китте.
– Ике ел дуслашып йөрдек. Ул миннән бер курска алда укый иде. Ул укып бетергән елны өйләнешергә гариза бирдек. Йөзекләр алдык. Мин дүртенче курсны тәмамладым. Бераз акча эшләү ниятеннән җәйге каникул вакытында пионер лагерына эшкә киттем. Ә ул елны җәй бик эссе килде… Әллә кояшта нык кызыну, әллә башка сәбәп белән эштән чирләп кайттым. Йөрәктә үзгәреш барлыгын әйтеп кордиологияга дәваларга салдылар. Ул хәлемне белергә килде. Иң якын кешем буларак мин аңа табиблар әйткән сүзләрне түкми-чәчми сөйләдем. Миңа дәваханада ике атна ятарга туры килде. Шул вакыт эчендә күп нәрсәләр үзгәргән булып чыкты. Алдыма тезләнеп, мәңгелеккә бергә булыйк, дип кулымны сораган Фиратны алыштырып куйганнар иде. Туганнары, йөрәк чирле кыз сиңа нигә, ул бит бер бала да таба ялмаячак дип, кире түндергәннәр. Мин шундый стресс кичердем. Мин бит аның яратуына ышанган идем, үзем дә яраттым. Бу очрактан соң ир-егетләргә бөтенләй суындым. Ялгыз калмас өчен генә тормышка чыктым. Яшем дә утызга җиткән иде. Кызыбыз туды. Ирем начар кеше түгел. Тик бер ягы, көнләшүе һаман үзе белән. Утызбиш ел гомер узып киткән. Ә Фиратны бик ару гына урында түрә икәнен дә ишетеп белә идем. Дөрес, мин дә төшеп калганнардан түгел. Мәгариф министрлыгында эшләдем. Әнә шунда эшли башлаган гына вакытым иде. Эшем буенча горсоветка барырга туры килде. Мин керәсе кабинет нәкъ аның эш урыны булып чыкты. Секретарь бер унбиш минутлап көтәргә кушты. Анда совещание бара икән. Ә миңа бер култамга гына куйдырасы иде югыйсә. Көтмәдем, борылдым да чыгып киттем. «Наглость» белән кереп күзенә бер карап чыгарга булыр иде, акылымны тыңлап үземне тыйдым. Нигә иске яраларны кузгатырга инде, дип уйладым. Яшәгән урыннарыбыз якын гына булса да юллар бер дә очраштырмады. Аның турында кызыксынасым да килмәде. Ә шулай да яңарак гаиләсе турында бер хәбәр килеп иреште. Зур түрә кызына өйләнгән булган икән. Балалары юк. Санаторийларга йөреп дәвалану да нәтиҗә бирмәгән ди. Юл хәләкәтенә тарыганнар, шул сәбәп белән хатыны инвалид булып калган. Кеше күрәчәген кеше күрми, язмышына шулай язылган булгандыр. Кызганып та куйдым үзен. Юк, мин аны каргамадым. Дөрес, күз яшьләрем күп акты. Ул бит мине туганнарым, дусларым алдында хур итте. Туй көнен билгеләп, чакыру кәгазьлары да таратылган иде. Болай ачылып китеп сөйләвем дә әнә шул сөйкемлелек дигәннән башланды. Ирем миңа беркайчан да яратам димәде, әле дә әйтми. Мин моны көтмим дә. Бәлки аның көнләшүе шул яратуыдыр. Кызыбыз, ике оныгыбыз бар. Шулар белән юанып, үземне бәхетле тоеп, картлыкка сылтанып яшәп ятабыз. Менә шулай дускайларым. Китапларда язылган язмышлар ул барсы да тормыштан.
– Сөйләшүне, очрашуны моңсу тонда тәмамламас өчен әйдәгез тәмләп чәйләр эчик. Яратканы яратыр, яратмаганына да үпкә тотмыйк кызлар. Безне бит Аллаһ яраткан, ул ташламасын. Шул иң мөһиме. Үзебезне үзебез дә яратырга онытмыйк! – дип, бу сөйләшүгә нокта куйды Миңсылу ханым.
– «Жив будем, не умрём» — дип, көлә-көлә Сәлисә чәйләр ясап таратып чыкты. Күңелләрне бушатып, сөйләшеп, серләшеп, тәмләп чәйләр эчеп, янә очрашулар насип булсын дип, таралыштык. Хәсән Туфан болайрак язган бит: Һәр икәүнең гомере – роман, һәр берәүнең көне – хикәя, дип. Нинди дөрес сүзләр!
– Зур рәхмәт сезгә апалар, сез миңа тормыш китабы укыттыгыз, –дип озатып калды китапханә мөдире Гөлйөзем сылу.
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина
Мәгълүмат Өмет газетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев