Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Мәхәббәтемне армиядән көтмәдем

Беркөнне телевизордан Филүс Каһировның “Җиз кыңгырау моңнары” дигән җырын тыңлап, еракта калган яшьлек елларына кайтып килдем.

Бу җыр йөрәк түрендә генә йөргән, онытыла башлаган иң бәхетле, иң татлы мизгелләрне яңадан бер кат кичереп ләззәтләнергә, сагыш дәрьясында йөзәргә мәҗбүр итте. Яшь чакта Марат исемле авылдаш егет белән йөрдем мин. Башта, мәктәптә укыганда, дуслар гына идек. Ул чакта чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә аңламаганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, Маратны армиягә алдылар. Армиядән “яратам” дигән хатлары килеп кенә торды. Вәгьдә биреп озатып калсам да, никтер аның бу сүзләренә артык игьтибар бирмәгәнмен микән... Уйламаганда, юлымда икенче берәүне очраттым да, Маратның кайтырына өч ай калгач, шул егеткә кияүгә чыктым. Җүләр булып, шуны Маратка әйтеп, хат язып салдым. Күп тә үтмәде, аннан: “Сөеклем, җаным, нишләдең? Син мине үтерәсең, бу ялгышлыгың белән үзең дә бәхетле булмассың. Кияүгә чыксаң да, мин сине барыбер ташламыйм, син кая – мин шунда булачакмын. Миннән котыла алмассың. Бозылган вәгьдәң исеңә төшеп, үзәгеңне өзәр әле!” – дигән җавап хаты алдым. Марат кайтты... Кайтты да, хатында язылганча, без яши торган шәһәргә һәм без эшли торган җиргә эшкә дә урнашты. Шулай өчебез дә бер урында эшлибез. Ул һаман күз алдында йөри, ә үзе минем яннан үткәндә һаман бер сүзне көйли: мин сине яратам, яратам, яратам… Аны көн саен күреп тору, аның миңа карата кайнар хисләре тора-бара һушымны җуйдырды: ансыз яши алмый башладым, таң атса тизрәк эшкә – аның янына дип ашыктым. Гел аны күрәсе генә килеп торды. Ял көннәре җитсә, ямансулап, моңаеп кала идем. Янымдагы иремне дә күрәсем килми, аннан суына башлавымны сизеп, бер көнне иремә: “Әйдә, башка шәһәргә китеп урнашыйк, минем монда эшлисем килми”, – дидем. Ул минем бу сүзләремнән аптырап калды. Башкача булмый дип, икенче көнне эштән китәргә дип гариза яздым. Ә кич белән ирем мине үзенең каршысына утыртты да: “Галия! Мин сиңа өйләнеп ялгышканмын, армиядә егетең барлыгын белмәдем, үзең дә яшергәнсең. Мин ике яшь йөрәк арасына кергәнмен икән, оныт мине, мин сиңа үпкәләмим. Ике арада җылылык юк икән – ул инде тормыш түгел. Мин сине шул егеткә – мәхәббәтеңә тапшырам. Ул да сине ярата. Мин барысын да беләм, бәхетле булыгыз. Болай, өчпочмаклы тормышта барыбер тынычлап, бәхетле яши алмаячакбыз. Тагын бер кат бәхет телим!” – диде. Мин шулай да акланырга тырышып карадым, ә ул мине ишетергә дә теләмәде. Шулай итеп, ирем белән аерылыштык. Шуннан соң ул тиз генә башкага өйләнде. Алар бәхетле яшиләрдер дип уйлыйм. Яратып, яратылып яшәүдән дә олырак бәхет бар микән дөньяда? Ә Марат, безнең аерылышканны белгәннән соң, миңа борылып та карамады. Берничә ай гына эшләде дә, каядыр күченеп китте. Шулай буласын мин күңелемнең бер чите белән сизенгән идем инде. Шуннан соң мин дә ул оешмада озак тормадым, бүтән эшкә күчтем. Үз гомеремдә тагын ике тапкыр кияүгә дә чыгып карадым, ләкин бәхетемне таба алмадым. Инде гомер көзенә керсәм дә, бу хәлләр, кичерешләр минем күңелемдә кичә генә булган кебек. Хисләр, киресенчә, еллар узган саен арта гына бара. Әллә үкенеч, әллә сагыш, әйтеп-аңлатып бетереп булмый аны. Бар кеше дә яратып, сөеп-сөелеп яшәсен. Биргән вәгъдәгезгә тугры калыгыз.
 

Галия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гыйбрәтле тормыш

2
X