Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Улыма белем кирәкми

Улыма 19 яшь. Күпме генә үгетләп карасам да, 10нчы сыйныфка бармады, үзе теләгән колледжга укырга керде.

Беренче курсны бик яхшы укыды, хәтта югары стипендия дә алды. Ләкин икенче курс башында аннан миңа монда ошамый, мин укуны ташлармын дигән сүзләр ычкындыра башлады. Шулай килеп чыкты да, икенче курсны бетермичә, документларын алды да китте. «Минем укыйсым килми, бу минеке түгел, әлеге һөнәр буенча мин беркайчан да эшләмәячәкмен», – дип акланды ул.
Йөрәгемнең ничек өзгәләнгәнен белсәгез. Нишләргә дә белмәдем, башымда мең төрле сорау. Ничек шулай була ала соң бу? Миндә ике диплом, берсе кызыл, югары белемем бар, укытучы булып эшлим. Үрнәк алырлык кеше түгелмени мин? Тик улым өчен белемем дә, эшчәнлегем дә күрсәткеч түгел. Ул үз сүзендә каты торды. Хәтта армия дә туктатмады аны. «Бүгенге көндә белем беркемгә дә кирәкми», – дип кабатлады ул. Кызганычка каршы, мин аңа укуыңны ташлама дип күпме ялварсам да, уңышлы булып чыкмады. 
Мин нык борчылдым. Һәр әни үз баласын белемле итәсе, һөнәрле булып, яхшы эш урынында күрәсе килә бит. Башкача мөмкин түгел. Гади генә теләк кебек тоелса да, минекенә тормышка ашарга язмаган, күрәсең. 
Башта бик кайгырдым, төннәрен йоклый алмадым, гел уйланып ята идем. Тора бара әз генә тынычландым. Чөнки иң мөһиме, ул сау-сәламәт, эчми-тартмый, өйдә тик ятмый, эшкә урнашты, үзенә максатлар куйды да әкренләп аларны тормышка ашыра бара. 
Барысы да җайланды кебек. Бу хәлләрдән соң бер ел үтеп тә китте. Тик көннәрдән бер көнне аңа армиягә бару турында чакыру килде. Улым нык гаҗәпләнде, чөнки бер ел аның турында искә дә алмаганнар иде. 
Иң кызыгы, аның армиягә дә барасы килми. «Минем яхшы эшем бар, нәрсә калган миңа анда? Мин ирек яратучы кеше, команда буенча яшәргә яратмыйм», – ди ул. «Нишләргә җыенасың соң? Әллә медкомиссия уза башлыйсыңмы?», дим. «Әлегә армия планнарыма керми, нәрсә булса да уйлармын, тик хезмәт итмәячәгем көн кебек ачык. Армиягә бармас өчен төрле ысуллар бар», – дип җавап бирде ул. 
Аның армиягә шулай катгый каршы торуы борчый мине, әлбәттә. Тик бу аның карары, һәм мин, кызганыч, аны үзгәртә алмыйм. 

 

Фото: web-nomad.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар

2
X